Логотип
Арабыздан беребез

"Син дә Азат, мин дә азат" – Буа районының элекке җитәкчесе хатыны Гөлнур Айзат беренче җырын иренә багышлап язган

Күп кенә кеше җитәкчеләрне һәм аларның гаиләләрен бал-малда гына йөзә, бишәр машина тота һәм кредит-ипотекаларга батып ятмый дип саный... Бу чынлыкта да шулаймы?

Инде билгеле булганча, Татарстанның Буа муниципаль районы җитәкчесе Азат Айзатуллов, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар булу сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китте. Аның хатыны - укытучы, шагыйрә Гөлнур Айзат "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесенә җитәкче хатыны ничек яшәве, ире һәм гаиләсе турында сөйләде.


"Азат һәрвакытта да эшләгән җирендә ниндидер яңалык калдырырга тырышты"


- Гөлнур ханым, Сез ничек ирегез белән таныштыгыз?
- Без бер институтта укыдык. Ул - тарихчы, мин - филолог. Азат белән кызыл почмакта таныштык. Мин чит ил студентлары белән төрле чаралар, дискотекалар оештыра идем. Шунда шакмаклы күлмәктән, зәңгәр чалбардан булган егет мине биергә чакырды. Менә шулай танышып киттек, биедек.

 


Соңрак бу егеткә игътибар итә башладым. Сәнгатькә битараф кеше түгел иде Азат, үзе дә сәхнәләрдә чыгыш ясап йөрде. Кинотеатрларга, операларга йөрдек. Яшь чагыбызда без опера ярата идек. Казанда бер генә дә опера спектаклен калдырмый идек. Шулай очрашып йөреп, 5 курста өйләнештек тә.
Аннары ул армиягә китте. Армиядән кайткач, башы-аягы белән эшкә чумды. Аны башта  СПТУда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Балалар белән уртак тел тапты, үзе дә кечкенәдән комбайнда, тракторда утырып эшләгән. Аннары аның яшь, энергияле, тырыш икәнен күреп, район мәгариф мөдире чакырып алды да, мәктәпкә директор итеп җибәрде.
Мәктәпкә барсак – таушалган, бернәрсә юк. Азат һәрвакыт барган җирендә нәрсәдер булса да калдырырга тырышты. Янтуган мәктәбендә музей оештырды, спортзал ясатты, лозунглар эшләтте. Әйткәнемчә, аның иң яхшы сыйфаты – үзеннән соң яңарыш калдыру. Кайсыдыр авылга килгәч, бакчаларны карап китә, икенчесендә йортлар салдыра һәм тарихны барлый. Моннан мин аны татар халкының күркәм сыйфатларын туплаган шәхес дип, әйтәсем килә. Менә шулай бернинди эштән дә йөз чөермичә эшләде. Иртән 5 тә чыгып китә иде, кичке 11 дә кайтып керә.


“Оештыручы капитан булмаса, кораб бата”


- Буа өчен соңгы елларда эшләгән иң зур эшләре дип нәрсәләрне әйтер идегез?
- Шәһәрдә юллар юк иде, ватылган асфальт урынына кирпеч тутыралар. Азат Буаның бөтен урамнарына асфальт җәйдерде. Яңа хастаханәләр, ветеринария лабораторияләре эшләтте. Буада ике парк ачтырды. Берсендә фонтан да куйдылар.

 


Тарих укытучысы буларак эшләнелгән тагын бер эше – Ветераннар  аллеясе. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә мәңгелек ут куелган мемориаль комплекс эшләтте. Торгызу, яңарту ягына ул бик теләп тартылды.  


Педагогик белеме булгач, укытуга да игътибары зур иде. Мәктәпләр ачты. Мәсәлән, Фролова авылында Казанда да булмаган заманча мәктәп ачылды. Кечкенә авылларда да мәктәпләр төзекләндерелде.


Сайлауларда безнең районда һәрвакытта да 98-99% кеше йөри иде. Сайлаулардагы әзерлеккә килгәндә бик җаваплы карады. Яшьләр программасында да зур уңышларга ирештек дип саныйм. Җитәкчелек эшенә дә күп кенә яшләр килде, ул аларны тәрбияләргә зур көч куйды. Үзеннән соң да көчле коллектив калдырды, дип саныйм.


Татар халкының күркәм бәйрәме Сабан туена Мордовиядән дә кунаклар килде. Чит илгә дә күрсәтерлек Сабан туйлары оештырды. Үзеннән генә килә торган эш түгел бу, шуңа коллегалары белән уртак тел табып уңай карарга киләләр иде. Сабан туйда татар халкының XVI-XVII гасырдагы яшәеше күрсәтелде. Халыкның барлык гореф-гадәтләрен шушы бәйрәмдә ачып күрсәтә алды.


Эш кешесе һәрвакыт эштә. Иртән торып, кырга чапты. Әле ашамаган, эчмәгән килеш ул эштә иде, мин аны табын әзерләп көтеп тордым. Оештырып торучы капитан булмаса, корабль бата. Шуңа күрә, капитанның үзенең командасы белән эшләвенә карап, эш алга бара.


Гөлнур Айзатның беренче җырын ире Азатка багышлаган: “Син дә азат, мин дә азат...”


Гөлнур Айзатның “Мәхәббәт юлларыннан” дип исемләнгән беренче җыры иренә багышлап язылган.


- Мин рәхәттән генә шигырь язып утырмыйм. Минем ирем авырый, әнием авырый, кайнанам авырып алды. Берьюлы шулкадәр кайгы кичердем. Язган әсәрләрем дә тормышчан һәм фаҗигале. Тормыш ул биеп, җырлап йөрү генә түгел. Ул борчулардан да тора.
Иптәшемнең эштән биш минутка гына кайтып килүе дә миңа илһам бирә иде. Мин аны ашатып-эчертеп чыгарып җибәрәм дә, үзем шигырь язарга утырам. Азатның кайтуына ярты гына сәгать калу да мине тиз генә проза әсәремне дәвам итеп алырга этәргеч бирә иде.
Быел бергә яшәвебезгә 35 ел. Ул - минем төп илһамчым. Мине турыдан-туры мактамаса да, ул миңа илһам бирүче кешем. Хәзер авырса да, мескен җырлар язып утырмыйм. Аларда мәхәббәт, яшәү матурлыгы, тормыш мәгънәсе һәм дин.

“Мәхәббәт юлларыннан” дип исемләнгән иң беренче җырымны Азатка багышлап яздым. Ул армиядә иде. Мин үзем 14 чакрым араны йөреп эшләдем. Бик сагынган вакытта аңа шигырьләр яздым. “Мәхәббәт юлларннан” җырын 1982 елдан күп кенә җырчы башкарды. Бу җыр “Курай” радиосында җиңүче дә булды. Ул җыр Рафаэль Латыйповны сәхнәгә алып менгән җыр. Рафаэль ул вакытта җырчы булып танылмаган иде әле.

 

 

 

“Хатын-кыз бер генә метрга булса да, иреннән арттарак тотарга тиеш”


- Гөлнур ханым, гаиләнең имин-тату булу сере нәрсәдә?
- Әгәр тормышта тату яшәргә телисез икән, хатын-кыз үзен иреннән бер метрга булса да арттарак тотарга тиеш. Янәшә түгел.


Хәзерге вакытта ир-атның кадере кимеп бара. Бу турыда Фәрит Мифтахов белән “Әти йөрәге” дигән җыр да яздык. Минем күп җырымны ирләр җырлый. Мин ир кешенең дәрәҗәсен күтәрү яклы. Гаиләдә берәр нәрсәне хәл иткәндә балаларга: “Атагызны тыңлыйк”, дип әйтәм. Оныкларыма да шулай кушам. Гаиләдә тәртип булсын өчен ир кешенең дәрәҗәсе булырга тиеш. Әти кешенең дәрәҗәсе булмаса, гаилә таркала, төпле нигезле булмый. Муен кая борыла, баш шунда борыла дип әйтәләр, әмма баш төпле булган очракта муенны үзе бора ала. Хәзерге көндә авырып ятса да, бар киңәшне аннан сорыйм.

 


Мәктәптәге эшләрдә дә мин аңа мөрәҗәгать итәм. Ул миңа этәргеч кенә түгел, киңәшче кешем дә. “Азат, менә моны ничек эшлик”, - дип сорыйм. Без күп эшне башкарганда да үзебезне мактыйк дип түгел, ә Буаны күрсәтик дип максат куя идек. Азат үзе дә килгән кешеләргә Буа турындагы китапларны бүләк итә иде. Тагын бер максатыбыз Буа районында яшәгән халыкның яшәвен яхшырту булды.


Азат – нечкә күңелле кеше. Җәй көне эштән кайтканда да беренче булып бакчаны әйләнеп чыга, чәчәкләргә соклана. Сливабыз беренче уңыш китергәндә дә бер  чиләкне шәһәргә оныкларга, дип алып китте. Өйдә табынга утыргач, ризыкны оныкларга, аннан балаларга, миңа өләшеп чыга. Соңыннан гына үзе ашарга тотына.  Азат гаиләне кайгырта икән, җәмгыятьне дә кайгырта дигән сүз, чөнки гаилә аның бер өлеше.

 

“Ярың сине түбәнсетми торган булырга тиеш”


- Үз ярыңны сайлаганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәк?
- Үз ярыңны сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Кешенең нинди икәне сөйләшүеннән үк күренә: мин мондый дип чагыштырып сөйләшә. Бу кеше белән тормышта яшәве дә уңышлы булмый.


Азат – башкача. Ул һәрвакыт булышып яши. Мин Казанга укуга киткәндә дә, сыерларны савып торды. Моны бөтен ир-ат та эшли алмый, халатыңны ки дә, өйдә утыр, ди. Казанга барып кәгазьләрне якларга кирәк вакытта да кайткач ук нәтиҗәләрне сораша. Ул мине үзе белән тигез дәрәҗәдәге кеше булып үстерергә тырышты.


“Безнең урлар әйберебез һәм урлаган әйберебез юк”


- Халык кешене зур урында утыруын күреп, аны бай, күп машиналы кеше дип саный. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?
- Беренче чиратта үземнән чыгып фикер йөртәм. Башкаларның, бәлки, бизнесы, эше бардым. Безнең куркырлык җиребез юк. Килгән кунаклар да, ник сез пәрдәләрне корып куймыйсыз дип сорый, әмма безнең яшерер әйберебез юк. Залда алтын да, кыйммәт сәгатьләр дә юк – гөлләр үсә һәм картина эленеп тора. Безнең урлар әйбер һәм урлаган әйбер юк.
Бар байлыгыбыз – балаларыбыз. Шуңа күрә курыкмадык та, кешеләргә ачык күз белән йөрдек. Кеше бит урласа, кайчан тотарлар дип куркып йөри. Мин 4 ел район җитәкчесе хатыны булып, бер тапкыр да үземне югары тотмадым. Бөтен шәһәр халкы йөри торган такси, автобус белән йөрдем.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кочле затлар барлык сынауларны да намус белэн утэ хэм жинеп чыга. Сез шундыйлардан Гольнур ханым. Туземлек хэм ихтыяр коче, балаларыгызнын ярьдэме, туганнарыгызнын ихтибары иптэшегезне аякка бастыруда сезгэ таяныч булыр дип ышанам. Ижат ялкыныгыз сурелмэсен, тормышыгыз башкаларга урнэк юл курсэтсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дустым Гөлнур! Матур эчтәлекле, мәгънәле әңгәмә килеп чыккан. Син нинди генә очракта да һәрвакыт үз югарылыгыңда каласың. Кешелеклелек - иң төп сыйфатың. Һәркемгә туры килә торган сүзләрне йөрәкләргә үтәрлек итеп җиткерә беләсең. Шуңа да кешеләр сиңа тартыла торгандыр. Алда да Сиңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете телим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хуҗа һәм аның хатыны менә шундый үрнәк булырга тиеш тә.Әлеге язма төрле катлам кешеләре өчен МЕНӘ дигән чыганак.Гадилек,эшчәнлек,җылы мөнәсәбәт,гаилә татулыгы,эчкерсезлек -- һәммә нәрсә дә бар монда.Гөлнур Айзат студент елларында ук аерылып тора иде.Тулай торакта кхнәгә керер иде -- йөзе көлеп торыр,сәламе яңгырап торыр,җор теле белән үзенә каратып торыр...Менә шулай итеп күз алдымда тора ул минем.Гаҗәеп киңкырлы шәхес,дип,менә аның кебекләргә әйтеләдер... Уңышлар,сәламәтлек телим аңа.Хәләл җефете ныклап терелеп,озын гмер кичерсеннәр шатлыкта...Рәхмәт аңа!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт,җаннарым!Исән-сау,хөрмәтле булып яшәгез!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дорестэн дэ , Голнур апа, гади дэ , асыл да зат! Аны коллективы да сагынып, ярдэмчечел, кинэшче , дус,Кеше буларак сагынып торалар. Э, укучылары исэ хэрвакыт яратып искэ ала..! беркайчан да, Голнур апа зураеп, масаеп йормэде ул! Хэрвакыт та да бар кеше белэн уртак тел таба белде! Азат Касымович "глава" булып эшлэгэн дэверендэ , дорестэндэ Голнур апа югарыда сойлэп киткэн зур казанышлары булды анын.!.Ул узе дэ гади дэ,,шулай ук талэпчэн дэ житэкче булды. Шуна курэ, Аны хэрвакыт хормэт иттелэр хэм итэлэр дэ! Азат Касымович райондашларыбызнын,шулай ук Татарстаннын да Олы ихтирамын казанды!!! Халык арасында да Азат Касымовичны бары тик мактап, унай яктан гына , яхшы район житэкчесе буларак искэ алалар, ана исэнлек телилэр!!! Янэшэндэ ныклы, ышанычлы таянычын, терэген-пар канатнын булганда гына зур унышларга, дэрэжэ , мэртэбэлэргэ ирешеп була. Голнур апанын да казанышларын санап бетергесез! Ныклы исэнлек телим, сезгэ! Матур, куркэм, Бэхетле парлар булып, кайгы-хэсрэт курми, озак озын гомер кичерегез! Зур унышлар сезгэ!

            Хәзер укыйлар