Логотип
Бакча

Гемоглобины түбәннәргә шпинат кирәк!

Бер генә яшелчә дә составының байлыгы ягыннан шпинат белән ярыша алмый. Ул – табигый хәзинә. Шушы хәзинәне үзебез дә үстерә алабыз бит без!

Башка бер генә яшелчәдә дә файдалы матдәләр шпинаттагы кадәр үк түгел.

Шпинатның сусыл яфраклары аксымга, углеводка, бета-каротинга, органик кислоталарга, А, В, С, К, Е, РР, Н витаминнарына, клетчаткага, крахмалга, холинга, кешегә кирәкле күп кенә микроэлементларга бай. Иң кызыгы: пешергән вакытта башка яшелчәләрнең витаминнары, файдалы үзлекләре югалса, шпинатныкы шул килеш диярлек саклана. Әлбәттә, түтәлдән генә өзгән яфрагы файдалырак, билгеле.

Шпинат кемнәргә файдалы?

Азканлылыктан интегүчеләргә. Аның составында тимер күп.

Ябыгучы ханымнарга. Андагы клетчатка ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, организмны чистарта.

Яман шеш авыруы белән көрәшүчеләргә. Шпинат антиоксидантларга гаять бай. Өстәвенә, ул шешнең үсүен тоткарларга сәләте.

Йөрәк мускулы хәлсезлеге күзәтелгәндә.

Авыз эче, казналык бозылганда.

Күз күреме бозылганда. Ул күз өчен файдалы бета-каротиннарга кишергә караганда да баерак. Шпинат кыйммәтле лютеинлы витаминнарны да алыштырырлык.

Йокысызлыктан җәфаланучыларга. Шпинат гормоннар эшләнешен яхшырта.

Грипп һәм вируслы чирләр белән авыручыларга (хәзер бу аеруча актуаль!).

 

Шушы файдалы һәм гаять талымсыз яшелчәне үзебез дә утыртып үстерә алабыз. Ул салкынга чыдам, 10 градуслы кыраулар да ала алмый аны. Шуңа күрә аны менә хәзер – апрель аенда ук чәчәргә керешик.

Шпинат үстерүнең төп сере – ул эссегә чыдамсыз. Көннәр кызуга китсә, аны үстереп булмый, шунда ук чәчәк сабагы чыгарып, орлык өлгертә башлый. Мин моны башта белмәгән идем, очлы-тар яфраклы «алабута» үсеп чыккач, бик аптырадым. 

Шпинат орлыгы кибеттә бик арзан гына тора, орлыклары эре, чәчүе уңай.

Аны йомшак туфракка, буразна араларын 15 см калдырып чәчәләр. Орлык арасын 8-10 см калдырыгыз.

Яз көне әле туфракта дым күп, ул тиз тишелеп чыга. Көннәр корыга китсә, су сибегез. Чөнки шпинат бик тә су ярата. Шул чагында гына ул 20 см биеклеккә җитеп, бер-бер яфрагы олы кешенең уч төбе кадәр зурлыкта була. Дым җитмәсә, яфраклары алабута яфрагы сыман, очлана, куагы тәбәнәк кенә була.

 

Шпинатны бер сезонда берничә тапкыр чәчеп үстерергә мөмкин. Беренчесе – иртә язда, икенчесе – җәй ахырына табарак, эсселәр сүрелгәч.

 

Бу яшелчәгә корткычлар да ябырылмый, чирләми дә ул. Шуңа күрә аны химикатлар белән эшкәртү зарурлыгы да юк.

 

Шпинатны яшел салатларда, ашларда кулланалар. Әмма шпинат кушып әзерләнгән ризыклар тиз бозыла, шуны истә тотыгыз.

Шпинатны күпләп кышка туңдырып куйсагыз, ел дәвамында файдалы яшелчәдән өзелмәссез.

 

Бер генә ләкин бар: шпинатны нефрит, подагра һәм бавыр авыртканда күп итеп кулланырга ярамый.

 

 

Теги: Бакча Бакчачылык киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар