Кайсы атланмай иң сыйфатлысы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга чагыштырма сынаулар үткәрде.


Сынау үзәге белгечләре сайлап алынган 43 исемдәге атланмайның 18ендә куркынычсызлык күрсәткечләре буенча нормадан тайпылышларга юлыкты: кайберләрендә чүпрә, эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр, хәтта күксегәннәре дә бар. Атланмайның бер үрнәгендә җитештерүче составны бозган. Сүз «Усадьба Ильинское» сәүдә маркасына караган «Крестьянское» атланмае хакында бара. Башка үрнәкләр белән дә сак булу комачау итмәс: «Пестравка» маркалы «Крестьянское» атланмаенда шулай ук күгәрек һәм чүпрә,  эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр бар. Моннан тыш, шуларның соңгысы «Домик в деревне», «Милково», «Киприно», «Сыробогатов», «Балтком», «Ровеньки», «Кошкинское», «Радость вкуса», «Маслодел», «Луговая свежесть», «Ядрин-молоко» сәүдә маркаларына караган атланмайда табылган. Җитештерүдә технологияне бозу да, ташыган һәм саклаган вакытта тиешле таләпләрне үтәмәү дә шундый хилафлыкларга китерергә мөмкин. Шунысы кызганыч: эчәк төркеменә кергән бактерияләр атланмайда күгәрек һәм чүпрә белән бергә очрый. Мисал өчен, белгечләр «Пестравка», «Милково», «Киприно», «Балтком», «Радость вкуса» маркалы «Крестьянское» атланмаенда шундый тайпылышларга юлыкты. «Маслодел» сәүдә маркасына караган «Фермерское» атланмае исә кайбер физик күрсәткечләргә туры килми: майлылыгы 3,4 процентка киметелгән, шул ук вакытта дымлылыгы, киресенчә, тиешле нормадан 1,9 процентка артып китә. Боларның барысы да продуктның сыйфатында тискәре чагылыш таба.
 
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре искәрткәнчә, сыйфатлы майда бернинди дә ят тәм һәм исләр булырга тиеш түгел. Консистенциясе буенча майның тыгыз, бертөрле, ә кисеп алынган урыны ялтырап торуы һәм коры булуы шарт.

Барлык таләпләргә җавап бирә торган үрнәкләр дә шактый. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында җитештерелгән  «Очень важная корова» маркалы продукт иң югары бәяне алды. Аның белән бергә Самара өлкәсендә җитештерелгән «Милье» мае, «Сметанин» сәүдә маркасына караган «Крестьянское» атланмае да лидерлар рәтенә керде. Җирле җитештерүчеләрнең продукциясе мактау баскычында лаек урын алуына сөенми мөмкин түгел. «Алабуга сөте» ачык акционерлык җәмгыятендә эшләп чыгарылган атланмайга да югары бәя бирелде.

сылтама: Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11241
    5
    141
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6866
    1
    90
  • 7850
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8897
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...