Логотип
Бакча

Февральдә нәрсәләр чәчәбез

Урамда әле кыш ае булса да, яшелчәчеләр өчен инде менә-менә яңа сезон ачылырга тора. Аеруча түземсезләр менә бу яшелчә орлыкларын чәчә башласа да ярый.

Тамыразык сельдерей
Ризыкка үзгә хуш ис һәм тәм бирүче сельдерейны февраль урталарында ук чәчәргә мөмкин. Орлыгында эфир майлары күп булганга, ул озак тишелә. 
Тизрәк тишелсен өчен, орлыкларны җылы суда чылатырга була. 
Сельдерейның орлыклары вак, шуңа күрә аларны тирән күмдермиләр. 
Ике чын яфрагы чыкканнан соң, үсемлекләрне тирәнрәк савытка күчереп утырталар. 

Җиләк
Бакча җиләге үстерергә теләсәгез, аны да февральдә үк орлыктан чәчеп үстерә аласыз. Орлыктан үзең чәчеп үстергән үсентеләр бик күпкә арзанрак. Җиләк орлыклары да озак тишелә. Тишелгәннән соң әкрен үсә. 
Җиләк үсентесе күчереп утыртуны авыр кичерә. Урыныгыз булса, чәчкәндә үк аерым стаканнарга чәчәргә кирәк. 

Брюccель кәбестәсе
Кәбестәнең бу төре үзенчәлекле: биек булып үскән кәүсәсенә ябышып бик күп яшел шарчыклар өлгерә. Ризык буларак шул шарчыкларны кулланалар. 
Брюссель кәбестәсе озак үсә. Тишелеп чыгып, шарчыкларны җыйганчыга кадәр якынча 130 көннән 180 көнгә кадәр вакыт уза. Кәбестәләрнең барысына да хас булганча, ул да салкынча һаваны һәм дымны ярата. Шуңа күрә аны өйдә үстерүе кыен, тәрәзәле балкон яки верандагыз булса, тишелеп чыгып бераз күтәрелү белән шунда чыгарып куя аласыз. 

Баклажан
Гадәттә баклажаннарны ачык һавага 75–80 көнлек вакытта чыгарып утырталар. Бу вакытта һава температурасы 15 градустан да түбән төшәргә тиеш түгел. Якынча, ул июнь урталарына туры килә. Ә теплицага аны иртәрәк тә, май урталарында ук утыртырга була. Шуңа күрә теплицасы булганнар баклажанны иртәрәк чәчеп үстерә ала.

Порей суганы
Порей суганын безнең җирлектә бары рассада белән генә үстерергә мөмкин. Аның да вегетация чоры бик озын. Бакчага чыгарып утыртканда үсемлекләр ике айлык булырга тиеш. Башка суганнар кебек, порей суганы да салкынга чыдам, шуңа күрә аны түтәлгә май урталарында ук утырталар. Орлыгы якынча 10 көндә тишелә. Шуннан чыгып, орылкларны чәчү вакытын исәпләп чыгаруы кыен түгел. Порей суганын чәчкәндә үк тирән һәм тар савытка чәчсәң уңай. Аны күчереп тормый гына үстерүе кулайрак. 

Теги: яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар