Ир белән яшәү үзе бер талант ул. Ире һәрвакыт янәшәсендә булырга теләгән хатын булыр өчен үзенә күрә бер рецепт бар икән. Хәйләкәр хатын кагыйдәләре ниндиерәк соң?
Үзеңне кара
Ирең сине матур дип саный, югыйсә ул сиңа өйләнмәс иде. Шуңа күрә һәр көн саен йолдыз кебек бизәнеп йөрергә кирәк түгел. Әмма кияүгә чыгу – инде бөтенләй үзеңне ташлау дигән сүз дә түгел. Үзен карап, пөхтә, ягымлы булу – ир хатыны өчен кирәкле сыйфатлар. Иң мөһиме: кыяфәтең үзеңә ошасын. Үзеңә ошаса – башкалар күзлегеннән дә матур күренерсең.
Кызыксынуларыңнан баш тартма
Кайбер хатын-кызлар кияүгә чыккач, тормышларын иренә багышлап, үзләрен югалталар. Эшләрен ташлыйлар, дусларын оныталар, хоббиларын калдыралар. Бу – зур хата. Ирең тормышыңның үзәге генә түгел, ә өлеше булырга тиеш. Әгәр син барысын да аңа гына багышлыйсың икән – ул кызыксынуын югалта, ә син үкенәчәксең. Үз тормышыңны сакла: дусларың, эш, мавыгулар – болар барысы да сине кызыклы итә.
Сез – бер команда
Никахтан соң сез икегез бер команда булып яшисез. Һәркемнең үз тормышы, эше, дуслары булырга тиеш, ләкин карарларны пар буларак кабул итү мөһим. Өй, акча, ял итү турында карарларны да бергә кабул ит. Ирләр дә өй бизәлешенә, вак-төяккә битараф түгел – аларның да фикере бар.
Ул эштән кайткач, 15 минут ял итәргә тиеш
Ирләргә дә ялгыз булырга кирәк. Ул эштән кайткач, аны сорауларга һәм зарларга күммә. Башта тынычлыкта калдыр. Ял иткәч, үзе килеп сөйләшә башлар. Шулай итсәң, ул сине хөрмәт итәчәк һәм аралашу җиңел барачак.
Аңа терәк бул
Иреңне һәрвакыт хупла. Ул авырып китсә – кайгырт, чүп түксә – рәхмәт әйт. Ир кешегә үзенең кирәкле икәнен тою мөһим. Аңа ышан, хупла – һәм ул күпкә ирешәчәк. Онытма: уңышлы ир артында һәрвакыт аны рухландырып торучы хатын була.
Бар нәрсәдә казынма
Һәр ирнең үз серләре бар. Әгәр бу серләр куркыныч түгел икән (мәсәлән, наркотиклар, хыянәт), барысын да сөйләтергә тырышма. Синең дә бит үз серләрең бар. Әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре, эштәге хәлләре, кайвакыт гаджетта күп утыруы – боларга артык кысылма. Һәркемгә үзенең шәхси киңлеге булу кирәк.
Кычкырма – тыныч сөйләш
Ирләр өчен сүзләрдән бигрәк, тавыш тон мөһим. Тыныч кына сөйләшәсең икән – тыңлар, кычкырсаң – ишетмәячәк, хәтта хаклы булсаң да. Тыныч тавыш һәрвакыт җиңә.
Гаиләсе турында начар сөйләмә
Иреңне сайлап ала аласың, ә менә аның гаиләсен – юк. Кайберәүләргә бәхет елмая: иренең әти-әнисе, туганнары сине җылы кабул итә. Ә башкаларның киресенчә булырга мөмкин. Үз гаиләсе турында ирең ни генә әйтсә дә – тыңла, әмма тәнкыйтьләмә. Алар турында начар сүз әйтсәң, ул барыбер якларга тырышачак, хәтта үзе алардан зарланса да.
Кичке «свидание»лар үткәрегез
Ирең белән икегез генә булган романтик кичләр булырга тиеш. Мәсәлән, атнасына бер кич – бары тик сезнеке. Балаларны әбиләренә җибәрегез, телефонны сүндерегез, савыт-сабаны онытыгыз. Бу кичтә сез икәү генә булыгыз – ресторанга барыгыз, кино карагыз яки өйдә булыгыз. Иң мөһиме – бер-берегезгә вакыт бүлү.
Якынлык кагыйдәләре
Сезгә ошыймы-юкмы, ләкин гаиләдәге якын мөнәсәбәтләрне еш кына ир билгели. Ул еш телиме, сирәгрәк телиме – моңа каршы көрәшмә. Киресенчә, аңларга тырыш. Әгәр ул еш тели икән – баш тартма; әгәр ул арый, китап укырга яки тапшыру карарга теләсә – мәҗбүр итмә. Гаилә тормышы үз агымы буенча барсын. Бер-берегезгә җайлашу – мәхәббәтнең өлгергән билгесе.
Гаепләмә
Аңа өйләнгәндә үк аның кайбер кимчелекләрен белгәнсең икән – хәзер моның өчен аны гаепләмә. Ул артык эчә, эштән аерылмый, аз акча таба яки артык сакчыл булса – син моны башта ук күргәнсең. Һәм шуңа карамастан, аңа кияүгә чыккансың. Шуны онытма: кешене үзгәртәм дип өметләнмә. Аны ничек бар шулай кабул ит. Үзеңне газап чигеп яши торган мескен хатын ролендә күрсәтүеңне туктат. Тормыш камил түгел, ләкин аны кабул итәргә өйрән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк