Логотип
Проза

Ялгызлыкның чиге бармы?

Хикәя

Ирида АКАЛЫ

– Әти, әти, ник ул шыксыз өйдә берүзе яши?

– Ник алай дисең? Гади генә өй, артык зур да түгел…

– Юк, әти, ул өйнең һәр почмагыннан җен-пәриләр килеп чыгар төсле, ә тәрәзәсеннән сары булып сагыш нуры кереп тора. Ник соң ул ялгыз?

– Белмим шул, кызым, дөрес яшәмәгәнгә ул, дөрес яшәмәгәнгә…

(Балачак истәлегеннән)

Рәсим күзләрен ачты... Беренче кояш нурлары тәрәзәдән өй эченә төшә башлаган иде инде.

Бигрәк саташулы төн булды бүген. Бу төш Рәсимгә беренче тапкыр гына керми. Бик еш күрә ул төшендә бу гаепләүчән кара күзләрне... Бүген дә башта ул кара урманга барып чыкты, адашты, йөгерде. Төштә, ичмасам, аяклары да шәп йөгерә, гәүдәсе дә җиңел кыймылдый, куллары да бик җитез иде.

Их, өнендә дә шулай булса икән! Тик кинәт каршысына өч башлы аждаһа килеп чыкты. Аждаһаның һәр башындагы икешәр кара күз, тишәрдәй итеп, Рәсимгә төбәлде. «Син барына да үзең гаепле!» – дип кычкыра иде аждаһаның алты күзе дә. Бик авыр иде Рәсимгә бу кара күзләрнең карашын күтәрү.Күзләр кинәт ут ялкынына әйләнделәр дә Рәсимне өтеп алдылар. Ул тагын йөгерә башлады, егылды, торды, тагын алга йөгерде. Инде тыны бетеп артына борылып караганда аждаһа күренми иде.

Урман да куелыгын җуйган, тегендә-монда гына каен агачлары күренә иде. Хәл алырга гына утырган иде, ысылдаган тавышка башын күтәрде. Аңа таба беләк юанлыгы өч метрлы озын елан шуышып килә иде. Инде котылдым гына дигәндә! Елан, башын күтәреп, кара күмердәй күзләрен Рәсимгә төбәде. Тагын шул ук караш: «Син бит үзең гаепле!» Елан күзенә караган кеше гипнозлана, диләр. Кайчандыр зәңгәр-яшькелт күл төсендә булган, хәзер инде төссезләнеп, саргаеп калган күзләрен елан карашыннан ала алмыйча катып калды ул. Кинәт елан күзләреннән хәнҗәрләр атылып чыкты да Рәсимгә таба очтылар, ул читкә тайпылып калмаса, хәнҗәр йөрәгенә кадалыр иде. Тагын йөгереп кача башлады, арттан еланның ысылдап шуышканы ишетелеп тора иде. Озак йөгерде ул. Алдында якты болын күренгәч кенә, хәлдән таеп яшел чирәмгә ауды. Инде туктап хәл алса да була.

Болын бик матур иде. Тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр, шул чәчәкләргә кунып уйнап йөргән күбәләкләр. Шул вакыт челтерәп аккан чишмә тавышы ишетелде, ләкин чишмә күренмәде. Тавыш якынайганнан-якынайды, чишмә тавышы бала шатланып көлгән тавышка әйләнде. Әнә бит, болында бер бала туп белән уйнап йөри! Туп та төрле төстә, ул аны нәни аяклары белән тибә, менә тырыша-тырыша кулларына ала. Шулчак бала Рәсимне күреп, тубын аңа таба ыргытты да аңа карап туктап калды. Шомырт кара күзләр Рәсимнең йөзенә түгел, йөрәгенең төбенә төшәрдәй итеп карый иде. «Гаепне бары үзеңнән эзлә, ә-әә-т-и-ии!» Менә шул халәттә уянып китте Рәсим. Авыр, бик авыр иде аңа. Күзләрен йомса да, шул карашны яңадан тойды... Әйе, бу аның 2 яшьлек чагында ташлап киткән улы иде.

«Дөрес яшәлмәде шул, дөрес яшәлмәде!» Рәсим шундый үкенечле уйлар белән янә күзен ачты. Торырга кирәк, юанып ятудан мәгънә юк. Әнә песие, Мыры, аны чакырып, инде ишекне тырмалый башлады. Торып китү дип әйтүе генә җиңел, башта гәүдәсен карават кырына тәгәрәтеп китерде, уң аягын идәнгә төшереп, каты җир капшап караганнан соң, куллары белән таянып гәүдәсен күтәрде. Сул аяк әле һаман караватта иде, үрелеп таягын алгач кына ул аны куллары белән идәнгә төшерде, чеметеп тә алды, аякның тоемы юк иде. Иртән торганда ул көн дә бу хәрәкәтне кабатлый, көн дә сул аягы да, сул кулы да элеккечә йөри баш-
лар кебек тоела. Ләкин менә алты ел инде ул ярты гәүдәле кеше булып яши бирә. Сөйләшүен бер кеше дә аңламый. Кем уйлаган аны 60 яшьтә шундый гарип булып калыр дип?

...Ул көнне Рәсим вахталы эшеннән ике көнгә алдарак кайтты. Поезд белән кайтырга тиеш иде, юлдаш иптәшләр табылгач, билетын кире тапшырып, машинада кайтып китте. Хатынына шалтыратмады, телефонның зарядкасы да беткән иде, кайта бит, күрешерләр әле.

Кайтып кергәч, хатыны аптырап китте, көтмәгән идем бит әле, дигән кыяфәт ясады. Бик матур гына киенгән, каядыр ашыга иде Әнисәсе. Сорагач, концертка билет алынган иде, әллә бармыйммы, дип тә куйды. Рәсим хатынының концертка баруына каршы түгел иде, бар инде бер җыенгач, диюдән узмады. Өйдә ашарга юк иде, юлдан калган колбаса белән кабымлык әзерләп чәй эчте дә яту ягын карады. Юл ардырган, иртәгә ялы булырга тиеш хатынының, чөкердәшерләр әле. Төн уртасында уянып киткәндә дә Әнисә кайтмаган иде әле. Сәер, концерт төнгә хәтле бармый бит инде! Бер уянгач йокы кермәде ул төнне Рәсимгә. Ә Әнисәне иртән генә китереп куйдылар, үзеннән хәмер исе аңкып тора иде. Ир түзмәде, бар ачуын бергә төйнәп Әнисәдән бу хәлне аңлатуын сорады, кычкырды, өстәл төйде. Башта хатыны юхаланып маташты, соңыннан исә: «Как вы все мне надоели! Мин собачкаңмы әллә син юкта өеңне саклап ятарга? Минем нормально яшисем килә, мин әле яшь!» – дип кычкыра ук башлады. Бураннар бик каты уйнады өйдә ул иртәдә. Менә хатын телефоныннан кем беләндер язышты, сөйләште дә: «Әле син горько пожалеешь об этом!» – дип, ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Рәсим аның артыннан ыргылды, ләкин шул вакыт нәрсәгәдер абынгандай туктап калды, күз аллары караңгыланды, колагы шаулап, ишетмәс булды. Гәүдәсе сыгылып төшеп, идәнгә ауды. Әмма хатыны егылган тавышына да борылмады, шул чыгып китүдән кире кермәде.

Әнисе Мөршидә килеп кергәндә ул һаман идәндә ята иде әле. Әнисе аптырап китте, нәрсә булганын белергә теләде. Рәсим нидер аңлатырга азапланды, ләкин аннан бары мөгрәү авазы гына чыга иде.

– Ай балакаем! Нәрсә булган соң сиңа, йөзең дә чалшайган, тукта, тынычлан әле, соңыннан аңлатырсың барын да. Син бит әле юлда гына булырга тиеш идең.

Бүген кичкә кайтырсың дип уйлаган идем, кайтырыңа ашарга да әзерләп куярмын дип сугылган идем сезгә. Килен дә өйдә юк икән, – дип сөйләнә-сөйләнә Рәсимне торгызырга маташты. Рәсимнең уң күзе кысылып калган, ә уң як бите таштай каткан, авызы да кыйгаеп аска төшеп киткән иде. Бастыра башлагач, сул аягы хәрәкәтсез икәне ачыкланды. Көч-хәл белән мескен ана улын диванга яткырды, баш астына мендәр китереп салды. Шуннан соң гына башта Рәсимнең әтисе Салих картка шалтыратты, аннары ашыгыч ярдәм чакыртты. Килене Әнисәгә дә шалтыратып карады, ләкин ул телефонын алмады.

Авыл җире булгач, ашыгыч ярдәм тиз генә килмәде. Әтисе Салих та, алай-болай больницага барырга туры килсә дип, әнисенең киемнәрен алып килеп җитте. Врачлар килгәнче Рәсим тынычланган иде инде, ләкин сөйләшә алмавын аңлагач, сул як күзеннән яшь ага башлады, ул тавышсыз гына елый иде.

– Чү, балам, хәзер ярдәм килеп җитәр, укол ясарлар да барысы да әйбәт булыр. Монда кайгырырлык бернәрсә дә юк, кан басымың күтәрелгәндер, – дип тынычландырса да, хәлнең алай гына түгел икәнен аңлаганнар иде инде Мөршидә белән Салих. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады, врач авыруны караганнан соң:

– Ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәргә кирәк, инсультка охшаган, бу хәл кайчан булды? Һәр минут кадерле, авыруның сәламәтләнүе вакытның күпме үтүенә бәйле. Тизрәк җыеныгыз! Кайсыгыз авыру белән бара? – дип сорады.

 Улы белән Мөршидә китте. Больницада Рәсимне реанимация бүлегенә салдылар, бер олы гына доктор хәлнең кайчан булганын чыгып сорады, әнисе төгәл җавап бирә алмады, ә Рәсим үзе сөйләшерлек хәлдә түгел иде.

– Улыгыз ишемик инсульт кичергән. Башындагы кан тамырлары тыгылып шартлаган. Башка кислород килмәгәч, ми эшчәнлеге бозылган. Дүрт-биш сәгать эчендә реанимациягә китерелгән авыруларга тиешенчә ярдәм күрсәтәбез, аларның 80–90 проценты гадәти яшәү хәленә кайта.

Шуңа күрә вакытны төгәлрәк әйтсәгез иде, – дисә дә, Мөршидәнең улын бу хәлдә табуына инде дүрт сәгатьтән артыграк вакыт үткән иде. Әле ул килгәнче күпме яткан, анысы дә билгесез.
Ана кеше ике сәгатьтән соң гына реанимация бүлегенә керә алды. Медицина приборларына тоташтырылган улын күргәч, хәлсезләнеп бөгелеп төште. Гүя Рәсим пәрәвез оясына эләккән дә, чыга алмыйча тилмереп ята. Тынычландыргыч уколдан соң ул йокыга талган иде.

Өч көн буена Мөршидә улы яныннан китмәде, хәленнән килгәннең барын да эшләде. Йөрәген суырып бирергә дә әзер иде ана, баласы гына терелсен. Уянгач, Рәсим үзенең кайда икәнлеген аңламады, берәм-берәм катетерларны өзеп ата башлады, Мөршидә улын тынычландыра алмагач, тагын укол кададылар. Бу хәл ике-өч тапкыр кабатланды, шуннан соң гына Рәсим мондый халәте белән килеште бугай: дуламый башлады, күзләреннән яшь кенә акты.

Өченче көнне улы янында ирен калдырып кайтып килергә булды Мөршидә. Кайтышлый, улының өенә кереп алмаш әйберләрен дә алырга уйлады. Ишек ачык, килене Әнисә юл сумкасына үзенең киемнәрен тутыра иде. Мөршидә аптырап калды:

– Килен, нишләвең бу? Рәсим больницада, барып хәлен белер идең. Шалтыратам, телефоныңны алмыйсың. Әтиең калды аның белән, иртәгә син барырсың инде, яме. Киемнәрен дә алып барырсың, – дип, ашыкмый гына хәлләрне сөйләде. Тик Әнисәнең планнары бүтән иде:

– Әни, без Рәсим белән күптән инде аерылу сызыгына барып җиткән идек, сезгә генә бу турыда әйтмичә тордык. Мин китәм, бүгеннән безнең юллар башка.

– Килен, ни сөйлисең? Нинди йөрәк белән иреңне бу хәлдә ташларга җыенасың? Өйдә төрле хәлләр була, терелеп чыксын, утырып сөйләшерсез, килешерсез, – дип, Мөршидә Әнисәне кире уйларыннан кайтарырга тырышты, ләкин хатынның карары нык иде.

– Китәм дигәч китәм! Ул инде элекке хәленә кайтмаячак, ә мин инвалид карап ятарга риза түгел. Минем нормаль тормышта яшисем килә. Кит каршымнан! – дип, җикеренә үк башлады.

Мөршидәнең дә ачуы чыкты. Бүгенге көнгә кадәр улының тормышына кысылмыйм дигән кайнана килененә усал гына:

– Әәә, таза-сау булганда, күп акчалар алып кайтып кулыңа тоттырганда бик кирәк иде, хәзер кирәге беттемени?! Яшьли яратып өйләнешкән хатыныннан, ике баласыннан аерып алганда бик кирәк иде, хәзер кирәге калмадымыни? Син врачмы әллә, аны терелмәс дип әйтергә? – дип тезеп китте.

Килен үзенчә ысылдады:

– Иптәш кыз больницада эшли, белештем, барысын да беләм. Врачлар әйтеп бетермәгәнен дә беләм. Бүгеннән мин сезгә беркем түгел, кит юлымнан, юкса…

– Нәрсә юкса? Куркытмакчы буласыңмы?

– Юк, куркытмыйм. Исеңә төшерәм, әнинең туганы, тирә-якка даны таралган сихерче Саимә апаның үләр алдыннан кулын тоттым, аның көче хәзер миндә, юлыма аркылы төшкәннәрне генә алып атарга көчем җитә, – дип, тел белән әйтергә ярамаган сүзләрне дә ычкындырды Әнисә.

Мөршидә таш йөрәкле киленгә шаккатты. Килене артыннан ишек ябылгач, ашыкмыйча гына шкафтан улының киемнәрен алды, пакетка салды, китәргә җыенып, яулыгын ябынам дигәндә, башыннан шуып төшкән яулыгының юклыгын абайлап алды. Ерак ара түгел, яулыксыз да кайтыр әле, тик кайда төшкән, ничек күрмәгән әлегә хәтле, шунысы гына сәер иде…

Рәсим озак ятты больницада, бер атна дигәндә реанимациядән невралгия бүлегенә күчерделәр.

Ниһаять, үзе ашый башлады, тик торгызырга кушмыйлар иде әлегә. Ире белән алмашлап гел улының янында булды Мөршидә.

...Авыр хатирәләрдән дөньялыкка песие кайтарды Рәсимне. Ашарга сорый! Инвалид булса да, аның ярдәменә мохтаҗ җан иясе бар бит! Аны карыйсы, ашатасы.
Ничек кенә булса да, алар бер-беренә иптәш булып көн күрәләр бит бүгенге көндә…

Бер ай больницада ятканнан соң, сеңлесе Сания юллама алып Рәсимне санаторийга җибәрде. Анда аны яңадан йөрергә, катып калган кул-аякларын хәрәкәтләндерергә өйрәттеләр, әзме-күпме сөйләшергә дә өйрәтеп маташтылар. Психолог мондый халәте белән килешергә, якты дөньяда гаме дә булмаган Рәсимне тормышка кайтарырга тырышты. Аның яшисе килми иде. Нәрсә өчен, кем өчен яшәргә? Ул кемгә кирәк? Хатыны башка ир белән Себер якларына чыгып киткән, баласының бу хәлдә калуын акылы белән күтәрсә дә, йөрәге белән күтәрә алмаган әнисе җир куенына кереп яткан, әнисенең үлемендә улын гаепләгән әтисе аны күралмас хәлгә җиткән. Бары тик сеңлесе Сания һаман абыйсы дип өзелеп тора.

Сеңлесе санаторийдан өенә алып кайтып урынына яткыргач, Рәсим бер көн урыннан да тормады. Яшәү яме юк шул, юк... Шунда Сания песи баласы алып кайтып бирде:

– Абый, мин интернетта укыдым, мине әйбәтләп тыңла әле. Бер ялгыз әби озакламый үзенең үләсен белә. Ул моның белән килешеп, үлемне урын өстендә каршылыйм дип менеп ята. Шунда песи тавышын ишетә. Башта аптырап кала, хәле булмаса да, торып ишеккә бара. Ә анда песи баласы! Ашарга сорый, ул әбидән ярдәм көтә. Әби песине өенә алып керә, ашата, аның белән сөйләшә. Менә шул песигә кирәклеге әбине терелтә дә инде. Менә мин дә сиңа иптәш алып килдем. Син миңа кирәк, әтигә кирәк, синең күзләреңә карап торган менә шушы песи баласына кирәк! Әйдә, терелергә тырыш, психолог та, невролог та, логопед та бар ихтыяр көчен җыеп, тормышка теше-тырнагы белән ябышкан очракта тернәкләнәчәксең, диделәр бит. Гел синең яныңда була алмыйм, иртәгә китәм. Син ялгыз түгел, хәзер песиең бар, әти дә килеп йөрер. Социаль яклау бүлегеннән атнасына ике көн хезмәткәр киләчәк, аның да исеме минеке кебек – Сания.
Рәсим песи баласына карады да мыгырданып нидер әйтмәкче булды.

– Менә, исеме дә табылды. Мыр булыр ул. Ул сүзне син бик матур әйтәсең бит. Сөйләшергә дә Мыр өйрәтер әле сине!..

Рәсим песиенә коры ашау салып бирде, сөт тә салды. Җайлы шул хәзер, авыл кибетләрендә дә песиләр өчен ризык саталар, элек тычкан тотып яшәгән песиләр хәзер сохари кебек ризык кимерә. Менә бит замана!

Песиенең тәмләп ашаганын күргәч, Рәсим үзенең дә ашыйсы килүен тойды. Суыткычтан колбаса, сыр алып бутерброд ясады, чәй агызды. Иртән эчә торган даруларын алганда шкаф эченнән бер кәгазь төште. 10 урынлы сан язылган иде анда. Ни булыр соң бу? Бәлки, телефон номерыдыр? Кемнеке? Сәер, исеме дә язылмаган. Рәсим язуны түш кесәсенә салып куйды. Җыеп карар, бәлки, тавышыннан таныр. Кабат өстәл янына килгәндә чәй суынып беткән, ашыйсы да килми иде инде.

Өстәлемдә барсы да бар, / Нигә чәйнең тәме юк? /
Ялгыз булгангадыр инде / Өемнең дә яме юк... 

Салават җырындагы кебек түгелме соң аның да тормышы? Барысы да бар, тик ялгызлык кына сары сагышы белән баса. Ялгызлык – иң авыр сынауларның берсе икән шул. Башта Рәсим, үз өемдә – үз көем, дип, тыныч кына яшәрмен дип уйлады. Әтисе белән сеңлесе аны Картлар йортына урнаштыру турында авыз ачкач, аяк терәп каршы чыкты. Бигрәк тә әтисенең җибәрәсе килә иде, чөнки үзе карарлык хәлдә түгел, хатынының үлеменнән соң бик бетеренде. Сеңлесенең үз гаиләсе, шәһәргә китәргә кирәк. Кәгазьгә язып, үзем яшим, дип аңлатты.

Менә шулай алты ел берүзе ялан кебек өйдә яшәп ята хәзер, атнасына ике көн социаль хезмәткәр килеп эшләрен эшләп китә, ике айга бер сеңлесе кайта, телефоннан шалтыратып тора. Бик сирәк кенә әтисе дә килеп китә. Калган вакыт Рәсим япа-ялгыз... Кайвакыт бүре кебек улыйсы килә аның. Кайвакыт кычкырып көлеп ала. Юк, юк, бу акылдан язу түгел, нормаль тормышта була торган кичерешләр онытылмаганмы икән дип тикшереп карау. Песиен үртәп мияулаган чаклары да бар аның, аны куркытам дип эт булып өргәләгәне дә бар. Кеше булып сөйләшә генә алмый шул, бары «әйе-юк», «аш», «су» кебек кыска сүзләрне генә әйтә ала. Хәер, кеше белән сөйләшмәгәч соң... Табиблар күнегүләр ясарга, күбрәк сүзләр әйтергә кушсалар да, ул моны кирәк дип тапмады. Аңа шулай да бик җитә иде. Тик менә чылбыр булып тезелеп киткән хатирәләр генә аны үткәннәргә яңадан кайтара.

...Ай чибәр иде Рәсим яшь чагында! Кызлар хәзер үзе килә, барып аласы да юк дип җырлыйлар бит, аның артыннан да кызлар үзләре йөри иде. Тик берсенең – мәктәпне яңа тәмамлаган Әминәнең генә бик исе китмәде Рәсимгә. Кызның күңелен яулап алам дип йөри торгач, гашыйк булганын сизми дә калды Рәсим. Матур туйлар уздырып, гаилә корып яши башладылар, бер-бер артлы кызы, малае туды. Бар да яхшы кебек иде.

Тик ун елдан соң гаилә корабы нишләптер комга килеп төртелде. Нәрсәдер җитмәде Рәсимгә. Башта качып-посып, соңыннан ачыктан-ачык Әнисә белән очраша башлады, хатыны төрлечә каршы төшеп карады, соңыннан мондый гарьлеккә, Рәсимнең кыерсытуларына түзә алмыйча, ике баласын алып бөтенләй чыгып китте.

Бер дә исе китмәде Рәсимнең, киресенчә, нәрсә эшләсә дә була иде аңа хәзер. Икенче көнне үк Әнисәне алып кайтты. Тик яңа гаиләдә яшәү тәртибе бүтәнчәрәк куелды. Көндезге аш вакыты җиткәч, Рәсим ашыйсы килүен Әнисәгә әйтте.

Ә хатын аны үбеп, сырпалана башлады, йокы бүлмәсенә әйдәде. Мәхәббәт уеныннан соң, урыннан тормый гына: «Любимый, минем шундый тамагым ачты, бәлки, син миңа берәр нәрсә пешереп ашатырсың?» – дип, назлы гына эндәште. Әминә белән яшәгәндә чәйне генә дә үзе ясап эчмәгән Рәсим менә шул көннән башлап ашарга пешерә башлады. Бакчага чыгып эшләүне дә белмәде Әнисә.

«Без икәү генә, нәрсәгә безгә шулхәтле яшелчә?» – дип аңлатты ул үзенең ялкаулыгын. Элек аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган бакчада инде алабута үсте. Кемдер Рәсимгә төрттереп әйткәч, ир профнастилдан койма ясап куйды.

Хәзер бакча берсе дә күрмәслек иде. Утар тутырып асраган маллар да бетерелде, ит ашау зарарлы икәнен дә Рәсим яшь хатыннан белде. Кунакка йөрү, күңел ачуны бик ярата иде Әнисә, үзе белән Рәсимне дә күңелле тормышка өйрәтте.

Башта Рәсимгә бик кызык иде яңа тормыш, тик бераздан балаларын юксына башлады, яшь хатынның да бала алып кайтуын көтте. Ләкин яшь вакытта бала төшереп йөреп, хәзер бала табарга сәләтсез иде хатын. Рәсим моңа ышанмады, түләүле тикшеренүләр үткәрде, тернәкләнү үзәгенә йөртте Әнисәне, тик берсе дә ярдәм итмәде.

Ничә ел балаларын бар дип тә белмәгән ир кызы һәм улы турында сораша башлады, алар белән аралашу юлын эзләде. Тик кызы Айсилә әтисенең сүзләренә бик ышанып бетмәде. Улы Рәсүл исә, киресенчә, әтисе белән аралашуга бик шат иде.

Әнисәгә бу ошамады. Йә мин, йә балаларың, диде. Авыр иде иргә, ләкин кыласы эшләр кылынган, үткәннәрне дә кайтарып булмый. Ул Әнисә белән калуны сайлады. Алай да бик сирәк кенә телефон аша балаларының хәлен белешеп торды…

Песиенең ишеккә барып мияулавы Рәсимне авыр уйлардан чынбарлыкка кайтарды. Урамга чыгасы килә иде дустының. Бар чык, дип ишекне ачса да, Мыр чыкмады, аңа төбәлеп кычкыруын белде. Бу аның хуҗасын урамга һава суларга чакыруы иде. Гел шулай, берничә сәгать саф һавада утырып керә Рәсим. Бу юлы да иңенә җиңелчә курткасын элеп песие белән урамга чыкты. Капка төбендә үзенә утыргыч ясаткан иде ул, шунда барып утырды. Утырды дигәч тә, яртылаш басып тору иде бу, шулай аягына җайлырак.

Песие Мыр аягына сырпаланып алды да эш кырган кыяфәттә үләнгә сузылып ятты. Ул алып чыкмаса хуҗасы өйдә ятар иде бит!

Рәсим түш кесәсенә салынган кәгазьне исенә төшерде. Алып, анда язылган саннарны җыя башлады. Кем булыр бу? Сөйләшә алырмы? Менә чакыру тавышы туктап калды, Рәсим ашыгып «Әллл-лү» дип эндәште. Тик кайтаваз аның тавышы белән аңа «Әллл-лү» дип җавап кайтарды. «Алмыйлар, алай да чакырды бит», – дип уйлап, инде сүндереп куярга җыенганда телефоннан:

«Ник эндәшмисез? Сез бит мине ишетәсез? Кем бу?» – дигән тавыш ишетелде. Бер ялгышсыз әйтә ала Рәсим, бу аның үзенең тавышы иде. Ул йөрәгенең тибешен басарга теләп, җан авазы белән: «Ул-лы-ым!» – дип кычкырды.

– Әти?! Сез Саяхов Рәсим буласызмы?

– Әйе, әйе, мин, әти-ең, – дияргә ашыкты Рәсим тотлыга-тотлыга.

– Әти! Ничә еллар бит, ник бер дә шалтыратмадың син? Мин башта көн дә шалтыратып карадым сиңа, тик телефон гына «недоступен» дип җавап бирә иде, соңыннан бөтенләй «номер не существует» дип әйтә башлады. Мин инде, әти акча сораганга ачуланып номерын алыштырган, йә хатыны аралашуга каршы булгандыр дип уйладым. Кая югалдың син? – дип аптырады улы.

– Ми-ңа ин-ин-инс, – дип тотлыгып калды Рәсим.

Тик улы аны ярты сүздән дә аңлады:

– Сиңа инфаркт яки инсульт булдымыни? Бик хәтәр авыру шул. Больницада озак яткансыңдыр... Телефоның ватылган йә югалгандыр... Ә мин гел киресен уйладым шул... – дип үкенеп куйды улы. – Син шуңа да начаррак сөйләшәсеңдер, әйме, әти?

– Әйе, әйе, ул-лым, син кайт, кайт!

– Һе, кызык, без авылны калдырып чыгып киткәннән бирле бер тапкыр да кайт дип әйткәнең булмады бит.

Ә беләсеңме, мин бәләкәй булсам да, авылны бик сагына идем, төшләремдә күрә идем аны. Чыннан да, ник кайтмаска, бер җилләнеп кайтып килсәк тә ярый инде! Улларыма туган ягымны күрсәтеп килсәм нинди шәп булыр иде, әйеме, әти? Тик хатының…

– Ул юк, ул кит-те, – дияргә ашыкты әтисе. – Ап-пп-паң да кайт-сын, кайт бер-гә.

– Апага да әйтермен, теләсә кайтырбыз. Менә әле улларымны авылга, дәү әниләре янына илтеп кайтып киләм, ә үзем тагын бер атнадан гына отпускага чыгам. Шуннан соң җыенабыз да кайтабыз, яме, әти! Син көт безне, апаны да кайтырга күндерәм, син көт кенә! Шунда сөйләшербез, аңлашырбыз, шулай бит, әти!

 – Әйе, ул-лым! Кайт, кайт бергә!

– Әлегә хуш, әти! Кайтыр алдыннан хәбәр бирермен, әти, яме, – дип, улы трубканы куйды.

Бәләкәй чагында каз бәбкәләрен саклап торганда ата каз биегәнен аптырап карый иде Рәсим. Менә ул торып басты. Таягына таянып булса да тыпыр-тыпыр килеп әйләнеп алды. Менә шулай авыз эченнән көйләп, тыпырдап, ата каз кебек бии иде Рәсим. Хәзер аңлый ул ата каз ник биегәнен: нәселемне балаларымда калдырам бит, күрегез, минем нинди матур йомшак бәбкәләрем бар, алар минекеләр, минем дәвамым, дип горурланып биегәндер ул. Рәсим дә бит ялгыз түгел, аның дәвамы бар, нәсел дәвамчысы булган улы, кызы бар! Шул шатлыктан биеде ул үзенчә!

Шулай ук 30 ел элек, улы туу шатлыгыннан бала табу бүлеге төбендә биегән иде ул. Бар тәрәзәдәге йөзләр елмаешып аңа кул болгый, шатлыгын бүлешә иделәр.

Рәсим яңадан урынына барып утырды да күзләрен йомды. Нинди шатлыклы мизгелләр! Күптән аның мондый рәхәт хисләр кичергәне юк иде инде. Әле ул сөйләшүдән шулай кәефләнде, ә очрашу, күп елдан соң балалар белән очрашу аңа ничек тәэсир итәр икән? Анда балалар гына түгел, кияү, килен дә бар бит, алар да кайтадыр, тагын да оныклары! «Ай, әттәгенәсе, оныкларның исемен дә сорамады бит! Малайлар дип сөйләште улы Рәсүл, ничәү икән алар? Кызы Айсиләнең ничәү икән? Рәсимнең күз алдына нәни балаларның чирәмдә тәгәрәп уйнавы, аларның шау-шуы килеп басты. Хәер, хәзерге балалар алай тәгәриме икән? Таш калада үскән балалар бит, сөйләшүләре дә русчадыр әле... Туп! Теге төштә күргән тупны алырга кирәк, бар нәрсә дә шул төштән башланды бит, төштәгечә уйнар ул оныклары белән! Кайтсыннар, тизрәк кайтсыннар гына!»

Рәсим җитез генә торды да өйгә ашыкты. Социаль хезмәткәр Саниягә кибеттән алыр өчен исемлек төзисе бар, туп, кәнфитләр алдырасы бар оныкларга. Үзенә дә телен язар өчен күбрәк сүзләр өйрәнәсе бар. Кәгазьгә иң кирәкле сүзләрне язып, көн дә кабатлап, логопед өйрәткән күнегүләрне эшләсә, теле аңларлык булып ачылыр әле. Әлегә кадәр бит ул кирәксенмәде, дөресен әйткәндә, яшисе килмичә үлем көтеп ятты. Менә бүгеннән ул балаларын көтеп яши, аңа алар белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Рәсимнең бар булмышында яшәү дәрте кабынган иде, урамга чыкканда 15 минут атлап җәфаланган юлны да
ул биш минутта үтте, егылырмын дип тә курыкмады. Тизрәк тотынасы, күнегүләргә тотынасы!

Нәкъ бер атна үтүгә, иртәнге сәгатьтә телефон шалтырады. Рәсимнең кинәт йөрәге сикерә башлады, бу һичшиксез улы булырга тиеш! Ул телефонны алды:
– Алло, әти, бу мин, улың Рәсүл. Без кайтырга чыктык. Кичкә кайтып җитәрбез. Минем сиңа сюрприз да бар әле…

– Кайт, улым, кызым! Көт-тәм сез-не!

Сюрприз турында әйткәч, машинаның арткы урындыгында ике яктан ике оныгын кочаклап утырган Әминә улына төртте, әйтмичә тор, янәсе.

– Йә, ярый, әти, очрашканга кадәр!!!

– Көт-тәм, көт-тә…

Соңгы сүзне әйткәндә йөрәген биләп алган дулкынлану хисе төер булып зурайганнан-зурайды да, тын да алырга ирек бирмичә буа башлады. Кулыннан телефоны шуып төште, гәүдәсе буынсыз булып диванга сыгылып төште.

Ә җаны бер минут та түзәрлек хәлдә түгел иде, сулышсыз ауган гәүдәне калдырып, тизрәк олы юлга, балаларының каршысына ашыкты...
Кайттылар. Кичке җиделәрдә Рәсимнең капка төбенә ике машина килеп туктады. Беренчесендә улы, килене, ике малай һәм Әминә булса, икенчесендә кызы, кияве, аларның ике малае һәм бер кызы иде. Айсилә белән Рәсүлнең капканың ачык булуына бик исләре китмәде, әтиләре аларны көтәдер дип уйладылар, Әминә исә шомланып китте. Авыл җирендә тикмәгә капка ачмыйлар: кичен көтү кайтканда була торган хәл, тик улы әйтүе буенча Рәсим мал тотарлык хәлдә түгелдер.

Әминә, бәләкәчләрне урамда калдырып, ике баласы белән генә керергә булды өйгә.

Өй уртасында ак кәфенлек белән капланган гәүдә каршы алды аларны... Аның янында күрше-тирә әбиләр җыелган иде, ә гәүдәнең баш очында кечерәеп, бөрешеп калган Салих карт утыра иде.

– Әт-тт-и, син бит кайт дидең, көтәм дидең! Юк-юк, бу мөмкин түгел!

Рәсүл, үз-үзен тыя алмыйча үкереп елап, Рәсимнең үле гәүдәсенә капланды. Ә Айсилә, күңеле бик тулса да, әтисенеке кебек яшькелт күл төсендәге күзләрен мөлдерәмә яшь капласа да, еламады. Аның барып, әтисен селкетеп торгызасы килде: «Тагын ялганлыйсыңмы? Ничә тапкыр сагындым, мин сезнең янга барам дип ялганлап, килмәдең, хәзер дә кайтыгыз дип чакырдың да, менә үлдем дип ялганлыйсыңмы? Тор, алдама, болай үлүең дөрес түгел, ялган бу, ялган!» Тик бәләкәйдән, әтиле булып та ятимлекнең бар ачысын тоеп үскән, балачактан бирле сабыр булырга өйрәнгән кыз түзде, әтисенең гәүдәсе өстендә
бер бөртек яшен дә күрсәтмәде. Әминә ничек тә улын тынычландырырга ашыкты:

– Сабыр, балам, динебездә кычкырып елау тыелган. Сабыр, тынычлан…

Ә үзенең күзеннән яшьләре акты да акты. Болай булыр дип башына да китермәгән иде ул. Хәер, хыялында йөрткән Рәсим белән бүлмә уртасында яткан гәүдәнең бер охшашлыгы да юк. Аның белән яшәгәндә әзмәвердәй булган Рәсим шулкадәр үзгәргәндер дип уйларлык та түгел иде.

Икенче көн җеназасын укып, мәңгелек йортка озаттылар. Мәет чыккач, өй җыештырып, юып йөргәндә, күрше бүлмәдән Айсиләнең кычкырып елаган тавышы ишетелде.

Әминә чыкканда кызының кулында әтисенең кулы белән язылган кәгазь битләре иде. «Кызым, Айсиләм! Мин гаепле синең алда! Әти була белмәгәнем өчен гафу ит, балам!»

– Әни, мин бит бу сүзләрне кайчан да булса әти әйтер дип көткән идем! Мин аны шундый ярата идем, ул да яратадыр дип уйлый идем. Ә ул мине, Рәсүлне, сине – барыбызны да шул җилбәзәк хатынга алыштырды.

Әниле-кызлы кочаклашып озак кына еладыдар.

– Кызым, кичер син аны. Рәнҗү-үпкә синең үзеңнең тормышыңны бозарга мөмкин, ачу саклама, кичер син аны, җаны да сине бимазаламас, төшләреңә кереп йөдәтмәс.

Әле ул гөнаһлы җанга Аллаһ каршында жавап бирәсе дә бар бит.

– Кичерәм мин аны, әни, кичерәм, шушы күз яшьләрем кичерүемнең дәлиле булсын, җанына бәхиллек булып барып ирешсен.
Өчесен, җидесен мул табыннар корып уздырып җибәргәч, Әминә балалар белән юлга җыенды. Китәр алдыннан өй ачкычын Салих картка тапшырырга кергәч:
– Килен, биш минутка гына утырыйк әле, сүзем бар иде, – дип туктатты аны. – Син, балам, миңа рәнҗемә инде. Минем дә гаеп бар инде сезнең чит җирдә гомер итүегездә. Мин әйтеп карасам да, тыңламады шул Рәсим, акны карадан аера белмәде, менә шуның әҗерен үзе күрде дә.

Алты ел берүзе ни үле, ни тере яшәде, теге еланы ул больниста чакта ук бүтән белән Себер якларына чыгып китте. Шул еланы аркасында Мөршидәм дә дөнья куйды.

Шул Әнисә киленгә каршы әйткәне өчен бозды ул аны, бозды. Хәле китеп йөргәндә Мөршидәм үзе шулай дип сөйләде. Мин исә әнисенең үлемендә Рәсимне гаепләдем, аны күралмаслык дәрәҗәдә идем, кызым Сания генә тыйды, барысын да Рәсимгә сөйлисем килгән иде, болай да авыру кешенең хәлен начарайтмыйм дип кенә тыелдым. Минем дә гомер санаулыдыр инде, бәхиллегеңне бир, килен.

– И әти, мин инде күптән кичердем сине дә, әнине дә. Дөрес, чыгып киткән чакта сезнең бер сүзегез җитә иде, сезнең яктан яклау тойсам, Рәсимнең җәберләүләренә дә, барысына да түзәргә әзер идем. Ләкин... Үз балаларым үскәч аңлый башладым, һәр кешегә үз баласы кадерлерәк икән шул, хәтта дөрес эшләмәсә дә.

– Килен, рәхмәт киң күңелеңә... Бәлки, өегезгә кайтырсыз? Бергә тергезгән өегез бит. Миңа да җайлырак булыр.
– Рәхмәт, әти, җылы сүзеңә, тик, беренчедән, ул өйнең һәр почмагыннан ялгызлык сагышы саркып тора, анда бит тын кысыла. Икенчедән, мине бит гаиләм көтә, Рәсимнең балаларыннан тыш, минем бит тагын бер улым бар, сагынып көтеп торган иптәшем дә бар. Биш ел берүзем торганнан соң тормышка чыктым. Кайтам дисәм дә, монда кире кайта алмыйм инде мин, әти. Син кайгырма, хәлеңне белеп торырбыз, теләсәң, балалар да кайткалап йөрер. Ә син өеңдә бикләнеп ятма, кеше арасында бул, мәчеткә йөр. Алайса синең дә өеңә сагыш кереп кунаклар…

Рәсимнең ялгызлыгына нокта куелды куелуын, ләкин бу дөньяда ялгызлык сагышында иза чигүче, үткәннәрне барлап, ясалган хаталарын төзәтергә теләп яшәүче күпме адәми зат калган көннәрен саный икән?

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/medium-shot-man-holding-mask-arm_10518276.htm#fromView=search&page=2&position=29&uuid=004de098-5f9f-43cb-b3db-6f2fdb69a797

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар