Кабат кабак турында

Бик борынгыдан калган шундый бер риваять бар. Кайчандыр Грециядә бер пешекче кабактан бик күптөрле ризык пешереп, кунак җыйган. Пешекче тәмләткечләрне шундый оста итеп кулланган ки, кабактан пешерелгән һәр ризык тәме буенча бозау ите һәм төрледән-төрле яшелчәләр тәменнән аерылгысыз булган. Әлбәттә инде кунакларга табындагы аш-су бик охшаган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки кабак төрле килеш тә дә бик тәмле яшелчә. Мәсәлән, кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Аннан ясалган компот белән кесәл дә телећне йотарлык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бал яисә сироп белән ашарга бик тәмле десерт санала.
Көз җиткәч бакчачылар алтынсу кызгылт сары һәм яшькелт төстәге кабакларга  сокланып туя алмый.

Кабакның кайбер, махсус агротехник технология кулланмыйча үстерелгән төрләре хәтта 50-60 килограммга, биеклеге 80 һәм 170 сантиметр киңлеккә җитеп үсә. Андый кабакны, әлбәттә, һәркем күреп хозурлансын өчен күргәзмәгә генә куеп тотарлык.

Борын-борынгыдан кабак үзенә игътибарны ризык буларак кына җәлеп итмәгән. Осталар аннан патша сараен бизәү өчен бик матур савытлар ясаган. Ә көнбатышта исә әле дә булса кабак шешәләре ясау белән мавыгалар. Соңгы вакытта бик популярлашып киткән матэ эчемлеген белгечләр нәкъ менә махсус калебасе савытында пешерәләр. Парагвайчадан тәрҗемә иткәндә “калебасе” сүзе “кабак”ны аңлата. 
Ә ул калебасе савытларын алар шешәле кабак дип аталган лагенирия җимешеннән ясыйлар.

Үзенчәлекле тәме һәм матур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак тагын диетик ризык буларак та игътибарга лаек яшелчә санала. Аның химик кушылмасы пектин матдәләргә, аскорбин кислотасына бай. Шунлыктан кабак согы бөер һәм бавыр авыртудан бик файдалы. Аны шулай ук тынычландыручы чара буларак, матдәләр алмашы бозылудан, тазарудан һәм шикәр диабетыннан киң кулланалар. Һәм шуңа күрә дә кабактан хәзерләнгән һәр ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да булып тора.

* Суык, коры һәм җилләтелә торган бүлмәдә кабак айлар буе яхшы саклана.
* Зур кабакны бер тапкырда гына кулланып бетереп булмый. 
* Аның калган өлешен әрчеп, кискәләп катырырга мөмкин. Тәме үзгәрмәячәк.
* Кабак белән тмин, борыч һәм көнчыгыштан кергән тәмләткечләр куллану бик отышлы.

фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 июнь 2021 - 16:43
    Без имени
    Баштан утте.
    Чират
  • 16 июнь 2021 - 21:06
    Без имени
    Бала белән әти арасына кермәгез инде, зинхар. Ул аның әтисе. Ул карамаса аны кем карасын.
    Баладан көнләшәм
  • 17 июнь 2021 - 06:01
    Без имени
    Бик яхшы ир, мин конлэшер идем может повод белэн чакврадыр кешенекен белмисен. Тунрылы булсын
    Баладан көнләшәм
  • 15 июнь 2021 - 12:26
    Без имени
    Хаталары кубрэк, уртасында гел буталчык икенче исемнэр килеп чыга...
    Хаталану
  • 16 июнь 2021 - 10:05
    Без имени
    Акыллы, тэпле ир элэккэн сезгэ димэк
    Баладан көнләшәм
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан