Логотип
Арабыздан беребез

Көзге рапсодия

Ләйсән Дусаева мокасиннар, рух иреге һәм мизгел-бәхет турында
 
Безнең кызлар кызыл келәмнән үтә башласа, горурлыгым ташый. «Үзебезнеке!» дигән милли хис мине алар катнашкан сәнгать әсәренә карата фикеремне объективлыктан бөтенләй мәхрүм итә. Шуңа да дистә елдан артык «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының иртәнге эфирлары аша безгә хәерле иртә теләп, көн буена җитәрлек күтәренке кәеф өләшкән Ләйсән Дусаева быел X Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә кызыл келәмгә аяк баскач, мин генә түгел, күпләр «аһ!» итеп куйгандыр. Кайткан бит, җиңүче булып кайткан! 

 «Татарстан–Яңа гасыр»да моннан бер ел чамасы элегрәк күренми башлады ул. Юксынган тамашачыларга телевизор пультыннан төймәләргә генә басып эзлисе булган икән: Ләйсәнебез Мәскәүне яуларга киткән булып чыкты – «Мир» каналының иртәнге эфирларын алып баручы булып урнашкан. Мәскәү телеви-дениесендә үзебезнекеләрне күрү милли горурлыкка янә бәлзәм тамызды.
Ләйсән белән бу сөйләшүебез исә рапсодия кебек килеп чыкты. Уйламаган җирдән, ирекле, импровизацияле. Үзара сагынышу да бар анда, тормышчан уйлануларга, ниндидер нәтиҗәләргә мул сөйләшү – көз кебек. Шуңа да көзге рапсодия диик без аны... 






Ләйсән, син «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалының йөзе идең. Сине таныйлар, беләләр, карьера баскычлары буйлап та җиңел генә күтәрелә идең. Һәм кинәт кенә барысын да ташлап Мәскәүгә киттең. Барысын да өр-яңадан башлаганчы, инде бер яулаган «күктә» йолдыз булып калу җиңелрәк түгел идеме? 

– Минем хыял йолдыз булу түгел. Минем өчен иң мөһиме – тормыштан тәм табып яшәү. Ә моның өчен мин нибары йөрәгем кушканны тыңлыйм, җаным теләгәнне эшлим. Хезмәт хакы бәләкәй, коллектив юньсез, дип, тормыштан зарлана торган кешеләрне аңламыйм. Эшләгән эшеңне яратырга кирәк! Һәм шул вакытта ул табыш та, бәхет тә китерәчәк! 

«Яңа гасыр»да мин 11 елга якын эшләдем. Шушы вакыт эчендә үземне хәбәрче, мөхәррир, алып баручы вазыйфаларында сынап карадым, хәтта монтажларга да өйрән­дем. Шуннан соң яңача эшләп карыйсы, федераль масштабтагы телевидениене барып күрәсе килә башлады. Мәскәүгә күчеп киттем. «Мир» телеканалы­ның ир­тән­ге эфирын алып баручы булып урнаштым. Төнге сә­гать икедә йокыдан торам, өчтә мине телевидение машинасы килеп ала. Өчтә утызда мин эштә инде. Шун­­­нан соң грим салучылар минем образ өстендә эшли, биштә мин текстны карап чыгу өчен компьютер янына утырам, ә алтыда туры эфирда, елмаеп, сүз башлыйм. Программадан соң инде мөхәррир вазыйфаларын башкарам. Өйгә еш кына кичке бишләргә кайтып җитәм. Аннан соң улым Арсен белән Мәскәүне карарга чыгып китәбез – мегаполисны өйрән­сен, биредә яшисе килеп яшәсен өчен. Иртә дигәндә кичке унда йокларга ятам. Шимбә көнне генә ял итә идем. Башта­рак мин бу яңалыкларга шатлана-шатлана йөрдем, соң­рак исә организм мондый ритмга каршылык күрсәтә башлады, ә ана йөрәге улым белән озаграк булырга кирәк, дип таләп итә иде. Шулай, тора-бара, бу эштән күңелем кайтты, һәм мин киттем. Хәзерге вакытта улыма яңа мәктәпкә күнегергә ярдәм итәм, бәйрәмнәр һәм сөйләм техникасы буенча тренинглар үткәреп акча юнәтәм, яңа үрләр яуларга әзерләнәм. 

Киткән вакытта «булдыра алмам да Казанга кайтырга туры килер» дигән курку булмадымы? Ни дисәң дә, билгесезлеккә киткәнсең бит...

– Мине якыннан белгән кешеләр аптырамый инде – кискен адымнар ясаудан курыкмыйм (кайчандыр Камал театрыннан да шулай китеп бардым, ул вакытта миңа 22 генә яшь иде әле). Икенчедән, Казаннан ваз кичеп китмәдем – кайту ихтималын да бөтенләй сызып ташламыйм. Кайтырга туры килә икән, моны һич тә фаҗига итеп кабул итмәячәк­мен, чөнки Казан – бик күпләрнең хыялындагы шәһәр. Әлегә миңа Мәскәүдә кызык. Бәхет бит ул ниндидер бер урын белән бәйле түгел, үзең кайда – бәхет шунда. 





Мәскәү сине нәрсәләргә өйрәтте? 

– Биек үкчәләрсез йөрергә! (көлә). Хәзер мокасиннар һәм балеткалар киям. Үземне тигез табанлы аяк киемендә дә уңайлы хис итәргә өйрәнәм. Моның өчен аякларым миңа рәхмәт әйтә! Казанда мин машинада үзем йөри идем. Мәскәүдә җәяүләп яки метрода йөрсәң, тизрәк барып җитәсең. Шуңа да кадак үкчәләр хәзер бәйрәмнәрдә генә. 
Мәскәүдә ватанпәрвәрлегем көчәйде. Казанны элек тә ярата идем, ләкин киткәч, аның мохите, мәдә­нияте, архитектурасы тагын да кадерлерәк кебек тоела.

Мәскәү – перспективалар шәһәре. Мең төрле мөмкинлекләре белән ымсындырып тора. Берсендә уңышка ирешәсең, алда тагын да киңрәк офыклар ачыла... һәм шулай туктаусыз дәвам итәргә була. Ләкин зур шәһәр темпына иярү көч, сәламәтлек, вакыт сорый. Бу темп арытмыймы, әллә ирешкәннәр моңа торырлыкмы? Кайчан туктарга соң? 

– Әгәр сез көчегезне юкка сарыф иткән кебек тоясыз икән, әгәр шөгылегез сезгә канатлар куймый икән, димәк, ул сезнеке түгел. Туктарга кирәкми. Һәрхәлдә, мин әлегә шундый фикердә. Алга таба ничек булыр – әйтә алмыйм, ләкин мин яңалыклардан ләззәт алып яшим. 

 
Бәхет юл ахырында түгел, бәхет нинди дә булса максатка ирешү процессының үзендә. 


Тележурналистика белән бергә актерлык эшчән­легең дә үрелеп бара. Казанда вакытта ук татар фильмнарында төшә идең. Быел синең белән Казан Халыкара мөсел­ман кинофестивалендә очраштык: «Корбан-роман» фильмында Камилланы уйныйсың. Камилланың холкы гади түгел, ул чая, эпатаж. Бу роль ничек бирелде сиңа? 

– Миңа бу проектта эшләү бик ошады. Гади роль түгел – дәртне дә, исерек хәлдә истериканы да уйнарга кирәк булды, көнчелекне дә күрсәттек, хәтта ятакта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне дә уйнадык. Шуннан автоһәлакәттәге фаҗига, анда минем героиня һәлак була... Мин моны ни дәрәҗәдә булдыра алганмын – анысы тамашачы хөкемендә. Образны аңлаешлы итеп эшләргә тырыштым. Героиняны усал, чая хатын итеп кабул итмәсеннәр иде дип теләдем. Ул гап-гади хатын-кыз, аның бәхетле буласы килә, һәм ул үз территориясен яклый. 
Шуны да әйтергә кирәк, безнең командада менә дигән атмосфера хөкем сөрә иде, барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итешеп тордык. Мин Санкт-Петербург актерларына бик рәхмәтле, алар киңәшләре белән ярдәм итте – аларның кинемато­графия­дә тәҗрибәсе зуррак. 
«Корбан-роман» фестивальдә беренче тапкыр катнашып, Казан шәһәре башлыгының махсус бүләгенә лаек булды һәм иң яхшы ир-ат ролен башкаручы номина­ция­сендә җиңеп чыкты. Октябрь уртасында картина Кытайда үтә торган «Ефәк юлы» кинофес­тиваленең конкурс программасында күрсәтеләчәк.  
 
Ә мин исә тагын да нәфис фильмда төшәргә чакырырлар дип өметләнәм. Актриса буларак та үсәсем килә.

Социаль челтәрләрнең берсендәге сәхифәдә болай дип язгансың: «Салкын тидердем... Борын суламый, тамак шешкән, баш ярылырдай булып авырта, бөтенләй эшләрлек түгел. Улым белән дәрес әзерләргә утырдым. Ашыгасы юк, шуңа да һәр биремне иркенләп өйрәнәм. 15 минут чамасы вакыттан соң, миңа хәтта кызык була башлый. Улым да хәрефләрен энтузиазм белән төшерә.  Беркая да ашыгасы булмаса, рәхәт икән, һәр минуттан тәм табасың! Бәлки, әниләргә эшләргә кирәкмидер дә? Өйдә тыныч һәм рәхәт булсын өчен?.. Юк! Уйлар башка далада йөри башлады! Мөгаен, бу кайнарлыктан гынадыр. Иртәгә бәхет формуласын икенче төрлерәк итеп чыгарып карарга кирәк булыр...» Әле уйлап чыгармадыңмы? Хәзерге заманда хатын-кызның бәхет сере нидә? 

– Бөтен кешегә дә туры килә торган универсаль сер юк инде ул. Һәркемнең – үзенеке. Һәм һәр яңа көн – яңа тарих ул. Яшь барган саен, шуңа төшендем: бәйрәмне соңыннан дип кичектерергә кирәкми. Нәкъ менә биредә һәм хәзер шатлана белергә кирәк, кирәкле сүзләрне вакытында әйтеп калырга, якын кешеңне вакытында кочакларга кирәк. Һәр мизгелне көндәлек ыгы-зыгысына бөгәрләп ташламыйча яшәп каласы иде. 




Әлеге вакытта яңа үрләргә әзерләнәм дигән идең. 

– Бервакыт «Мир»га күрәзәче чакырган идек – футбол буенча Дөнья чемпионатының нәтиҗәләрен әйттерәсебез килде. Сүз уңаеннан, ул дөрес фаразлар китергән иде. Эфирдан чыктык та болай гына аралашабыз. Шунда бу миңа: «Ә сезнең барысы да яхшы булачак!» – дип әйтеп куйды. Минем кәеф шәп, мин елмаям – өстәвенә, күрәзәче дә әйбәт фараз юрый. Алга таба нәрсә яхшы була дип сорамыйм да. Ә ул дәвам итә: син өч юнәлештә үсәчәксең, ди. Мин үземчә ике юнәлешкә йөз тотам. Тукта, бу мине белми дә бит әле, дип, игътибар беләнрәк тыңлый башладым. Синең әле улың бар, тагын ике елдан кияүгә чыгарсың, ике кыз алып кайтыр­сың, диде. Монысы инде тәмам аптырашта калдырды. Мин аны-моны әйткәнче, уйлаганыңны тормышка ашыр, курыкма, дип, әле күңелдә генә йөрткән «өченче» юнәлешне дә атап, китеп тә барды. Телевиде­ние, актерлык эшчәнлеген ташламыйм инде – тәкъдим­нәр дә бар, ә өченчесенә менә тәвәккәлләргә кирәк – роман язасым килә минем... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар