Логотип
Белмәсәң бел

​Зарарлы май

  Элеккеге кеше майның зарары бармы, юкмы, дип уйлап та карамаган. Хәер, алар безнең кебек ясалма майлар кулланмаган да инде. Ашаганы табигый ризык булган. Хәзер бит кибеттән нинди генә ризык сатып алма, барысының да составында ясалма майлар. Безнең өчен аның әнә шунысы зарарлы да. 

  Элеккеге кеше майның зарары бармы, юкмы, дип уйлап та карамаган. Хәер, алар безнең кебек ясалма майлар кулланмаган да инде. Ашаганы табигый ризык булган. Хәзер бит кибеттән нинди генә ризык сатып алма, барысының да составында ясалма майлар. Безнең өчен аның әнә шунысы зарарлы да. 
Трансжирлар, диләр аларны, ягъни химик юл белән табылган ясалма майлар. Гидрогенизация юлы белән сыек майны каты халәткә китереп табыла ул. Кибеттә сатылучы маргарин әнә шул инде. Сәнәгать моны уйлап тапканчыга кадәр, кешелек ясалма май турында белми дә иде әле. Хәзер исә составында шушы трансжир булган саломас безгә ипи белән дә, печенье-перәннек белән дә, конфет-шоколад белән дә – теләсә кайсы ризык белән керергә мөмкин. 
Бу майлар организмның күзәнәкләрендә туплана бара. Ләкин күзәнәкләр дә «резина»дан ясалмаган, аларның да билгеле бер сыйдырышлыгы бар. Организмда май күләме арта башласа, төрледән-төрле патологияләр килеп чыга башлый. 
Үзендә тупланган артык майдан организм ничек тә котылырга тырыша. Хатын-кыз организмыннан ул күкрәк бизе, ә ир-атлардан эчке секреция бизләре аша чыгарыла. Менә шуңа да хатын-кызларда күкрәк бизе яман шеше, ә ир-егетләрдә простата шеше шулкадәр күп күзәтелә дә. Ясалма майлар хатын-кызның овуляция процессына да зыян салырга мөмкин, таза хатын-кызларның 76 процентында овуляция тоткарлыгы аркасында кысырлык чире барылыкка килә. 
Дания – ризык пешергәндә ясалма майларны куллануны беренчеләрдән булып тыйган ил. Бөекбритания дә зарарлы майны чикләү өчен эш алып бара. Канадада ризык составында трансжир булуын күрсәтү мәҗбүри санала. 
Бүген Россиядә һәркем көненә ким дигәндә 7-8 грамм трансжир куллана. Хәзер азык сәнәгатендә ясалма трансжирларны үзлегеннән үк каты халдәге үсемлек майларына алыштыру эше бара. Андый майларга пальма, кокос, ши мае керә. Болай да каты хәлдә булганга аларга гидрогенизация ясарга кирәкми, шуңа да организм өчен бик тә зыянлы булган трансжирлар барлыкка килми, ди белгечләр. 

Белешмә өчен: пальма мае пальма җимешләреннән алына. Кешелек бу майны инде 5 мең ел буе куллана. Организм аны 97 процентка үзләштерә ала икән. 

фото: https://pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар