Логотип
Бакча

Гортензия үстерергә теләгәннәргә гап-гади алты киңәш

Гортензия үстерергә күпләр кызыга. Кызыкмаслыкмыни?! Йодрык кадәрле эре-эре чәчәкләре белән җәй буена бакчаны бизәп утыра бит ул. Зәңгәр, алсу, шәмәхә чәчәк ата торганы, ак чуклылары бар – сортлары күп аның. Бәлки безнең бу киңәшләр гортензия үстерәсе килеп тә, тәвәккәлеге җитеп бетмәгәннәргә файдалы булыр. 

Гортензия үстерергә күпләр кызыга. Кызыкмаслыкмыни?! Йодрык кадәрле эре-эре чәчәкләре белән җәй буена бакчаны бизәп утыра бит ул. Зәңгәр, алсу, шәмәхә чәчәк ата торганы, ак чуклылары бар – сортлары күп аның. Бәлки безнең бу киңәшләр гортензия үстерәсе килеп тә, тәвәккәллеге җитеп бетмәгәннәргә файдалы булыр. 

Гортензия күләгәлерәк урынны ярата. Бу – беренче һәм иң төп кагыйдәсе. Көне буена кояш кыздырган урында бидәр-бидәр чәчәкләре белән куандырмаячак ул. Көндез күләгәле булган урынны сайлагыз аның өчен. 

Гортензия – зур булып үсә торган куак. Аңа урын күп кирәк – моны истә тотыгыз. Берничә куакны янәшә утыртсагыз, араларын 1,5 метрдан да ким итмәгез. 

Үсемлекләрнең күпчелеге селтеле туфракны яратса, гортензия әче туфракта гына яхшы үсә. Аның бу таләбен истә тотмасагыз, купшы чәчәкләр көтмәгез дә! 

Гортензиянең тагын бер атамасы – гидрангея – су яратучы. Гортензиягә суны мул итеп даими сибәргә кирәк. Туфрак кибәргә тиеш түгел, суны һава торышына карап сибегез.

Вакытында кисеп тормасагыз, гортензия декоративлыгын бик тиз югалта. Аны кисү ике төрле итеп башкарыла. Берсе – санитар кисү – корыган, зәгыйфь ботаклардан арындыру. Икенчесе – формалаштырып кисү.

Тукландыру. Гортензия өчен махсус ашламалар бар. Аларын таба алмасагыз, ашламаның рододендрон яки вереск өчен булганын ала аласыз. Яз көне исә һәр куак төбенә чәчәк атучы гөлләр өчен махсус  ашламаны берәр аш кашыгы салып чыгарга була. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар