Ноябрь аенда нәрсәләр чәчәргә була?

Урамда – кара көз. Бер уйласаң, бакчада инде барча эшләр дә беткәндер кебек. Ләкин... нәкъ менә хәзер – җир катырыр алдыннан кайбер үсемлекләрне чәчеп калдырсаң, яз көне эш азрак булачак.
Салкынга чыдам үсемлекләрдән кишер, редис, петрушка, куроп, сельдерей, чөгендер, пастернак, кузгалак, шпинат, кориандр, эстрагонны мисалга китерергә була. Боларны көздән чәчәеп калдырсаң, яз көне иртәрәк тишелеп чыгып, уңышны да иртәрәк бирә.
Ләкин бер проблемасы бар – кыш карсыз килсә, чәчкән орлыклар өшергә мөмкин. Шуңа күрә орлыкларны яз көне чәчкәнгә караганда күбрәк алырга һәм тирәнрәк күмдерергә, түтәл өстен коелган яфраклар беән капларга кирәк.
Икенче проблема – көздән чәчелгән үсемлекләр җәй башында ук чәчәк сабагы чыгарып, орлык өлгертә башларга мөмкин. Бу аларның стресс кичерүе аркасында килеп чыга. Шуңа да көздән чәчеп калдырыр өчен орлыкларның «устойчив к стрелкованию», «холодостойкий» булганын сайлагыз.
Кәбестәнең дә кайбер сортларын көздән үк чәчәеп калдырырга була. Мәсәлән: кызыл башлы кәбестә, пекин кәбестәсе, чәчәк кәбестә салкынга чыдам.
Газон орлыгын да көздән чәчеп калдыру отышлырак. Тишелеп чыгу өчен ул дымны күп сорый. Ә иртә язда – туфракта дым күп булганда әле бакчага керерлек булмый.
Кайбер чәчәк орлыкларын да көздән чәчеп калдырырга мөмкин. Болар – астра, календула, космея, мәк, ромашка, гвоздика, карпат кыңгырау чәчәге, дельфиниум, примула, лаватера, аквилегия, эшшольция.
фото: https://pixabay.com/ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.