Логотип
Мөнәсәбәтләр

Су хәтере

Ярым фәнни мәкалә

Татар халкында суның сафлыгына, чисталыгына, дәвалау хасиятләренә бик тә зур игътибар бирелә кебек. Имче әбиләрнең су өстендә дога укып, шул суны өшкерүләре, гомумән дә, классика. Бите бозылган кызларга «таң суы» белән юынырга кушулары да һәм чыннан да, шул суның файдасы тию очраклары да  дәлилләнгән. Безне бала вакытта агымсуга (Ыкка) чыбык-чабык ыргытудан да кисәтә торганнар иде. Имеш, кара аны, үлгәч кереп аласың була! Курка идек. Югыйсә суны пычратмаска өндәү булгандыр инде бу. Ә безнең коега төкермә – суын эчәрсең, дигән мәкалебез соң... 

Анысы шифалы суларны гына түгел, эчәр суларны да сатып алып эчәр заманда яшибез. Кран суының юынырга гына тотарлыгы бар, дибез. Ә менә Су хәтере  дигән төшенчә сагайта кебек. 

Әгәренки Җир дигән бишегебез бар булган дәверләрдән бирле агып яткан, болытка әйләнеп Җиһан гизгән суларыбыз бөтенесен күреп, белеп, хәтерләп, димәк ки, саклап килә торган булсалар, Судан да зирәк, судан да мәгълүматлы нәрсә (субстанция) булмаска тиеш.

Физиклар яки табиблар җыелган җирдә Су хәтере дип авыз ачып, сөйләшә башласаң, алар моны җитдигә алыр иде микән? Сыек суның бернинди структурасы юк, диярләр. Хаостан тора бит ул, анда нинди сүз эләгеп кала алсын, имеш. Су белән дәвалау кебек им-том чаралары хакындагы сүзләргә дә нокта куярга булыр иде. Әмма... дөньяның төрле лабораторияләреннән галимнәр әледән-әле сәер хәбәрләр юллап торалар. «Без монда матдәне тәмам юкка чыгып беткәнче эреттек тә эреттек. Бер стакан суда аның сыңар молекуласы да калмады. Ә менә стакандагы су үзендә нәрсә эретелгәнлеген хәтерләгән кебек кылана. Болай була алмый бит инде, ялгышканбыздыр».

Станислав Зенин исемле бер биофизик, яшь кеше түгел инде ул (МГУның физфагында укыган), суның ни сәбәпле һәм ни рәвешле «хәтерли» ала икәнен төшенгән. Ул белем алуны да яшәүнең (тереклекнең) асылын аңлау өчен башлаган идем дип әйтә. Ә бит ул максатына ирешкән. Суның хасиятен төшенү аша ирешкән ул моңа. Ул укыган заманда физикларга биология гыйлемен дә төпле бирә торган булганнар. Зенин үзенә химия гыйлеме дә кирәк булырын тиз аңлаган. Ә бит чынында да, химия физикадан килеп чыга, ә биология – химиядән. Ул физик дипломы алгач, унбиш еллап химфакта эшләгән, судагы реакцияләрне өйрәнгән. Ни өчен судагымы? Без кешеләр дә судан торабыз лабаса. Кешеләр океаннан аерылган су куыклары гына бит. Фәкать коры җирдә тереклек итәргә өйрәнеп алуыбыз гына хак. Димәк ки, без үз организмыбызда су мохитендәге булган барлык катлаулы химик реакцияләрне саклый бирәбез. Зенин һәм аның фикердәшләре суның үзен гап-гади бер эретүче мохит кебек итеп кенә тотмавына игътибар иткәннәр.

Югыйсә судан да гади матдә юк кебек. Ләкин... Суның табышмаклары бихисап. Уйласаң, уелып китәрлек. Мәсәлән, Менделеев җәдвәленә карасаң, кислород язылган баганада, аннан астарак күкерт тора. Водород белән күкертнең кушылмасы  бик тә сасы сероводород газын хасил итә.  Ә бит күкерт кислородтан ике тапкырга авыррак.  Ни өчен ике тапкырга авыррак сероводород газ да, ә икеләтә җиңелрәк, димәк ки, очучан булырга тиешле кислород белән водород кушылмасы, ягъни су,  сыеклык хасил иткән? Киресенчә булырга тиеш бит. 

Бу сорау галимнәрне күптән борчый. Химиклар, физиклар ярдәмендә, билгеле, җавап тапканнар бит тәки: суда молекулалар ише нәрсәләр бар. Ниндидер су төерләре, диикме. Ләкин, ни хикмәттер, бу төерчекләр тотрыклы түгел – алар бар да, юк та кебек.

Тере суның табышмагын да  әлеге дә баягы Зенин чишкән. Молекулаларның геометриясендә икән бит хикмәт. Квант химиясе кислород белән водород  арасындагы почмак туры булырга тиеш, дип тәкърарлый. Ләкин  су бу теориядән тайпылган. Су молекуласында почмак 104,5 градус тәшкил итә. Нигә болай – беркем белми. Ләкин нәкъ менә шушы нәрсә Җирдә тереклекне мөмкин иткән. Суның эчке структурасы да, хәтере дә шуңа бәйле. Әгәренки су белән водород почмагы теориядә фараз ителгәнчә, ягъни турыпочмак булса, су  нормаль температурада газ сыман булып, ул минус 76 градуста кайнап чыгар, минус 100 градуста гына туңар иде. 

Су молекулалары тетраэдрны хәтерләтә. Өчпочмаклы сөт пакетларын хәтерләгән кеше тетраэдрның ни икәнен белә булыр. «Пакет»ның һәр почмагы – электромагнит заряд белән корылган. Димәк, ике плюс, ике минус контакты бар. Алар бер-берләренә тартылып, төрле багланышларга керәләр. Ләкин бу «кушылу» нибары мизгел генә. Аннары янәдән Броун хәрәкәте башлана. Шуңа күрә суда ниндидер торыклы структуралар була дип элек бер дә уйланылмаган. Мәңгелек болганыш! Ләкин нәкъ менә су молекуласында водород белән кислородның почмагы 104,5 градус булганга күрә  ниндидер бер мизгелдә таралып китми торган бәйләнешләр барлыкка килә.  Суның тотрыклы кушылмага туплана алу сәләтен күз алдына китерү өчен бер мисал: имеш, су молекулалары эскалатордан агымга каршы «йөгерә», ди. Эскалатор тизлеген узарга тырышып йөгерә торгач, ул соңгы сулышта тотрыклы зонага сикереп өлгерә. Һәм су, пардан су тамчысына әверелгәнче, һәрвакыт шул сикерешне ясый. Сикереп өлгерә алмаса, пар  суга әйләнә  алмас иде. 

Ләкин иң кызыгы бу түгел әле. Геометрик яктан караганда, су кристаллары бер-берләреннән аерылмасалар да, чынында кристалларның һәркайсы индивидуаль. Нәкъ кешеләр кебек. Су кристалларының кыр-кырларында плюслар һәм минусларның  биниһая күптөрле кушылмалары. Моны инде компьютердагы кебек икеләтелгән кодировка дип аңларга кирәк. Асылда су – мәгълүмат тапшыручы  структура. 

Бервакыт шундый кызык хәл була: Дубна лабораториясендә эшләүче ханым тәҗрибәләр үткәрү өчен дистильләшкән су алып килә. Тәҗрибәләр үткәргәндә ул үзе белән алып килгән суның ике тапкырга сизгеррәк икәне беленә. Югыйсә тәҗрибәләр элек тә дистиль су белән ясала торган була. Тагын өч лабораториядә тикшеренүләрне кабатлау да шундый ук нәтиҗә бирә.  Мәскәү суларына караганда үзен башкача тотучы бу суның Италиядән кайткан су икәнен ачыклагач, көтелмәгән нәтиҗә ясала: су гел бүтән хасиятләргә ия икән. Димәк, су үзе «яшәгән» тирәлекне чагылдырырга сәләтле. Әйтик, суны кызыл ут астына куясың да ток үткәрүчәнлеген үлчәп карыйсың. Аннары зәңгәр утка куеп карыйсың, тагын үлчисең. Кызыл ут астында үткәрүчәнлек арта, зәңгәр утта кими.

Галим шундыйрак тәҗрибәне кеше каны белән дә ясап караган. Кан тамчысын икегә аерып, бер тамчыга магнит юнәлткән. Ул магнит тәэсирендә канның биохимик сыйфатлары кискен үзгәрүен күргән. Мәсәлән, онкомаркерларның күрсәткечләре. Кандагы уннарча күрсәткеч үзгәреп китә икән. Чөнки канның нигезен тәшкил иткән су үзе үзгәрә.

Бу ачышның ни дәрәҗәдә мөһим булуын да беләсе килә бит инде. Зенин аңлатканча: су аның белән була торган бөтен үзгәрешләрне «язып бара». Һәртөрле йогынты ясарга омтылуны су үзенең кристаллары структурасын алмаштыру аша кодлаштырып куя.   Суның мәгълүмати үзлекләрен аерым бер фән итеп өйрәнергә вакыт, ди галим. Безнең тереклек рәвешебез бездә – су куыгында чагылганнарга реакциянең нәтиҗәсе инде ул.

Суда матдәне эретә торгач, матдә үзе тәмам эреп югалып бетсә дә, кодлашкан су кала бит. Ул, әйтик, даруның электромагнит эзен саклаганга күрә организмга бернинди даруларсыз да тәэсир итәргә сәләтле. Гомеопатиянең асылында суның шушы хасияте ята да торгандыр инде. Бәлки шуңа күрәдер дә гомеопатлар эретмәне тагын да сыеклаганда  шешәләрен бик каты селкеп алалар, Су кристалларын шул рәвешле «уятып», кодлаштыру процессын тизләтәләр. 

Су бик сизгер индикатор булганга күрә бөтен нәрсәне тоя, Ай циклларына бәйле булуы да сер түгел. Инде «тере суы», «үле суы» дигән төшенчәләрнең дә уйдырма түгеллегенә ышанырга вакыт. Суның кеше кулыннан саркыган җылылыкка сизгерлеге дә бәхәс уятмый. Кайбер кешеләрнең кул җылысы аеруча көчле булуы аларны экстрасенслар дип атауга сәбәп була торгандыр. 

Менә бер мисал. Суның үзлекләрен спиростом дигән бер күзәнәкле организмнар ярдәмендә дә өйрәнгеп карадык, дип сөйли галим. Суга спиростомнар җибәрәсең дә суның активлыгын үлчисең. Кызык өчен генә, спиростомлы суга экстрасенслардан тәэсир иттердек. Аларның кайберләре суны үле суга әйләндерде. Аннары суда алар керткән үзгәрешләрнең никадәрле озак сакланырга мөмкин икәнлеген дә сынап карадык. Бер түтәй-экстрасенс суның ток үткәрүчәнлеген үзгәртә алган иде. Без бу күрсәткечне көн дә үлчәп тордык. Өч атна бер дәрәҗәдә торган күрсәткеч 23 нче көнне кинәт кенә өскә сикерде, аннан кискен  төшә башлады. Мин бу бу хатынга шалтыраттым. Хатын нәкъ шул көнне автоһәлакәткә  юлыккан икән. Лабораториядәге аның организмыннан алынган су белән кодлаштырылган су моннан йөзләрчә километрда ханымның организмында барган үзгәрешләрне тоеп алган. Шаккатарлык хәл бит инде. Зур фән дөньясы гына моның белән ризалашырга теләми.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мавыктыргыч язылган, минемчә. Дөнья безне торган саен шак каттыра. Безнең остабикә дәү әни суга укынып өшкерә иде. Урыны җәннәттә булсын. Зур рәхмәт Асия ханымга.

    Хәзер укыйлар