Сорауларыгызга җаваплар!

Фиалкалар ни өчен чери?
Фиалкалар, гадәттә, артык су сибүдән чериләр. Аларга суны турыдан-туры гөл төбенә түгел, чүлмәк читенә яисә чүлмәк тәлинкәсенә генә сибәргә кирәк.

Ананас орлыгын кайдан табарга?
Ананасны орлыктан түгел, җимеш башыннан үрчетәләр. Моның өчен, ананасның бераз йомшагын да кертеп, яфраклы башын кисеп алыгыз да, ком белән торф катнашмасында тамыр җәйдертегез.

Каллы ни өчен чәчәк атмый?
Каллы чәчәк атсын өчен, аны җәен ял иттерергә кирәк. Моның өчен гөлне май ахырында салкынча күләгәле урынга утыртып, су сибүне киметегез. Яфраклары акрынлап кибәчәк. Гөлне шул хәлдә август ахырына тикле тотыгыз. Ә аннары нормаль шартларга күчереп, су сибә башларга да ярый, ул зур яфраклар чыгарып, үсеп китәчәк, ә кыш ахырында чәчәк атачак.

Нәрсә ул лагенария?
Лагенария яисә һинд кыяры — ул берьеллык лиана. Аны балконда яисә бакчада декоратив үсемлек сыйфатында үсентедән үстерәләр.

Хөрмә җимешләнсен өчен ничек тәрбияләргә кирәк?
Бүлмә гөлләрен тәрбияләгән шикелле үк. Әмма ул бүлмә шартларында чәчәк тә атмый, җимешләнми дә.

Лимон гөлендә ничә җимешлек калдырырга?
Яшь лимонда һәрбер җимешлеккә 17-20 нормаль яфрак булырга тиеш. Ә зур лимонга 10-12 яфрак калдыру да җитә.

Сөтле аш пешерүнең берәр кулинар хәйләсе юкмы?
Чынлап та, сөтле аш пешерүнең бик гади, кечкенә генә үз хәйләсе бар. Сөтле ашны тулысынча сөттә түгел, ә су кушылган сөттә пешерергә кирәк. Әмма бу сөтле ашка су кушу дигән сүз түгел. Аның да билгеле бер технологиясе бар.
Сөтле аш тәмле булып пешсен өчен, ашка саласы токмач, ярма, бәрәңге, кәбестә кебек компонентларны иң элек суда пешереп алыгыз да сөзгечкә бушатып сөзегез. Ә шулпасына кайнаган кайнар сөт кушып болгатыгыз. Әлеге шулпага сөземтәне салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Кайнатырга ярамый! Шул рәвешле пешерелгән сөтле аш кеше өчен файдалырак та, тәмлерәк тә була.
Чөгендерне тиз пешерү ысулы бармы?
Юылган чөгендергә салкын су салып утка утыртыгыз. Шуны, кайный башлагач, бер сәгать пешерегез дә агып торган салкын су астында 10-15 минут тотыгыз. Болай эшләгәндә чөгендер тиз пешә.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.