Логотип
Бакча

Тәрәзә төбендә кыяр үстерү серләре

Тәрәзә төбендә кыяр үстерү серләре белән уртаклашабыз.

Язга кадәр әле ерак, ә күңел түтәлдән яңа өзеп алган яшелчәләрне тансыклый. Яшел укроп, кыяклы суган, хәтта яшь кыяр сагындыра. Хәзер боларны үстерер өчен язны көтеп тә тормаска була, чөнки күп кенә яшелчәләрне өйдә – тәрәзә төбендә дә үстерергә мөмкин. Бүген кыяр үстерү хакында сөйләшербез.


Кыш уртасында түтәлдән генә кыяр өзеп алу чынга ашмаслык хыял түгел. Хәзер кыярның үтә дә тиз өлгерешле, үз-үзен серкәләндерергә сәләте сортлары бик күп. Тәрәзә төбендә кыяр үстерергә теләсәгез, сортына игътибар итегез. Менә бу таләпләргә туры килерлек булсын:
1. үз-үзен серкәләндерүче гибрид (партинокарпический);
2. үтә дә тиз өлгерешле (ультраскороспелый);
3. озын булып үсми торган (кустовой);
4. яктылыкка артык таләпчән булмаган (теневыносливый).
Мондый сортлар бик күп. Берничәсен генә мисалга китерергә мөмкин:
«Маринда F1»
«Онежский F1»
«Маша F1»
«Конни F1»
«Легенда F1»
«Клавдия F1»
«Татьяна F1»
«Серёжа F1»
«Лилипут F1»
«Теща F1» 
«Зятек F1» 
Ничек үстерергә?
Кыяр яктылык ярата. Көньякка яки көнчыгышка караган тәрәзә төбен сайлагыз. Моннан тыш, кыяр үсентеләрен фитолампа белән өстәмә яктыртырга да туры киләчәк. Лампаның тулы спектрлысын сайлау кулайрак. Тәрәзә төбендә көндез дә җитәрлек якты булмаса, кыярны иртәнге җидедән, төнгә кадәр яктырту мөһим. 
Кыяр җылы ярата. Температураның +22, +24 градус булуы кирәк. 
Кыяр су ярата. Туфрагы гел дымлы булырга, ләкин тамырлары суда ятмаска тиеш. Иң яхшысы – кар суы. Ул йомшак. Суны иртәнге якта, җылымса килеш сибәләр.
Кыяр туфракның туклыклы һәм көпшәк булганын ярата. Әзер катнашманы үзегез дә ясый аласыз, кибеттән дә сатып алырга мөмкин. 
Кыярның тамырлары тиз зәгыйфьләнә, шуңа күрә аны күчереп утыртканда сак булыгыз. Баштагы мәлдә орлыкны кечкенә стаканга чәчеп, үсә төшкәч, туфрагы белән зур савытка күчерергә мөмкин. Бер зур үсенте өчен 5-6 литрдан да ким булмаган киң савыт кирәк. Савыт төбенә җитәрлек күләмдә дренаж салып калдырыгыз. Тишелеп чыкканчы, орлыкларны пленка яки пыяла белән каплап торырга кирәк. Ләкин аны вакытында алырга онытмагыз.
Тәрәзә төбендә кыярны бары тик өскә таба үрмәләтеп кенә үстерергә була, моның өчен ярашлы нык таяклар һәм бау әзерләп куегыз. 
Тәрәзә төбендәге кыярның барлык мыекларын да өзәргә туры киләчәк, бу аның биеккә таба үсүен тоткарлый. 
2-3 чын яфрагы чыгуга, үсемлекне азотлы ашлама белән тукландырырга кирәк. 
Вегетация чорында кыярны 10 көн саен ашлыйлар. Яфраклары саргайса, калий һәм фосфорлы ашламалар кертәләр. 
Авырулар барлыкка килмәсен өчен, кыярны ике атна саен «Фитоспорин» эремәсе белән коендыралар. 
Бүлмәдә һава бик коры булса, кыяр яфракларына көн саен талгын су бөркергә була. 
Гадәттә, бер үсемлек 1–1,5 ай гына кыяр бирә. Аннары ул картая. Даими уңыш алыр өчен, 30-40 көн саен яңасын чәчәләр. 


фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар