Flylady системасы

Көндәлек мәшәкатьләрдән йончыган хуҗабикәләр өчен флайледи системасы бар. Аны 1999 елда Марла Силли исемле шундый ук хуҗабикә уйлап чыгарган. Әлеге системаның нигезендә авторның шәхси тәҗрибәсе ята. «Белсәгез иде минем моннан ничек туйганымны!» дигән җан авазы танышмы сезгә? Үзегезне плитә янында, идән чүпрәге тоткан килеш һәм себеркедән башка күз алдына китерә алмыйсызмы? Әфсенләнгәндәй, әсирлек боҗрасында итеп хис итәсезме? Бәлки, хәлләр алай ук аяныч түгелдер?
Марланың «finally loving уourself» – «үзеңне ярат, ниһаять» дип аталган системасы хуҗабикәләр арасында интернет аша дөнья буйлап тиз арада тарала бара. Хуҗабикәләрнең иҗтимагый оешмасы түгел бу, ә вакытны дөрес оештырырга өйрәнү өчен кулланма, ягъни хуҗабикәләр өчен ярдәмлек.
Теләсә кайсы системадагы кебек флайлединың да үз терминологиясе бар. Төп төшенчәләре өчәү: зоналар, көндәлек мәшәкатьләр һәм контроль кенәгәсе яки көндәлек.
Зоналар, аңлашылганча, өйдәге яки фатирдагы бүлмәләрне, мәйданнарны күз уңында тота: аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йокы бүлмәсе, коридор һәм башкалар. Һәр зонага аерым атна багышларга була.
Көндәлек мәшәкатьләр. Төп бурыч – аларны ялкыткыч эштән яратып башкарыла торган шөгыльгә әйләндерү. Алар иртәнге һәм кичкегә бүленә. Иртәнгесенә теш чистарту, иртәнге аш яки макияж салуны кертергә була. Кичкесенә юыну, йоклар алдыннан китап укудан тыш, иртәгәсен һичшиксез үтәлергә тиешле эшләр дә теркәлеп куелырга тиеш.
Көндәлек. Ул берничә бүлектән тора. Беренчедән, атналык план. Һәрбер көннең төп эше аерып билгеләнә: кибеткә бару, кер юып үтүкләү, тәрәзә челтәрләрен алыштыру һәм башкасы. Шулай ук ваграк эшләр дә планда теркәлсен. Икенчедән, кенәгәдә кирәге чыгардай телефон номерлары язылган бүлек булырга тиеш. Рецептлар өчен аерым бүлек. Һәм шәхсән үзегез өчен кызыклы идеяләрне, фикерләрне теркәп бару өчен аерым бүлек булдырырга кирәк.

Флайледи өчен кирәк булырга мөмкине:
* таймер (аның өчен вакыт олигархларныкы кебек үк кадерле төшенчә, тигез табанлы аяк киеме кебек үк);
* чиста раковина (бу теләсә кайсы хуҗабикәнең йөзе!);
* башмак урынына туфлиләр (монда халат урынына күлмәк яки җыйнак киемне дә өстисе килә, хуҗабикәләр өчен дресс-код юк дигәнгә ышанмагыз, көнчыгыш хатын-кызлары бу җәһәттән безнең өчен үрнәк – алар өйдә дә матур).
Флайлединың принциплары:
* өйдә чүп-чар, кирәкмәгән әйбер сакламаска, алардан котыла барырга;
* өйдә «кайнар нокталар» була, ул урыннарда пычрак тизрәк җыела, шуңа күрә андый җирләрне күз уңыннан ычкындырмагыз;
* колач җитмәстәй эшкә берьюлы алынмагыз, флайледи системасына да кинәт кенә күчмәгез, беренче итеп чиста раковинадан башлагыз, калганы үзеннән-үзе киләчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.