Логотип
Бакча

Борчак

Кечкенә вакытта без колхоз басуына борчак ашарга йөри идек. Кайтышлый, борчакны саламы-ние белән бераз йолкып, култык астына да кыстырып кайтабыз. Анысы инде капка төбендә кимереп утырыр өчен. Тәмле-е-е!

 

Кечкенә вакытта без колхоз басуына борчак ашарга йөри идек. Кайтышлый, борчакны саламы-ние белән бераз йолкып, култык астына да кыстырып кайтабыз. Анысы инде капка төбендә кимереп утырыр өчен. Тәмле-е-е!

Хәзер колхозда борчак чәчмиләр бугай. Балаларым авыз итсен өчен, мин аны бакчада үзем үстерәм. Бер елны да утыртмый калдырганым юк. Бәрәңге бакчасын киметкәч тә, буш калган җиргә борчак чәчтек. Ашаудан битәр, җирне сәламәтләндерү, чүпләрдән арындыру өчен кирәк иде анысы.

Борчак салкынга чыдам, кырауга бирешми. Үзе тиз үсә. Борчак орлыгын теләсә кайсы орлык кибетеннән сатып алырга була. «Мозговые сорта» дигәнен сайлагыз. Алары бик сусыл, йомшак була.

 

Борчак кузакларын картайганчы ук җыеп алып, чистартам да, кечкенә пластик контейнерларга тутырып, кышка катырырга куям. Кыш көне борчак, кызыл борыч, помидор (алары да үземнеке, җәйдән әзерләп калдырганы), суган, кишер кушып чуар дөге пешерәм, бик тәмле була. Борчакны консервларга да була, кибетнекеннән бер дә ким түгел ул.

Борчак тиз үсә һәм тиз картая. Шуңа күрә аны җәй буена берничә тапкыр чәчәргә кирәк. Ә иң мөһиме: борчак саламын төбе-тамыры белән йолкып атмагыз, аның тамырында азот туплый торган бүлбеләр була, алар җирне азот белән баета.

 

Борчакта аксымның күп булуын һәрберебез дә белә инде, анысы турында язып тору да кирәкмәс. Аксымнан тыш, борчакта лизин, лецитин, триптофан дигән матдәләр дә бар. Ә иң әһәмиятлесе: анда кальций күп. Бу безгә – хатын-кызларга актуаль, чөнки безнең сөякләрдән яшь барган саен кальций юыла башлый. Борчактагы фосфор хәтерне сакларга булыша.

 

Файдалы булса да, борчакны чамасыз күп ашарга ярамый. Эчәкләргә газ җыйдыра торган үзлеге бар аның. Аннары йөрерсең, «пырт» та «пырт». Гастрит һәм ашказаны суы артык әче булган кешеләргә дә борчакны чама белән генә кулланырга кирәк.

 

Тәмле һәм туклыклы булуы өстенә, ул әле дәвалый да. Өлгермәгән борчак төнәтмәсе белән элек-электән бөердәге ташларны, бавырны дәвалаганнар, организмнан бәвел кислотасын куганнар. Ә менә борчак оныннан боламык ясап, чуанга яки үлекле шешләргә япсаң, ул аны йомшарта, үлеге тишелеп агып, тән тиз төзәлә.

 

 

Чуанга ябар өчен, кипкән борчакны кофетарткычтан тарттырып, онын ясыйбыз (борчак оны кибетләрдә дә бар). 1 кашык онга 1 кашык кайнап торган су салып, туглыйбыз. Суынгач, авырткан урынга ябып, өстеннән чиста чүпрәк белән бәйлибез. Шифасын күрү өчен 5 сәгатьтән дә кимрәк тотмаска кирәк.

 

 

Консервланган яшел борчак:

 

1 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы алына.

Борчакны яшь вакытында җыеп, җыйган көнне үк консервларга кирәк. Аның үзендә кислота аз, ә андый яшелчәләр начар саклана. Шуңа күрә борчакны банкаларга япканда чисталыкка бик игътибар итегез.

Борчакны чүпләп, яхшылап юабыз. Суга тоз, шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз да, борчакны салып, йомшарганчы пешерәбез (10 минут чамасы). Аннары лимон кислотасы салабыз. Борчакны уттан алмый гына, тишекле чүмеч белән парланган банкаларга тутырабыз. Банка авызына кадәр 1,5 см урын калдырабыз. Борчак өстенә кайнап торган үз маринадын коеп, пешекләнгән калай капкач белән томалыйбыз. 1 литр маринад ярты литрлы 3 банкага җитә.


 


 

 

Теги: Борчак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар