Логотип
Арабыздан беребез

«Тәкъдирне үзгәртеп булмый, әмма...»

«Нигә соң мин? Нигә нәкъ менә миңа төште бу авырлыклар?» Мондый сораулар белән үземне беркайчан интектергәнем булмады. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне төрлечә сыный: миңа менә бу сынауны биргән, димәк, язмышыма шулай язылган...

Барысы да Ходай кулында – язмыштан узмыш юк... Әйе, бу сынау. Бу бары тик бер сынау... Аллаһыдан ярдәм сорап, көч сорап, алга таба атларга кирәк...
Аның дөньяга карашы гаҗәпкә калдырды мине. Шулкадәр авырлыклар кичергәннән соң да бер дә зарланмыйча, дөньяга нәфрәт уты белән янмыйча, киресенчә, тормышка гашыйк булып яшәве көчле хатын-кыз икәнен күрсәтә. Бу дәрәҗәгә ирешүе хакында җырчы Альбина АБРАМОВА белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

Дөньяга сау-сәламәт бала булып туганмын мин. Тик авырлыгым җитмәү сәбәпле кислород камерасына урнаштырганнар. Барысы да шуннан башлана... Табиблар кислород камерасында озаграк тотканга күрә, күзләремнең челтәр катлавы яна – шулай итеп гомерлеккә күрүдән мәхрүм калам. Әти-әни өчен бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай була – зур тетрәнү кичерәләр. Көтмәгәндә тормышлары йөз сиксән градуска борыла да куя бит. Әни: «Диагнозыңны ишеткәч, бер урында катып калдым», – дип сөйли иде. Нишләсеннәр, тора-бара күнеккәннәр – язмышка буйсынганнар. Алар моны Аллаһы Тәгаләнең зур сынавы итеп кабул иткән. 

Миңа ун операция кичерергә туры килде. Одессада, Санкт-Петербургта, Уфада... Соңгы операцияне Казанда ясадылар. Тик берсе дә уңай нәтиҗә бирмәде. 

Уфада узган операцияләрне яхшы хәтерлим. Әлбәттә, пычак астына кереп яту куркыта, әмма аннан бигрәк: «Ахыры ничек булыр икән?» дигән сорау баштан чыкмый. Өмет күңелдә бик озак яшәде. Менә монысында, юк, менә монысында дип көттем. Соңгы операция алдыннан аеруча хәвефләндем. Хәзер технологияләр бик көчле, наркозны да бик җиңел кичерәчәксең, дип әйтсәләр дә, моңарчы күрә алган яктылыкны да югалтырмын дип бик курыктым. Уң күземә ак төшкән иде. Казанда мин шул ак ярыны алдырдым. Бик авыр, катлаулы операция булды ул – сәгать ярымлап барды. Менә шунда яктылыкны бөтенләй югалтырмын дип шомландым. Чөнки бүгенге көндә кояшны, ут яктысын, гомумән яктылыкны, төн белән көнне аера алам. Әгәр анысын да югалтсам, нәрсә буласын күз алдына да китерә алмыйм... Кайчак сөйләшеп утырганда, әни белән әти: «Медицина алга киткән бит хәзер, бәлки, тагын тырышып карарбыз?» – диләр. Ләкин мин башка операция ясатмаска булдым, чөнки бүгенгесе көндә, әлхәмдүлилләһ, барысы да яхшы, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә яшәү өчен барысы да бар. 

Кечкенә чакта балалар бакчасына йөрмәдем, чөнки минеке кебек диагнозлы балаларны алмыйлар булып чыкты. Көндезләрен өйдә дәү әни һәм абый белән кала идем. Дәү әни җырлар, догалар өйрәтсә, абый мин дә кушылып уйный ала торган уеннар уйлап таба иде.

Беренче сыйныфтан җиденчегә кадәр күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус мәктәптә укыдым. Анда дәресләр Луи Брайль системасы буенча барды. Беренче сыйныфта укыганда, әлбәттә, мәктәпкә ияләшү авыр булды. Әле кечкенә идем, уйныйсы да килә. Өй эшләрен бер дә яратмаганмын, әти белән әни: «Әйдә, дәрес әзерлибез», – дисәләр, икенче бүлмәгә кереп кача торган булганмын. Боларын үзем бик хәтерләмим. Ә икенче сыйныфка күчкәч, инде үзем үк аларны: «Әйдәгез, өй эшләрен карыйк», – дип чакыра идем. 
Түбән Камадагы мәктәбем тугыз еллык кына иде. 7 нче сыйныфта укыганда алгебра укытучысы: «Лаешка барып карагыз әле», – дип киңәш бирде. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр укыган ул мәктәп турында ишеткәнем бар иде, әлбәттә. Гаилә белән утырып уйлаштык. Әти белән әнигә мине читкә җибәрү авыр иде, билгеле. Шуңа да карамастан, барып белешеп кайтырга уйладык. Барысын да ачык хәтерлим: әти белән Лаешка 27 май көнне киттек – мин 7 нче сыйныфны тәмамлаган көннәрдә. Безне Лаешта шушы мәктәп укытучысы Алик Рафыйк улы Сәгыйтов каршы алды. Ул миңа шунда ук ачык, якты күңелле булып тоелды. Без килгәндә дәресләр бара иде. Алик Рафыйкович: «Илүзә исемле кыз бар бездә, ул 1 нче сыйныфтан бирле монда укый. Дәресләр беткәч, Илүзә сине мәктәп белән таныштырып чыгар», – диде. Илүзә, чынлап та, барысын да аңлатты: мин укыячак сыйныф белән дә таныштырды, кайда яшәячәгемне дә күрсәтте... 

Шулай итеп 1 сентябрьдән яңа мәктәпкә укырга киттем. Дөресрәге, интернат-мәктәптә яши башладым. Өйдән, туганнардан читтә, еракта... Иң озыны һәм иң кыены беренче чирек булды. Яңа укытучылар, яңа сыйныфташлар, тәрбиячеләр... Баштарак мин – аларны, ә алар мине аңла-мады. Бервакыт шундый хәл килеп чыкты. Кагыйдәләр буенча, без йокыдан иртәнге сәгать җидедә торырга тиеш, ә мин барысына да өлгерим дип, будильникны җиденче яртыга ук куйдым. Бермәлне иртән будильнигым шалтырый башлады, ә без бүлмәдә 6 кыз. Мин генә түгел, алар да уянды инде... Яңа сыйныфташларым белән шул вакыт аралар бозыла язды... Әмма бу сынауны да, Аллаһка шөкер, җиңеп чыктым. Дусларны тиз таптым, чөнки аралашырга бик яратам. Ял көннәрендә өйгә кайтып киткәндә, сыйныфташлар: «Кайчан киләсең инде? Синнән башка күңелсез», – дип шалтыраталар иде. 
Укыганда әти-әнине бик сагына идем. Ялларда өйгә кайткан көннәр, каникул вакытлары минем өчен зур бәхет булды. Бер дә китәсем килми, өйдә шундый рәхәт: аерым бүлмәң – беркем борчымый, беркем комачауламый... Өйгә ике атнага бер кайтып йөрдем. Әти килеп ала иде. Лаешта укыганда Сәгъдия исемле бер изге күңелле апа белән таныштык. Өйгә кайтмаган атналарда Сәгъдия апа мине үзенә ала иде. Кирәк чакта терәк тә булды, күңел җылысын да бирде – үз кызы кебек күрде. Без хәзер дә аңа кунакка кайтып йөрибез. Нурлы йөзе, тәмле ашлары белән каршы ала, балдан татлы сүзләре белән күңелне эретеп озатып кала Сәгъдия апабыз.

«Нигә соң мин? Нигә нәкъ менә миңа төште бу авырлыклар?» Мондый сораулар белән үземне беркайчан интектергәнем булмады. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне төрлечә сыный: миңа менә бу сынауны биргән, димәк, язмышыма шулай язылган. Яшүсмер чакта яки олырак вакытта кинәт күрми яки начар күрә башлаучылар, әлбәттә, зур стресс кичерә, ә миңа алар белән чагыштырганда күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк, чөнки «күз белән күрү»нең нәрсә икәнен бөтенләй белмим, аңламыйм. 

3 яшемнән җырлый башладым. Бу талантны миндә иң элек әти-әнием ачкан: өйдә гел җырлап йөргәч, шушы сәләтемне үстерергә теләгәннәр. Әти ягыннан туганнар барысы да җырлый: дәү әниемнең тавышы искиткеч, әтинең апасы профессиональ рәвештә җырламаса да, тавышы бик моңлы. 

Башта Түбән Кама шәһәрендә «Надежда» үзәгендә вокал белән шөгыльләндем. Укытучым Надежда Андреевнага 4 нче сыйныфта укыганда йөри башладым. Без аның белән бик күп җырлар, бигрәк тә халык җырлары өйрәндек. Лаеш мәктәбендә белем алганда да вокал белән шөгыль-ләнүне туктатмадым, Галина Викторовнаның, Эльвира Ризван кызының һәрбер дәрестә биргән алтын киңәшләре әлегә кадәр ярдәм итә. 

Сәхнәгә тәүге чыгуым 4 нче сыйныфта укыганда булды. Түбән Камада ул вакытта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җыр бәйгесе уза иде. Альбина Апанаеваның «Чын дустым» дигән җыры белән мин дә катнаштым. Тормышымны иҗат белән бәйләргә дигән максатны шул вакытта ук куйдым бугай һәм әкренләп гел шул хыялыма таба бардым. Барлык җыр бәйгеләрендә дә катнашырга тырыштым. Иң истә калганы – Казанда узган «Сандугач керде күңелгә» бәйгесе булды. Катнашучылар, жюри әгъзалары, андагы атмосфера – барысы да бәйгегә үзенчә ямь өстәде. Үземә әллә никадәр яңа танышлар таптым, яңа идеяләр барлыкка килде.

Телевизордан, интернеттан Винера Ганиеваның шәкертләре чыгышын караганда, аның үзе башкаруындагы җырларны тыңлаганда үз-үземә гел: «Мин дә Казан мәдәният һәм сәнгать институтына керәчәкмен! Винера Әхәт кызы кафедрасында укыячакмын!» – дия идем. Аллаһы Тәгаләдән һәрвакытта да «шушы уку йортына керергә насыйп ит» дип сорадым. Һәм Ул мине ишетте! 

Студент чакта бер көн дә тулай торакта яшәмәдем. Без әти белән алты ел Казанда фатирда тордык. Институтка иртә белән әти алып килә, аудиториягә кертеп утырта һәм коридорда лекциям беткәнне көтеп тора. Дәресләр сәгать тә 20 минут бара. Бер лекция бетүгә, әти мине икенче ауди-ториягә озата һәм тагын көтә... Менә шулай алты ел буе... Дүртьеллык бакалавриатны тәмамлагач, ике ел магистратурада белем алдым. (Аллаһка шөкер, икесен дә кызыл дип-ломга тәмамладым.) Әтиемә чиксез рәхмәтлемен. Ничә еллар буе көн саен, сәгать саен янымда булыр өчен аңа бит искиткеч сабырлык кирәк булган. Әни дә алты ел буе бөтен авырлыкларга түзеп, безнең өчен янып яшәде. Мин алар алдында мәңге бурычлымын. 

Үземне беркайчан да башкалардан аерылып торам дип хис итмим, киресенчә, бертигез күрәм. Институтта укыганда студентлар арасында бердәнбер күрмәүче идем.
1 нче курста шундый бер хәл булды. Сентябрь ае гына иде әле. «Концертно-сценическая подготовка» дигән дәрес бара. Һәрберебез бер җыр башкара, аннан группадагы һәркем синең нәрсәне дөрес эшләмәвеңне әйтә. Чиратым килеп җиткәч, сәхнәгә мин дә чыктым. Җырлап бетергәч, укытучы төркемдәшләремнән: «Йә, Альбина нинди хаталар ясады?» – дип сорады. Аудиториядә тынлык. Хәтта чебен очкан тавыш та ишетелми. Шунда укытучы: «Альбина – сезнең кебек үк студент. Аны аерырга кирәкми, ул да тәнкыйть сүзләрен ишетергә тиеш», – диде. Шул мәлдә җиңел сулап куйган идем. 

Беренче курста укыганда ук Татарстанның халык артисты Вадим Захаров төркемендә эшли башладым. Ничек таны-шуыбыз үзе бер тарих. Әле мәктәптә укыганда ук аның белән бер сөйләшәсем, аралашасым килә иде. Тик башта телефон номерын табасы бар бит... Теләгең көчле булса, барысына да ирешеп була икән. Таптым номерын! Тик шалтыратканчы тагын бер гомер узды. Бик каушадым – имтиханнардагыдан да көчлерәк. Номерын җыям, ләкин «чакыру» төймәсенә баса алмыйм. Бер тапкыр, ике тапкыр, өч... Ниһаять бастым, гудоклар китте... Вадим абый шундук җавап бирде. «Сез Винера Әхәтовна кафедрасында укыгансыз икән, минем дә шунда керәсем килә... Сезнең белән киңәш-ләшәсе иде», – дидем. «Сеңлем, хәзер вакытым тыгызрак, әйдә, соңрак сөйләшәбез», – диде. Кичке сәгать сигездә үзе шалтыратты. Озак кына аралаштык. Ә аның белән беренче тапкыр «Туым Жондызы» фестивалендә күрештек. Ул вакытта 8 нче сыйныфта укый идем. «Аллаһы боерса, минем концертларда да чыгыш ясарсың әле», – диде ул. Әйткәнемчә, беренче курстан Вадим Захаров мине үз төркеменә алды. 

Ә концертларга минем белән һәрвакыт әтием йөри. Ул мине сәхнәгә чыгаручы да, гастрольләрдә озатып йөрүче дә. 

Концертлардан тыш, Кусайманова Лирия Харис кызы җитәкләгән «Добрый мир для всех» дигән хәйрия фондында эшлим. Мин – бу проектның әйдәп баручысы. 2022 елның 29 июнендә шушы хәйрия фондына беренче тапкыр җырларга чакырдылар. Чыгышымны үзем иҗат иткән «Шөкер итеп яши бел» дигән җырым белән башларга булдым... Шул елның ноябрь аенда фондка эшкә чакырдылар. Шулай итеп «Шөкер итеп яши бел» җыры белән эшле булдым. Гомумән, ул җыр миңа бик күп уңышлар китерде. 

Инде фондта алып барган проектым турында. Ишетмәүче кызлар һәм ханымнарны үзем белән сәхнәгә алып чыгам. Алар сәхнәдән минем чыгышымны ишетмәүче һәм начар ишетүче тамашачыга кул ишарәләре ярдәмендә җиткерәләр. Репертуарны әкренләп баетабыз. Үзем язган җырларым да байтак, авторлар белән дә эшлибез. Хәзерге вакытта Альфред абый Якшимбетов белән бергәләп иҗат итәбез. 

Бүген төркемдә 10 кеше. Аларны безнең сурдо-тәрҗемәчебез сайлап ала. Беренче чиратта, әлбәттә, кул белән ничек хәрәкәт ясауларына игътибар бирә. Мин кырыс җитәкче түгелдер – күп вакыт алтын урталыкны сайлыйм. Кызлар белән уртак тел табу минем өчен бик мөһим. 

Яшермим, эмоциональ яктан сынган чакларым булды. Андый вакытта, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләдән көч-куәт сорый идем. Элек кеше сүзен күтәрә алмый идем: балачакта, мәктәптә укыганда төрлесен ишетергә туры килде... Ә хәзер андый-мондый сүз ишетсәм, «әйтсеннәр», дим. Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә күтәрә алмаслык авырлыклар бирми, диләр. Килешәм. Әйе, Раббыбыз сынаулар җибәрә, тик нинди генә авырлыклар булмасын, кулымны күтәреп: «Йә Аллаһым, миңа җиңеллекләр насыйп әйләсәң иде, юлыңны ачып, ярдәмеңнән ташламасаң иде», – дип дога кылам. Һәм, чыннан да, чыгу юлын Ул үзе күрсәтә. 

Кайчак үз-үземә: «Хәзерге Альбина кечкенә Альбинадан аерыламы?» дигән сорау куям. Һәм һәрвакыт «аерыла» дип җавап бирәм. Күңел халәте буенча, бәлки, аерылмыйм дадыр, чөнки кечкенәдән үк позитив идем. Бу сыйфатымны югалтмадым – тормышны һаман да яратам! Ә дөньяга карашым менә үзгәрде. Авырлыкларны җиңгән саен чыныга барганымны сизәм. Яши-яши барысын да башкачарак кабул итәсең икән. Татар халкында «Авызыңда кан булса да, кеше алдында төкермә» дигән әйтем бар. Шуңа күрә сабыр булырга тырышам. Вакыйгаларны үз агымына куя, кешеләрне кичерә белергә кирәк. Шәхсән үзем андый вакытларда күңелемнән: «Мин сине кичерәм, Аллаһы Тәгалә дә сине кичерсен», – дим. 
Элегрәк ватсапта күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр утыра торган «Ике йөрәк» дигән төркем бар иде. Минем кебек күпләр шунда парларын табып кавышты. Без дә ирем белән әлеге төркемдә таныштык. Берникадәр вакыттан соң очрашып күрештек. Ә аннан инде никахлашырга булдык. 2020 елның көзе иде ул.
Бергә яшәгәндә кыенлыклар булды анысы, ләкин аларны ничек тә җиңәргә тырыштык. Хәзер тормыш итү өчен бөтен шартлар тудырылган, хәтта аш бүлмәсендә дә. Фатирыбызда һәммә нәрсә безгә – начар күрүчеләргә яраклаштырылган. Ләкин тормыш шул бу – бар да без теләгәнчә шома гына бармый. Кызганыч, никахыбыз озын гомерле булмады. Икебез дә үз юлы белән китте... 

Әмма Аллаһы Тәгалә бу никахны миңа болай гына бирмәгәндер, чөнки хәзер кызым үсә. Сау-саләмәт кызым өчен иремә мин бик рәхмәтле. Кызым – тормышта әйдәп баручым, өметем! 

Гөлсиринем 2021 елның 23 апрелендә туды. Шундый матур җомга көн иде ул, өстәвенә, ураза вакыты. Тууга, «мин монда» дигәндәй, елап җибәрде. Тавышы ук җаныма дәва булды. Табиблардан шунда ук баламны йөрәк турысына куюларын сорадым. Үзе шундый кечкенә, үзе шундый җылы... Кич белән мине палатага күчергәннән соң, кызымны беренче тапкыр кулыма тоттырдылар. Янымда әнием һәм туганнан туган апам да бар иде. Иң бәхетле мизгелләремне шул минутларда кичердем... Бала табу йортында чакта әни берсендә: «Син бераз ял итеп тор», – дип, кызымны үзенең караватына күчереп яткырмакчы иде. Кулына алды гына, бала елап җибәрде. Әни: «Кара әле, сизә бит», – ди. Апа да: «Алмагыз, дип әйтә инде бу безгә», – ди. Шуннан бәләкәчемне янә кочагыма салдылар, һәм ул шундук йокыга талды. 

Хәзер инде үсте. 3 яшьтә генә булса да, барысын да аңлый. Минем башкалардан аерылып торуымны да. Күрмәвемне бик тиз төшенде. Нәрсә дә булса күрсәтәсе килсә, бармагымны тотып, шул әйбергә төртә. «Кызым, шуны гына табып бир әле», – дисәм, «мә», дип, учыма тоттыра. 

Ул һәрвакыт минем белән. Концертлар булган көнне генә әбисе белән кала. Эштән кайтып керсәм, «әни», дип йөгереп чыга да кочаклый, үбә. Аның сагыну хисләрен әйтеп аңлатып кына булмый... Командировкаларда вакытта телефоннан гел видео аша сөйләшәбез. Ул бертуктамый: «Әни, әйдә өйгә!» – дип кабатлый. Үзем дә нык юксынам – өйдән чыгып китүгә үк сагына башлыйм. 

Кызымны үстерергә әти-әнием булыша – бергә яшибез. Алар күрсәткән ярдәмне санап бетерерлек түгел: мед-осмотрга да алып баралар Гөлсиринне, прививкага да, урамга да алып чыгалар... Мин дә, үз чиратымда, өйдә кайбер эшләрне башкарам. Ашарга да пешергәлим. Кияүгә чыкканчы әнидән гел: «Моны арчырга, моны турарга өй-рәт», – дип сорый идем. Аш бүлмәсендә һәрвакыт аның аяк астында буталдым. Әти белән Казанда яшәгәндә аннан да сораштыргалый идем. Хәзер алар: «Ничек итсәң иттең, ләкин өйрәндең бит», – дип көлешәләр.

Киләчәктә күзләрем ачылырмы, әллә?.. Мин бүген барысыннан да канәгать. Кем белә, бәлки, дөньяның тискәре якларын күрмәү минем өчен яхшырак кынадыр... Киләчәккә хыялларым зурдан! Беренчесе – кызымны аякка бастыру: үсеп җитеп, зур ярдәмчем булсын иде ул. Икенчесе – тамашачыларны яңа җырлар белән сөендереп тору: монысы да әкренләп чынга ашып килә. Үзем кичергәннәрдән чыгып, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә бер-ике киңәш бирер идем. Беренчесе – сыгылмаска! Нинди генә очраклар булса да, алга атларга кирәк! Үз эчеңә бикләнмәскә! Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынауны да, тәкъдирне дә үзгәртеп булмый, аны бары кабул итәргә генә кирәк.

«Барыбер булдырам!», «Барыбер хәл итәм!», «Барыбер җиңәм!» дип яшим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар