Логотип
Арабыздан беребез

«Син башкаларга охшамаган»

Иренең бу сүзен бер дә онытмый Венера. 
Башкаларга охшамаган... Кем белә, яшьлектә ул аны, бәлки, чибәрлеге өчен тирә-юньдәгеләрдән аерып куйгандыр. Әмма тәвәккәл, үҗәт, булдыклы һәм гаҗәеп тырыш булуын да күрми калмагандыр! 

Мәскәүдә, «Росатом» дәүләт корпора­ция­сендә оешманың егерме еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе бара. Илгиз Бай­беков дигән яшь галим рояль янына чыгып утыра да Бетховенны уйный башлый... Хезмәттәшләрен шаккат-тырган вакыйга була бу: «Дөнья классикасын уйный! Оста уйный! Әллә кайдагы провинция­дән, Ульяннан килгән егет!» Соңрак Илгиз әнисенә шылтырата: «Алар бит минем Кулаткыдан – гап-гади татар авылыннан икәнем­не белми әле!  Венера Адельханов­нага ихлас рәхмәтләремне җиткер!»

Иске Кулаткыдагы туган якны өйрәнү музее директоры Роза Мөдәрисовна улының шушы үтенечен Венерага тапшыруын ишетеп тордым да тәмам буталдым: язмамның героинясын сезгә «Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы райо­нының «Яңа дулкын» телекомпаниясе генераль директоры» дип тәкъ­дим итсәм, әнә шул Илгиз, Зөлфия, Алсу, Лилияләр... кебек күпләгән укучылары мине аңлап бетермәс бит... Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы дип таныштырсам, Иске Кулаткы районында яшәүче милләт­тәшләрем ялгышканга санар: ул алар өчен, беренче чиратта, туган төбәкләрендә булган һәр яңалыкны сөйләп, ишеттереп торучы диктор, журналист. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Адель­хан кызы Деникаева үзе моны бик гади генә аңлата: «Ике кулына бер эш кенә булганнар хәзер, гомумән, сирәк. Бу – замана таләбе», – ди ул. 



Венера – укытучы

Район үзәге булган Иске Кулаткы кечкенә авыл түгел.
– Беләсезме, бездә һәр ике йортның берсендә пианино тора, – дип сөйли Венера. 

Юк ла, гел җырчы һәм музыкантлар яшәми биредә. Гап-гади авыл Кулаткы. Башкалардан үзендә сәнгать мәктәбе булуы белән генә аерылып торадыр. Дөресрәге, шул мәктәпнең укытучылары белән. Авылдагы бала-чаганың яртысын пианино янына утыртып кара әле син! Тик дәрестә уйнаган белән генә ерак китә алмыйсың, өйдә дә сәгатьләр буе шөгыльләнми булмый, ә аның өчен уен коралы кирәк. «Әти-әниегез пианино алсын», – дип әйтә алмый Венера, әмма балаларны пианинолы итүнең юлын таба! 
– Машина сорыйм да Ульянга чыгып китәм. Белдерүләр буенча барып, иске пианинолар җыям. Ал гына, бушлай бирәләр! Уен коралын көйләүче әйбәт кенә оста да таптым. Бервакыт ул миңа: «Бу кадәр пианино белән нишлисез? Тозлыйсызмы әллә сез аны?» – диде. 



...«Киләчәгемне музыка белән бәйләячәгемне... балалар бакчасында ук белә идем», – дип сөйли Венера. Әти-әнисе сәхнәгә аяк баскан бала түгел югыйсә. Әлеге дә баягы – хикмәт укытучыда! Фәтилә апалары алар белән оркестрга кадәр оештыра! Аннан – сәнгать мәктәбе. Барысы да алдан уйланганча бара: сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Ульяновск шәһәренең музыка училищесына керә. Укытучысы Галина Степановна Уварова: «Син – татар баласы, барасы юлың билгеле – алда Казан», – дип, күңелгә канат куеп торса да, диплом алгач, Кулаткыга эшкә кайта. Кайтмый булмый: әти-әнисе ике сүзнең берендә: «Менә кияүгә чыгарсың да, алга таба ирең укытыр...» – диләр. 



Ә күңелдәге теге хыял һаман яши, көннән-көн үсә, зурая гына бара. Венераның иң якын сердәше, дусты – әтисенең бертуганы Мөнирә апа гына белә бу хакта. «Өйдәгеләреңне үзем җайлармын, балам, бар Казаныңа», – дип, качырып кына юлга чыгарып җибәрүче дә ул була.
– Дирижер-хор бүлеген тәмамласам да, үземне дирижер буларак күрми идем, – ди Венера. – Миңа җырларга өйрәнергә, тавышымны куярга гына кирәк иде. Документларымны сәнгать институтына тапшырдым. Укырга керүгә якташыбыз Мөнир Якуповны эзләп таптым. Ул мине Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахмановлар белән таныштырды. Театрдагы бер генә премьераны да калдырмадым...

Ә аннан Венераның сукмагына аңа «югары белемне бирергә тиеш ир» чыга. Чыга дип, әллә кайчан белгән Артур була ул. Февраль аенда Кулаткыга мәктәпне тәмам­лаучылар очрашуына кайткач күрешәләр дә, егет аны озата килә. Венераның аптырап: «Нигә дип озатырга булдың әле?» – диюенә, Артур: «Син башкалар кебек түгел!»  – дип җавап бирә. Шул бер җөмлә бөтен нәрсәне үзгәртә дә куя... Ноябрь аенда инде туй була. Яшь киленгә эш эзлисе юк – сәнгать мәктәбендә аны һәрчак көтәләр. Шул елны ук аның укучылары өлкә күләмендә уздырылган конкурста җиңү яулап кайта.


Венера – тележурналист

Иске Кулаткыда җирле телевидение моңарчы да булган – атнага ике тапкыр яңалыклар тапшырганнар. Халык аларны «Культура» каналы аша караган. Районның Иске Мостяк авылында туып-үскән Эдуард Ганеев – ул Саратов шәһәрендәге «Гэксар» электротехник приборлар заводын җитәкли, күптән түгел Иске Кулаткы районы башлыгы булып та сайланды – якташларына зур бүләк ясаган: 21 нче Бөтенроссия каналын сатып алган. Тулы бер канал! 

Иске Кулаткы хәзер «Татарстан–Яңа гасыр»ны спутниксыз карый. Җирле телевидениенең дә мөмкинлекләре бермә-бер арткан. Эдуард Әнвәрович «Яңа дулкын»га диктор итеп Венера Деникаеваны чакыра. Диктор, өлкән редактор, генераль директор... Венера кул астында бүген сигез кеше эшли. Тапшыруларның вакыты читтә яшәгән татарларның күбесе кызыгырлык, хәтта көнләшерлек – атнасына биш сәгать. Озакламый ул тагын өч сәгатькә (!) озынаер дип көтелә. 
– Район кечкенә димәгез, бездә яңалыклар гел булып тора. Көн саен өч камера белән өч якка чыгып китәбез, алай да өлгермибез. Халык өчен үзебездә булган һәр вакыйга кызык, чөнки ул бит аларның тормышы. Районыбызның уйсурак урында утырган берничә авылы безне карый алмаса да, күрше өлкәләр – Пенза, Саратов, Самарада бер калдырмыйча карап барабыз, диләр. 
Тормышта бер генә роль башкарган хатын-кыз, гомумән, бармыни ул?! 

«Яңа дулкын» күтәрерлек проблемалар да җитәрлек Иске Кулаткыда. Шуларның иң зурысы – эшсезлек. Ул исә үз артыннан башкаларын ияртә: гаиләләр таркалу, демография, балалар аз туу, эчкечелек, рухи ярлылык, җинаять­челек... Ир-атларның  читкә китеп эшләве дә гаиләләрне шактый какшата.



– «Яңа дулкын»да эшли башлаганнан бирле мин күпме кеше, күпме язмыш белән таныштым, – дип сүзен дәвам итә Венера Адельхановна. – Гыйбрәт алырлык очраклар бихисап булды. Кемнәрнеңдер тормышын берникадәр үзгәртә дә алдык. Фәйзуллиннарны гел искә төшерәм. Алар яшәгән йорт төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән. Гаилә башлыгы урын өстендә ята. Мөнзилә апа ярдәм сорап кая гына бармаган, кемгә генә кермәгән?! «Безне ишетүче булмады», – диде ул. Аларның авыр хәле турында эфирда яң­гыраттык. Эдуард Әнвә­ровичка да җиткердек. Мохтаҗ­ларның гозерен беркайчан да игътибарсыз калдырганы юк аның! Озак­ламый Мөнзилә апаларга төзүчеләр бригадасы килеп, идән-түшәмнәрен яңартты, ут чыбыкларын алыштырды, яңа мич чыгарып китте.
Якташлары арасында: «Сез белмисез генә, ул бит җыр­чы!» — дип бүлдерүче дә табылыр әле мине... 

Эдуард Әнвәровичның бәйрәмнәрдә якташларын сөендерә торган матур гадәте бар. Берәү дә бүләксез, игътибарсыз калмый: гарип балалар, инвалидлар, Әфган, Чечня сугышын кичергәннәр... Без күп геройларыбызны шушы бүләкләрне тапшырып йөргән вакытта табабыз. Халык бик яратып карый торган «Язмыш сукмаклары» дигән тапшыруыбыз бар. (Ул «Адәм белән Һава»га охшаган.) «Котлауларга» хатлар күп килә. Безнең халыкны тагын бер зур яңалык көтә әле: тиздән Кулаткыда җирле радио да эшли башлаячак! 



Венера – сатучы

«Шөкер, Ходай миңа кешенекеннән артык зур кайгы биргәне юк», – ди Венера үзе. Бирмәсен дә! Әмма... гаделсезлеккә түзү, хаксызга рәнҗетелү дә җиңел түгел ләбаса... Дөреслегеңне исбат итеп суд юлларында йөрү дә рәхәт түгел.  Хәтта  сине акласалар да, барыбер рәхәт түгел... Кешеләргә карата югалган ышаныч суд карарлары белән тиз генә кире кайтмый шул ул. Уку­чылары, кая гына барса, нинди генә конкурста катнашса да, алдынгы урыннарны яулый, Мактау кәгазесез, дипломсыз кайтканнары юк. Ә аңа «син профессиональ яктан яраксыз», диләр. Акны кара дип күрсәтү бер генә җитәкчегә дә дан китерми югыйсә...  

Чарасызлык әллә нинди тәвәк­кәл адымнарга этәрә: Венера ул чакта, барысына да кул селтәп, Ульяновск шәһәренә чыгып китә. Фатир таба һәм... төрек товарларын сатучы булып эшкә урнаша.


Кешеләр белән җиңел аралашкан ачык йөзле кызны сатып алучылар бик тиз үз итә. Товарның әйбәт сатылуы хуҗаларга да ошый. 
Ә эчтәге ут... Анысын беркем белми! Алмазына җиде, Эльви­расына биш яшь кенә бит, дәү әниләре кулына калдырып китсә дә, аларга әнинең иң кирәк чагы... Газиз балаларыңнан аерылып яшәргә мәҗбүр булу ана кеше өчен җиңел сынау түгел... Инде Ульянга гаилә белән күчәрбез, дип торганда

Римма исемле танышы күршедәге Радищев районына эшкә чакыра, телевидениедә мәдә­ният турында тапшыру алып барырга дип. Ради­щевка кадәр егерме биш чакрым гына, бу инде Ульян белән Кулаткы арасы (ә ул ике йөз алтмыш чак-рым!) түгел – ризалаша  Венера: улы белән кызына шактый якыная бит. Тагын шулай бер ел уза. Ә аннан районда җитәкчеләр алышына. Балалар сәнгать мәктә­бенең ишекләре Венера алдында кабат ачыла...


Венера – әни

– Башта улыбыз туды. Малай артыннан бик тә кыз алып кайтасым килгән иде... Кыңгырау чәчәге кебек Эльвирабыз үсеп килә менә. Ходайга үпкәләрлегем юк – хыялларым, шөкер, бер-бер артлы чынга аша. Рояль дип күпме йөрдем... Ак роялем янына утырган саен сөенеп туялмыйм хәзер! Тагын бер хыялым бар... Өебезне гөр итеп, кечкенә бер кешенең чабып йөрүен телим... Монысы да, әлбәттә, Ходай кулында...



Эльвирага дүрт ай булганда Венера инде эшкә чыга. Ярты елдан соң аны сәнгать мәктәбенең директоры итеп куялар. Ә Венера тотынган эшен, Кулаткылар әйт­мешли, өзеп эшли торган кеше. Халык уен кораллары, ксерокс кайтарта, китапханәне яңарта... Кайберләре артыннан Ульянга кадәр бара! Ачылмаган ишекләрне ачтыра. «Бирегез бу кызга», – дигәнне ишетмичә туктамый...
– Үземә сорамыйм бит – балаларга!

Тиздән Кулаткыда җирле радио да эшли башлаячак!

Сәнгать мәктәбенә йөрүче­ләрнең барысын да үзенеке саный ул. Аларның һәрберсенең уңышында Венераның да өлеше бар! Эльмира Яфарова дигән укучысы Мисырның Хургада шәһәрендә узган «Дөнья йөрәге» фестивалендә Гран-прига ия булган. (Бүгенге көндә Эльмира Казан дәүләт консерваториясе студенты!) 2006 елда Венера Деникаева оештырган «Карлыгач­лар» яшүсмерләр вокаль төркеме бүген дә сәхнәдә әнә. Алар катнашкан Бөтенроссия һәм халыкара конкурс-фестивальләрне саный китсәң?! «Карлыгачлар» алган диплом, грамота, рәхмәт хатларының барысын-барысын искә төшерсәң?! Дүрт ел элек «Халык коллективы» исеменә лаек булуларын гына әйтим дә... Юк, тагын бер нәрсәне әйтми уза алмыйм икән: «Карлыгачлар»ның спонсоры турында. Әйе, ялгышмыйсыз, шул бер үк меценат – Эдуард әфәнде Ганеев. Ансабль кызларына милли киемнәр, бәйгеләргә бару өчен юл чыгымнары... – бар да аңардан. Инде ничә еллар буе!..

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әфәрин! Венера ханым! Сокланырлык, матур, кызыклы язмыш. Тагын да күптөрле хыяллар, ниятләр, уңышлар телим. Чын күңелдән шатланам, горурланам татар халкыбызның шундый кешеләре булуына.

    Хәзер укыйлар