Логотип
Бакча

Борыч чәчкәндә бу хатаны ясамагыз

Бик тиздән күп өйләрнең тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда помидор-борыч үсентеләре үсә башлар. Кемнеңдер алар инде тишелеп тә киләдер. Әгәр әле борычларны чәчмәгән булсагыз, безнең киңәшләргә дә колак салыгыз, чөнки күпләр менә бу хаталарны ел саен кабатлый.

Беренче хата – ашыгып чәчү. Баллы борычны даими урынга 70–75 көнлек булганда күчереп утырталар (соң өлгерешле сортлар турында сүз бара). Иртә өлгерешле борычларны исә 50–55 көнлек булганда утырталар. Бу вакытта әле аның чәчәк бөреләре булмаска тиеш. Ни өченме? Даими урынга утырткач, үсентеләр стресс кичерми калмый. Ничек кенә тырышсаң да, барыбер температура да үзгә, дымлылык та аерыла, һәм шуның аркасында үсемлекләр стресс кичерә. Стресс кичергәндә борыч үзенең чәчәк бөреләрне коя. Ә бит бу бөреләр – булачак беренче уңыш. Димәк, без алардан колак кагабыз булып чыга. Икенче чираттагы чәчәк бөреләре барлыкка килсен өчен үсемлеккә ике-өч атналап вакыт кирәк, беренче уңышны алу да нәкъ шул вакытка кичектерелә. 

Бакчага утыртканда борычлар 75 көнлек булырга тиеш, дидек. Борыч орлыклары озак тишелә. Гадәттә моңа 10 көн тирәсе вакыт кирәк. Шушы 10 көнне 70–75 көнгә кушкач, бакчага утыртасы көнне исәпләве кыен түгел.

Борыч җылы ярата торган үсемлек. Аңа җылы помидор үсентеләренә караганда күбрәк кирәк. Борычларны утыртканда туфракның температурасы 15 градуслар булырга тиеш. Безнең тирәлектә бу июньнең 5 ләренә туры килә. Ләкин әле бу вакытта да кыраулар төшү куркынычы саклана, өсләрен капламый гына ачык һавага утырта алмыйсың. Теплицага исә май урталарыннан ук утырта башларга була. Бу очракта, әлбәттә, иртәрәк чәчә торырга мөмкин. 

Икенче хата – кечкенә савытларга чәчү. Борыч күчереп утыртканны бик яратмый. Шуңа күрә аны алдан ук аерым савытларга, күмәк чәчкәндә исә зуррак һәм тирәнрәк савытларга чәчәләр. Савыт төбенә дренаж тишекләре ясарга онытып җибәрмәгез, борыч өчен бу бик мөһим. Аерым стаканнарга чәчү мөмкинлеге булмаса, орлыкларына кечкенә савытка дә чәчеп тора аласыз. Ләкин үсентеләр бик кечкенә чагында ук аерым күчереп утыртырга туры киләчәк. Моны ике яфраклы вакытта ук эшләп өлгерергә кирәк, чөнки зуррак үсентеләр күчереп утыртуны чынлап та авыр кичерә. 

Өченче хата – искергән орлыклар чәчү.  Борыч озак тишелүнең бер сәбәбе – искергән орлыклар. Бакча үстерүчеләр игътибар иткәндер: үзең җыйган орлыктан үсентеләр тиз тишелеп чыга, чөнки алар яңа була. Иске орлыкларны да уятып җибәрергә мөмкин. Моны кайнар су ярдәмендә эшлиләр. Термоска 49-50 градус кайнарлыктагы су салып, орлыкларны 30 минут шунда тотарга була. Спиртка салып торсаң да «уянып китә» алар. 

Дүртенче хата – чирле орлыклар чәчү. Чирле орлыклар тишелсә дә, начар үсә. Кибеттән алган орлыкларның күпчелеген йогышсызландырып утыртырга кирәк. Үз бакчаңнан җыйганнарын да. Моның иң җайлы ысулы – 10 минутка марганцовка эремәсендә тоту. Аннары чиста су белән коендырып, бераз кипшергәч туфракка чәчү. Марганцовка урынына хлоргексидин эремәсе дә әйбәт. Ул булмаса, «Фитоспорин» да яхшы. 

Бишенче хата – орлык чәчкән савытларны салкын тәрәзә төбендә тоту. Орлыклар тизрәк тишелсен өчен, савыттагы туфрак 22–25 градус җылылыкта булырга тиеш. Шуңа күрә орлыкларны чәчкәч, шытымнар күренә башлаганчы савытларны тәрәзә төбенә түгел, өстәлдә яки киштәдә тотып торырга кирәк. Тишелеп чыкканнан соң тәрәзә төбенә күчергәндә дә асларына калынрак итеп газета яки такта кисәкләре куярга була. Ламинат аслыгы да яхшы. Әлбәттә инде, яктылык турында да онытмаска кирәк. Көне буе кояш карый торган тәрәзә төбе булмаса, үсентеләр өстәмә яктыртуга мохтаҗ, бирәк тә кечкенә вакытларында. 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар