Логотип
Арабыздан беребез

Улыма рәхмәт...

Тимур нибары 1 балл белән туа. Аппаратлар ярдәмендә генә сулый алган сабый янына җиденче көнне мулла чакырталар. Коръән сихәте белән шул көнне бала беренче тапкыр үзе сулыш ала. Тимурның бу дөньяда зур эшләр башкарасы була әле...

 

Барысы да 2009 елда башлана. 
Беренче баласын – газиз улын көтеп узган тугыз айлык йөклелек чоры тәмамланып килә. Дәлия ГАЙНАНОВА бала табу өстәлендә. Баланың башы зур, булачак әнинең оча сөяге тар, өстәвенә, кендек бавы сабыйның муенына өч кат чорналган. Дәлиянең баланы ярып алулары турында үтенеп сорауларын кире кагып, үзенә таптыралар...  
Тимур нибары 1 балл белән туа. Аппаратлар ярдәмендә генә сулый алган сабый янына җиденче көнне мулла чакырталар. Коръән сихәте белән шул көнне бала беренче тапкыр үзе сулыш ала. Тимурның бу дөньяда зур эшләр башкарасы була әле...

Тарттырылган кыл
Тормышының иң авыр көнен искә төшерә Дәлия ханым... Ханым дип әйтергә тел дә әйләнми. Яшәү көче ташып тора, тормыш ямен югалтмаган, чая, гел елмаеп йөри – япь-яшь кыз баладан бер аермасы да юк кебек. Барлык уңышлары, яулаган үрләре, алда көткән биеклекләре улы Тимур бәрабәренә булганын хәзер аңлый инде ул. Ә ул вакытта... Язмышының бу кискен борылышын кабул итәргә теләмичә, озак сыкрарга туры килгән яшь әнигә. Зур сынаулар узган, сабыр, нык рухлы, сынмас-сыгылмас Дәлия Илгиз кызы бүген – Казан шәһәре Думасы депутаты, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең гармонияле үсешенә юнәлтелгән «Бар да балалар өчен» автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасының гамәлгә куючысы. 
Тимурның туган көненә әйләнеп кайтабыз. 
– Бала тапканнан соң үзем дә аңламаслык ниндидер бер саташу белән яшәдем. Шок хәлендә идем. Шул мизгелләрне тагын бер тапкыр кичердем, яңадан бала таптым сыман, психологик халәтем шундый иде. Бернинди дарулар да мине ул хәлдән айныта алмады. Минем белән бер палатада ятучы кыз, куркып, үзен икенче палатага күчерүләрен сорады. Әйе, мин хәтта үз-үземнән курка идем. Башыма нинди уйлар килгәнен үзем генә беләм... Яшисем килми иде... Өченче көнендә генә елый алдым. Бала үзе суларга сәләтсез дип, аны ясалма аппаратлардан өзәргә рөхсәт сорап, кул куйдырырга керделәр... Мин үз баламны үтерергә җыенмыйм, теләсәгез нишләтегез, дәвалагыз, дидем.
Коръән укыганнан соң, яшәүне сайлап, беренче сулышын алган улы белән Дәлия ханымны балалар хастаханәсенә күчерәләр. Аннары икенчесенә, өченчесенә, тагын әллә ничәнчесенә... Ә табиблар һаман бернинди диагноз куя алмый. 
ДЦП диагнозы тумыштан куела дип уйлый идем. Юк, бала башта башкалардан берни белән дә аерылмый икән. Үскән саен гына тайпылышлар сизелә башлый. Баш мие белән аяк-куллар арасында бәйләнеш булмау аркасында тиешенчә хәрәкәтләнә алмый. Шуңа күрә мускуллар атрофиясе, хәрәкәт параличы башлана. Шул вакытта гына нидер дөрес түгеллеген аңлыйсың. Табиблар,  рентген нәтиҗәләрен карап, баш миенә зыян килгәнлеген күрсә дә, нәтиҗәсе ни дәрәҗәдә булачагын фаразлый гына ала. Баш мие шундый әйбер икән ул – кайбер очракта яртысы диярлек үлгән булырга мөмкин, ә баланың үз-үзен тотышында бу берничек тә сизелми: ул уйный, йөгерә, үсә. Киресенчә, баш миенең кечкенә генә икенче бер өлешенә зыян килеп, баланың сәламәтлегенә тирән йогынты ясарга мөмкин.
Тәүлекнең һәр минутын Тимурына багышлый яшь әни. Беркем белән сөйләшәсе, аралашасы килми. Шуңадырмы, эштән кайткан иренә: «Ни хәлләрең бар?» – дип, каршына утырып сөйләшерлек көче дә калмый. Ире турында гына түгел, үзе турында да оныта. «Тарттырылган кыл кебек идем», – дип искә ала ул чакларны Дәлия Илгизовна. Нәрсә булса да, баласы өчен ул иң беренче ашыгыч ярдәм күрсәтүче дә бит әле. Эпилепсия өянәге башланганда ирен тынычландырсынмы, улын кайгыртсынмы? Шуңа күрә бу авыр йөккә тулысынча үзе җигелергә хәл итә Дәлия. Газиз әнисе гел янәшәсендә була. Иң якын кешесе дә, рухын ныгытучы да, ярдәмчесе дә, «Син булдырасың, кызым!» – дип, көч биреп торучысы да, иң авыр чакларында терәге дә – әнисе Люция ханым. 

ГОСТка туры килмәгән балалар
Ә Тимурда ДЦПның катлаулы формасы... Үсә барган саен, мәшәкате дә арта. Иң гадиеннән генә башлыйк әле. Баланың селәгәе агып киемнәренең изүе тиз юешләнә. Үзенчәлекле балаларга туры килгән ул япманы табуы гына да ата-аналар өчен зур мәсьәлә. 
– Гади балалар өчен булганнары безгә туры килми, тиз юешләнеп бетә. Кем ничек кенә көрәшми бу мәсьәлә белән. Чүпрәк, микрофибра, хәтта памперс элеп куючылар да бар. Варшавага баргач та эзләп карадым махсус япманы, анда да шулай ук тилмерә икән әниләр.
Мәсьәләне үзе хәл итәргә алына Дәлия ханым. Тукыма кибетендә шешәдән су тамызып карап, туры килгән тукымаларны сайлый. Юеш үткәрәме, юкмы... Сайлап алган плащевка тукымасын күтәреп ательега бара. Башта күкрәк өчен япманы өчпочмак формасында тектерә. Танышларына, дусларына да өләшә, ошаталар. Ләкин Дәлиянең үзенә ошап бетми. Өчпочмак тар бит. Ә авыру бала башын туры тотмый, янга таба да, алга да ия – селәгәй җилкәләргә, күкрәккә ага. Япманы озынрак итеп тә, түгәрәгрәк итеп тә тектереп карый. Соңыннан гына иң отышлысы бишпочмак формасы дигән нәтиҗигә килә. Бу бит әле бер күкрәк япмасы гына! 
Аннары Дәлия бу эшкә чынлап торып тотынырга була. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус киемнәр тегү белән моңа кадәр бер кеше дә шөгыльләнмәгән. Ә алар шулкадәр кирәк! Нишләп әле бу эшне киңрәк масштабка чыгармаска? Тәвәккәлли: берсе артыннан берсе киемнәр, бодилар тектерүгә күчә. Моның өчен Тимурның коляскасын сатарга туры килә... 
– Коляска сатып, тукымалар алып кына эш бармаганына тиз төшенергә туры килде. Үз сызымнарым белән төрле тегү фабрикаларына барып карадым – заказыма алынырга теләмиләр. Әлбәттә, аларга ГОСТ буенча гадәти балаларга күпләп тегү уңайлырак. Ә минем заказым – берничә данә генә. Конструкторлар бөтен сызымнарымны сызып ташладылар. Теккәннәре дә кайсы туры килә, кайсы юк. Беренче киемнәрне социаль челтәрләр аша сатарга тырышып карадым. Ләкин моңа да осталык кирәк икән. Бәхетемә, мине киләчәктә иң зур ярдәмчем булачак Лариса Вознесенская белән таныштырдылар. Киң күңелле, мәрхәмәтле дустым шул вакытта бер ай бушка эшләргә риза булып, миңа ярдәм кулы сузды. Беренче клиентлар да табылды. 

Дәлия ханым үзенең уң кулы Лариса Вознесенская белән.


   Соңрак Дәлия ханымга икенче бер уй килә. Тегелгән киемнәрне мөмкинлекләре чикле балаларга бушлай өләшә алырлар иде бит! Дуслары ярдәме белән тукымалар сатып ала ул. Инвалид балаларны үстерүче әниләрне балалары белән төшке ашка чакыралар, бәйрәм оештыралар, бушлай киемнәр өләшәләр. Шул көнне яңа хыял туа – Татарстандагы гаиләләрне генә булса да бушлай кием белән тәэмин итәргә иде! 
      Эшчәнлек киңәйгән саен, кәгазь эше дә арта: хатлар, гаризалар, документлар тутырырга кирәк. Болар янына исәп-хисап эшләре дә өстәлә. Ул вакытта тагын бер тугры дусты – Эльмира Яруллина ярдәмгә килә. Дәлия ханымның сеңлесе Дилә дә теләктәшлек күрсәтә, шулай дүртәүләшеп тотыналар. Һәркем үз бүлеге өчен җавап бирә. Кызганыч, эшләре алга бармый. Берсе юрист, икенчесе икътисадчы, геодезист, җырчы... Нинди тегүче чыксын алардан? 
Инновацияләр үзәген җитәкләгән дустыбыз Антон Деганов НКО (коммерцияле булмаган оешма) ачарга тәкъдим итте. Бу эшчәнлегегез белән грантлар ала аласыз бит, диде. Безнең өчен тагын бер ят әйбер булса да, өйрәнеп, тәҗрибә туплап грантлар белән эшләргә тотындык. Беләсезме, бер гаризабыз да игътибарсыз калмады! Шул вакытта дөрес юлдан баруыбызны аңладык. Грант акчаларына эшчәнлекне киңәйттек: әти-әниләргә психологик ярдәм күрсәтүне дә оештырдык. Бу юнәлешне инвалид бала тәрбияләүче әниләр аеруча ошатты. Чөнки аларның һәркайсы кайчандыр шок, стресс кичергән. Бу халәттән вакытында дөрес итеп чыга белмәү аркасында аларга бүген дә бик авыр – моны үземнән беләм. Озакка сузылган депрессия яшәргә комачаулый, алар үз эчләренә йомыла, эмоцияләрен чыгарырга куркалар. Психолог ярдәмендә нәкъ менә шушы проблемалары өстендә эшләделәр. Яңа очрашуларны әле дә түземсезлек белән көтеп алалар. 
Тимурга дигән күкрәк япмасыннан башланып, зур хәйрия эшенә күчкән җитештерү үзәге буйлап атлыйбыз. Дивар буйлап тезелеп киткән киштәләрдә инвалид балалар өчен махсус киемнәр. Аларның төрлелеге шаккаттыра. Барысы да уйлап эшләнелгән. Куллары тураймаган ДЦП диагнозлы ябык балалар өчен тулысынча сүтелә торган комбинезоннар; кул очлары, бармаклары эшләмәгән балалар өчен магнит белән генә үзе ябышып төймәләнә торган костюмнар; аутист балалар һәм деменция белән авыручы өлкәннәр өчен арттан төймәләнә торган киемнәр; куллары, аяклары кыскарак, тәннәре түгәрәгрәк Даун синдромы булган балалар киемнәре; Илизаров клиникасында операция ясаткан балалар өчен ыштаннар; тагын күкрәк япмалары, курткалар, жилетлар, аяк киемнәре... Мөмкинлекләре чикле балаларның һәр үзенчәлеген исәпкә алып иҗат ителгән (нәкъ шулай!) алар. Һәр проблеманың чишелеше – шушы киштәләрдәдер кебек. «Ә бу киемнәре булмаган балалар нишли соң?» – дип кызыксынам. «Нишләсеннәр, өйдә утыралар», – ди Дәлия Гайнанова. 
– Бәләкәй чакта була әле ул, ә менә зур баланы киендереп урамга алып чыгар өчен җиде кат тир түгәргә кирәк. Хатын-кызның моңа көче дә җитми. Тураймаган кулларга ни рәвешле өс киеме киертергә соң?! Баласын өйдә утыртудан башка чарасы калмый әниләрнең... Бик күп кайтавазлар алабыз – димәк, кирәкле эш белән шөгыльләнәбез.
Киемнәрнең тамгасына игътибар итәм. «GT Dress» дип язган биркаларның да үз тарихы.
Бу махсус киемнәрне чыгара башлагач, аларга исем уйларга керештек. Тегеләй дә, болай да куеп карыйбыз. Дустымның ире Ренат Яруллин GT исеме белән атарга тәкъдим итте. Соңыннан белдек – чит илдә чыккан текә машинаның камилләштерелгән моделен дә GT дип атыйлар икән. Ә минем өчен бу хәрефләр бөтенләй башка мәгънәгә ия – Гайнанов Тимур! Безнең киемнәр дә – камилләштерелгән версия бит! Исеме шулай хәл ителде. 

«Сез булышасыз, диләр»...
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең гармонияле үсешенә юнәлтелгән «Бар да балалар өчен» автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы төрле хәйрия фондлары белән эшли. Кызларның хезмәте турында илкүләм ишетеп беләләр, чит илләргә дә юл ачыла. Җитештерүне Төркиядә дәвам итәргә дигән тәкъдим килә хәтта. Ләкин алар үзебезгә –  Татарстанга да бик кирәк шул! Эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды аша  теләктәшлек күрсәтелә: дәүләт ярдәме белән товарны сертификациялиләр, сайт, социаль челтәрләр алып бару өчен акча бүлеп бирәләр. Ниһаять, моңа кадәр төрле фабрикалар белән эшләргә мәҗбүр булган оешманың үзенә тегү машиналары алалар! 
– Шул вакытта Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин бик зур ярдәм күрсәтте. Менә шушы бинаны бирде ул безгә. «Монда фуралар белән киләчәкләр, мондый киемнәр регионнарда юк», – дип канатландырды. Без үзебезне тагын да кирәкле итеп тойдык. Эшләр җайга китте. Бу бина хәтта үзенчә бер лабораториягә әйләнде. Төрле авырулар бар бит: ДЦП, Даун синдромы, аутизм. Балаларны монда алып килеп, аларга кидертеп карап өлгеләр ясый башладык. Моңа кадәр кая гына барып ялынсак та, безнең киемнәрне тегүне иң ахырга калдыралар иде – гел чиратның теге башында тордык... 
Изгелек җирдә ятмый. Иҗтимагый эшчәнлеге Дәлия Гайнанованы башка яссылыкка күтәрә – аны Казан шәһәре Думасы депутаты итеп сайлыйлар. Күңелен биреп башлаган эше өчен моның никадәр мөһим булуын Дәлия ханым үзе дә яхшы аңлый. 

Дәлия Гайнанованың әнисе Люция ханым


Мин хәзер инвалид балаларны, аларны тәрбияләүче ата-аналарны борчыган бөтен мәсьәләләрне җитәкчелеккә турыдан-туры җиткерә алам. Кайвакыт игътибарлары җитеп бетмәүдә җитәкчелек тә гаепле түгел. Чөнки алар проблеманы без күргән кебек күрмиләр, теорияне генә беләләр. Көндәлек мәшәкатьләр алар күзлегенә эләкми. Иң беренче эш итеп төрле авыру балаларны тәрбияләүче әти-әниләрне Илсур Рәис улы белән очраштырдым. Анда яңгыраган сорауларны һәм аларның чишелешен Илсур Рәисович тулысынча күтәреп алды, хуплады. Эшкә дә бик тиз тотынды шәһәр җитәкчелеге. 
 Район башлыклары белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче әниләрнең уңай мохитне тикшерүләре дә – Дәлия Илгиз кызы башлаган бер эш. Даруханәләргә керер өчен ясалган баскычларны гына исәпкә алсаң да, аларның күбесенә коляска белән менә торган түгел. Даруханәгә инвалид бала тәрбияләүчеләр генә түгел, гомумән, балалы әти-әниләр, пенсионерлар ешрак йөри. Район җитәкчесенә бала утырган колясканы этеп шул баскычлардан менәргә тәкъдим итәләр. Уен эшмени – колясканы әйләндереп каплый язгач, мәсьәләгә бөтенләй башкача карый башлыйсың...
Кемнедер гаепләр өчен эшләнми бу. Таләпләр дә үзгәреп тора бит, анысын да аңларга кирәк. Элек закон буенча шулай да яраган. Закон үзгәрә, ә корылмалар, биналар шул килеш кала. Шуңа күрә яңа закон буенча биналарның таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү белән дә шөгыльләнәм. Европа бу өлкәдә бик алга китте. Без әле беренче адымнарыбызны гына ясасак та, инде шактыйга ирешергә өлгердек. Мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә көчле команда формалашты. Алар белән таулар күчерергә була. 
Дәлия ханымның төп таянычлары – Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Башкарылган бер генә эшен дә алардан аерып карау мөмкин түгел, ди Дәлия Илгизовна.
– Эшчәнлекнең күп өлеше белем бирү өлкәсенә кагыла. Аутист һәм   начар ишетүче балаларны безнең белем бирү системасына яраклаштыру буенча эш алып барыла. Әти-әниләр теләген дә исәпкә алырга кирәк: кайберәүләр андый балага аерым сыйныфта укырга кирәк дип саный, икенчеләре баланы башкалар белән бергә укыту яхшырак, ди. Шуңа күрә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Дөньяви тәҗрибәне дә исәптә тотарга тырышабыз. Инвалидлар белән яшәүгә дөрес яраклашырга кирәк, аларга да безнең белән яшәве уңайлы булсын. Кызганыч, бер әти-әни дә гомерлек түгел. Үзенчәлекле балалар өчен куркынычсыз фатирлар булдырырга кирәк – алар үзләре яшәргә өйрәнергә тиеш. 18 яше тулган балалар моңа аеруча мохтаҗ. Мөмкинлеге чикле бала махсус һәм югары уку йортларына керә алмаган очракта, аларның көнкүрешен кызыклы итеп оештырырга, аларны үстерү чарасын табарга, шөгыльле итәргә кирәк. Шул уңайдан бик күп Мәдәният үзәкләре балалар өчен үз ишекләрен ачты, анда бушлай түгәрәкләр оештырылды. Спорт залларын ачу мәсьәләсен дә хәл итәргә алындым. Таяныр кешеләр булганда барысы да безнең көчтән килә торган әйберләр.
Инвалид бала тәрбияләүнең нәрсә икәнен аңлагангамы, проблемаларны чишү юлларын таба белгәнгәме, депутат булгангамы... Дәлия ханымга төрле социаль челтәрләр аша көн саен дистәләгән хатлар, сораулар килә. Лифт, мәктәп, коляска проблемалары белән турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр. «Сез булышасыз диләр», «Сезгә язарга куштылар...» – дип сүз башлаган кешеләргә ничек ярдәм итмисең? Казанның 49 нчы мәктәбендә гражданнарны кабул иткән вакытта директор бик яхшы бер бинаның буш булуын әйтә. Файдалы эшкә кулланырга иде шуны, ди. Дәлия Гайнанова, бу бинаны Илсур Метшинга күрсәтә. Мөмкинлекләре чикле һәм гади балалар өчен ачылган вакытны файдалы уздыру, ял итү үзәге – менә шул очрашуның нәтиҗәле үрнәге. Балалар чүлмәкчелек, робот техникасы, җитештерү, слесарьлык эше белән шөгыльләнә хәзер биредә. 
– Шәһәр Думасы сессиясендә чыгыш ясаганда: «Беренче тапкыр улым Тимурга рәхмәт әйтергә телим», – дидем. Балам шундый булып туганга күрә бүген меңләгән гаиләләргә, балаларга ярдәм итә алам. Эшемне бик яратып, күңел биреп башкарам. Шуңа күрә арымыйм да, ахрысы.
«Дәлия – курку белми торган кыю кеше, шул дулкында гел алга бара», – ди коллегасы Лариса.  Шул сыйфатлары аңа тагын бер куркуын җиңәргә ярдәм иткәндер, мөгаен. Инвалид бала тәрбияләүче күпчелек хатын-кызлар яңадан бала табудан куркып кала, бөтен гомерләрен авыру балага багышлый. 
Табибым бик яхшы иде. «Гайнанова, юләр булма. Гомереңне бер балага гына багышлама, тагын берне тап», – дип торды. Бу минем дә татлы хыялым иде шул... Тимур хисләрен күрсәтә белми, аңламый. Ә минем баламның җылы кочагын, муеныма сарылган бәләкәй кулларының җылысын тоясым килә, «Әнием» диеп яратыласым килә... 2013 елда икенче балам, хыялым – кызым Ариана туды. Йөклелек чорым куркуда, стресста узса да, Аллаһка шөкер, ул сау-сәламәт. 
Башка хыяллары да – дөньяны колачларлык. Бүген Дәлия Гайнанова башлаган бренд Россиядә генә түгел, Германиядә, Беларусьта, Кыргызстанда, Молдовада таныш. Калган илләрнең дә әлеге исемлеккә эләгүе –  вакыт эше. Димәк, алар турында ишетергә генә өлгермәгәннәр. «Бераз тәвәккәллек кенә җитеп бетми», – дип елмая ул үзе. 
Мин бик күп сәламәт балалы хатын-кызлардан яхшырак, бәхетлерәк яшим бит дип сөенәм. Бәхетле булу – синең кабул ителгән карарың ул.  Нинди генә шартларда яшәсәң дә... Һәр авырлыкның, һәр мәшәкатьнең чиге бар, ул барыбер хәл ителәчәк. Һәм һәрвакыт синең файдага хәл ителәчәк. Мин шуңа ышанам. 

Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен «Барысы да балалар өчен» автономияле коммерцияле булмаган оешманың (АНО «Все для детей») банк реквизитлары: 
Банк Филиал «Нижегородский» АО «Альфа-Банк»
Р/счет 40703810429070000113
Кор/счет 30101810200000000824
ИНН 7728168971
КПП 770801001
БИК 7728168971

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар