Логотип
Мөнәсәбәтләр

Футбол буенча дөнья чемпионатларыннан кызыклы мәгълүматлар

 Футбол буенча дөнья чемпионатын кайчагында “Мундиаль” дип атыйлар. Бу испан теленнән кергән сүз, “дөньякүләм” дигәнне аңлата. Беренче тапкыр бу сүзне җанатарлар һәм комментаторлар 1982 елда куллана.
 
​ Грекларның Җиңү алиһәсе Ника төшкән алтын кубок Дөнья чемпионатындагы беренче трофей була. Кубокны Парижның иң оста зәрканчысы Абель Лефлер эшләгән. 30 см биеклектәге сын чиста алтыннан тора.
 
​ 1970 елгы Чемпионатта өченче тапкыр җиңгәннән соң, кубок Бразилия командасына мәңгелеккә бирелә.
 
​ Икенче Дөнья кубогын Италия сынчысы Сильвио Ганнизагой эшли. Аның биеклеге – 36 см, 4 970 грамм авырлыкта. Тоташ алтын кисәге дә бар, малахит катламына чемпионнар исеме языла бара.
 
​ Кубокның бучы күчеп йөри. Команда стендына кубокның күчермәсе куела, дөрес, анысы алтыннан түгел.
 
​ Элек халыкара чемпионатларда уенчыларны алыштырмаганнар. Ярышларның берсендә уенчылар сугыша башлап, Перу футболчысы көндәшенең аягын сындыра. Командалар уеннарын алардан башка уйнап бетерә. Шуннан соң менеджерлар рәсми рәвештә уенчыларны алыштырырга рөхсәт бирә башлый.
 
 
2018 елгы Чемпионат турында кызыклы мәгълүматлар
 
​ Россиядә узачак 2018 елгы Халыкара чемпионат – егерме беренчесе.
 
​ Россия беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионаты уздыра.
 
​ Уеннар илнең иң эре шәһәрләрендә узачак: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Дондагы Ростов, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород, Екатеринбург.
 
​  Чемпионатның талисманы – Шук Бүре (Волк Забивака).
 
​ Дөнья чемпионаты тарихында беренче тапкыр ФИФА составына керүче 209 милли ассоциациянең барысы да катнашачак.
 

Футбол һәм футболчылар турында кызыклы фактлар
 
Томан артында ниләр бар?
Бервакыт Шотландиянең ике командасы уены вакытында куе томан төшә. Футболчылар бер-берсен, хәтта тупны да күрми. Хөкемдар запас уенчылар эскәмиясенә йөгереп бара: ә анда берәү дә булмый. Ул шунда ук уенны туктата. Уен кырында берьюлы утыз уенчы саныйлар соңыннан.
 

Иң озын матч
1981 елда Ирландиянең “Каллинаферси” футбол клубы Керрида ике командасы арасында матч үткәрә. Ул 65 сәгать 1 минут дәвам итә.
 
“Оле-Оле-Оле”
Футбол уенындагы иң киң таралган сүз “Оле-Оле-Оле” Испаниядән килә. Бу сүзне коррида һәм фламенко биюе вакытында кычкыра торган булалар. Ә ул “Аллаһ” сүзеннән килеп чыккан, бу сүзне гарәп сугышчылары 8 гасырда үзләренең гыйбадәтләре вакытында кабатлый торган булган.
 
Пенальти әфәнде булмаган
Кагыйдәләрне бозган өчен капкаларга унбер метрдан туп кертүне 1891 елда Ирландиянең футбол буенча эксперты Джон Пенальти тәкъдим итә, дип санала. Чынлыкта мондый кеше булмаган. Ә пенальтины Уильям Маккрам тәкъдим итә. Идеяне death penalty - үлем җәзасы дип атыйлар. 1891 ел дигәне – дөрес.
 
Футбол кыры ни өчен буй-буй?
Футбол кыры ике төрле үлән чәчеп үстергән өчен буйлы-буйлы түгел икән. Аның үләнен газон чабучы машина ике юнәлештә кисә һәм таптап куя. Шул сәбәпле ут яктысында яшелнең ике төсмере тоемлана.
 
Бер җанатар өчен иң кыйммәтле матч
“Реал Мадрид”ның Гаэль исемле җанатары матчка берничек тә билет ала алмаган. Шулай да уен башланырга ике минут кала аңа икенче бер җанатар билетын саткан. Гаэль шатлыгыннан аңа лоторея билетын бүләк иткән. Лоторея билеты отышлы булып чыккан: аңа 300 меңнән артыграк песет чыккан.
 
Иң булдыксыз капкачы
Хәзерге заман футболында Джимми Тейлор исемле капкачы дөньядагы иң булдыксыз голкипер санала. Бер матчка ул капкасына уртача 17 туп кертергә сәләтле булган. Бер сезонга аның капкасына ярты меңләп туп кергән.
 
Уен кырында яланаяк
Узган гасыр урталарында Футбол буенча дөнья чемпионаты өч командадан башка үткән. Футбол Федерациясе аларга яланаяк уйнарга теләгәннәре өчен чемпионатта катнашырга рөхсәт итмәгән. Болар – шотландлар, төрекләр һәм индуслар булган. Аларның бу теләге дини принципларга бәйле булганмы, әллә бутслар алырга акчалары җитмәгәнме – бу турыда мәгълүмат сакланмаган.
 
Берьюлы ике матч
1959 елда немецларның бер стадионында берьюлы ике матч үткәрелгән – бер уен кырында дүрт команда уйнаган. Сәбәбе – менеджерларның хатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар