Логотип
Мөнәсәбәтләр

«Сер» эчендә ниләр бар?


Гаиләләр нигә җимерелә, бер-берсен өзелеп сөйгән, әле кайчан гына гомергә бергә булырга вәгьдә бирешкән парлар нигә аерылыша? Моның җитди бер сәбәбе – ир белән хатынның бер-берсен җенси яктан канәгатьләндерә алмаулары, диләр сексологлар. Аерылышуларның 75 процентын нәкъ менә шуңа бәйләп карыйлар. Әйе, әйе! Чөнки шашып сөяргә, әмма яраткан кешеңә, бигрәк тә хатын-кызга, бәхет китермәскә мөмкин икән. Җенси канәгатьсезлек хатын-кызларыбызны психиатрия хастаханәсенә китерә, невроз һәм башка бик күп төрле авыруларга дучар итә. Бүгенге көндә хатын-кызларыбызның өчтән бере, (республикабызда 90 проценты), ирләребезнең яртысы диярлек сексопатолог ярдәменә мохтаҗ. Гаилә консультациясенә мөрәҗәгать итүче ирләрнең 70 проценты ялган импотенциядән (җенси көчсезлек) газаплана.

Әгәр аерылышулар саны буенча илебезнең дөньяда икенче урын тотуын исәпкә алсак, җенесләрнең бер-берсенә тартылуы, тән ләззәтенең кеше өчен әһәмияте турында сөйләшүләрдән «сер» ясап, читләшеп без үзебезгә үзебез никадәр зыян китерәбез икән?! Моны танымый мөмкин түгел. Социологлар да шушы фикерне куәтли. Алар аерылышкан парларның яртысыннан артыгының кешегә табигать тарафыннан бирелгән бу бәхеттән мәхрүм икәнлекләрен ачыклаганнар.
Болар барысы да безнең гомуми, шул исәптән җенси культурага ия бул- мавыбызны күрсәтә. Нәтиҗәдә җенси канәгатьсезлек кешенең бөтен го мерен агулый, аның рухи дөньясына, акыл һәм физик эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.
Яшь парларга бу уңайдан ничек ярдәм итәргә? Балигъ булган кыз баланы җенси якынлык кылуга ничек әзерләргә? Ир белән хатынның бер-берсен җенси канәгатьләндерә алуына ничек ирешергә? Өлкәнрәк яшьтәге парларга җенси тормышның, бертөрлелегеннән    ничек котылырга? Җенси теләк, тән төзелеше бер-берсенә туры килмәгән очракта нишләргә?

«Сөембикә» журналы «Ярату сәнгате» дигән баш астында боларның барысы турында да җитди сөйләшүләр башлап җибәрә. Беренче итеп сүзне Ижевскида яшәүче социолог Л. МИРОНОВКА бирәбез.

«МИҢА СИНЕҢ БЕЛӘН РӘХӘТ...»


Кешенең биопсихологик тормышында өч ихтыяҗ хакимлек итә:    ашыйсы килү (ачлык), эчәсе килү (сусау) һәм җенси таләп (либидо – латинча теләк, дәртне аңлата). Болар өчесе дә кеше организмы өчен бик зарури нәрсәләр. Ачлык коры сөяккә калдырып, фәкать ашау хакында гына уйларга мәҗбүр иткән кебек, җенси якынлык кылуга сусау да кешенең рухи кыйммәтләргә булган омтылышын чикли, аны исәпсез күп авыруларга дучар итә. Һәм, киресенчә, күп ашау бирән авыруына китергән кебек, җенси тайпылышлар да кешене имгәтергә, аның рухи һәм акыл тормышын җимерергә мөмкин. Организмның бу ихтыяҗлары табигый төстә канәгатьләндерелгәндә генә кеше үзен бәхетле хис итә ала.
Ир һәм хатын-кызларның психофизик тойгылары төрле асылда чагыла һәм алар төрлечә гамәлләштерелә. Шуңа күрә җенси халәт тә төрлечә бара. Бу бигрәк тә якынлык кылганда үзен бик нык сиздерә.
Бу аермалар нидән гыйбарәт соң? Галимнәр аның дүрт төп үзенчәлеген күрсәтәләр.
Беренчесе ир белән хатын организмына табигать тарафыннан салынган үзәк каршылыкны тәшкил итә. Ул ир белән хатынны күптөрле психологик кичерешләргә, авыруларга дучар итә, аерылышуга китерә.
Бу каршылыкны киметү өчен башта аның турында барысын да белергә кирәк. Кызганыч, безнең ирләр күбесенчә хатын-кызның сексуаль тойгылары үзләренеке кебек үк дип исәпләп, аларның ифрат дәрәҗәдә үзгәлеге турында уйлап та карамыйлар. Җенси тормышны белмәүнең төп билгесе менә шуннан гыйбарәт.
Гинекологлар һәм сексологлар мәхәббәттә ике нәрсәэне: бер-береңне  аңлау һәм җенси якынлыкка омтыл у н ы бик яхшы аера белергә кирәк, диләр. Аның беренчесе хатын-кызда шактый көчле чагыла, һәм икенчесенә бәйләнмәгән хәлдә дә, мөстәкыйль рәвештә яши һәм үсә ала.

Ирләрдә исә, киресенчә. Җенси өлгерү чорында үсмер егет организмы гормоннарны күпләп бүлеп чыгара, шул сәбәпле аңарда бик көчле җенси киеренкелек хасил була. Һәм аңа вакыт-вакыт бушанып алу таләп ителә. Бу киеренкелекне киметү өчен акыл һәм физик хезмәтне чиратлаштырып алып бару, спорт белән шөгыльләнү дә җитә икән.
Кызлар күбрәк тәэссорати якынлыкка омтыла. Җенси теләк аларга кияүгә чыккач, хәтта бала тапканнан соң гына туарга мөмкин. Ләкин кайберәүләрдә аның бөтенләй үк сизелмәве ихтимал. Менә шушы нәрсә өйләнешеп яши башлауның беренче елларында ук гаиләдә җәнжал чыгуга китерә дә инде.
Өйләнешкәч, беренче айларда җенси якынлык, гадәттә, бик еш кабатлана. Ир кеше яшьрәк булган саен аның җенси теләкләре көчлерәк була. Һәм ул тизрәк бушанырга ашыга, җенси якынлык кылу вакыты да кыска була.
Әмма табигать бу турыда алдан ук бик акыллы кайгырткан. Нәкъ менә шул вакытларда яшь хатыннар җенси якынлыктан бигрәк рухи якынлык, иркәләүне өстенрәк күрәләр. Җенси тормыш өчен аларны башта «уятырга», әзерләргә кирәк була. Һәм бу һәр ир кешенең изге бурычы булып тора.

 (Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Их яш чакта ошондай психологический язмалар булманы бит.

    Хәзер укыйлар