Логотип
Мөнәсәбәтләр

Хәләл сертификаты булмаса, Салават Фәтхетдинов туйга бара алмыймы? - Мансур хәзрәт

Хәләл чаралар алып баручыларның сертификат нигезендә эшләтүне таләп итү – арттырып җибәрү. Мансур хәзрәт Җәләлетдин бу фикерен Идел буе һәм Вахитов районы имам-мөхтәсибе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Искәртеп үтик, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков дини мәҗлесләр алып баручылар, хәләл азык-төлек җитештерүчеләр кебек үк, сертификат нигезендә эшләргә тиеш дип белдергән иде.

“Кайвакытта артык нәрсәләр чыга инде. Бер нәрсәне дә арттырып җибәрергә ярамый. Тамадаларга сертификатлар бирү – арттырып җибәрү”, - дип белдерде Мансур хәзрәт.

Имам-мөхтәсиб фикеренчә, күп нәрсәне хәләл рәвешкә әйләндерү кешеләрдә нәфрәт тудырырга мөмкин.

“Чишмәдән су агызып алалар да, хәләл дип язалар”

“Һәрбер яңа чыккан әйберләрне хәләл рәвешкә кертик, диләр. Мәсәлән, “хәләл су”. Чишмәдән агызып алалар да, “хәләл” дип язалар. Мондый эшләр кайвакыт кешеләрдә нәфрәт тудыра. Коръәндә хәләл белән хәрамны аеру бар. Әмма хәләл такси кертәбез, хәләл автобуслар булсын, хәләл тамадалар булсын дип бик ашыгабыздыр, бәлки”, - ди ул.

“Бу бик четерекле мәсьәлә. Кеше туйны алып барырга таныш, абруйлы кешене чакыра. Хәзер менә моңарда хәләл сертификат бар, ә бу кешедә – юк. Нәрсә, ул туйны алып бара алмыймы әллә? Кызганыч, кайбер никахларда мулла никахны укый һәм китеп бара. Ул киткәч, почмакка керепме, чаршау артына керепме, берәр нәрсә эчеп куялар. Ярар, әйтик, хәләл сертификат бирделәр, ул никахны алып барды. Тамада да, мулла да китеп бардылар. Әмма туганнар калалар бит инде, җибәрәләр. Шул вакыттта нишләргә бу хәләл сертификат белән барган кешегә? Бер 3-4 сәгать алып барсын, ди ул. Дүрт сәгатьтән соң кунаклар калып, туйны дәвам итеп исерек килеш йортларны җимерсәләр, ул вакытта нишләргә?” – дигән сорау куя Мансур хәзрәт.

“Сертификаты булмаса, Салават Фәтхетдинов туйга бара алмыймы?”

“Кешеләр Гамил Нурны, Ильяс Халиковны түгел, мәсәлән, Салават Фәтхетдиновны чакырсалар, ул хәләл сертификаты булмаса, анда бара алмыймы әллә? “Миңа сертификат бирелмәгән. Мин сезнең туегызын алып бара алмыйм”, - дип әйтәчәкме ул? Николай Басковны Рамзан Кадыров чакырса: “Минем сертификатым юк, мин үткәрә алмыйм” - дип әйтәме инде? Кеше бит үзенә кем ошаса, шуны чакыра. Син атказанган артистмы-юкмы дип сорамый бит,”- ди Мансур хәзрәт.

Хәләл тамадага дини гыйлемле булу мөһимме?

“Безнең татар халкы, күбрәк әбиләр бабайлар бик консерватив. Яңалыкларны бик кертергә тырышмыйлар. Иң әүвәл менә бу туйлар никахлар өйдә үткәрелә иде бит инде. Аннан соң кафеларда, бүгенге көндә мәчетләрдә үткәрә башладылар. Бу эшкә вакытында кайберәүләр каршы килгән иде. Ничек инде алай, йолалар буенча никах өйдә үткәрелергә тиеш диеп. Без аларга вакыттында аңлаткан идек.

Бу бит дини вәгазь түгел, җомга вәгазе, хөтбәсе түгел бит бу, бу - туй. Дини гыйлемле булу кирәк дия башласак, ул вакытта һәрбер тамада мәдрәсә бетергән булырга тиеш булып чыга бит инде. Әгәр шундый таләп куялар икән, кайда синең шәһадәтнамә, кайда синең документ, кайда диплом, шуны сорый башлаячаклар. Бу - тамадаларны бетерү була. Кем безгә дипломлы тамада кирәк дип эзләп йөрсен. Никахка яисә исем кушуга дипломлы бабай кирәк дип килеп сорасыннармы инде? Моны ничек күз алдына китерергә? Яки сертифицияле бабай кирәк дияргәме? Минемчә, бу артыграк.

Дини гыйлем таләп итә башласак,табиблардан дини гыйлем таләп итикме, дини гыйлеме булмыйча мөселманнарны дәвалый алмый дип?"

“Тамада да дини йолалар сөйләргә тиешме?”

“Тамада ул кем? Ул күңел ачарга ярдәм итүче. Никах уку мулла бар бит. Мулла бөтен дини йолаларны сөйләп бирә. Тагын мулладан соң да дини йолалар турында сөйлиме? Тамада бит ул андый эш өчен түгел”.

“Хәләл тамадалар ассоциациягә берләшсен”

“Бүгенге көндә никахлар күбәеп китте. Өйдә түгел, ә менә инде мәчтеләрдә, кафеларда, рестораннарда үткәрәләр. Әлбәттә, тамадалар өчен таләп шуннан чыкты. Бүген һәрбер мәчеттә диик, никах мәҗлесләре үткәрелә. Шуңа күрә тамадалар да күбәйде. Әлбәттә, араларында конкуренция дигән нәрсә пәйда булды

Шуңа күрә минем тәкъдим: хәләл тамадалар үзләренә бер ассоциация төзесеннәр дә, шуның белән эшләр алып барсыннар.

Сорауларны үзара хәл итсеннәр. Әмма моны законга кертү артык эш була. “Егетләр, сез хәләл белән шөгыльләнәсез икән, хәләл булмаган җирләргә бармыйк”, - дип ассоциациядә сөйләшсеннәр. Үз тамадаларына сертификат бирә, аны тартып алырга мөмкиннәр”.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар