Логотип
Яңалыклар

«Сак-Сок»ны бергәләп чыгарыйк

«Юлбасма» нәшрияты 1990 елда чыккан легендар «Сак-Сок» китабын яңадан басмага әзерли. Бу китап танылган Казан рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтовның күпләргә таныш булган иллюстрацияләре белән баетылган.

«Юлбасма» нәшрияты 1990 елда чыккан легендар «Сак-Сок» китабын яңадан басмага әзерли. Бу китап танылган Казан рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтовның күпләргә таныш булган иллюстрацияләре белән баетылган.

«Сак-Сок», белгәнебезчә, ике игезәк малай турындагы татар халык бәете. Сүз тыңламаганнары өчен, аналары аларны каргый һәм малайлар кошларга әверелә. Балалары күккә очып киткәч, ана кеше үзенең зур хата ясавын аңлый, ләкин эш инде узган – соң була. Ул көн саен урманда улларын эзли, тик Сак белән Сокка кош кыяфәтендә мәңгегә аерым яшәргә язган шул...



Бу тетрәндергеч риваять гасырлар буе халкыбызның хәтерендә, телендә саклана. Аның барлыкка килүе, ана кешенең балаларын ни өчен каргавы турында төрле карашлар яши. «Сак-Сок» – әхлакый кыйммәтләр, кешелек мөнәсәбәтләре, ялгызлык, мәхәббәт һәм узган эшне кайтарып булмаслыгы хакындагы хикәят. Ул – өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә гыйбрәтле тарих.

«Юлбасма» нәшрияты әзерләгән «Сак-Сок» китабы каты тышлы булачак, рус һәм татар телләрендә, тыгыз кәгазьдә бастырылачак. Әсәрнең рус телендәге варианты буларак Казан шагыйрәсе Роза Кожевникова тәрҗемәсе кулланыла.

Хәзерге вакытта авторлык хокуклары хәл ителгән, иллюстрацияләр әзер, китапның оригинал-макеты эшләнә.

Китапны типографиядә бастыру өчен, «Юлбасма» нәшрияты битараф булмаучыларны финанс ярдәме күрсәтергә чакыра. Моның өчен «Сак-Сок» китабына алдан заказ бирергә, нәшриятның башка китапларын сатып алырга яки иганәче булырга мөмкин. Әлеге проектка ярдәм итәргә теләүчеләр тулырак мәгълүматны Planeta.ru краундфандинг мәйданчыгында https://planeta.ru/campaigns/sak_sok сылтамасы буенча махсус сәхифәдә таба ала.


Мәгълүмат өчен:

Краудфандинг – халык тарафыннан финанслануның бер төре: төрле кешеләр социаль әһәмияткә ия булган проектлар өчен бер урында акча туплый.

Planeta.ru - Россиядәге иң эре краудфандинг мәйданчыкларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар