Яшелчәчеләр өчен Россиянең урта полосасы «урак өсте»нә тиң. 2025 елның марты өчен ай календаре орлыклар чәчү өчен иң отышлы көннәрне белергә ярдәм итә.
1–13 мартта – үсүче ай.
14 март – тулы ай.
15–27 март – айның кимү фазасы.
28, 29 март – яңа ай.
30,31 – үсүче ай.
Кайсы яшелчәне кайсы көнне чәчү отышлырак:
Чәчәк орлыкларын чәчү өчен уңышлы көннәр:
14, 28, 29 март – чәчү эшләре өчен уңышсыз көн.
1 мартта ай Балыклар йолдызлыгында, үсүче ай. Чәчү өчен иң уңышлы көннәрнең берсе. Балык – су стихиясенә керә. Бу көнне үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан эшкәртергә киңәш ителми.
2, 3 мартта ай Кучкар йолдызлыгында. Орлыклар чәчү өчен отышлы көн түгел, ә менә авырулардан эшкәртү өчен уңышлы.
4, 5 мартта ай – Үгезбозауда. Үгезбозау – җир стихиясенә керә, чәчү өчен уңышлы көннәр. Бу көнне гөлләрне күчерү эшләре белән шөгыльләнми торырга киңәш ителә, тамырларга авырлык килә торган көн.
6, 7 март – ай – Игезәкләрдә. Яшелчәчеләр өчен уңышлы көн түгел, ләкин чәчәк орлыклары чәчү өчен бик уңышлы.
8, 9 март – үсүче ай Кысла йолдызлыгында. Орлыклар чәчәр өчен уңышлы көн.
10–12 март – ай Арыслан йолдызлыгында, чәчү эшләре башкара торган көн түгел. Арыслан – ут стихиясендәге билге.
13 март – ай Кыз йолдызлыгында, уртача уңдырышлы көннәрдән. Декоратив үсемлекләрнең орлыкларын чәчәргә була. Бу көнне орлыкларны чылатырга салырга киңәш ителми.
14 март – тулы ай. Бу көнне бакча эшләре башкарылмый, авыр көн.
15–17 март – ай Бизмәндә, һава стихиясенә карый, уртача уңдырышлы көн. Чәчәкләр чәчү өчен әйбәт көн.
18-10 март – Ай – Чаянда, уңдырышлы көн. Орлыклар чәчәргә дә, үсемлекләрне авырудардан дәваларга да мөмкин. Ләкин үсемлекләрне кисәргә киңәш ителми.
20–22 март – кимүче ай Укчы йолдызлыгында, яшелчәләр чәчү өчен уңышсыз көннәр. Чәчәкләрне чәчәргә була.
23, 24 март – кимүче ай – Кәҗәмөгездә, уртача уңдырышлы көн. Бүген гөлләрне күчерми тору отышлырак.
25–26 март – кимүче ай – Сукоярда, уңдырышсыз көн. Бакча эшләрен бу көнне башкармый тору хәерлерәк.
27 март – ай – Балыкларда. Орлыклар чәчү өчен уңышлы көн, ләкин бу эшләрне көндез башкарып өлгерергә кирәк.
27–29 март – яңа ай туган көн. Утырту эшләрен башкарырга киңәш ителми.
30–31 март – үсүче ай – Үгезбозауда. Уңдырышлы көн, бөтен төр яшелчәләрне, үлән, чәчәкләрне чәчәргә була. Ләкин үсентеләрне күчереп утыртуны башка көнгә калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк