Логотип
Бакча

Кайсы чәчәкләрне октябрьдә чәчәргә

Кайбер чәчәкләрне көздән дә чәчеп калдырырга мөмкин. Язын алар җир җылынуга тишелеп чыгып, дәррәү үсеп китәчәкләр һәм иртәрәк чәчәк атып, бакчаны гөлгә күмәчәкләр.

Бу язмада көз көне чәчү өчен яраклы иң популяр чәчәкләрнең исемлеген бирәбез. Алар салкыннардан курыкмый. 

Эшшольция. Сары, кишер сары, кызыл, ак, алсу төстәге бу чәчәкләргә каравы ук рәхәт. Моннан тыш, ул бал кортлары һәм шөпшәләрне дә җәлеп итә. Эшшольция кояшлы урыннарда яхшы үсә. 

Космея. Рәшәткә биеклегендә үсә торган бу чәчәкләр койма буйларына утыртыр өчен яхшы.  Алсу, ак, куе кызыл, сыек шәмәхә төсле чәчәкләр ата. Хәер, космеяны белмәгән кеше юктыр да, мөгаен. Аны букетка кисәргә дә мөмкин. Космеяны яз  көне дә чәчәргә була. Ләкин бу очракта чәчәкләрен август башында гына ата. 

Календула – бик шифалы дару үләне. Организмдагы теләсә кайсы ялкынсынуны баса ала. Шуңа күрә аны матурлык өчен дип кенә түгел, дәва өчен дә утыртырга кирәк. 

Мәк. Күп бакчачылар мәк үстерергә курка. Декоратив мәкне үстерү тыелмаган. Кып-кызыл булып әллә кайлардан балкып тора ул. Мәкне яз көне чәчеп үстерүе бик кыен. Аның орлыклары салкын дымлы җирдә ятып, стратификация узарга тиеш. 

Лаватера. Ул бераз гына мальва белән дә охшаш. Аны алсу мальва дип тә атыйлар әле. Алсу төстәге эре-эре чәчәкле бик матур үсемлек. Мальва кебек үк биек булып үсмәсә дә, артык тәбәнәк дип тә әйтеп булмый. Рәшәткә буйларында үстерү өчен яхшы. 

Дельфиниум. Май ахыры–июнь башында чәчәк атсын өчен, дельфиниумның орлыкларын шулай ук көздән үк чәчеп калдыралар. 

Лаванда. Бу хуш исле шәмәхә чәчәкләрне бакчагызда үстереп карарга теләсәгез, аның да орлыкларын көздән чәчегез. Тышчасында эфир майлары күп булганлыктан, лаванда орлыклары стратификация узарга тиеш. Көздән чәчеп калдырган орлыклар табигый стратификация уза. Лаванда салкыннарга чыдам. Безнең якта кар күп була, шуңа күрә лавандага өшү куркынычы янамый. Лаванда өчен коры һәм көпшәк туфраклы иң кояшлы урыннарны сайлагыз, ул – дала үсемлеге. 

Вербейник. Сары чәчәкле бу гөлне орлыктан чәчеп үстерергә булсагыз, моны көз көне эшләве отышлы. Көз чәчсәң дә, ул тиз генә чәчәк атмаячак. Аның чәчәкләрен бары өченче елны гына күрә алачаксыз. 

фото: https://ru.freepik.com/free-ai-image/close-up-red-poppies_65326149.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=6b3efd35-9dad-4a56-a8f3-e945d8b88439

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар