Логотип
Белмәсәң бел

Кытайча яңа ел, тавык белән бәхетнең нинди уртаклыгы бар һәм ничек итеп әни ат була ала...

Төрле мастер-класслар белән бүген беркемне дә шаккаттырып булмый. Алай да кытай кызлары уздырган мастер-класс күңелле булыр сыман тоелды. Ялгышмаганбыз. Халыкара туган тел көне уңаеннан бүген, ягъни 22 февраль көнне Казан федераль университетында кытай теле, кытай мәдәниятына багышланган дәрес узды.

Төрле мастер-класслар белән бүген беркемне дә шаккаттырып булмый. Алай да кытай кызлары уздырган мастер-класс күңелле булыр сыман тоелды. Ялгышмаганбыз. Халыкара туган тел көне уңаеннан бүген, ягъни 22 февраль көнне Казан федераль университетында кытай теле, кытай мәдәниятына багышланган дәрес узды.

Сүз уңаеннан, узган атнада гына – 15 февральдә дөньядагы иң борынгы цивилизацияләрдән саналган Күк асты иле Яңа елны каршы алды. Яңа ел икенче төрле Яз бәйрәме дип йөртелә икән аларда.

Кытайда яңа елны ничек каршылыйлар соң?

Бездәге кебек, аларда да бәйрәмгә бүләк бирешү гадәте бар. Аеруча бала-чага көтә инде ул бүләкне. Әмма, бездән аермалы буларак, аларда иң шәп бүләк ул – кызыл конверт. Билгеле, буш түгел, ә эченә акча салынганы.

Икенчедән, бәйрәм табынына өч төрле ризык куелырга тиеш. Болар: тавык, балык һәм тофу. Никме? Чөнки кытай телендә тавык, балык, тофу сүзләре белән бәхет, уңыш һәм муллык сүзләре бер үк төсле яңгырый, ягъни омонимнар. Безнең кебек үк, пилмәнне дә бик яраталар. Аларда да «бәхет» пилмәннәре бөгәләр икән.

Өченчедән, бәйрәм көнне кызыл кием кияләр. Гомумән, кызыл төс Кытайда бәхет һәм уңыш төсе. Имештер, кытайларның Нянь атлы бик куркыныч һәм бик явыз мифик затлары кызыл күлмәк кигән баладан курыккан. Аның бу «йомшак җирен» белеп алган кытайлылар хәзер Яңа елга кызылдан киенеп, Няньнең котын алалар.

Кызыл күлмәк кенә кию бер хәл, әле алар эчке киемнең дә кызылын сайлый. Яңа елга бер атна кала кызыл эчке кием киеп, алар явыз көчләрдән сакланалар. Кытайларда хәтта туй күлмәкләре дә кызыл тукымадан тегелә.

Дүртенчедән, Яңа ел бәйрәме никадәр тавышлы булса, шуның кадәр яхшы. Тавыш дигәч тә, кунаклар ызгышы түгел, ә фейерверк аттыру турында бара сүз. Аларның борынгы ышанулары буенча, фейерверк тавышы шулай ук кара көчләрне куркыту чарасы булып тора.

Бишенчедән, кытайлар бәйрәм алдыннан өйләрен бәхет һәм уңыш символлары белән бизи. Иң элек бу, әлеге дә баягы, кызыл җирлеккә язылган бәхет, шатлык, муллык һәм уңышны белдерүче иероглифлар. Мондый панноларны ишекнең өстенә, һәм ике кырыена эләләр.

 

Бәйрәмдә нәрсәләр эшләргә кирәген ачыкладык, ә менә нәрсәләр эшләргә ярамый?

Беренчедән, ак һәм кара төстәге кием киргә ярамый. Кытайларда ак төс – траур төсе, бәхетсезлекне аңлата. Кара төс – уңышсызлык төсе.

Икенчедән, өй җыештырырга һәм баш юарга ярамый. Боларны эшләсәң, син уңышны да су белән юып төшерәчәксең.

Өченчедән, бәйрәм алдыннан бурычка акча алырга ярамый. Кытайлар өчен бу иң куркынычы санала, әҗәткә алдыңмы, беттең, – ел буе акчасыз интегәчәксең.

Дүртенчедән, бәйрәм көнне өйдә бала еламаска тиеш. «Яңа елны бездә балалар бик ярата, чөнки аларны бу көнне беркем дә ачуланмый», – дип, ап-ак тешләрен җемелдәтеп елмаялар яңа танышларыбыз. Аудиториядә бәхәс тә кубып ала: бала – бала инде, синең еларга ярамый дигәнеңә карап тормый, ашыйсы килсә дә елый, асты юешләнсә дә. Аннары уртак фикергә киләбез, бу көнне иң яхшысы, балаларны урамда гына тоту. Еласалар да, урамда еласыннар, өйгә бәхетсезлек чакырмасыннар.

Бишенчедән, Яңа ел төнендә йокларга ярамый. Әгәр дә таңга кадәр йокламый түзсәң, булды, уңыш кесәңдә дип сана, бу ел синең өчен дә, гаиләң өчен дә искиткеч шәп булачак.

 

Тагын нәрсәләр белдекме? Тагын кытайларда хәрефләр булмавын белдек. Аларда бөтенләй башка төрле система, бер иероглиф бер иҗекне (мәгънәне) белдерә. Мәсәлән, әни сүзе кытайча да «мама» дип әйтелә һәм ул дүрт иероглифтан тора. Беречесе һәм өченчесе – хатын-кызны белдерүче тамга, икенчесе һәм дүртенчесе – атны белдергән иероглиф. Безгә бу тамгаларны язу искиткеч катлаулы тоелса да, кытай танышларыбыз аларны күз иярмәс тизлектә яза, соңыннан нәрсә язганнарын үзләре дә укый алмый көлешәбез. Зур пумалалар белән, иероглифларны үзебез дә язып карыйбыз. Аны ничек булдыра аласың, шулай ясап куясы түгел, һәр сызыкны сызуның үз тәртибе бар. Сулдан уңга таба сызыласы сызыкны уңнан сулга таба сызып куйсаң, язганыңны беркем дә аңламаячак. Мәсәлән, менә бу рәсемдә мең сүзе язылган. Кызык бит, ә!

Кытай телендә үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заманнар дигән нәрсә юк. Мин барам, дип, моннан егерме ел элек үткәнгә дә әйтәләр, мин барам дип тагын егерме елдан соң гына булачагына да. Ә ничек аералармы? Җөмлә артына бер бөкре таяк сызып куялар, эшнең үткәнен әнә шул аңлата.

Кытай телендә, татар телендәге сыман, род төшенчәсе дә юк, аларда сүзләр төрләнми дә. Менә рәхәт, иялек килеш, юнәлеш килешләрен дә ятлыйсы юк аларда укучыларга!

 

Кытай теле – кыска һәм тональ тел. Бишәр, алтышар иҗектән торган сүзләр юк бу телдә. Бер сүзык авыз биш төрле тональлектә әйтелә һәм шушыңа карап, сүзнең мәгънәләре бөтенләй башка төрлегә үзгәрә. «Ма» иҗеге әнине дә, атны да, ачулана дигәнне дә аңлата ала.

 

Тагын ниләр өйрәндегез, дисәгез, тагын әле кытайларның цзяньчжи сәнгате белән таныштык. Монысы – кәгазьдән төрле фигуралар кисү сәнгате. У-у, ниләр генә кисми алар!

Тәрәзә бизәкләре аерым, бәйрәм бизәкләре аерым, төрле кеше сыннары (гадәттә хатын-кыз яки бала сыны була), җәнлек-җанвар сыннары, предметлар (аеруча ваза кисәргә яраталар) һәм туй бизәкләре кисәләр. Туй бизәген үзебез дә кисеп карадык. Бик мавыктыргыч шөгыль.

Кытайларның никадәр бай мәдәниятын ике бит язмага гына ничек сыйдырып бетермәк кирәк? «Сычуань операсы» турында гына әйтәм дә, төгәллим. Әлеге театр сәнгатенә (тамаша сәнгате дияргә дә мөмкиндер) 400 елдан артыграк. Артист, виртуоз осталык белән, мизгел эчендә һәм синең күз алдында битенә каплаган битлеген алыштыра. Син хәтта күз ачып йомарга да өлгермисең, битлекнең кая киткәнен дә күрмисең. Могҗиза! Фокус-мокус! Борынгы чорда ул гаилә сере булып сакланган һәм атадан улына гына күчкән. Кыз балаларны өйрәтмәгәннәр, кияүгә чыгып, иренә өйрәтер дип курыкканнар. Бары тик 1998 елда гына хатын-кызларны бу сәнгатькә өйрәтә башлаганнар. Бүген дә кытайлар моның серен дәүләт дәрәҗәсендә саклый һәм аны чишкән кешене катгый җәза көтә. Тамашаның махсус җыры да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар