Логотип
Арабыздан беребез

«Ышан миңа...»

Бу сүзләрне бик якын кешеңнән генә ишетергә мөмкиндер. Монда мәхәббәт тә, хөрмәт тә, кайгырту да, наз да сыйган.

Бу сүзләрне бик якын кешеңнән генә ишетергә мөмкиндер. Монда мәхәббәт тә, хөрмәт тә, кайгырту да, наз да сыйган. Ышанычыңны белдерәсең икән, ул кешедә таулар күчерердәй дәрт-дәрман барлыкка киләчәк. Яратуы чын булса, әлбәттә. Арча районының «Металл» оешмасы җитәкчесе Лилия ГАРӘФИЕВАга 30 ел элек ире Фәнил әнә шул сүзләрне әйтә. Ышана ул аңа. Бик ышана! Шуңа да эшләре гөрләп бара. Үзләре түгәрәк бәхеттә яши... Хәзер инде бу сүзләрне улы Фәнистән ишетә...

Тимер белән сәүдә итүче «Металл» оешмасына эше төшеп килгән һәр кешене аның хуҗасы каршы ала. Тәүлек әйләнәсе шулай. Кыш-җәй, кар-яңгыр булуга карамастан. «Минекеләр сиңа ярдәм итми калмас, – дип әйтәдер сыман ул. – Ышанам аларга». Лилия ханым Гарәфиева янына килгәч мин дә иң элек аның белән очраштым. Куркусыз, тәвәккәл, уйчан күзләр сынап карап торадыр кебек. Үзеннән-үзе баш кагып исәнләшәсе килә. Югыйсә беләсең: ул – фотода гына. Ә фотосурәт – үткәннәрдәге җылы хатирәләрне саклаучы. Әмма ул хатирә генә түгел икән, ул бөтен барлыгы белән монда! Моның шулай икәнен Лилия белән күрешүгә аңладым. Безнең янга килеп исәнләшүгә беренче сүзе: «Менә болар барысы да Фәнилнеке инде, ул булдырды», – диде, фотога карады. «Ә бүген бит сез җитәкче», – дим. «Юк, юк, мин Фәнилнең эшен алып баручы гына, аның исемен яшәтүче...» Тол калганына инде тугыз ел, ә Лилия иренең якты истәлеген хөрмәтләп яши, башкача яши дә белми. Теләге дә юк. Яраланган бәгырьне якты хатирәләр, аның исеме җылытып тора. Үткәннәрне искә алганда Лилиянең күзләре ялтырап китә, көлә башлый. Ә бит бар да матур башлана...

Хатирәләр җылысы
Лилиянең Казан медицина училищесында укып йөргән чагы. Авылга кайткач, күрше егете: «Мин гармунда уйнармын, сез биерсез», – дип, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына чакыра. 20 яшь – күңелдә яз, дәрт ташып торган вакыт. Иптәш кызы белән ияреп китәләр. Ә язмыш шулай сәбәбен табып, аны булачак яры белән очраштырырга алып барган икән. Техникумда укыган Арча егете Фәнил беренче күрүдә үк ошата кызны һәм озата кайта. Ике-сенең дә йөргән егете, кызы була. Ике арада кабынган мәхәббәт көче барысын да оныттыра. Техникумны тәмамлагач, Фәнил армиягә китә, Лилия аны озата да Менделеевскига юл тота. Медицина училищесыннан дүрт кызны юллама белән шул шәһәргә җибәрәләр. Бик озак, җиде сәгать баралар. Шәһәргә килеп кер-гәч, Лилияне озата килгән әнисе: «Бигрәк ерак, караңгы шәһәр, монда ничек яшәрсез инде?» – дип хафага кала. Хастаханәнең баш табибы кызларны кире җибәрү турында ишетергә дә теләми. «Үзем чакырдым. Өч ел эшләмичә беркая да китмисез. Кияүгә чыгып котылсагыз гына инде», – ди. Дүрт кызның өчесе ничек итсә итә, качалар. Фәнил исә Лилиягә: «Анда фатир алырга уңайлырак булыр, син шунда кал», – дип киңәш итә. Аның сүзенә ышана Лилия: беркемне белмәгән шәһәрдә ялгызы кала. Эшли һәм көтә. Фәнил армиядән кайтуга Лилиясе янына ашыга. Килеп урнаша. Шәһәрдә төзелеш гөрләгән чорлар. Фатир алырга җайлы-рак булыр дип, йортларга сантехника системасын үткәрү бригадасында эшли башлый. Бер-берсен дүрт ел буе сынаган егет белән кыз өйләнешәбез дигән карарга килеп, күңел-ле мәшәкатьләргә чума. Ә Фәнилләр гаиләсенә көтмәгәндә кайгы килә. Яшьләр туй балдагы алган көнне энесе юл һәлакәтенә очрап, вафат була. Алар гаиләсе бик авыр кичерә бу фаҗигане, тик Лилия белән Фәнилнең вәгъдәләшкән туйларын кичектерергә рөхсәт итмиләр. Яшьләр Менделеевскида кала. Тиз арада фатир алалар. Тормышларын ямьләндереп, кызлары Алсу туа, аның артыннан ук уллары Фәнис дөньяга килә. Фәнил металл сату белән шөгыльләнә башлый. 90 нчы еллар бу. Гаилә башлыгы ике эшен дә алып бара. Җитешә алмагач, сәүдәгә генә күчә. Ире эшен-нән киткәч, Лилия бик борчыла. «Ышан миңа. Барысы да яхшы булыр», – ди шулчак Фәнил. Гомумән, бу сүзләрне еш кабатлый ул. «Син миңа ышансаң, бар да булыр...»

Авыр вакытлар булса да, Фәнилнең эшләре гөрләп бара. Тик күңелнең бер ягы китек: дуслары күп Менделеевскида, ә менә туганнар – юк. Уйлашалар да Арчада өй салалар. Бик затлы ике катлы йорт җиткергәч, 1997 елны күченеп кайталар. Ачык йөзле, харизмалы, теләсә кем белән уртак тел таба белүче Фәнил Арчада да әлеге бизнесын ачып җибәрә. Абыйсын чакыра, танышларын, классташларын җыя. Төннәр буе исәп-хисап белән утырган ирен бик жәлли Лилия. Белә бит: иртә таңнан торып тагын эшкә чабачак. Фәнилгә: «Лилия булдыра торган хатын, өйрәт син аны», – дип киңәш бирәләр. «Мин бит хисапчы түгел, медик», – дип икеләнгән вакытта, иренең мин ышанам сиңа, дигән бер сүзе җитә – Лилия үзлегеннән диярлек эшкә өйрәнә. Әнә шулай гаилә бизнесына әйләнә «Фәнилнең эше». Бик бәхетле еллар була ул. Балалар үсә. Бергәләп ялларга йөриләр, чит илләргә сәяхәт итәләр. Кызлары Алсу Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Фәнилнең эшмәкәрлек уңышы иң югары ноктасына җитә. Аны бар да хөрмәт итә, үзе дә ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борып җибәрми.

– Күпләргә булышты ул. Күпме гаиләгә тынычлык иңдерде. Ул заманнарда эчкечелек көчле иде. Ә хәмер капкан кешенең гаиләсендә дә, эшендә дә гаме булмый. Фәнил ул чорда бик күп кешене айнытты. Дәваларга үзе ташыды аларны. Берсе дә кире ул юлга басмады. Хәтта дингә килгәннәре дә бар. Фәнилнең кулы җиңел булгандыр инде. Бик ярдәмчел иде шул. Арча районының иң ерак авылларына кадәр барып җиткән игелеге», – дип искә ала Лилия, күзләреннән яшь бөртеген чыгармаска тырышып. Әле ул игелекләрнең чиге булмас иде. Тик җәйнең бер көне барысының да астын өскә китерә. Барысының да!

«Язмышыма шулай язылган»
– Ул көнне Алсу институтта бик авыр фәннән имтихан тапшырырга тиеш иде. Бик борчылды инде. Аның өчен без борчылдык. Бала бит! Әтисе имтиханга үзе алып барырга булды. Иртүк торып җыендылар. Чыгып киткәндә: «Сине үбеп китим әле, сине үпсәм юлым уңа», – дип үбеп алды. Соңгы назы булган икән... Алар – Казанга, мин әниләргә өй юарга киттем. Үзем өй юам, ә күңе-лем алар янында. Фәнил институт янында Алсуның имтиханнан чыкканын көтеп утырды. Гел шалтыратып тордым. Берзаман хәбәр килде: «Бирде, борчылма». Казаннан кайткач мине килеп алды. Өйгә кереп тә тормады. Бик ашыкты. Очыртып кына кайтарып куйды да: «Казаннан килгән кешеләр белән очрашасы бар, әзерләнергә кирәк», – дип чыгып чапты. Кич бер шалтыратып алдым әле. «Лилия, мин китеп барам», – диде. Ул аның миңа әйткән соңгы сүзе... Очрашуга әзерләнгәндә бер җирдән икенче җиргә баруын күздә тотып кына әйткән иде югыйсә... Улыбызның иртәгәсе көнне чыгарылыш кичәсе иде. Кич буе шау-гөр килеп шуңа әзерләндек. Бәхетнең түп-түгәрәк вакыты. Ләкин ул беркайчан да түгәрәк була алмый икән. Түгәрәкләнә башласа, бер җире кителә дә төшә, күрәсең.

Йокыга гына киткән чак булгандыр... Берзаман өйгә кешеләр керә башлады. Ә мин йокы аралаш аңышып бетә алмыйм. Фәнилнең абыйсы: «Лилия, Фәнил авыр хәлдә», – ди. «Әйдәгез, табибларга шалтыратыйк, хастаханәгә илтик», – дим. «Лилия, тукта әле... авыр, бик авыр аның хәле», – диләр. Фәнисне күреп алдым – күзләре кызарып беткән. Барысын да аңладым шунда... Ул минутларны искә төшерү дә куркыныч. Сөйләп аңлата алмаслык кайгы! Әмма Фәнилнең әнисенә тагын да авыррак булды. Нәкъ егерме елдан соң икенче улын җирләде...

Лилия сөйләгәннәрдән бер картина күз алдына килеп баса. Төнлә өенә – хатыны, балалары янына ашыгучы Фәнил. Машина коточкыч юл фаҗигасенә очрый. Ул гомере буе шулай яшәп калырга ашыгып яши. Гомеренең һәр минутының кадерен белгән кешенең егәрле йөрәге машинада да әкрен бара алмый. Чаба! Ирсез, әтисез тормыш башлана. Бу хакта күз алдына китерә дә алмаган, ире артында иркә хатын булып кына яшәгән Лилиягә тол хатын исеме алырга, көчле булырга өйрә-нергә туры килә. Фәнилне җирләгәннең икенче көнендә Лилия янына иренең дусты килеп: «Болай ярамый, әйдә, производствога мен, кешегә эш кирәк», – ди. Лилия аңлый: бәрелеп-сугылып елаудан файда юк, яшәргә, «Фәнилнең эшен» дәвам итәргә тиеш. Эшкә баруын бара, тик аның оешма белән идарә итәргә хокукы юк. Барысы да Фәнил исемендә. Ә эшләргә кирәк. Күпләп сатып алучылар тезелешеп көтеп тора: «Лилия, ничек булса да җибәр без-не, документын аннан бирерсең, эшләргә кирәк бит», – диләр.

– Ни өчен болай булды соң дигән сорауга җавап эзләмәдем. Шулай кирәк булган, димәк, язмышыма шулай язылган дип кабул иттем. Ире үлгән-нәр, борчылып, чиргә сабышып, хастаханәләргә эләгә дип сөйлиләр. Минем анда ятарга вакыт та булмады. Әнием: «Бу кайгыларны җиңәргә эш кенә булышты инде сиңа», – ди. Фәнилнең бизнесы көйләнеп бетсә дә, идарәне үземнең кулга алыр өчен бик күп юристларда булырга туры килде. Анысы да җайланды. Эшчеләр янында елап йөреп көчсезлегеңне күрсәтергә ярамый. Елак җитәкче кемгә хаҗәт?! Ул бит иртәгәсе көнгә ышаныч юк дигән сүз. Сәүдә иткән партнерлары белән дә очраштым: «Сез дә Фәнил шикелле эшли торган булсагыз, бернинди сорау юк», – диделәр. Хәлгә керделәр, кредитлар бирделәр. Әле бит Фәнилдән калган кредитларны да түләп бетерергә кирәк иде. Исәп-хисап эшләренә өйрәнеп калуыма шунда бик сөендем. Белмәсәң, ничек таркатмый алып барыр идең. Ул вакытта дусты Илмар Рәхимов бик булышты. «Лилия, борчылма, син булдырасың», – дип, һаман үсендереп торды. Фәнилнең туганнары белән киңәшләштек тә, компания эшләрен алып барырга ярдәм-гә өченче буын туганы Инсаф Габделгазизовны чакырдым. Нәрсә дисәң дә, ирләр бизнесы бу. Әлеге сферада гел ир-атлар. Очрашырга кирәк, алар белән ирләрчә утырырга кирәк. Ирләр арасында хатын-кыз барыбер икенче инде. Сүз дә ябышмый.

Яңа буын эшмәкәре
Фәниснең әтисе кебек бизнесмен буласы килә. Тик металл сатмаячак ул, икенче сферада эшләячәк. «Әти, башлап җибәрергә акча биреп торырсың, яме. Аннан соң кайтарырмын», – дип, зур хыяллар белән яши. Яшь буынга Арча да тар тоела. Казанда яшәячәк ул. Тик фаҗигале җәйге төн аның бөтен хыялларын чәлпәрәмә китерә. «Улым, син әтиең эшен дәвам итәргә тиеш. Бөтен ышаныч синдә инде», – ди әнисе. Үзенең гаиләдә бердәнбер ир-ат булуын аңлый Фәнис. КФУның икътисад факультетында II курста укыган чагында ук: «Әни, үзең генә булдыра алмассың», – дип бизнеска аяк атлый да, җаны-тәне белән кереп китә. Әтисенең эшен саклап калыр өчен производствоны зурайтырга, продукцияне төрләндерергә кирәклеген аңлый. Фәнис идеясе белән 2014 елда профнастил ясау линиясе ачалар. Гаилә бизнесына килгән Алсу бик булыша ул вакытта. Диллерлар табуны үз җаваплылыгына ала. Җылылыкны да саклый, кирпечтән дә очсызрак йөри торган сэндвич-панель җитеш-терү цехы ачарга теләмисеңме, дигән тәкъдимгә шунда ук риза була Фәнис. Әлеге тармак яңа әле, Татар-станда берничә җирдә генә. Инсаф абыйсы белән киңәшләшә-киңәш-ләшә (әнисе аны кечкенәдән үк: «Белмисең икән, сора. Белмәү оят түгел, белергә теләмәү оят», – дип үстерә), бу юнәлешне өйрәнә башлый, станоклар табып алып кайта. «Әни, ышан миңа, барысы да яхшы булачак», – ди. 2016 елда цехны эшләтеп җибәрә. Беренче линиясендә әле кул көче кирәк булса, икенче линиясенә автомат станоклар эзләп таба Фәнис. Сатып алучылары да Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән. Хәзерге буын яшьләре бөтенләй башка. Нәрсә теләгәннәрен белеп яшиләр. Яшь эшмәкәрләре дә  гел эзләнүдә. Күп укыйлар, аралашалар, төрле вебинарлар үтәләр, үзләрен рухи яктан баеталар, динне хөрмәт итәләр, төрле күргәзмәләргә дә йөриләр.

Компания дә үсә, әйләнеш тә арта. Фәнис килгәч, эшчеләр саны да ике тапкырга артып, җитмешкә җиткән. Барысы да бериш: солдатлар кебек. Нигездә, яшь егетләр. Төрле холыклы җитмеш ир-атны бер йодрыкка җыеп тору да зур осталык сорыйдыр. «Эшчеләр өчен җаваплылыкны бик сизәм мин, – ди Лилия. – Кеше без биргән хезмәт хакына яши. Монысын да яхшы аңлыйм. Шуңа да аны арттырырга тырышабыз. Анысы да җитештерелгән продукциянең сатылуы белән бәйле, бездән генә тормый. Эше булу-булмау өчен дә без җаваплы. Улыма да шуны аңлатам».

 Компаниядә ике җитәкче була алмый. Идарә дилбегәсен улына тапшыра: Фәнис оештыра, Лилия исәп-хисап эшләрен башкара. «Әле ярый пенсия яшен арттырдылар. Юкса киләсе елга пенсиягә китәсе елым иде», – дип сөенә. Кызы Алсу Казанга китсә дә, гел ярдәм итеп тора. Ир-ат бизнесы икәнен белә, энесенә ышана, шуңа да күңеле тыныч.

Спорт мастерлыгына кандидат булган Фәнил хоккей уйнаган, чаңгы шуган. Районда турнирлар үткәргән. Хәзер аның матур традициясен гаиләсе дәвам итә. Арчада Фәнил Гарә- фиев исемендәге турнирлар үтә. Гыйнвар аенда – ул туган көнне хоккей турнирлары үткәрсәләр, февраль аенда райондагы мәктәп балаларын, колледж укучыларын җыеп, чаңгы ярышлары оештыралар. Фәнилнең изге гамәлен – хәйрия-челек эшен дәвам иттерәләр. Фәнилнең исемен әнә шулай да яшәтәләр әле.
 
Һәрвакыт истә...

 

– Бу сезнең идеяме? Күргәч, йөрәгем тетрәнеп китте. Сезгә бик авыр булгандыр, – дип сорыйм Лилиядән, Фәнил абый фотоларыннан ясалган плакатка күрсәтеп.

– Әйе, минеке. Фәнил үлгәннең икенче елында элдек. Сигез ел инде яңартып торабыз. Минем шул рәвеш-ле бу компанияне Фәнил оештырганын күрсәтәсем килде. «Ул – хуҗа. Фәнилнең рухы яши монда», – дип әйтәсе килү теләге көчле булды. Онытылмасын иде...

 

Лилия, бәлки, моны үзе өчен дә ясагандыр. Төшләрендә йомшак итеп башларыннан сыйпаган ире, күзен ачуга югала. Эшкә килгәч кабат очрашалар. Каршы ала ул аны, озатып кала... Лилия белә: Фәнил кебек башка кеше юк. Кем белән чагыштырсаң да, аның ягындагы бизмән тәлинкәсе баса. «Мин бик бәхетле, янәшәмдә яраткан хатыным», – дип әйтә торган була ул. Кочак-кочак чәчәкләр бүләк иткән... Ул бәхетле мизгелләрне бер көн дә исеннән чыгара алмый Лилия. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә... Фәнилнең әнисе, туганнары белән дә бик якын алар. Һәрвакыт аралашып торалар.

– Элек Фәнил янымда булганда канатланып яши идем. Хәзер бар да инерция буенча гына бара. Артык сөенүдән дә куркам. Бәхетнең түгәрәк булмавын беләм. Балалар, эш – беренче урында. Ә калганы, бәхетең – кырыйда торып тора...

«Мине бик идеаллаштырып язмагыз, яме. Фәнил башлаган эш бара, мактанырлык берни юк», – дип озатып калды безне Лилия ханым.

...Арча районының тар һәм сикәлтәле юлында машина тәрәзә-сеннән ямь-яшел болыннарга карап, уйга чумып кайтам. Лилияне идеаллаштыру өчен аның хакында бернәр-сә дә ишетмәдем бит. Телендә бары тик Фәнил. Ул һаман ирем дип яшәвен дәвам итә. Чын мәхәббәт әнә шундый буладыр инде ул. Ә аны саф, чиста күңелле, көчле рухлы, җилләрдә сыналмыйча, үзенә хыянәт итмичә яшәгән кешеләр генә тормыш маягы итеп алып барадыр. Очрашу мизгелләрен кабат күз алдыма китерәм. Район үзәгенең төрле почмакларына бардык – Лилия ханым рульгә утырмады. Югыйсә замана бизнесвуменнарын тимер атсыз күз алдына да китереп булмый. Шалтыратып: «Бер соравым калган: сез машина йөртәсезме?» – дип сорыйм.

– Юк, Чулпан, рульгә утырмадым инде. Фәнил миңа йөрмә дип әйтә иде...

Фәнил әйтә... Ир хакы барысыннан да өстен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик игелекле, ярдәмчел, булган егет иде Фәнил. Андыйлар җиргә озакка килмидер күрәсең. Бик тетрәндерде үлеме, озак еллар моңа ышанасы да килмәде. Авыр туфрагы җиңел булсын., рухлары шат булып ятсын. .Гаиләсенә уңышлар юлдаш булсын, башкача ачы кайгылар күрергә язмасын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аминь

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт.бик эйбэт, эчтэлекле хикэя

        Хәзер укыйлар