Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Димче диңгез кичерер

Һәр хатын-кыз – бриллиант. Әмма кайчак бриллиантка кемнеңдер күзе төшсен өчен дә аны азрак ялтыратып җибәрергә кирәк. Бу – димче эшенең бер үзенчәлеге. Тик үзе теләп алган вазыйфаларның соңгысы түгел.Димләп кавыштыру бүген тормышыбызда нинди урын алып тора, яшь гаиләләр нинди авырлыклар белән очраша, аерылышуларның сәбәпләре нидә?  Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе, тәҗрибәле яучы Наилә ҖИҺАНШИНА белән шулар хакында сөйләшәбез.

Һәр хатын-кыз – бриллиант. Әмма кайчак бриллиантка кемнеңдер күзе төшсен өчен дә аны азрак ялтыратып җибәрергә кирәк. Бу – димче эшенең бер үзенчәлеге. Тик үзе теләп алган вазыйфаларның соңгысы түгел.Димләп кавыштыру бүген тормышыбызда нинди урын алып тора, яшь гаиләләр нинди авырлыклар белән очраша, аерылышуларның сәбәпләре нидә?  Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе, тәҗрибәле яучы Наилә ҖИҺАНШИНА белән шулар хакында сөйләшәбез.

– Яучылык белән ничек шөгыльләнә башладыгыз, Наилә ханым?
– Безнең нәселдән килә торгандыр: әбием дә, әбиемнең кызлары – апаларым да димләргә яраткан. Миңа да бу эш бик ошый. Башта үзем белгән, якын иткән кешеләргә ярдәм итәм дип кенә тотынган идем: иремнең иптәшләрен өйләндердем, дус кызларымны кияүгә бирдем. Шулай димче булып киткәнемне сизми дә калдым: берсеннән-берсе ишетеп, мине моңарчы белмәүчеләр дә мөрәҗәгать итә башлады. Берзаман алар шактый күбәйде, һәрберсен хәтердә тоту авырлашты. Һәркемгә аерым анкета тутыру, аларны кайдадыр бер урында кабул итү ихтыяҗы килеп туды. 2010 елда «Ханым» гаилә үзәген шулай ачып җибәрдек.  Россиядәге иң зур үзәкләрнең берсе санала ул бүген. Яратып, бар күңелебезне салып эшлибез! Инде шактый гына яучылар тәрбияләдек. Республикабыз районнарында үзәкнең филиалларын ачтык. Әгәр кемгәдер бер филиалда пар табылмый икән, аңа туры килгән кешене Казандагы үзәктән эзлибез, чөнки монда бөтен дөньяда яшәүче татарларның анкеталары тупланган. Сайлау мөмкинлеге күпкә зур.

– Мөрәҗәгать  итүчеләргә карата яшь буенча чикләүләр бармы?
– Юк дисәм дә була. Кызларны – 18, ир-егетләрне 20 яшьтән алабыз. Иң олы яшьтәгеләргә килгәндә, 85 яшьлек ир-атның һәм 88 яшьлек хатын-кызның мөрәҗәгать иткәне бар. 88 яшьлек ханымга, кызганыч, пар таба алмадык, чөнки ул яшьтәге хатын-кызларны сораучы юк. Кияүләр 80 яшьтән узса да, 70 яшьлекләрне эзли. 

Егетләрнең кайберләрен әти-әниләре: «Өйләндерәсе иде», – дип, 19 яшьтә үк алып килә. Тик аларны кабул итмибез, бу яшьтә әле дөньяга үз карашлары формалашмаган, акыл утырмаган. Өсләренә җаваплылык алырга да әзер түгелләр. Әти-әниләренә азрак сабыр итәргә кушабыз: башлы-күзле булырга өлгереп җитсеннәр, шулай дөресрәк булыр, дибез. 

Ә кызларны хәтта 16 яшьтән үк алып килүчеләр дә бар. Мин, әлбәттә: «Иртәрәк бит әле, нишләп болай ашыгасыз?» – дип сорыйм. «Кияүгә бирергә иртә икәнен беләм. Ул хакта соңрак уйларбыз, вакыты җиткәч... Ә хәзергә акыллы, әдәпле берәр кеше белән танышып аралашуларын телим. Мин моны эшләмәсәм, ул барыбер кайдадыр кем беләндер танышачак», – диләр. Аннан кызларның өлгерү вакытлары барыбер төрле бит: кемдер 14-15 тә үк егетләргә күз ташлый башлый, икенчеләре бу вакыт әле курчак кына уйный. 14-15 яшьтә кыз бала, әлбәттә, кемнең кем икәнен аера, кешегә бәя бирә алмый. Яратам дип алданулар шул чорда килеп чыга да. Әни кешенең баласын күп ялгышлардан саклап, аралап калырга теләвен бик аңлыйм. Кызга 18 тулганчы безнең аша танышкан егет белән аралашып, очрашып торалар да, аннан никах укыталар. Кемдер 18 яшьне дә бик иртә дияргә мөмкин: кыз бала әле белем алмаган, тормышта үз юлын тапмаган... Андыйлар өчен бер мисал китерәм. Бер дустым үзенең кызын 18 яше тулуга кияүгә бирде. Югары уку йортына кергән генә иде әле. Укый-укый биш ел эчендә ике бала тапты. Балаларын да үстерде, укыды да, хәтта эшләргә дә өлгерде. Укуын тәмамлауга, 23 яшендә үз фирмасын ачты: ул инде профессиональ белгеч булырга җитешкән иде. Әниләреннән беркайчан ярдәм сорап йөрмәде, бик мөстәкыйль булды. Яшьли кияүгә чыгып нәрсәнедер югалтты дип уйламыйм, киресенчә, тормышта үзенә ни кирәген иртә аңлады – үз юлын тапты. 

Күп әти-әниләр: «Башта укысын әле, карьера ясасын, фатир, машина алсын», – диләр. Ул арада кызга 30–35 яшь тула. Яхшы кияү турында уйлана башлыйлар. Ә яхшы кияүләр инде барысы да өйләнеп беткән... Җитмәсә, кызның таләпләре югары: егет чибәр дә, бай да, уңган да булсын, кызга баш та иеп торсын. Кыз үзе берәүгә дә баш ияргә җыенмый, чөнки ул инде мөстәкыйль тормыш итәргә, эшләргә дә, яшәргә дә күнгән. Мондый туташларны кем беләндер кавыштыру инде бик авыр. 

Бер-берсе белән таныштыргач та, яшьләрне әле күзәтеп торам. Кызганыч, бүген аларның күбесе бер-берсенең яхшы якларын күрергә тырышмый. Иң элек начар сыйфатларын эзли, бөтен уйны шуңа юнәлтә. Аннан: «Ә ул миңа нәрсә бирәчәк?» – дигән сорауга җавап эзләргә керешә. Ялгыш фикер дип саныйм моны. Гомерлек юлдаш сайлаганда, кеше: «Мин аның тормышына нинди яңалык алып киләм?», «Нәрсә бирә алам аңа?», «Мин аны бәхетле итә алырмынмы?» – дип уйларга тиештер. Үз-үзеңә шушы сорауларны бирәсең икән, мондый гаилә нык булачак.

– Кызлар егетләргә еш кына нинди критерийлар куя?
– Бүген аларның күбесе эшчән егет эзли. Ялкаулардан бик куркалар, күп никахлар шуның аркасында таркала. Кызлар хәтта мәхәббәткә хирыс булган егетләрдән дә ул кадәр курыкмый. Тагын бер таләпләре – буе йөз илле сантиметрдан артмаса да, көчле зат булсын, диләр. Куркак, юаш булмасын дип тә телиләр. Гомумән, хатын-кызга көчле һәм мал таба торган ир-ат кирәк.

Егет-кызларга һәрчак: «Безгә идеал эзләп килгән булсагыз – ялгыштыгыз, андыйлар юк», – дибез.

– Ә егетләрнең булачак кәләшләренә таләпләре күпме? 
– Егетләрнең берсе дә кызның малы турында сорамый. «Фатиры бармы?», «Күпме акча алып эшли?» дигән сорауларны беркайчан биргәннәре юк. «Булачак хатыным өйдә хатын-кыз эшен эшли белсен, тәмле пешерсен, өйне ямьләсен», – диләр. «Талашмасын. Бөтен нәрсәне утырып сөйләшә, аңлаша, уртак фикергә килә алырлык булсын», – диләр.

– Мөселман егетләргә өйдә генә утыручы хатын кирәктер инде?
– Соңгы елларда шундый тенденция күзәтәм: берәү дә булачак хатынына андый таләп куймый. Гомумән алганда, мөселман ир-атлары да хәзер хатын-кызның каядыр чыгып эшләвен, тырыш булуын, иренә гаилә йөген тартырга ярдәм итүен тели. Безгә шактый бай ир-атлар да килә. Алар, әлбәттә, гаиләдә хатын-кыз да эшләргә тиеш дими. Әмма кистереп: «Өйдә генә утырачак», – диючеләре дә юк. «Эшлим, дисә, каршы булмаячакмын. Андый теләге бар икән – ярдәм итәрмен», – диләр. 

«Миңа өйдә генә утыра торган хатын кирәк», – дип, ортодоксаль мөселманнар гына эзли. Исламда шундый агымнар бар... Алар үзләре дә артык эшләми, ризыкны Аллаһ бирер диләр дә көтеп утыра. Аларга килгән хатын да булган малга һәм ризыкка риза булырга тиеш. Әмма мондыйлар, шөкер, бик аз.

– Егетнең гаилә тормышына әзерме-юкмы икәнлеген ничек белергә?
– Әгәр дә ир-ат гаиләсен әле матди яктан тәэмин итә алмый икән – шәригать буенча аның өйләнергә хакы юк. Эше бар, ризык алырга, фатирга түләргә, үзе өчен генә түгел, хатыны өчен дә транспортта йөрергә акчасы җитә икән – шул вакытта өйләнсә дә була. Статистика буенча, 90 процент аерылышулар акча җитмәү аркасында килеп чыга. «Аерылышырга телим», – дип шалтыраткан хатын-кызлардан һәрвакыт моның сәбәбен сорыйм. Еш кына җаваплар гел бер- төрле: «Ул беркайда да эшләми», «Балалар бакчасына түли алмыйбыз», «Бурычка баттык»... Алар бу очракта хаклы. Хатынны һәм балаларны кем ашатырга тиеш соң? Өйләнү – бер түшәккә ятып йоклау дигән сүз генә түгел әле ул. Өйләнү – Аллаһ каршында бурычлар алып, ул бурычларны үтәү дә. Гаилә коргач – балалар туа, аларны үстерергә, кеше итәргә кирәк. Шуның өчен дә алдан һәр адымыңны санарга, «Көчем җитәрме икән?» дип уйларга кирәк. «Нигә борчылырга, Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә һәрнәрсәне бирә», – ди кайберәүләр. Әлбәттә, Раббыбыз бирә, әмма ләкин урында ятып торган кешегә түгел – ул ялкауларны сөйми.

«Хатыным бернәрсәдән риза түгел», – дигән сүзләрне ишеткәлим. «Ә хатының риза булсын өчен син нәрсә эшлисең соң?» – дип сорыйм. «Мин шунда барып вәгазь тыңлыйм, монда барып җәмәгать белән очрашам», – диләр. Көнне шулай үткәрәләр. Гаиләле булса да, ял көне вакыт табып, вәгазь тыңларга бара ала ул, әлбәттә. Ләкин атна уртасында, эш көннәрендә ир-ат эшләргә тиеш.

Бер хатын килде. 35 яшьлек улын өйләндерергә йөри. Иң беренче итеп: «Ә улыгыз кайда эшли?» – дигән сорауны бирдем. «Юк, ул эшләми, укып йөри», – ди. «Ә ничә яшькә кадәр укырга була соң? Ул хатынын нинди акчага ашатырга җыена?» – дим. «Минем пенсиям бар», – ди. «Пенсия улыгызга түгел, сезгә бирелә. Ә ул бит сау-сәламәт», – дим. Егет кеше 15–20 яшьләрдә укырга, ә 35 яшендә инде эшләргә тиеш. «Аңа бит дингә өйрәнергә кирәк», – ди әнисе. Дин гомер буе укып кына утырырга кушмый безгә – аның өчен буш вакыт бар, ул эшләргә куша.

Берәү: «Гомер буе әйтмәгән түгел, әйткән сүзләргә үкендем, чөнки алары өчен җавап бирәсе бар», – дигән. Дөрес бу! 

– Никахка кадәр яшьләр бер-берсен күпме вакыт белергә тиеш?
– Кайвакыт кызлар киләләр дә: «Бер егет белән биш ел очраштык, аннан ташлаштык», – дип сөйлиләр. Болай озак йөрү – вакытны әрәм итү ул. Кыз баланың еллары санаулы. Аллаһы Тәгалә бала тудыру өчен иң хәерле вакыт 20 дән 35 яшькә кадәр ди. Ул биш ел эчендә балалар тудырып, аларны инде күпме үстерергә мөмкинсең бит. Шуңа күрә берничә ай аралашу да җитә дип саныйм.

– Яшь гаиләләрнең төп проблемасы дип тагын нәрсәне атый аласыз? 
– Бик еш кына кыз бала кияүгә чыккач: «Минем әти-әни – ул, әйе, әти-әни, ә ирнекеләрнең безнең тормышта урыннары булмаска тиеш», – дип саный. Ягъни: «Безгә минекеләр генә кунакка килә ала, мин үземнекеләргә генә ярдәм итәм, минем әни-әти генә яхшы...» «Ничек инде аның әти-әнисе безнең тормышка кысыла ала? Нигә алар әле безгә килеп йөриләр?» – ди ул. Әгәр дә кияүгә чыкканда ук кыз баланың башында шундый уй-фикер була икән – аларның бергә яши алуы икеле. Егетнең әти-әнисе, әлбәттә: «Нишләп шундый хатын сайладың?» – диячәк, һәм ир барыбер ул сүзләргә колак салачак. Йөрәгендә мәхәббәт әкренләп суыначак. Йөрәген суыткансың икән – иртәгә үк аерылмаса да, берничә елдан шул сүзләрне әйтәчәк. Мәхәббәт бит ул йөрәк эше. Күп кызлар: «Мин аның йөрәге белән дә идарә итә алам», – диләр һәм ялгышалар. Моны эшләп булмый!

Аерылырга уйлаган бер ир-аттан: «Нигә бу адымга барырга булдың?» – дип сораганым бар. «Ул миңа шулай дип әйтте... Ул сүзне ишеткәч, бөтен әгъзаларым салкынаеп китте. Аңарга карата бернинди хисләрем юк хәзер», – дип җавап бирде. Хатын-кыз: «Әйтәм дә, ул үзгәрә, минемчә эшли», – дип уйлый. Иренең мәхәббәтен сүндерүен күз алдына да китерми. 

Күптән түгел яныма сигез айлык авыры булган яшь хатын килде. «Ирем аерылырга тели, нишләргә? – дип елый. – Күрәсез, бәби көтәм, миңа хәзер тынычлык кирәк, ә ул миңа талак әйтергә җыена». Без аның белән бик озак сөйләшеп утырдык. Гаеп аның үзендә булып чыкты. «Әниең килсен әле», – дидем, аның хата-ялгышларын әнисе генә аңлата алыр дип уйладым. Ире еш кына үз әнисе янына хәл белергә бара һәм һәрвакыт берәр күчтәнәч алып бара икән. «Ә ник ирегез әнисе янына үзе генә бара?» – дим. «Ул бит миңа беркем түгел, нигә мин аның янына барырга тиеш?» – дип сорауга сорау белән җавап бирде ул. Бер очракны искә төшерде. Ире хатынына да, үз әнисенә дә концертка билет алган. Барырга чыккач, әнисен машинаның алгы утыргычына утырткан. Моны күреп, хатын кара тавыш чыгарган: «Ул минем урыным. Ник анда әниең утырырга тиеш?» Бу сүзләрдән соң ире аны ничек яратсын?! Мондый ситуацияләр сигез ай эчендә шактый җыелган: ирнең йөрәге тәмам каткан, хәтта туачак баласын да кирәксенми башлаган... Мин бу хатынга холкын үзгәртергә киңәш бирдем. 

«Ул миңа өйләнде. Минеке! Беркая да китми», – дип уйлый хатын-кыз. Әмма ир – милек түгел. Кешене берничек тә үзеңә бәйләп куеп булмый, хәтта бала белән дә. Ир-ат тел ярасын кичерми. Сүз белән аны яралыйсың икән – ул аның йөрәгендә җыелып бара. Психологияләре шундый. Җыела-җыела да, бервакыт шартлый. Ә хатын-кыз: «Әйтәм! Әйтә алам!» – дип сөенә... 

Никах – ул Аллаһтан бирелгән могҗиза: әллә кемнәрне берләштерә. Бер хәзрәт: «Мин никахта ук килен белән кияүнең әниләрен дуслаштырырга тырышам. Бервакытта да проблема әтиләр ягынан чыкмый. Гаиләне таркатуга «ярдәм итүчеләр» – әниләр. Әгәр ике әни дуслашып уртак тел тапса, балаларына аерылышырга рөхсәт итмәячәк», – дигән иде. Әйе, шулай! Ике араны татулаштырырлык киңәшне алар, һичшиксез, бирәчәк. 

– Яучының роле егет белән кызны таныштыруда гынамы? 
– Алай гына димәс идем. Безнең яучылар 90 процент гаиләне аерылудан да саклап кала. 10 проценты – ашыгып өйләнүчеләр. Мәсәлән, бер кыз белән бер егет тышкы кыяфәтләрен ошаттылар да кавышып та куйдылар. Кыз бик телчән, ә егет аз сөйли. Берничә айдан аерылыштылар: егетнең сабырлыгы беткән. Әмма вакытында килеп киңәшләшсәләр, ярдәм итә алыр идек аларга.

Кичә генә яныма 48 яшьлек бер хатын-кыз килде. «Нинди генә яучыларда булмадым, кияүгә бирә алмыйлар», – ди. Сөйләшә торгач, аның кияүгә чыга алмау сәбәбен аңладым. Ул үзе дә ризалашты аның белән, үзгәрергә вәгъдә бирде. Әгәр кеше киңәшләрне ишетмәсә, тыңламаса – аны кияүгә бирә алмыйбыз. Мондый вакытта үзеңә читтән күз салырга кирәк: бәлки, таләпләрең артык зурдыр, ирдән бик күпне көтәсеңдер? Юк, яучының эше «алдың да бирдең» генә түгел. Яучы янына килгәч, күңелен, җанын ачучылар байтак: аларга кем туры килгәнен шунда ук аңлыйсың. Күңелен ачмаганнар да бар: боларына әле юл табарга кирәк башта... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар