Логотип
Бакча

Тәрәзә төбем – түтәл

Кичә күрдем бугай,  берәү язган: кибеттән укроп, петрушка алдым, тәме юк, дигән. Тәрәзә төбендә укроп үстерү сере белән дә кызыксынган.

Кичә күрдем бугай,  берәү язган: кибеттән укроп, петрушка алдым, тәме юк, дигән. Тәрәзә төбендә укроп үстерү сере белән дә кызыксынган.

Укропны, дөрестән дә, кыш көне тәрәзә төбендә үстерүе кыен. Моның сәбәбе – укропның бик тә яктылык яратуында. Тәрәзәдән генә төшкән яктылык җитми аңа, бигрәк тә кышкы һәм иртә яздагы кояшсыз көннәрдә.

Укропны өйдә үстерергә булсагыз, иң мөһим кагыйдәсе – 10-12 сәгать өстәмә яктырту. Әле анда да лампаның көчлерәге кирәк.

Икенче кагыйдә: укропның тамыры тирән китеп үсә. Шуңа күрә утырта торган савыт ким дигәндә 15 см биеклектә булырга тиеш. Сай савытта укроп үсми. Ә менә гөл чүлмәгендә үстерә аласыз.
 Өченче кагыйдә, тишелеп чыкканда җылыны яратса да, өегездә бик эссе икән, укроп шулай ук үсешен туктата. Артык эссе җәйдә ачык туфракта да начар үсә ул.

Дүртенче кагыйдә, укроп озак тишелә – ике атна чамасы вакыт кирәк. Орлыгында эфир майлары булган теләсә-кайсы яшелчә озак тишелүчән. Тизрәк тишелсен дисәгез, орлыкларны ике көн җылымса суда тотыгыз. Суны бер-ике тапкыр алыштырыгыз. Иң соңыннан 1 сәгатькә «Эпин» эремәсенә батырып торырга була.

Менә шушы кагыйдәрләрне истә тотсагыз, тәрәзә төбендә укроп үстерергә була. Анда да бик тиз өлгерә торган сортларына өстенлек бирегез.
Мин сезгә тәрәзә төбендә кресс-салат үстерергә тәкъдим итәм. Ул бик тиз үсә, яктыга да талымлы түгел. Әле мин аны, киресенчә, караңгырак җирдә яхшырак үсәме, дим.
Дөрес, файдалы булса да, аның тәмен бөтен кеше дә яратып бетерми. Шәхсән үземә бик тә ошый, балачакта ашап үскән какыны хәтерләтә ул.

Кресс-салат үстерү өчен зур савыт та, күп туфрак та кирәкми. Хәтта юеш тастымалга гына чәчсәң дә үсә.
Укроп кебек, бу үлән дә артык эссене яратмый. Температура 15-16 градустан артмаган күләгәлерәк тәрәзә төбегез булса, бу нәкъ менә аңа тәгаенләнгән урын!
Кресс-салат тиз тишелеп чыга. Биеклеге 8-10 см булгач, төптән кайчы белән кисеп, уңышын җыялар. Урынына яңасын чәчәләр.

Кресс-салат чи килеш кенә ашала. Салатларга салырга мөмкин, вак итеп турап, атланмайга кушарга – витаминлы май ясарга була. Үзен генә каймак белән болгатып ашарга да тәмле.
 
фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар