Викторина

1. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр нинди язу кулланыл­ган?
2. “Без Галия белән өч сәгать ун­биш минутта очрашырга сүз куеш­тык" җөмләсендә нинди хата бар? Төзәтегез.
3. Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар укырга, язарга нинди методлар белән өйрәнгәннәр?
4. Бәрәннәр - бәрәнләр. Әлеге сүзләр арасында аерма бармы? Булса нәрсәдә? Тел белеме сүзләр­нең мондый парлашу күренешен ничек дип атый?
5. “Авызын ачса - үпкәсе кү­ренер” канатлы сүзе телебездә кай­сы очракларда кулланыла һәм гыйбарәнең нигезендә нәрсә ята?

Җаваплар


1.     Казан татарларының борынгы бабаларында - Азов һәм Дон буе болгарларында рум язуы булган.

2.     Өч сәгать унбиш минут — бу рус теленнән “три часа 15 минут” - тан “калька” — туры тәрҗемә. Та­тарча - “сәгать өч тулып унбиш ми­нут". Дөрес җөмлә: “Без Галия белән сәгать өч тулып унбиш ми­нутта очрашырга сүз куештык".

3.     Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар укырга-язарга:
а) хәреф кушу методы (IX—X йөзләрдән XX йөз башына кадәр) белән;
б) иҗек методы (XIX йөзнең соң­гы чирегеннән безнең көннәргә кадәр) белән;
в) аваз методы (XIX йөзнең соң­гы чирегеннән безнең көннәргә кадәр) белән өйрәнгәннәр.

4.     Бәрәннәр - берничә бәрән дигән сүз. Исем сүз төркеме, күплек санда, баш килештә.
Бәрәнләр - бәрән тудырыр, бәрән китерер дигән сүз. Киләчәк заман хикәя фигыль, III зат, берлек сан, барлыкта.
Татар тел белемендә мондый парлануны пароним дип атыйлар.

5.     Бик ябык яисә үтә ярлы, хәер­че тормышта көн итүче кешене сый­фатлау өчен кулланалар. Борынгы заманнарда әлеге канатлы сүз та­бышмак булып йөргән. Табышмак­та элеккеге тирмә (киез өй) яшерелгән. Тирмәнең ут яга торган уры­ны (учагы) ишек каршында булып, ишек ачуга ярым караңгы тирмә эчендә кызыл ялкын күзгә ташлан­ган. Табышмакта хайван асраучы кыпчаклар тирмәне хайван образы аша сурәтләп, ялкынын терлек үпкәсенә охшатып әйткәннәр.

Фәнзилә ЗАВГАРОВА


 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...