Берлин стенасында – Сөембикә манарасы!


1989 елда Берлин стенасы җимерелә. Хәтерләмәскә!..  Бу тарихи вакыйга алдыннан гына Илдар Германиядән Берлин стенасының бер кыйпылчыгын  алып кайткан иде. Соры таш кисәге, иң истәлекле сувенир булып, һаман саклана өйдә. (Журналист Илдар Закиров «Молодежь Татарстана» газетасында эшләгәндә ВЛКСМ өлкә комитеты кушуы буенча бер төркем яшьләрне Германиягә алып барды – Э.З.). 
       
Бульварлар, күперләр, мәйданнар, парклар, йортлар аша үтеп, әллә никадәр урамны, трамвай юлларын, метро линияләрен томалап, буып куйган хәерсез стена!.. Гаҗәп инде: йортның ишеге – Көнчыгыш Германиядә, тәрәзәсе – Көнбатыш Германиягә карап тора! 43 километрга сузылган соры бетон стенаны меңнәрчә солдатлар, этләр саклый, чәнечкеле тимер чыбык үтә ике арадан...   

Һәм 26 елга сузыла бу бүленү! АКШ президенты Рональд Рейган 1987 елның җәендә Бранденбург капкасы янында КПСС Үзәк Комитеты Генраль секретаре Михаил Горбачевны әлеге диварларны алып атарга чакыра. Совет җитәкчелегенең үзгәрешләргә, хәбәрдарлыкка омтылуын чагылдырсын, ди. Аның мөрәҗәгатен  төрле телләрдә яңгыраталар: «Господин Горбачев, ачыгыз бу капкаларны! Господин Горбачев, җимерегез бу стенаны!..»  

Ә 1990 елда 21 илнең 116 рәссамы әлеге соры бетон стенаны дөньяның ачык һавадагы иң озын галереясына әйләндерәләр! Стенаның  1 км чамасы озынлыктагы фрагменты бүгенгәчә сакланып калган икән. Ул бик күп рәсемнәр белән чуарланып беткән. Алай гынамы,  бу «галерея»ның  исеме үк – «East Side Gallery». 

Рәсемнәр арасында иң отышлысын, мөгаен, Дмитрий Врубель иҗат иткәндер –Брежнев белән Хоннекерның атаклы үбешүедер. Картинаның исеме икәү – «Туганнарча үбешү» яки «Ходаем, миңа бу үтергеч мәхәббәттән исән калырга ярдәм ит».


     
 Бригит Киндер исә ГДР символы булган атаклы  «Трабант» машинасының Берлин стенасын ничек тишүен тасвирлаган.


   
Тагын бу галереядә... Сөембикә манарасын да очратып була әле! Рәсем астына «Яратам сине, тормыш» дип язганнар. Картинаның авторы Шамил Гыймаев атлы татар егете! Ул бу көннәрнең шаһиты булган. Немка хатыны Утэ Гыймаева белән 1989 елда Александерплатцтагы демонстрациядә дә катнашканнар.


Безнең редакциядә инде ул Шерлок Холмслар! Башта Камилә шушы яңалыкны җиткерде. Берлин стенасын татар рәссамы да бизәсен әле! Гөлнур, Ларисалар ераккарак китте:
- Тукта, безнең Зөфәр Гыймаевның туганы түгелме?
- Әлбәттә! Аның энесе Шамил дә – танылган рәссам! Ул Берлинда яши.

Рәссамнарның халыкара акциясендә катнашып, Шамил Берлин стенасының 30 метрын үз рәсемнәре белән бизәгән!
Шамил өчен дә, Сөембикә манарасы өчен дә, Берлин стенасының әнә шулай галерея булып кына калуы өчен дә сөендек без. 

                                                                         

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 18 февраль 2020 - 16:43
    Без имени
    Ландышнын яткан урыннары жэннэттэ булсын,калганнарга сабырлык бирсен аллахым. Тынычкына укый алмадым .бик авыр,;
    Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа
  • 18 февраль 2020 - 16:02
    Без имени
    Люция ханым , балачакка кайтып килгэндэй булдым Чынлап та , ян,а тупнын, исе сихерли иде шул Рэхмэт , бик матур хикэя . Хэм инде шуный эйтэсем килэ Сез бик яхшы язучы !!! Ун,ышлар телим Сезгэ !!!
    “Ыштан” кыйссасы
  • 18 февраль 2020 - 12:38
    Без имени
    Мен рэхмэт! Эбэдкэ кайткан арада, Сезнен язманы укып балачакка да кайтып килдек. Бер беребезне яклап, ачу сакламый, учлэшми устек. Рэхэт чаклар..
    “Ыштан” кыйссасы
  • 18 февраль 2020 - 13:07
    Без имени
    Эльмира, бу язманы укыган коннэн алып, Ландыш йорэк турендэ. Илхам, Искэндэр, Ислам язмышларын белэсе килэ. Бу язма чыккан журналны еш кулыма алам...
    Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа
  • 17 февраль 2020 - 09:14
    Без имени
    Кайнана бик акыллы булган монда. Эгэр ул ук кебек кадалып торса киленгэ бик авырга туры килер иде. Бэлки иялэшэ дэ алмас иде. Эзмени андыйлар?
    Авыл килене
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...