Ефәкне тәрбияләү

Табигый ефәк әйберләрнең бәясен күздә тотып, пычрангач, аларны химчисткага тапшыруың хәерле.

Ефәк җепселләре химик эшкәртүне яхшы кичерә, ә өйдә температура режимын үтәми генә юсаң, тукыма утырырга йә төсен югалтырга мөмкин (табигый җепселләр буяуны начар тота). Химик чистартулар тарафдары булмасагыз, ефәк тукымалар белән эш иткәндә кайбер киңәшләргә игътибар итегез:

Ефәк әйберне «сулый» торган киндер яки мамык тышлык эчендә тотыгыз. Озак яткырганда көядән саклау чараларын күрегез.

Ефәк әйберләрне кер юу машинасында юмаска киңәш итәбез. Иң яхшысы – алдан чылатып тормыйча, салкын суда махсус чыгарылган сыекчалар кулланып, 
кулдан юу. Аларда агартучы матдәләр булмаска тиеш.
Чайкаганда да су температурасы шул ук кала, төрле су йомшарткычлар кушарга була. Чайкый торган суга бераз серкә өстәсәң, тукыманың төсе ачылып китә.

Сөлгегә җәеп салып киптерергә кирәк – ул дымны тиз сеңдерә. Әмма кояш нурларыннан, җылыткыч приборлардан ерактарак булсын, тукыманың куырылуы мөмкин.

Тәмам шакраеп кибеп бетүен көтмәгез, үтүкләгәндә тигезсез урыннарны шомарту кыенлаша. Дымлы әйберне тискәр ягыннан җылымса үтүк белән үтүклиләр. Коры ефәкне һич тә су сиптереп чылатырга ярамый – су тамчылары күзгә күренерлек тап калдырачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 гыйнвар 2021 - 18:58
    Без имени
    Анвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар иде
    Тиң ярым һәрвакыт янымда булган 
  • 18 гыйнвар 2021 - 11:14
    Без имени
    АВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!
    Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
  • 18 гыйнвар 2021 - 12:44
    Без имени
    Бик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторга
    Ник ашыктың?
  • 18 гыйнвар 2021 - 12:58
    Без имени
    Сөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!
    Ник ашыктың?
  • 18 гыйнвар 2021 - 14:56
    Без имени
    Бик мэгьнэле язылган...
    Ник ашыктың?
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...