Кулланылыш вакыты чыккан шампунь һәм сабынны нишләтергә?

Без, хатын-кызлар, юыну бүлмәсендә берничә шампунь тотарга яратабыз. Кәефкә карап, бүген чәчләрне – берсе, иртәгә икенчесе белән юабыз. Шулай берничә шампунь тота торгач, берәрсенең кулланылыш вакыты чыгып та куя. Аны нишләтергә – ташларгамы, әллә чәчләрне юуны дәвам итәргәме?

Фикерләр төрле. Кайбер хатын-кызлар: «Кулланылыш вакыты чыккан шампуньның бер зыяны да юк», – ди. Ләкин аның чәчләргә файдасы да юк инде. Вакыт үтү белән, файдалы матдәләр көчен югалта башлый.

Ә табигый шампуньнар кулланылыш вакыты чыкканнан соң чәчләргә куркыныч та тудыра. Мондый шампуньнарда парабен булмый, ул бронопол яки бронитрол белән алыштырыла. Ә кулланылыш вакыты чыккач, бу матдәләр канцерогенга әйләнә, чәчләр бозыла, коела башлый, аллергия барлыкка килүе ихтимал.

Әгәр кулланылыш вакыты чыккан шампунь белән чәчегезне юарга уйлагансыз икән, аның төсенә һәм исенә игътибар итегез. Төсе үзгәргән, өстәвенә сасы ис тә килеп торган кебек икән, бу шампуньны ташлагыз гына. Аның белән юган өчен чәчләр рәхмәт әйтмәс.

Әгәр исле сабынның кулланылыш вакыты берничә көн элек кенә чыккан икән, аның белән курыкмыйча юынырга була әле. Ә инде бер ел элек үк срогы чыккан сабынны ташлау хәерле, чөнки ул аллергия бирергә мөмкин. Кулланылыш вакыты чыккан сабыннан борынны ярып керә торган әче ис килә башлый, сабынның кәгазе сакланмаган булса, аны шул истән белеп була.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»