Розаларны хәзер күпләр яратып үстерә. Бу нәзберек гөлләр кышны өшемичә чыксын өчен, берничә гади кагыйдәсе бар. Бу кагыйдәләрне тәҗрибәле бакчачылар белә инде, ә менә розаларны үстерү тәҗрибәсе булмаганнарга ул файдалы булачак.
Көзен розаларның кайсыларын кисәргә? Бу сорау күпләрне борчый. Кышка керер алдыннан розаларның тамырларына артык зур көч килергә тиеш түгел. Гөлнең өлгереп җитмәгән яшь ботаклары күп булса, тамырларга авырлык килә. Кайрысы юка булганга, бу ботаклар кышын өши һәм яз көне төрле авырулар чыганагы булып торачак.
Шуңа күрә дә көзен розаларны кисү берьюлы берничә максатны күздә тотып башкарыла: куакның гомуми массасын киметә, аңа кышка әзерләнергә булыша, ныгып җитмәгән ботаклардан арындыра, җыйнак куак кар авырлыгыннан һәм җилдән сынмый, артык ботакларга көч сарыф ителмәгәч, тамырлары кышка ныгып керә.
Икенче сорау – кайчан кисәргә? Моның өчен иң яхшы вакыт – сентябрь ахырыннан октябрь урталарына кадәр. Бу вакытта розалар тынлык чорына керә, аларның үсүе туктала. Һаваның температурасына карарга кирәк: көндезләрен җылылык 5 градустан артмаса, ә төнлә 3 градуска кадәр суытса, димәк, вакыт. Иртәрәк киссәң, ботакларның үсүе генә активлашып китәргә мөмкин. Андый яшь үсентеләр беренче салкыннардан ук өшиячәк. Артык озакка сузсаң да начар – салкында розаларның ботаклары тиз сынучан була, кискән урыннар тиз генә төзәлми.
Бу эшне кояшлы һәм җилсез көнне башкаралар. Киселгән урыннар кояшта тизрәк кибә, ярага инфекцияләр керергә өлгерми кала.
Кисәргә керешкәнче, секаторны дезинфекцияләргә кирәк. Бу бик мөһим: югыйсә кискән урыннан розаларыгызга төрле чирләр йоктыру куркынычы бар. Моның өчен спирт әйбәт. Юан ботакларның кисеменә сылар өчен, бакча җилеме дә кирәк.
Иң элек кайрысы катыланырга өлгермәгән, яшел килеш калган нечкә ботакларны төптән үк кисеп алырга кирәк. Болар инде кышка кадәр катыланып өлгермиләр һәм өшиләр ә язга чыгуга чери башлыйлар.
Аннары сынган, корыган ботакларны кисегез. Чери башлаганнары, күгәргәннәре, таплары булганнары юкмы – аларын да калдырмагыз. Андыйларны сәламәт өлешенә кадәр кисәләр.
Санитар кисүне тәмамлаганнан соң, куакны формалаштырып кисүгә керешәләр. Монда инде һәр сортның үз үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.
Чәй-гибриды розаларны 30–40 сантиметр гына калдырып, кыскартып кисәләр. Һәр ботакта 4-5 бөре калырга тиеш. Киләсе елга болардан көчле ботаклар үсеп чыгып, алар чәчәк атачак.
Флорибундаларны 40–50 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Һәр ботакта 6-7 бөре калсын.
Үрелеп үсә торган розаларны артык кыскартмыйлар. Аларның картайган ботакларын гына кисү дә җитә. Ә яшь ботакларга тимиләр, алар киләсе җәйдә чәчәк атачак.
Шраблар һәм парк розаларын да җиңелчә генә кисәләр. Алар кыскартып кисмичә дә кышны яхшы чыга.
Кискәннән соң барлык розаларны да авырулардан һәм гөмбә чирләреннән арындырыр өчен, составында бакыр булган препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Мәсәлән, «Хом», «Оксихом», бакыр купоросы.
Куак тирәсен коелган яфраклардан, чүп үләннәреннән чистарту да мөһим. Аларда чир тудыручы бактерияләр, бөҗәкләр һәм гөмбәләр кышлый. Тамырларны өшүдән саклар өчен, өстән черемә яки коры туфрак белән каплап кую иң отышлы вариант. Черемә өстен ылыс белән капларга була.
Ә менә розаларның өсләрен капларга ашыкмаска киңәш ителә. Моны салкыннар ныклап урнашкач кына башкаралар. Хәзергә тимерчыбык дугалардан яки агач әрҗәләрдән каркасын гына ясап куя торырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк