Логотип
Сәламәтлек

​Гырылдаудан ничек котылырга?

Еш кына күрше мендәрдән ишетелгән гырылдау тавышы төн йокысын качыра. һәм, ни кызганыч, төрткәләү дә, әйткәләү дә файда бирми, гырылдау дәвам итә. Кеше ни сәбәпле гырылдый соң?

Еш кына күрше мендәрдән ишетелгән гырылдау тавышы төн йокысын качыра. һәм, ни кызганыч, төрткәләү дә, әйткәләү дә файда бирми, гырылдау дәвам итә. Кеше ни сәбәпле гырылдый соң?


Сәбәпләре:
Йоклаганда йоткылык асты мускулларының табигый  эшчәнлеге түбәнәю;
Борын бүлгесе кәкрәю;
Тамак һәм борындагы тын юлларының тумыштан тар булуы;
Борын эчендәге лайлалы ит үсентесе (полип) һәм аллергияле ринит;
Зурайган аңкау бизе, аденоид;
Аңкау теле озынаю;
Тешләрнең дөрес урнашмавы;
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылу;
Арыганлык;
Организмның картаюы.


Үз-үзеңә ярдәм ит

Йокларга яту алдыннан борын тишекләрен тын алырга комачауламаслык итеп чистартыгыз. Моның өчен һәр кич борын эчен диңгез тозы эретмәсе белән юарга киңәш ителә. Шундый ук эретмә белән тамакны чайкау да файдалы.

Карават башын күтәртегез. Моның өчен баш ягыннан карават аякларына ун сантиметр калынлыкта шакмак куярга кирәк. Гәүдә торышын шул рәвешле үзгәртү телнең кысылуын киметә. һәм организмдагы сыеклык түбәнгә төшә, борын белән тамак юлларын бушата;

Артык дәрәҗәдә тыгыз зур мендәрләр кулланмагыз. Мондый мендәрдән, гадәттә, кеше шуып төшә, нәтиҗәдә — муен бөгелә һәм тын юллары кысыла. 
Иң кулае — кечкенә мендәрләр.


Файдалы күнегүләр

 Телне иң элек зур итеп алга чыгарыгыз, аннары көч белән аңкауга этегез. Шул чыгарылган һәм этелгән халәттә телне бер-ике секунд тотып торыгыз;
 Ияккә кул белән басып, аскы казналыкны алга һәм артка йөрткәләгез;
 Йокы алдыннан агач яисә пластик таякчыкны тешләр белән өч-дүрт минут нык итеп кысып торыгыз;
 Беренче һәм икенче күнегү тел мускулларын, аскы казналыкны чыныктыру өчен эшләнә. Ә өченчесе тамак мускуллары эшчәнлеген яхшырта, алар йоклаганда да тиешле тонуста кала, гырылдау кими.

Гырылдауны дәвалауның иң гади юлы — сәламәт тормыш белән яшәү. Мәсәлән, гәүдәнең чамадан тыш авырлыгы да гырылдауга сәбәп. Әгәр кешенең аңкау бизләре зурайган, борын бүлгесе кәкрәйгән, борынында үсенте булган очракта да, гәүдә авырлыгын 100 килограммнан 90 килограммга төшереп ябыксаң, гырылдау күпкә кимергә яисә бөтенләй бетәргә мөмкин. Шул ук вакытта йокы алдыннан тәмәке тартудан, хәмерле эчемлекләр эчүдән дә баш тартырга киңәш ителә. Гомумән, хәрәкәтчән актив тормыш белән яшәү һәрьяклап файдалы.
 

Халык чаралары

 Чи кәбестә яфрагын ваклап турагыз да, бал кушып, болгатып йокы алдыннан ашагыз яисә бер стакан кәбестә согына бал кушып эчегез. Моны ай буена дәвам итегез.
 Күпчелек очракта кеше чалкан яткач гырылдый, шуңа күрә алай йокларга тырышмагыз.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар