Логотип
Сәламәтлек

​Ылыс дәвалый!

Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Андагы һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит дөрестән дә ылыс тын юлларына бер дигән дәва.

Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Андагы һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит дөрестән дә ылыс тын юлларына бер дигән дәва.

Тиздән чыршы ботакларында яшь бәбчекләр пәйда булачак. Җыегыз сез аларны. Бу яшь ылыстан бик шәп дәва ясыйлар.

Рецепты гади генә. Яшь ылысны юып, кайчы белән ваклыйбыз. Бер литрлы банкага вакланган ылысны шикәр комы белән аралаштырып, тыгызлап тутырабыз. Якынча өч атнадан ылысның суты бүленеп чыга. Аны сөзеп, суыткычта саклыйбыз. Шушы сут беткәнче көнгә өч тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куябыз. Кыш дәвамында үпкәгә җыелган бөтен какырыкны чыгарып бетерәчәк.

Теги: ылыс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар