Георгиннарны чәчмиләр, яз көне бәрәңгесен утырталар, дияргә ашыкмагыз. Аларны орлыктан да үстерергә була.
Бу ысул кайчагында хәтта отышлырак та. Бердән, бәрәңгесенә караганда, георгинның орлыгы арзанрак. Икенчедән, үзең теләгән сортның бәрәңгесен тиз генә табам димә, ә орлыкларны теләсә кайсы сортныкын сатып алырга була. Әйе, орлыктан чәчеп үстерү мәшәкатьлерәк мәшәкатьлесен, ләкин бу шуңа торырлык.
Беренче эш итеп үзегезгә нинди сортлар кирәген ачыклагыз. Георгиннарның озын булып үсә торганы да, кыскасы да, уртача буйлысы да бар. Никадәр кыскарак сорт булса, чәчәкне дә шулкадәр тизрәк ата.
Озын булып үсә торган берәр сортны сайласагыз, аның төрле төсләрен карагыз. Бер үк сортның төрле төсләрен бер түтәлгә утыртканда бик матур күренә.
Георгин орлыкларын март ахырыннан алып, апрельнең 10 нарына кадәр чәчәләр (кыска һәм уртача буйлыларын. Озын буйлы сортларны март башында ук чәчәргә кирәк иде). Орлыклары эре, чәчүе җайлы.
Артык биек булмаган савытка көпшәк туфрак тутырып, тыгызлаганнан соң мул итеп су сибәбез. Су сеңгәннән соң, бер-берләреннән 3 см ара калдырып, орлыкларны яткырып тезеп чыгабыз. Ахырдан өсләренә 2 см калынлыгында туфрак салабыз.
Беренче шытымнар күренгәнче, савытларның өстен пленка яки пыяла белән каплап торырга кирәк. Туфракның дымы очып бетмәсен өчен кирәк ул. Орлыклар 22–25 градуста бер атнадан шыта.
Шытымнарны якты тәрәзә төбенә урнаштырабыз. Туфрагы кипкән саен, сакланып кына су сибәбез. Суны көчле агым белән сипмәскә кирәк, югыйсә шытымнар егылырга мөмкин.
3-4 чын яфрагы чыкканнан соң, үсентеләрне аерым-аерым стаканнарга күчереп утыртабыз. Георгин үсентесе тиз үсә, стаканнарның зуррагын алыгыз.
Күчереп утыртып 14 көн узгач, беренче тапкыр тукландырабыз. Моның өчен комплекслы ашлама яки азофоска яхшы. Алга таба тукландыруны һәр атна саен башкарабыз.
Урамда һава температурасы 15 градуска кадәр җылыткач, үсентеләрне балконда яки верандада чыныктыра башлыйбыз.
Георгиннар кыраулардан бик курка, шуңа да аларны бакчага бары тик җир җылытып, кыраулар куркынычы беткәннән соң гына утыртабыз. Кырау төшү куркынычы булганда өсләрен капларга онытмыйбыз.
Георгиннар кояшлы, җилдән ышык һәм яңгыр сулары тонып тормый торган урыннарда яхшы үсә.
Утыртканда үсемлекләр арасын кыска сортлар өчен – 20 см, уртача буйлыларын – 50 см, биек булып үсә торганнарыныкын 70 см калдыралар. Һәр чокыр төбенә бер уч утын көле салып калдырабыз.
Суны туфрагы кипкәннән соң гына сибәбез. Гадәттә, атнага бер тапкыр су сибү җитә.
Чәчәккә бөреләнгәнчегә кадәр, георгиннарны органик ашлама белән тукландырабыз. Чәчәк бөреләре барлыкка килгәннән соң фосфорлы һәм калийлы ашламалар кертәбез.
Көзен георгиннарның бәрәңгеләрен казып алып, аларны киләсе язда кабат утыртырга була. Ләкин бәрәңгеләрнең өлгергән булуы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк