Африка кәләшләре

Киң дә соң бу дөнья!

Ай-һай, күпме илләр, күпме халыклар, исәбенә-санына чыгармын димә. Һәрберсенең үз тормыш ысуллары, үз гореф-гадәтләре. Мин, мәсәлән, үз гомеремдә 76 илдә булдым. Шуларның өчесе Африка континентына карый: Мисыр, Эфиопия, Сомали.
Иң ошаганы Мисыр дисәм, һич тә хата җибәрмәм. Чөнки минем анда дүрт ел ярым вакытым узды. Ифрат үзенчәлекле ил. Якынлык шунда, Мисырда да ислам динен бездәге кебек тоталар. Өйләнешү, аерылышу йолалары да охшаш. Анда әле хәзер дә ата-ана фатихасы өстенлек итә. Егет белән кызның әти-әниләре үзара килешкәннән соң гына яшь гаилә барлыкка килә.

Ә менә мәгърип төркеменә кергән мәмләкәтләрдә (Алжир, Тунис, Марокко, Мавритания) чын-чыннан мөселман гадәтләре хөкем сөрә. Ерак Сахара чүле уртасында яшәгән Бербер кабиләләрендә ислам диненә кадәр булган мәҗүсилек (потка табыну) гадәтләре әле һаман да бетмәгән. Сомали белән Эфиопиядә дә шундый ук хәл.

...Әле дә хәтеремдә. Туган авылым Исергэп. Һәр көнне зур өянке янындагы утыргычта зурлар әңгәмә кора. Без авызыбызны ачып аларны тыңлыйбыз.
— Фашистлар Хәбәшстанны басып алганнар икән! — диде күпне белгән Алтын җизни.
— Гитлер иблисмени?
— Гитлердан башка да әшәке фашистлар бар, Хәбәшстанны Италия фашистларының башлыгы Муссолини басып алды, — диде ул.
— Мусулини... Мусулини, — диештеләр тыңлаучылар. — Алайса ул Хәбәшстанда ислам динен таптап юк итәр инде...

1967 елда, Мисырдагы илчелегебездә эшләгәндә, миңа Хәбәшстанда (Эфиопия) булырга туры килгән иде. СССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры белән мине 3 көнгә бу илнең башкаласы Аддис-Абебага җибәрделәр. Анда халык асылда
ислам динен тота. Иң югары элита итальянча сөйләшә. Руханилар һәм интеллигенция — гарәпчә, ә урта һәм түбән катламнар — суахили һәм амхор телендә аңлашалар. Инде әйткәнемчә, мәҗүсилекнең дә тамырлары нык. Әйтик, кияүгә чыга торган кызлар алдан ук зиннәтле кием-салым һәм бизәнү әйберләре хәзерлиләр. Алтын-көмештән ясалган ювелир бизәнү әйберләре асылда буыннан-буынга килә. Туйда кәләш шуларны файдалана.

Мөселман кабиләләрендә кияү өйләнгәнче кәләшенең тулы йөзен күрә алмый. Рәхим итеп күзләренә, керфекләренә, кашларына карап соклан. Ә йөзенә нәфесеңне сузма. Сүз кушканда да саклык сорала, әңгәмәң 5-6 җөмләдән артмаска тиеш.
Менә кәләшнең күренергә яраган җирләре. (1 нче рәсем.)
Кияү кәләшенең йөзен зөфаф киче алдыннан гына ачып карый.
Сез шул истәлекле вакыйганың шаһиты буласыз... (2 нче рәсем.)

Зөфаф киче алдыннан кәләшнең иң яраткан, иң ышанычлы, иң акыллы һәм иң тәҗрибәле апасы (мәсәлән, анасының туган апасы) кызга ничек беренче төн уздыру турында тәфсилләп сөйли, киңәшләрен бирә. Әгәр кияү белән кәләш каршы килмәсә, ул төнне аларның ятагы астында үткәрә. Гадәттә, каршы булмыйлар...

Кагыйдә буларак, Хәбәшстанда бик күп хатын-кызларның аяк-куллары татуировка белән бизәлә. Бу бизәк кенә түгел, чын мәгънәсендә мәгълүмат чыганагы. Татуировкага карап кызның кайсы өлкәдән, нинди кабиләдән икәнен, динен, яшен, кияүдә элек булганмы-юкмы, балалымы икәнен һәм тагын күп кенә мәгълүмат алырга мөмкин...

Көньяк Хәбәшстандагы бер кабилә кызының татуировкалары. (3 нче рәсем.)

Монда туйлар шаулап-гөрләп, бөтен кабилә кешеләре катнашында уза. Борынгы җырлар җырлана, такмаклар әйтелә, музыка уйный. (4 нче рәсем.)
Көньяк Хәбәшстанда кияүгә чыгарга җыенган кызның туй алдыннан кигән киемнәре, бизәкләре... (5 нче рәсем.)
Көнчыгыш Хәбәшстанда кияүгә чыгарга җыенган кәләшнең киемнәре, бизәкләре... (6 нчы рәсем).

Шулай, иле башканың — фигыле башка.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...