Бу сорау көз көне күп бакчачыларда тумый калмый. Кемдер кишерне ел саен көздән чәчәм һәм уңышы яхшы була, ди. Кемгәдер исә бу ысул бөтенләй дә ошамый.
Шәхсән үземнең дә кайбер елларны кишерне кечкенә генә бер түтәлгә көздән чәчеп калдырганым бар. Дөресен әйтәм, ул ысул миңа бер дә ошамый. Ничә ай буена кар астында басылып яткан туфрак язын артык каты була, аны йомшартырмын димә. Температура кискен үзгәреп торганга, кишерләрнең күбесе орлык сабагы чыгарып, орлык өлгертә башлый. Язын чәчкән кишерләр көздән чәчкәннәрен барыбер куып тота. Шуңа күрә, чәчәсеме-юкмы икәнен үзегезгә карагыз.
Көздән чәчкән очракта уңыш бик күп нәрсәләргә бәйле. Ә барыннан да бигрәк көзнең һәм кышның ничек килешенә. Аннары бакчадагы туфракның структурасы, уңдырышлылыгы да зур роль уйный. Язның ничек киләсен дә алдан чамалавы кыен.
Кыш тиз килгән һәм бер туңдырып, бер җебетеп тормаганда, көздән чәчкән кишернең дә, суганның да, чынлап та, уңышы яхшы була. Ләкин һәр елны да кыш тиз генә урнашып, кар тиз генә ятмый. Салкын дымлы туфракта яткан орлык бүртеп, шытым бирә башлый һәм нәтиҗәдә өши.
Кишерне көздән чәчәсе булсагыз, орлыкны мулрак сибәргә әзерләнегез.
Көздән чәчкән кишерләрегезнең яз көне орлык сабагы җибәрүенә дә әзер торыгыз. Кишер, кәбестә, редис, чөгендернең әнә шундый үзлеге бар.
Яфраклы салатлар: латук, кресс-салат, руккола, горчица.
Яшел үләннәр: укроп, петрушка, кинза, кузгалак.
Суганчалы яшелчәләр: суган орлыгы (киләсе язда утырту суганы үстерү өчен), батун суган, шнитт суган, черемша.
Күпьеллык чәчәкләр (аларның орлыклары озак бүртә): лаванда, дельфиниум, примула, мальва, кыңгырау чәчәк һәм башкалар.
Сидерат үләннәр: арыш, арпа, вика, горчица, фацелия. Язын бу үләннәр өстеннән җирне сукаларга кирәк булачак.
Язга кадәр алар тишелеп чыгарга тиеш түгел. Кыш буе салкын туфракта бүртеп ятып, җир җылыну белән алар тиз генә үсеп китәчәкләр.
Орлыкларны хәзер түгел, бары туфрак чиратканнан соң гына алдан әзерләп куйган буразналарга чәчәләр. Туфракны кырауларга кадәр әзерләргә кирәк. Көздән аңа азотлы ашламалар кертергә кирәкми, бары фосфорлы һәм калийлы ашламалар гына кулланырга ярый. Бер чиләк коры туфрак та алып калыгыз. Анысы орлыкларны күмдерү өчен кирәк булачак.
Әйткәнебезчә, орлыкларны яз көне чәчкәндәгедән ешрак итеп чәчәләр.
Орлыкларны коры туфрак белән күмгәннән соң, түтәл өстен 2-4 сантиметр калынлыгында мүлчәләгез. Моның өчен коелган яфраклар, салам, ылыс, черемә, торф та ярый.
Әгәр кышын кар аз яуса, түтәлләрнең өстенә өстәмә рәвештә кар салыгыз. Бу аларны өшүдән саклый. Бакчагыз җилле һәм ачык урында булса, кар тоткычлар куйсаң яхшы.
Язын кар эрү белән түтәл өстендәге мүлчәне тырмалап алыгыз. Югыйсә туфрак озык җылыначак.
Шытымнар күренә башлауга, туфрак өстен йомшартыгыз.
Алга таба инде бар да гадәттәгечә: чүбен утау, вакытында суын һәм ашламасын сибү.
Уңышны 2-3 атнага иртәрәк җыярга була.
Иң көчле орлыклар гына тишелеп чыгып, табигый сайланыш барлыкка килә.
Язын вакытны янга калдырырга булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк