Логотип
Бакча

Гөлләр өйгә күченә

Гөлләр үстерергә яратучылар белә инде: җәй буена бакчада үскән гөлләрне өйдә кышлатсаң, киләсе елга аларны рассадага чәчеп мәшәкатьләнәсе булмый. Шуңа күрә күпләр хәзер гөлләрне түтәлдә түгел, кашпода үстерә. Аларны шушы кашпосы белән өйгә алып кереп кышлатуы бик уңай.

Ләкин, бакчадагы гөлләргә ияреп өйгә көтелмәгән «кунаклар» да керергә мөмкин. Бу язмада гөлләрне өйгә күчергәндә нинди хаталар җибәрмәскә кирәген сөйләшербез. 

Бакчада, ачык һавада үскән гөлләрдә төрле бөҗәкләр, туфрагында гөмбә споралары булырга мөмкин. Үсемлеккә ияреп алар да өйгә керә һәм бүлмәдә үскән гөлләргә күчеп, аларны да кырып сала. Моны булдырмас өчен, дүрт гамәл кылырга кирәк. 

Беренче гамәл. Гөлләр әле урамда чакта аларны берәр инсектицид белән эшкәртәбез. Бездә иң популяр инсектицид – «Актара» һәм «Кароген». Әлеге препаратлар 1 литрга 1 грамм алына. Әйе, бу күп, бик көчле эремә килеп чыга. Ләкин гөлләр өчен ул куркыныч түгел, чөнки гөл яфрагын ризык буларак кулланасы юк. Шушы эремәне гөлнең туфрагы яхшылап чыланырлык итеп төбенә сибәбез. Әлеге гамәл ачык һавада үскән гөлләрдәге бөҗәкләрне юк итү өчен мөһим.

Икенче гамәл. Гөлләрнең өстеннән фунгицид бөркеп сибәбез. Бу максаттан коллоидлы күкерт (коллоидная сера) алына. Аны бер тапкыр гына сиптереп файда юк. Гөлне өйгә кертер алдыннан һәр 3 көн саен 3-4 тапкыр сибеп торырга кирәк. Коллоидлы күкерт төрле гөмбәчек авыруларын, вирусларны юк итә.  Фунгицидны гөлне веранда яки лоджиягә керткәч тә сибәргә була. 

Өченче гамәл. Ачык һавада үскән гөлләрне бакчадан туп-туры тәрәзә төбенә кертеп куярга ярамый. Температура, яктылык, дымлылык кискен үзгәрү аркасында үсемлекләр көчле стресс кичерә. Көннәр суыта башлагач, аларны башкта верандага яки лоджияга, теплицага кертеп торырга кирәк. Анда температура барыбер аз гына булса да җылырак. Әле артык суыкка киткәнче, ике атна алар шушында карантинда булырга тиеш. 

Дүртенче гамәл. Коллиус, яран ише озын булып үскән гөлләрне өйгә керткәндә кыскартып кисәргә мөмкин. Төптән 2 сантиметр калса, шул җитә. Яңа шартларга ияләнгәч, алар кабаттан яшәреп китәчәкләр. Ә менә бүлбеле бегонияләр өйгә алып кергәннән соң башта чәчәкләрен, аннары барлык яфракларын коеп бетереп, корый. Бу – аның табигый халәте, ул шулай кышка әзерләнер өчен бүлбесен үстерә. Корыды дип, аны чыгарып ташламагыз, сирәк кенә су сибеп торыгыз. Яз көне бүлбеләрдән яңа үсентеләр үсеп чыгачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар