Логотип
Арабыздан беребез

Таңга - Чулпан, эфирга - Зөһрә!

«Татарстан-24» тәүлек буе эшли торган мәгълүмати канал. Ул көн саен Республика яңалыклары хакында сөйләп тора. 


Һәр ике сәгать саен – 10, 12, 14, 16, 18 сәгатьләрдә яңалыклар чыгарылышы туры эфирга чыга. 
Анда Татарстан тормышы турында иң мөһим мәгълүмат биреп барыла. Әлбәттә, көн дәвамында  ихтимал булачак яңалыкларның беркадәре алдан ук фаразлана, материаллары әзерләп куела. Шулай да көтелмәгән хәлләргә дә әзер булырга кирәк.


«Татарстан-24» телеканалының яңалыклар хезмәте Республиканың көнен бербөтен манзара итеп чагылдырырга сәләтле. Телеканал журналистлары объективлык, профессиональлек белән аерылып тора. Алар эфир материалын дөрес һәм истә калырлык итеп күрсәтә белергә тиешләр. Тележурналистлар һәм редакторлар яңалыклар турында хәбәр итеп кенә калмыйлар, бәлки вакыйгалар агышын да күз угында тоталар. Алай гына да түгел. Алар үз тыңлаучыларын да алдагы көн барышына әзерләп куялар. Әйтик, иртәнге 6 белән 10 арасындагы яңалыклар чыгарылышларында кеше эшкә җыенганда ук электр яки суның кайда булмавын белеп, ишетеп китә.
Канал тапшыруларын республиканың 1,6 миллионлап кешесе карый. Ул быел район телеканаллары өчен эфир челтәрендә партнер булыр дип уйланыла. Беренче  иҗади хезмәттәшлек килешүе «Яшел Үзән» телеканалы белән төзелде. Аларның яңалыклары иртәнге һәм кичке прайм-таймда чыга. Шул ук вакытта җирле телеканаллар үзләренә хас үзенчәлекләрен дә, татар телендә чыгучы тапшыруларын да саклап калачак. «Татарстан-24» тапшырулары социаль челтәрләр аша да республика халкы белән элемтәдә тора. 
Канал тормышка битараф булмаган тамашачыларга адресланган. Телеканалның яңалыклар сәхифәсе сәламәт яшәү рәвешенә, ял итү формаларына кагылышлы мәгълүма­ти-аналитик манзаралар белән чиратлашып бара. «Актуаль әңгәмә», «Көн кадагына», «Сәламәт булыйк» дигән тапшырулар, Татарстанның икътисадый тормышына караган программалар җитдилеге белән аерылып торалар. Шулай да бу телеканалның иң зур үзенчәлеге – ул оператив һәм һәрвакыт элемтәдә!
Димәк, яңалыклар сәхифәсе аларны халыкка җиткезүчедән дә беренче чиратта җитезлек, өлгерлек, аек фикерләү сәләте таләп итә. Әлбәттә инде, тапшыруны алып баручының үзенең дә күрекле булуы шарт. Телевизор караучыларга бездән бүләк булсын әле, дип, аларның берсеннән – Зөһрә Уразбахтинадан интервью алырга булдык.



Зөһрә, син кайсы яктан, нинди сулар эчеп үстең? «Кем бәхетенә үстең?» дигәнен әлегә сорамый торабыз.
– Мин Мари Иле Республикасының Бәрәңге бистәсендә туганмын. Шулай дип әйтүгә миннән: «Бәрәңге ашап та шулай зифа булып буламыни», – дип көләргә яраталар. Ә кайсы татар бәрәңге яратмый!
Ә Бәрәңге районында, нигездә, татарлар яши. Шуңа күрә рус, мари телләрен генә түгел, мәктәптә татар телен дә өйрәнәләр. Ул тел­ләрне дә беләм. Гаиләдә дә татарча гына сөйләштек үзе. Мин Тукай, Җәлил шигырьләрен ятлап үстем. Милли бәйрәм­нәр­не барлык туганнар җыелышып, бергәләп бәйрәм итәбез, татар ашларын пешерәбез... Әтием республикада танылган нейрохирург. Әби белән әни тәрбиясендә – тәртип кысаларында үстем мин. Кичке уннан да соңга калмыйча кайтып ятарга тиеш идек. Казан федераль университетын тәмамлауга ук Дәүләт Дума­сы депутатының ярдәмчесе булып эшли башладым. Тик бу минем юлым, минем эшем түгеллеген бик тиз төшендем...



Шуңа күрә телевидениегә китәргә уйладыңмы?
– (Елмая.) Икенче сыйныфта укыганда ук мин үземнең көндәлегемә телевизор экраныннан карап тора торган бөдрә чәчле кыз рәсемен ясап куйган идем.
Ул кыз, әлбәттә, мин булырга тиеш идем. Хәтта рәсем астына: «Телевидение дикторы буласым килә», дип язып та куйганмын. Тик мин коры хыяллар белән генә мавыгып утырмадым, үзем дә бик нык тырыштым! Шактый көч куярга, үз өстемдә нык кына эшләргә туры килде миңа. Актерлык осталыгы курсларына да йөрдем. Педагогым Вероника Валерьевна Чепегинадан сөйләм дәресләре дә алдым - акцентым көчле иде. Әле хәзер дә аның янына барып, осталыгымны чарлап торам. Хәтта спортның су төрләре чемпионаты алдыннан махсус роликларда төшеп, үземне экраннарда «балкытып» алдым. Ә аңынчы... Артык килограммнарымны «яндырдым!» Утызны!



«Татарстан-24»кә мондый әзерлекле кызны бишкуллап алганнардыр инде.
– Бик ашыкмадылар шул... 31 мәртәбә (!) әңгәмә генә үттем. Һәм һәр юлы үземнең шәхес икәнлегемә ышандыра алмадым – мине «блондинка» итеп кенә күрәләр иде. Нык кайгыра идем моңа, әмма юкка борчыл­ган­мын – вакыты җиткәч, морадыма ирештем. Үз-үзеңә ышану һәм тәвәккәллек барыбер юл яра ул! Телеэкранга эләгү өчен бөтен танышларыма, кастингка эләгергә яр­дәм итегез, дип шалтыратып чыктым. Ә мин­нән көлде-ләр генә. Имеш, таныш-белешең булмаган килеш телевидениегә эләгеп буламыни? Хәзер аларның белеп сөйләмәгәннәрен аңладым инде. Кыюлык белән үҗәтлек кенә кирәк. Узган елның 1 мартында тәки кастингка килдем бит! Каушадым, әлбәттә. Чөнки бу урынга дәгъва кылучылар йөздән артык булып чыкты. Күбесенең инде телевидениедә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Ә жюри мине сайлады! Бәхетем бу минем! 

Ә нигә соң нәкъ менә «Татарстан-24»?
– Татарстанда берничә телекомпания бар. Һәркай­сының үз юлы, үз аудиториясе. «Татарстан-24» яшьлеге, зур максатлар куюы белән аерылып тора. Телеканал бөтен республика тормышы турында сөйли. Хәбәрләр Татарстанның иң ерак төбәкләреннән дә алына. Ялсыз-нисез тәүлек әйләнә эшләп торуның җаваплылыгы зур аның. Ләкин кулыңның «тормыш пультында» икәнен тоеп эшләү кызык та бит ул! Яңалыкларны бөтен кеше-дән алда белеп торасың... Эфир барышында шулкадәр адреналин алам мин! Тамашачының мәхәббәтен тою да миңа энергия өсти, яшәү дәрте бирә!



Күп нәрсәгә өйрәнгәнсеңдер үзең дә?
– Әлбәттә, өйрәндем! Телевидение җитәкчелә­ренә мине, мөмкинлекләремне күреп алганнары өчен бик рәхмәтлемен. Бу гаҗәеп һөнәр серләренә өйрәткән
остазларыма, мөхәррирләргә, бүтән алып баручыларга – бүген минем дусларыма әверелгән хезмәттәшләремә рәхмәтемнең иң зурысы. Алар мине шундый кызыклы дөньяга алып керделәр! Иң зирәк остаз – ясалган хаталар дигән нәрсә дә бар бит әле. Иң мөһиме: ялгышлардан куркып калмаска, белмәгәнне сорарга оялмаска  кирәк. Мин һәрвакыт эшемә бәя бирүне сорыйм.
Тәнкыйтьтән курыкмыйм. Казанда гына түгел, республикадан читтә дә танылган профессионаллар белән янәшә эшләргә туры килә бит миңа. Бердәм команда булып эшләү кыенлыкларны ерып чыгарга ярдәм итә.



Димәк ки, син эшеңнән канәгать? Ә якыннарың эшең турында нинди фикердә? 
– Туганнарым, гаиләм Зөһрәләре белән бик тә горурланалар. Тапшыруларны карап баралар, мактыйлар да, җитешмәгән якларны да күрсәтәләр. Бигрәк тә әниемә рәхмәтле­мен. Таянычым, барлык уңыш­ларым­а сөенүче, рухландыручы, өметләремә канат куючы кешем ул! 

Зөһрә, күзәтеп барам: син бит әле бик актив рәвештә интернет-тормыш белән дә яшисең... 
– Хәзер бу нәрсәгә бүтәнчәрәк карыйм. Социаль челтәрләр минем өчен телеканалны популяр итүнең бер мөмкинлеге ул. Минем тырышлыгым белән дә безнең аудиториянең киңәя баруын белү миңа горурлык хисе бирә. Россиядәге һәм чит илләрдәге абунәче­лә­рем безнең яңалыкларны сайттан укый.



Социаль челтәрләрдә утырудан башка да кызык-лы шөгыльләрең бармы? 
– Музыка мәктәбен «бишле»гә тәмамлаган идем.Хәзер дә әле, арып эштән кайткач, пианино янына утырып уйнап алам. Шуннан хәл кереп китә. Классик әсәрләр уйныйм күбрәк. Бетховенның «Айлы соната»­сын бигрәк тә яратам. Рус классикларын йотлыгып укыйм. Достоевскийның «Преступление и наказание», Булгаковның «Мастер и Маргарита», Тургеневның «Отцы и дети» әсәрләре һичкайчан да туйдырмый. Соңгы вакытта психология белән мавыга башладым.

Зөһрә, Татарстан йөзе булган кыз экранда күрен­гән саен: «Безнең кызлар чибәр шул ул!» – дип горурланып куябыз. Ул матурлыкны кайгыртып, саклап торасы да бар бит әле.
– Телевизор караучыларның әнә шундый җылы мөнәсәбәте матур итеп күрсәтә торгандыр мине. Туры эфир бик күп адреналин бирә ул. Шул адреналиннан йоклый алмый яткан чакларым да була... Эфирга чыгу миңа эш кенә түгел, хобби сыман шөгыль инде ул! Спорт белән мавыгам. Безнең эштә үзеңне формада тоту бик мөһим нәрсә. Баштагы авырлыгымны киметкәнемне әйткән идем инде - хәзер шул күрсәткеч үзгәрмәсен өчен тырышам. Йөгерү, йога, пилатес, кроссфит, хәтта бокс та... Мин әле «Ак барс»ның фанаты да. Хоккейны бала вакыттан ук яратып карый идем. Быел хоккей буенча Дөнья чемпионатына бару бәхетенә ирештем. Хоккей матчын стадионда карауның үз ләззәте бар икән аның. Сәяхәт итәргә, бүтән мәдәният вәкилләре белән танышырга, аралашырга, дөньяга бүтән күзлектән караучыларның фикерен белергә яратам. Әнә шул рәвешле телеканалыбыз белән бергә үзем дә үсәм. Дөньяның 22 дәүләтендә булырга өлгердем инде. Ә күрмәгән илләр күбрәк!



Бу әңгәмә 8 Март алдыннан булды. Бу бәйрәмдә без бүләкләр алырга гына түгел, бер-беребезгә матур теләкләр теләшергә дә яратабыз. Хыялына ирешкән, ил күгендә йолдыз булып балкырга өлгергән кызга иҗади бәхет, иминлек нигезе булган ныклы сәламәтлек телибез.
– Мин дә, үз нәүбәтемдә, үземнең генә түгел, бөтен гаиләбезнең яраткан журналы булган «Сөембикә» аша аның меңләгән укучыларына зур максатлар куюдан курыкмауларын, язмышның кешегә һәрвакыт бәхетле булу өчен шанс бирәчәгенә, ягъни күк капусы ачылып китәренә ышанып яшәүләрен телим. Аннары тагын әйтәсе килгән бер сүзем бар: иң бәхетле чакларында да алар якын кешеләрен, остазларын онытмасыннар иде.

№3, 2017

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар