Логотип
Сәламәтлек

Йогышлы авырулар табибы: "Организм өчен иң куркынычы – бакчада үскән укроп, петрушка, дөрес кызмаган шашлык"

Җәй җитү белән «пычрак куллар» авыруы да арта. Бакчада йөргәндә үсеп утырган яшел тәмләткечләрне өзеп, юмыйча кабабыз. Янәсе, үзебезнеке, табигый, куркыныч түгел! Әмма бу – хата.

Җәй җитү белән «пычрак куллар» авыруы да арта. Бакчада йөргәндә үсеп утырган яшел тәмләткечләрне өзеп, юмыйча кабабыз. Янәсе, үзебезнеке, табигый, куркыныч түгел! Әмма бу – хата.

Безне көн саен меңләгән бактерияләр сагалый. Җәен исә алар тагын да үрчи. Җәй көне баш калкытучы авырулар, бактерияләр турында Татарстанның республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе 7нче бүлек башлыгы Гүзәл Корбанова белән сөйләштек.


– Гүзәл Мәхмүтовна, иң зур куркыныч тудыра торган яшелчә, җиләк-җимеш дип кайсыларын атар идегез?
– Үзебезнең бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимешне юмыйча ашау аеруча да зыянлы. Бакча җиләге, яшелчә, нигездә, җир тигезлегендә үсә. Җирдә исә суалчаннар, гади гельминтлар,  эчәк инфекциясе уятучылар күп. Яшел тәмләткечләр, укроп, петрушка, салат яфракларын краннан аккан суда гына юып алабыз. Әмма ул юылып бетми. Иң зур зыянны да шулар тудыра. Суалчан йомыркасы сабакларга ныклап берегә. Шуңа күрә  5-10 минутка суга салып торырга кирәк. Алар шул вакытта суга төшә. Аннан соң исә кран астында чайкап алалар. Тәмләткечләрне патоген бактерия һәм микроблардан яхшырак арындыру өчен тозлы-уксуслы төнәтмәдә (1 л суга 1 чәй кашыгы тоз һәм уксус) чайкыйлар.


– Аеруча еш таралган бактерияләр дип кайсыларын атарга була?
– Гади төрдән лямблий һәм амебаларны әйтергә киәк. Ә гельминтлардан – аскарид һәм таксокарны аерып күрсәтәбез. Энтеробиозны острица исемле түгәрәк суалчаннар китереп чыгара, аскаридозга аскарид суалчаны гаепле. Сирәк очракта кеше бактериаль эчәк инфекциясе эләктерә. Монысы инде еш очрамый, әмма яшелчә, җиләк-җимеш бик пычрак булса, каядыр аунаган җирдән алып ашаган очракта иярергә мөмкин.


– Чит илдән кергән экзотик җиләк-җимеш, яшелчәдән зарарланып буламы?
– Импорт аша кергән банан, мандарин белән зарарлану куркынычы азрак дияр идем. Агачта үскән, җирдән биек үскән җимешләр белән зарарлану куркынычы юк диярлек. Әмма алар каядыр яткан, аунаган икән, транспортировка кагыйдәләре бозылса, юмыйча гына ашаган очракта, куркыныч тудырырга мөмкин. Ә болай экзотик җимешләргә караганда, шәхси кишәрлектә үскән яшел тәмләткечләр күбрәк зыян тудыра.


– Җәен бөтен җирдә су булса да, кулны итәккә сөртеп җибәрүчеләр бар. Янәсе, “җир пычрагы гына, тузан, берни булмый...”
– Безнең кулда миллион бактерия бар. Көне буена ниләр генә тотмыйбыз. Юылмаган кул белән теләсә нинди ризык тотып капсаң, бөтен бактерия эчкә керә. Бигрәк тә кечкенә балаларда еш очрый ул. Алар әле генә комда уйный, аннары узып барган мәчедән йонын йолкып ала, шуның артыннан ук ипи ашый. Тырнак астына да гади суалчаннар кереп тула.


– Бактерияләрне күбебез ашказаны-эчәккә керә дип уйлый. Алар организм буенча ничек хәрәкәт итә?
– Эчәклек аша, үпкә, бавырга кадәр барып җитә. Хәтта мускулларга, буыннарга, сөяк, кан, лимфага да утыра алалар.


– Суалчаннар организмга кергәч, үзенең барлыгын кайчан сиздерә башлый?
– Инкубация чоры бер атнадан берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Һәрвакытта да авыруның кискен формасы күзәтелми. Әйтик, күп очракта пациент үзенә бактерия керүен  сизми дә кала. Энтеробиоз күп очракта кире чыга. Моның төп билгеләре: эчәкләрдә дискомфорт уяту. Шунысын әйтергә кирәк: гельминтлар кешенең баш миенә кадәр барып җитәргә мөмкин.


– Шулай да авыру симптомнарын ничек белергә?
– Симптомнары төрле. Кечкенә балаларда ул аллергия булып чыга. Организмга кергән бактерия, суалчаннар яшәвен дәвам итә, алар үрчи. Үзләренең агуларын бүлеп чыгара, үлә. Мондый таркалу процесслары аллергиягә китерә.  Абдоминаль синдром булса, эч авырта, күңел болгана, костыра. Кискен формада эчәк инфекциясе күзәтелсә, эч китә яки, киресенчә, ката. Гадәттә, юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш яки “пычрак куллар” авыруы җиңел яки уртача авырлыктагы формада уза.


Патоген микроблар  белән агулану “токсикоинфекция” термины астына берләшә. Организмга эләккән микробның төренә карап, авыруның симтомнары да төрлечә була. Инфекция эләктергән кешенең температурасы күтәрелә, хәле авырая. Эч авырту, эчәкләр спазмы, күңел болгану, косу күзәтелә. Авыруның авыр формасында кан басымы күтәрелә, кеше аңын югалтырга да мөмкин.


– Гүзәл Мәхмүтовна, җәй – дөрес кыздырмаган шашлык ашап агулану чоры да бит әле.
– Әйе. Шашлык, ким дигәндә, 70 градуста кыза. Бу җиңелчә җылылык эшкәртүе аркылы уза дигән сүз. Бер карасаң,  ботулизм (нерв системасы, арка миен зарарлый торган авыру) токсины үлү өчен  44 градус җитә. Кызган вакытта шулай ук сальмонелла да үлә. Ә менә суалчан йомыркалары һәлак булсын өчен бу температура гына җитми. Әгәр ит дөрес санитар эшкәртү узмаса яки начар шартларда сакланса, суалчан ияртү шансы бермә-бермә арта. Аеруча да дуңгыз һәм сыер итеннән ясалган шашлык ашап, суалчан йомыркасы ияртергә мөмкин.  Авыруның билгеләре: күңел болгану, косу,  аппетит югалу.

фото: https://pixabay.com/
чыганак: http://intertat.ru/tt
 

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар