Логотип
Арабыздан беребез

Ул ни дисә, шул була...

Ирен яраткан, иренә ышанган хатын гына әйтер мондый сүзләрне.
Бу авылда булганым бар инде минем. Бер килүемдә йортларының төзеклегенә, урамнарының чиста-матурлыгына, юлларының шомалыгына сокланып йөргәнем дә бар. Аягында нык басып торган Вахит крестьян хуҗалыгының яңа гына төзелгән фермаларына һәм дә төзелергә тиешле ферма корылмаларына сәяхәт кылганымны да яхшы хәтерлим. Каты куллы хуҗаның эшне беркем дә  булдыра алмаганча оештыра белүенә хәйран калган идем шул чагында. Җитәкче Нәфыйк Хөсәенов турында: «Өендәге әйберне ике дә уйламый биреп чыгара. Ә менә колхозныкын сорасаң, бер бөртек бодайны да бушлай бирми», – дип сөйләгәннәрен дә онытмыйм. 
 
Гомумән, соңгы елларда Кукмара безне уңышлары белән әледән-әле куандырып кына тора. Туган ягым булганга гына мактанып әйтмим мин моны. Районда әле яңа мәктәп, әле заманча итеп эшләнгән балалар бакчасы сафка баса. Әнә тагын искитәрлек бер яңалык: чаңгычылар өчен чаңгы базасы ачылган! Бусы инде республика күләмендәге мөһим чара, чөнки ул чаңгычылар, спортчылар тәрбияләүгә йөз тота. Белмим, кешеләре бик уңганмы, җитәкчеләре халык өчен шулай тырышамы... Эшләре һәрчак уң килә дә тора аларның. Кукмара район башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина да Фәхретдиновлар белән таныштыруны шундый сүзләрдән башлады. Әйткәнебезчә, эшләр һәрчак уң килеп торсын өчен, башта икәвең бергәләп, кем әйтмешли, җиде пот тоз ашарга кирәк икән әле. Бер-береңә булган хисләреңне тормыш сынаулары аша югалтмыйча, түкми-чәчми шушы көннәргә китереп җиткерергә кирәк икән әле.
 
Ул – декабристлар хатыны шикелле. Ире артыннан дөнья читенә – Чукоткага кадәр барып җиткән.

...Алдыбызда диванга җәеп салган кочак-кочак хатлар... Моннан 30 ел элек язылган хатлар. Кайберләрен инде танырлык та түгел. Шулай да берсен алып укый башлыйм да уңайсызланып куям. Сөйгәненә бөтен җанын ачып салган ул хат бары аның өчен, аның колагына гына бит. «Мин сине гомер буе яратырмын, гүзәлем!» 
– Һаман да саклыйсызмы? – дим, гаҗәпкә калып. 
– Яшьлек бит ул, кайчак алгалап укыйбыз без аларны... Ул шундый инде... хисле кеше. Кияүгә чыкканда, әллә ниләр вәгъдә итмәсә дә, «бәхетле булырбыз» дигән сүзләрне әйтте шикелле. 
 
  Аның белән «рәхәттә яшим» дигән көннәргә китереп җиткергән юллар буйлап тагын бер кат үткәннәргә сәяхәт кылып алабыз. Бәхеткә илтә торган юллар текә ул. Авыл читендә балкып торган ике катлы йорт та, җылытылган сарай-гаражы, теплицасы да, күз иңләмәс бакчасындагы балыклы күле дә, хәрабәдән, көлдән күтәрелгән искитәрлек сәүдә үзәге дә... берсе, берсе дә күктән яумаган аларга. Моның өчен Эльмира белән Рифкать Фәхретдиновларга Себер ачысын да аз татырга туры килмәгән. Әңгәмәдәшемнең сүзне бик ерактан, уратып башлавының сәбәбен аңлыйм мин. Адәм баласындагы сыйфатларның яхшысы да, яманы да нәселдән бит... 
 




Нәсел җепләре

 Үзәктән ике-өч чакрымда гына урнашкан Татар Кукмарасы халкы өчен Эльмираның әтисе Нургали абзый белән әнисе Саймә апа соңгы көннәренә кадәр серле бер пар булып – «интеллигентлар гаиләсе» булып калганнар. Клубка чыксалар да, кибеткә барсалар да, икәүләшеп, кулга-кул җитәкләшеп... Бары шулай. Ни өчен, дисезме?! Ә сере бик гади булган аның: Нургали абзый тумышы белән Мәскәүдән. Каян барып чыгасы иткән аларның әтиләре илебез башкаласына?! Ничек шулай булган?! 
– Бабам Муллахмәт шунда урнашып калган, – дип аңлата башлый Эльмира ханым. –  Аннары әбием белән танышкан. Бик тәвәккәл булган дип сөйлиләр аны. «Бабаң миңа тәкъдимне күпердән чыгып барганда ясады. Юк дисәң, тотып атам хәзер күпердән, дип әйтте ул миңа», – дип көлдерә торган иде әбием. 
...Аннан сугыш чыга. Бабасы әбисен төп нигезе булган Чишмәбаш авылына алып кайта. Һәм әйтә: «Үлде дигән хәбәремнән соң биш ел үткәч кияүгә чыгарсың», – ди. Әйтерсең, ул яу кырында ятып калачагын алдан ук белгән, сизенгән. Ә Мәгърүфә әби озын-озак яшәп, 99 яшендә дөнья куя. 

 

«Яшел эшләпә»дән башланды

Урта мәктәпне ул Кукмараның 1 нче номерлы мәктәбенә йөреп тәмамлый. Спорт белән шөгыльләнә. Ярышта 1 нче урыннар да алгалый. Мәктәпне тәмамлагач, физкультура институтына барам дигән хыялы да була кызның. Әтисе рөхсәт итми. «Кыз бала эше түгел», – дип, кызны бу уеннан кире кайтырга мәҗбүр итә. «Әйдә, тегүчелеккә укыйбыз», – дип тәкъдим итә дус кызы. Юк, аның тегүче буласы килми. Парикмахерлыкка барып карар ул.
– Унберенчене тәмамлап килгән чак. Без Вахит авылына «Яшел эшләпә» спектакле белән бардык, – дип искә ала Эльмира. – Рифкать белән беренче мәртәбә шунда таныштым. Дөресрәге, беренче күрүем шунда булды. Аның Чукоткадан ялга кайткан чагы. Машиналы, бай егет... Утыра бу урындыкта ике яктан ике кызны кочаклап. Алай икән, дим. Тик ул спектакльдән соң миннән калмады инде. Танышуыбызга ай ярым дигәндә, Чукоткасына китеп барды. Хат язышып торырга, аралар ерак булса да, аерылышмаска, бергә булырга сүз куештык. Ул – миңа, мин аңа ошадым. Сүзгә бик оста иде ул. Әйткәнемчә, матур итеп сөйли. Бер кеше әйтә алмаслык итеп әйтә белә. Кыскасы, тәмле теле белән каратты егет үзенә. Ел да ике ай хат алыштык.
– Хат язарга бик ялкау иде ул, – ди Рифкать, вакыйгаларга үзенчә аңлатма биреп. – Минем биш хатыма бер җавап хаты яза торган иде. Күз алдына китерегез әле: өзгәләнеп, сагынып язган мәхәббәт хатларын башта әнисе ачып укый, аннары үзе... (Ул көлеп куя).
 «Гүзәл»еннән башка яши алмавын тәмам аңлаган  Рифкать Фәхретдинов, ел да ике ай дигәндә, янә туган авылына кайтып төшә. Вакытны озакка сузмыйча гына туй ясыйлар да, икәүләшеп Себергә китеп баралар.
 


Чукоткадагы тормыш

Дөнья чите булса да, ачы бураннар, үзәккә үтәрдәй салкыннар җанны кыйса да, Эльмира андагы тормышны куркыныч бер әкият итеп сөйләми. Янәшәсендә сөекле ире булгангамы, бирегә килгән төрле милләт халкының бер гаилә булып яшәвен оныта алмагангамы, тоташ кышлардан торган ул вакытларны бик сагынып, юксынып искә ала. Хәер, аңлашыла бу. Ни дисәң дә, шунда аның кызлары Гүзәл белән Гөлназ туган. Ни дисәң дә, иң матур яшьлек еллары бернигә карамый, шунда узган!
– Ерак дип тә, ничекләр яшәрбез дип тә...
– Юк-юк, – дип туктата ул мине, – Таныш булмаган кешеләр арасына бармадык ич без. Рифкатьнең өч абыйсы да шунда иде. Туганнар арасына барып кердек. Приисктан фатир бирделәр. Рифкать инде ул чагында ук – бригадир. Институтта инженер-механик булырга укып йөргән чагы. Икенче төрле анда, – ди ханым, һаман бер сүзгә әйләнеп кайтып. – Бөтенебез – бер тулай торакта. Ишекләрдә йозак юк. Балалар рәхәтләнеп бер бүлмәдән икенчесенә кереп-чыгып йөриләр. «Ник кердең?» – дип сүз әйтүче юк. Милләтең белән берәү дә кызыксынмый: хохолы, молдаваны, урысы, татары бер гаилә булып яши. Бер-берсе өчен борчылып яшиләр. Йөкле, кечкенә балалы хатыннарга да хөрмәт зур анда. Аларны бездәгечә чиратларда тотмыйлар, шундук алга үткәрәләр. Ул шул арада үзе белән булган күңелсез вакыйганы да сөйләп ала.
– Кызым, кайнар суга пешеп, хастаханәгә эләктек. Без яшәгән бистә белән хастахәнә арасы шактый ерак. Хәлне белергә барып йөрү үзе бер проблема иде. Шәфкать туташлары, «килүчең юк» дип, ашарга кертәләр, безнең бистәдән килгән бер белмәгән шоферлар күчтәнәч калдырып китәләр иде.
Килгәч тә, ире аңа: «Өйдә генә утырырсың, эшләмәссең инде», – ди. Кул кушырып утыра торган кешеме инде ул?! Килүгә үк эш белешә башлый.  Таба да. Алтын да юа, бензовозда шофер да, каравылчы булып та эшли. Үзе әйтмешли, эшләмәгән эше калмый.
Унбиш ел гомер шунда уза. Ялга кайткан арада, авыл кырыендагы буш поҗымда Фәхретдиновларның ике катлы зур йортлары күтәрелә. Бөтен шартына туры китереп, бөтен уңайлыклары белән... Аннары гына алар туган якларына – туган авылларына кайтып урнаша. Шул көннән авылга яңа сулыш кабынгандай була. Тиктормас Фәхретдиновлар авылга зур үзгәрешләр алып килә.
 

Авылның үз «Леруа Мерлен»ы

Кайтуын кайталар, тик алга таба ничек яшәргә? Ни белән шөгыльләнергә? Авылда эш юк, акча юк. Бөтен авыл халкы ду китереп дуңгыз асрый. Ашарга түгел, сатарга. «Рифкатьнең бабасы сәүдәгәр булган бит, – дип сөйли Эльмира. – Аны бер кисәк ит өчен сөргенгә сөргәннәр. Ул шунда харап булган. Шул сәүдәгәрлек каны уйнаганмы инде, ирем, энесе Мәсгут белән авыл халкыннан дуңгыз җыеп, Мәскәүгә ташый башлады. Дуңгыз гына түгел, үгез дә... Бераздан Себердән кайткан акчага икәүләшеп бензоколонка сатып алдылар. Теләге булган кешегә эш кайда да табыла бит ул».
 
Ә бераздан абыйлы-энеле Фәхретдиновлар Кукмарага бара торган юл кырыенда «Туган як» кафесы төзи башлыйлар. Төзелешне алар алып барса, төзүчеләрне көненә биш мәртәбә ашату – киленнәр Эльмира белән Минзилә өстендә.
– Әйтүе генә җиңел, биш мәртәбә... Ул вакытта якын тирәдә бер ашханә, бер кафе юк. Барын да үзебезгә пешерәсе. Шул чакларны исенә төшерепме, ханым авыр сулап куя. – Әйбәт ашасыннар дип, сыерга кадәр сатып алдык. «Нәрсәгә инде ул сыер сиңа?» – ди торган иде Рифкать. «Кирәк, мин әйтәм. Туйганчы, тиешенчә ашасыннар...» Шулай итеп, ел дигәндә салып бетерделәр.
Бүген ул кафе тулысы белән кече энекәше карамагында. Ә Эльмира белән Рифкатьнең – үз бизнесы. Алар хәзер иске клуб – җимерелеп беткән бер бина урынына авылны үзенә каратып торган менә дигән сәүдә үзәге төзеп куйганнар. Зур ул, аның ишегалдында хәтта фонтанына кадәр бар! Рифкать сәүдә эшләрен тулаем хатынына тапшырган. Хатынының бу йөкне тарта алачагына, булдырачагына ышана ул. Нинди генә эшләрдә чыныкмаган бит аның гүзәле! 
 
Бизнесвумен Эльмира Нургали кызы Фәхретдинова белән сәүдә үзәгендә йөрибез. «Леруа Мерлен» ич бу», – дим, күргәнемнән хәйран булып. Ул канәгать елмая. «Алай ук булмаса да, халык өчен кирәкле бөтен нәрсә бар биредә, – ди эшмәкәр. – Сатып алучының ихтыяҗын өйрәнеп кенә торабыз. Бездә кеше әйбәт яши, мул яши. Кирәксенгән әйберләрен көне-сәгате белән алып бетерәләр. Берсеннән-берсе күреп тә алалар. Соңгы вакытта чәчәк савытлары ала башладылар. Тышка утыртырга дип... Җәй көннәрендә капка төпләре, ишек аллары шау чәчәктә була безнең. Авыл әкренләп ямьләнә, шәһәрчә төсмер ала бара. Азык-төлек сатудан гына башлаган идек, – ди ул, канәгать елмаеп. – Тырыша торгач, барып чыкты бит. 
 
Шулай икән. Төрле түгәрәкләре булган мәктәбе, яңа гына салынган Мәдәният сарае, мәчете... Без килгәндә Мәдәният сарае янында кызу эш кайный иде. Тирәсен рәтләп ятулары икән. Мәчетенә дә кереп чыктык. Эльмира ханым мәчеткә ремонт ясаганда ничә мәртәбә генә Казанга кирәк-яракка баруы турында сөйләп ала. «Хәрамына керә күрмә, мәчет өчен эшләнә торган эш», – дип, әллә ничә тапкыр кисәткән аны ире. Хәзер Аллаһы Тәгалә йорты авыл уртасында кояш булып балкып тора. «Бик зирәк, акыллы адәм булып чыкты», – дип, мулланы да мактап куя юлдашым.
Яшәү рәвешләренә караганда, аны авыл дип тә әйтмәссең. Бөтен кирәк-ярагы – үзләрендә!

Мәчет янында гына түгәрәк күл. «Җәен килмәдегез. Аның матурлыгы!» 
Матурдыр, күз алдыма китерәм. Авылда мондый күлләр тагын дүртәү икән әле. Фәхретдиновларның бакчаларында да бар андый күл. Балыклы күл. Җәен шунда балык тоталар, су керәләр. Гәрчә янәшәсендә генә бассейн эшләнеп ятса да, күлгә җитәме инде?! «Рифкать башлап йөри, ул күрсәтеп бирә», – ди, үзалдына соклангандай итеп хатын. 


 
Гаилә хәйрия эшләре, спонсорлык ярдәме белән дә шөгыльләнә. Аның ире менә инде ун ел укучы балаларның волейбол ярышларына спонсорлык итә. Авыл халкы, гомумән дә, ярдәмчел, бер-берсенә кече күңелле ул. Сүз арасында эшмәкәр ханым авылга ерак бер инвалид туганнарының кайтуы, авыл кешеләренең аны үз итеп, яратып каршы алуы, арбага калган авыруга ярдәмгә килергә әзер торуы турында дулкынланып сөйләп ала. Игелек кылучыга ул икеләтә кайтыр. Авыл кешесе моны бик әйбәт белә. Шуңа да күпләр хәзер физик яктан кимчелекле кешеләрне инвалидлар йортына ычкындырырга ашыкмыйлар. Гөнаһысы була.
 

«Акча санаганым юк»

– Алайса, бик бәхетле кеше инде сез, ханым, – дим, ишеткәнемә аптырап китеп. – Сәүдәгәр акча санамыймы? 
– Анысын мин иремә тапшырам. Товар алып кайту, поставщиклар, кадрлар белән эшләү – миңа.
– Эльмира ул идәнгә төшкән акчаны да иелеп ала торган кеше түгел, – дип көлә Рифкать.
 
 «Беркайчан да кешене каргама, начарлык теләмә. Үзеңә әйләнеп кайтыр», – ди торган иде аның әнисе.
Акчага исе китми, акча кадерен белми диюе түгел аның. Идәнгә төшкән акчаның беркая китмәвенә, бер-берсенә ышаныч булуына ишарә генә ул.
Фәхретдиновлар өендә һәрчак өй тулы кунак, өстәл тулы ризык булыр. Йорт хуҗалары бусагадан үткән кешене чәй янына утыртмыйча җибәрми дә. «Мәрьям әни безне шулай өйрәтте. Бер кешене дә борып чыгармагыз. Бәлкем, аның тамагы ачтыр, ди торган иде», – дип дәвам итә сүзен Эльмира. Аның 89 яшенә җитеп вафат булган кайнанасы, дәрт-дәрманы бар чагында, тире җыярга чыгып китеп, өчәр көн шулай йөреп кайта торган булган. Шунда аңлагандыр ул юлчыга карата кадер-хөрмәтнең ни икәнлеген.
– Мәрьям әни биш малай, өч кыз үстергән. Сигез бала, сигезе дә шундый дуслар, бер-берсе өчен җан атып торалар. Без – биш килен, бишебезне дә тигез күрә торган иде. Чак кына килми торсаң: «Син кайда йөрисең? Нишләп күренмисең?» – дип, ачуланып та куя торган иде. Кырыслыгы белән авырлык килгәндә безне түзем, сабыр булырга өйрәтте. 

 

«Янымнан китмәде»

– Йөрәккә авыр операция кичердем. Бу – 1994 елның 28 декабрь көне, – дип сөйли Рифкать, кайгыда да, шатлыкта да бергә, дигәнебезгә аңлатма бирәсе итеп. – Унике көн беркая чыкмыйча янымда утырды. Янымнан китмәде. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз. Кайчак: «Санаторийга, диңгезгә барып ял итеп кайт, дип әйтәм дә, «синнән башка нишлим анда...» – ди. Һаман бер сүз аның...
– Рифкать шактый вакыт: «Җаным авырта», – дип йөрде. Алайса, белгечләргә күреник дип, Казанга алып киттем. Казан шәһәренең 6 нчы хастаханәсендә операция ясадылар, – дип дәвам итә иренең сүзен хатыны. – Иртән 9 да керешкәннәр иде, кичке 5 тә тәмамладылар. Үпкә-йөрәге өч сәгать эшләми торды. Операциядән соң төнге 11 дә: «Үзе сулый башлады», – дип чыгып әйттеләр. Шуңарчы ни үле, ни тере утырдым. Ул бит минем шикелле, тик тора белми. Кайтуга ук, атылып эшкә чыкты. Ә мин аның артыннан... Контора ишеген ачып кертәм. Өйгә кайткач, аяк киемнәрен салдырам, өстен чишендерәм. Рульгә дә үзем менеп утырдым. Саклыйм, янәсе. Йөрәк бит, уен эшмени? Хәзер дә әледән-әле табибларга күренеп торабыз. Минем аны югалтасым килми. Минем өчен дөньяда иң кадерле кеше ул. Без аның белән бик бәхетле. Әлегәчә бер-беребезне яратабыз. Әгәр дә мин рәхәттә яшим, дип әйтәм икән, бу шулай, чөнки ярату кешене шулай итә. Безгә карап, балаларым да бәхетле. Гаиләдә беркайчан да тавыш чыкканын хәтерләмим. Юк ул. Рифкать белән безнең фикерләр беркайчан да кисешми. Ни өчен дип сорыйсызмы? Чөнки мин гел ул дигәнчә яшим. Ул ничек әйтә, нәрсә дип әйтә, шулай була. Әйтик, ирем караны ак дип әйтә икән, ак була. Акны кара ди икән, кара була. Ир кеше белән сүз көрәштерергә ярамый. Бу – гафу ителмәслек мәгънәсезлек. Мин кызларыма да, танышларыма да әйтәм: ирегезгә каршы сүз әйтмәгез. Тавыштан котылырсыз, дим.



 
Соңга калып кына тапкан уллары Айрат та аларның зур шатлыгы, юанычы. Эльмира төпчеген 40 яшендә таба. Йөккә калуын белгәч, төшертергә дә уйлый. Ире аңа: «Мин авырып йөрим. Бәлкем, әле тагын операциягә керәсе булыр. Ә син шундый чакта бала үтерәсеңме?» – ди.  Туасы җанның малай буласын белгәч: «Йә Хода, дөм ташламагансың икән әле», – дип, чиксез куана. Айратка хәзер – 12 яшь. Без килгәндә ул Кукмарада көрәшчеләр ярышында иде. Кызлары Гүзәл белән Гөлназ – икесе дә икътисадчы, икесе дә кияүдә, икесе дә Казанда яши. Гөлназның хәзер үзенең ике баласы бар. Рифкать белән Эльмира дәү әти белән дәү әти дә икән әле.  «Шимбә-якшәмбе алар гел шушында инде», – ди әниләре. 
 
Ял көннәре бу гаилә өчен үзе бер бәйрәм. Кунаклар килер (ә алар килмичә калмас, әле бая урамнан барганда да, хуҗабикә, машинасын ике-өч тапкыр туктатып, урамда күргән туганнарын, танышларын чәйгә чакырды), балалар кайтыр. Алар кайсы кая таралгач, Эльмира «Буран»ына атланып, якында гына ымсындырып торган тауларга менеп төшәр. Рифкате белән чаңгы шуып керер. Ни дисәң дә, спортчы да бит әле ул! Кышын – шулай, ә җәй көннәрендә алар икәүләп урманга җиләккә, агач яфракларына сары йөгергәч, кәрзин күтәреп гөмбәгә йөрерләр. Ярату яшәгән җирдә шулай, башкача була да алмый.
 
Болай дигәннән... Ишегалдында озын сакаллы өч карт утыра икән. Узып баручы хатын аларны чәй эчәргә  чакыра. «Ирең өйдәме соң?», – дип кызыксына картлар. «Юк», – ди хатын. «Алайса, керә алмыйбыз». Берзаман теге хатынның ире кайта. Хатын хәлне сөйләп биргәч, ир картларны өйгә чакырырга куша. Хатын чыга да өчесен дә кыстый башлый. «Өчебез дә керә алмыйбыз. Беребез генә, – ди картларның берсе. Мин Мәхәббәт булам. Ул – Уңыш, ә монысы – Байлык. Ирең кайсыбызны чакыра, шул керер». Хатын кереп, иренә әйтә. «Әйдә Байлык керсен», – ди ир. «Уңыш керсен», – дип каршы төшә хатын. «Әйдәгез, Мәхәббәтне чакырабыз», – ди кызлары. Килешәләр. Хатын, чыгып, Мәхәббәткә дәшә. Мәхәббәт артыннан Уңыш белән Байлык та кузгала. «Мин бит Мәхәббәтне генә чакырдым», – ди хатын. «Уңыш белән Байлык Мәхәббәт артыннан калмый. Алар – гел бергә», – дип җавап кайтара карт. Фәхретдиновлар турында бугай ич бу кыйсса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар