Логотип
Бакча

Чөгендерне кайчан алырга?

Бакчачыларны борчый торган төп ике сорау бар. Аның берсе – кайчан утыртырга, икенчесе – кайчан алырга? Һәм, һәрвакыттагыча, күпләр ике очракта да ашыга.

Ашыгу кайсы очракта отышлы?

Быел җәй бик яңгырлы килгәнгә, бакчачыларның чөгендер-кишерне тизрәк алып куярга ашыгуы аңлашыла. Юеш салкын туфракта яту аларның сыйфатын яхшыртмый, билгеле. Үзләренә артык дым туплаган тамыразыклар кышын начар саклана. Аннары, артык дымлы туфракта үскән чөгендернең тышкы кабыгы калынаеп өлгерми. Ә бит кышын аның сакланышы кабыгының калынлыгына да бәйле. Чөгендернең кабыгы корыда гына кирәгенчә калыная ала. 

Тагын бер мөһим әйбер: аны кырауларга кадәр алып өлгерергә кирәк.

Чөгендернең бер үзенчәлеге бар – ул туфрагында утырган килеш кенә дә яңа бөреләр чыгарып, кабаттан үсәргә керешә. Эчендәге ак яки алсу боҗралар әнә шуныкы. Мондый чөгендернең тәме һәм балы булмый. 

Кайсы очракта ашыкмаска?

Барлык яшелчәләр кебек үк, чөгендернең дә сортына бәйле рәвештә үзенең өлгерү вакыты бар. Шушы вакыт узмый торып алганда, ул әле өлгереп җитмәгән була. Вегетация чоры һәр сортныкы аерым, һәм ул орлыкның кабында язылган була. Шушы вакытка ориентлашырга кирәк. Иртә өлгерешле сортларның вегетация чоры 80-90 көнне тәшкил итә.
Уртача өлгерешлеләрнеке – 100 көн.
Соң өлгерешле сортлар 100-130 көннән җитешә. 

Әлбәттә, вакыты күрсәтелгәнгә карап, чөгендер расписаниегә карап кына үсми. Һава шартлары, дымлылык, туфракның сыйфаты – бу күп нәрсәләрдән тора. 
Иртә алганда ул үзенә тиешле күләмдәге углеводлар тупларга өлгерми. Нәкъ менә углеводлар чөгендергә баллы тәмне бирә дә. Тиешле вакыттан иртәрәк алган чөгендер бик тиз бөрешә һәм йомшый. 

Чөгендернең өлгерүен тагын ничек белергә?

Чөгендер туфрактан яртылаш чыгып тора. Дөрес, әлеге билге һәрбер сортка хас түгел, ләкин бездәге традицион сортларда ул билге яхшы күренә. 

Чөгендернең аскы яфраклары саргаеп корый. Яфракларның барысының да сулып корыганын көтмәгез, бу очракта инде соңарган буласыз. 

Яфрак төбендә бүртеп торган урыннар барлыкка килә. Бу – чөгендернең кабаттан үсеп китәргә җыену билгесе, димәк, аны тизрәк туфрактан йолкырга кирәк. 

Ә сез чөгендерне иртәнге якта йолкысаң баллырак булганын белә идегезме? Төнге якта салкынча булганга, яфраклардагы углеводлар тамыразыкка күчкән була, ә кояш карап, туфрак җылына башлагач, алар кабаттан өскә таба менә. 

Бу мөһим: чөгендерне йолку белән яфракларын кисәргә кирәк. Берничә сәгатькә генә калдырсаң да, алар тамыразыктагы дымны үзләренә алып һәм парга очырып бетерәчәк. 

Киңәш: чөгендерләрегез баллы булсын дисәгез, хәзер аларны калийлы ашламалар белән тукландырыгыз. Калийлы табигый ашлама – утын көле. 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар