Логотип
Арабыздан беребез

​Кәрам кызы

Без сөйләшкән арада гына да аның бүлмәсенә дистәләгән кеше кереп чыкты инде. 

Берөзлексез телефон шалтырады. Бүген ул – монда, иртәгә – Мәскәүдә... аннары аның ерак океаннар, диңгезләр артына китеп баруы да ихтимал. Эш аны дөнья буйлап шулай йөртә дә йөртә...

Менә шундый «продвинутый» кеше булып чыкты әңгәмәдәшем. Күпне күргән, күпне белгән, күп сәяхәт иткән кеше белән гәп куертуы бер яктан кызыклы һәм мавыктыргыч, ә икенче яктан... бер дә җиңел түгел, дип әйтер идем. Андый кешенең чәчелергә-түгелергә торган фикерләрен җыеп алу, күңелгә сеңдерә бару өчен аның белән бер сулышта булу, ә кайчак аны ярты сүздән аңлау кирәк.



«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең менә инде дистәләгән еллар рәсми дилеры саналган «РариТЭК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль дирек­то­ры­ның урынбасары, финанс эшләре директоры... Хәния Кәрам кызы САФИУЛЛИНАны бүгенге көндә коллектив­ның брендына, мактанычына, горурлыгына әйләнгән КАМАЗ йөк автомобильләре өчен төрле запас частьлар җитештерү, йә булмаса, автомобиль­ләрне газга көйләү мәсьәләләре генә түгел, бәлки барысы да борчый.

Шуңа да ул, онытканчы әйтеп калыйм дипме, сүзне бер проблемадан башлап икенчесе белән тәмамлый. Кайчандыр, моннан утыз еллар чамасы элек, хезмәт юлын КАМАЗның пресс-рам заводында гап-гади кисүче һөнәреннән башлаган унтугыз яшьлек кызны, бер ел да үтми, аның телгә осталыгын, оештыру сәләтен күреп­ме, заводның иң мөһим һәм җаваплы участогына – комсомолга (үзе моны ул чагында киң таралган БКД – боевая комсомольская дружиналарның актив эшчән­леге белән аңлата) – авыр хәлгә юлыккан балигь булмаган яшүсмерләр белән эшләүгә күчерүләреме, кыенлыкта яшәүче шул балаларның язмышы белән якыннан кызыксыну шулай иткәндерме, әңгәмәдәшем еракта калган ул елларга әйләнеп кайта да, һич көтмәгәндә балаларын әтисез үстерүче әниләр, сабыйлар хакында ачынып сөйли башлый. «Бик күп бит андый ярымйорты гаиләләр, – ди ул, – әтисез үсү бик авырдыр аларга». Сүз үзеннән-үзе Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә уңышлы эшли башлаган «Әтиләр клубы»на барып тоташа. Хәния Кәрамовна шул клубның эшчәнлеге белән дә таныш икән.

Бераздан сөйләшү янә көтелмәгән борылыш ала. Февраль аенда ул АКШта – Калифорния штатында яшәүче татарлар янында булып кайткан икән. Шунда алган тәэсирләр ап-ачык булып күз алдына килеп баса. Чөнки ул шулай мавыктыргыч итеп сөйли-аңлата белә. Хез­мәттәшләрен дә нәкь менә шушы сыйфаты белән үзенә каратуын мин әле соңыннан аңлармын. Америкада яшәүче татарлар татарча сөйләшә, балалары Габдулла Тукай әсәрләрен яттан белә, гаиләдә татар көе, татар моңы... «Алар безнең гореф-гадәтләр­не күз карасыдай саклый. Ялгыш русча сүз кыстыр­саң, гаҗәпләнеп карап торалар. Уңайсыз булып китә», – ди ул, үзе дә күргәннәреннән хәйран калып.





«Аягымны да басмыйм, дигән идем...»

«Дөньяның мин булмаган почмагы калмагандыр», дип сөйләгән әңгәмәдәшем турында гел ял итеп, арка кыздырып кына йөргән икән дип уйлап ялгышмагыз. Аның илләр гизүе күп вакыт эше, вазыйфасы белән бәйле була.
– Ул чагында әле миңа 19 яшьләр тирәсе генә иде, – дип искә ала башлый Хәния Сафиуллина. – КАМАЗдан эш белән Якутиягә җибәрделәр. Барыр алдыннан анда яшәүче танышларга шалтыратам: «Күчтә­нәчкә нәрсә алып килим?» – дим. Бәрәңге сорыйлар миннән. Бәрәңге алып килергә кушалар. Чөнки анда бәрәңге кытлыгы. Каз ите белән бер чиләк бәрәңге күтәреп килеп төштем Себергә. Август ае иде. Өстемдә җиңелчә генә кием. Ә анда инде бөтен дөнья ап-ак карда.

Ул якларны күп таптадым. Төмәндә дә булдым. Беренче баруымда: «Бүтән аяк та басмыйм, борылып та карамыйм», – дип кайткан идем. Кая ул?! Бүгенге көнгәчә шул яклардан аерылганым юк. Хәзер безнең анда үзебезнең сервис үзәкләре бар. Кендекләр бәйләнгән, кыскасы.
Авылдан чыгып җитәргә дә өлгермәгән япь-яшь кызның, бер уйласаң, дөнья читенә кадәр барып җитүе үзе үк батырлык. 

– Тәвәккәл, үткен булган инде ул. Шулай булмаса, ике институт тәмамламас иде. Тормыш максаты итеп алга ул чагында әле буй җитмәс хыял шикелле тоелган биеклекләр яулауны куймас иде. Әгәр ул бүгенге көндә Татарстанның атказанган машина төзүчесе, бик күп Мактау кәгазьләренә лаек булган танылган, күренекле шәхес икән, бу уңышларны, әлбәттә инде, иң беренче чиратта, аның күргән бер яңалыкны бара-барышлый, йөгерә-йөгерешли тотып алу сәләте белән аңлатырга кирәктер. Ул үзе турында сөйләргә яратмый. Күбрәк дөнья гаме анда. Шулай да без үзебезгә кирәкле булган мәгълүматны алу җаен таптык. Булдыклылыгы, уңганлыгы ягыннан сеңлесеннән бер дә кайтыш булмаган – Казанда яшәүче апасы Хәнифә Кәрам кызы Зәйнуллина туганы турында безгә бик яратып сөйләде.
 




«Әтинең исеме Мамай курганында язылган»

Аның сүзне әтисеннән башлавы тикмәгә түгел. Сталинград янындагы канкоешларда сәламәтлеген калдырып, туган авылына – Сарман районының Ләшәү Тамак авылына кайтып төшкәндә солдат егеткә 20 яшьләр тирәсе генә булгандыр. Туган илгә кайтышлый документларын югалта. Шул чагында аның инвалидлык таныкнамәсе дә юкка чыга. Хәер, егетнең моңа бер дә исе китми. Нинди инвалид булып йөрүләр әле аңа?! Яшь ич әле ул?! Фронттан кайтуга башта хисапчы, аннары мал табибы булып эшли. Һәм... авылдагы иң чибәр, булган кызларның берсенә өйләнеп җибәрә.

– Гомер буе бер-берсен саннап, яратышып тордылар, – ди Хәнифә ханым. – Без гаиләдә җиде бала идек. Әни авылдагы урта мәктәптә рус теле укытты. Әти әнигә бик булыша торган иде. Ашарга пешереп, эштән кайтуын көтә, мал-туар карый. Әни безгә гел: «Хәнияне кулдан ычкындырмагыз, карагыз», – дип кушып китә. Аның әле ике-өч яшьлек чагын хәтерлим. Гел яныбызда булгангадыр инде, базны ачып, бәрәңгегә төшсәк, безнең арттан базга егылып төшә. Ярый имгәнмәгән шул чагында... Без аны бер дә үзебездән калдырмый торган идек. Бервакыт, июнь ае иде, ахрысы, әни эшкә киткәндә безгә бәрәңге бакчасын утарга кушты. «Карагыз аны, Хәнияне калдырасы булмагыз», – дип тә кисәтте. Кая инде калдыру? Без аны зур күн сумкага утырттык та бакча башына төшеп киттек. Чүп утап бетергәч, елга кырыена юнәлдек. Авыл башыннан гына Минзәлә елгасы ага безнең. Берзаман сумкабыз агып китмәсенме... Көчкә тотып калдык. Менә шулай... суга агып китә язды төпчегебез.

Истәлекләр, истәлекләр... Хәнияне әнисе Хәдичә апа, бик соңлап, 42 яшендә генә тапкан. Авырга узуын үзе дә белми калган. Эче үсә башлагач, әллә инде начар авырумы икән дип курыккан да әле. Ял итәргә, санаторийга баргач кына белеп кайткан йөкле икәнен.
«Тө­шер­тәм, бу яшьтә кем бала таба?» Кәрам абзый шул чагында бер генә сүз әйткән: «Табасың!» Хәния Кәра­мовнаның сүзләре искә төшеп куя: «Мине әти кызы дип йөртәләр иде». Чыннан да, шулай булган бит! Әти кызы!
– Безнең бер генә ир тугыныбыз бар иде, – дип дәвам итә Хәнифә ханым. – Иде дим, чөнки ул вафат инде. Апабыз Хәлимә дә вафат, калганнарыбыз – Халидә, Халисә, мин, Хәмидә һәм шушы төпчегебез Хәния, шөкер исән-саулар. Әти-әни дә мәңгелек дөньяда. Сугыш галәмәте булгандыр инде, әти иртә китеп барды. Аның исеме Мамай курганында – сугышта вафат булган солдатларга куелган һәйкәлгә язылган. Әни 86 яшен тутырып үлде. Дөньяның рәхәтен күрә алды, ичмасам. Бик акыллы, зирәк карчык иде.
– Үкенерлеге калмаган алайса. 
– Юк, калды, – ди ул, офтангандай итеп. – Үлгәнче үкенде, дисәм дә, хата булмас. Хәния, Чаллыга кит-кәч, бер рус егетенә гашыйк булды. Шактый гына вакыт йөргәннән соң, кайтып, кияүгә чыгасын әнигә әйткән. Әни шул вакытта гомер буе үкенерлек гамәл кылып ташлаган: «Рус кешесенә кияүгә чыкмыйсың. Чыгасың икән, нигезне онытасың», – дип кырт кискән. Безнең әнинең шундый гадәте бар иде: әйтсә, өздереп әйтә, аңа каршы берәү дә бара алмый. Аның белән хәтта әти мәрхүм дә бәхәсләшми иде. Сөйләшү шуның белән тәмам булган. Апаем (Сарман якларында кече туганга, яратып, шулай дип дәшәләр) бу хакта башка сүз кузгатмады. Без – нәселдән килгән «однолюб»лар. Күзебез бер төшә – берәгәйле төшә. Хәния дә шундый булды. Ул башка берәү белән дә йөрмәде дә, кызыксынмады да... Әни миңа гел әйтә килде: «Малайларың өйләнәм дисәләр, юк димә. Шундук ризалык бир. Минем кебек ялгышма». Тагын кабатларга яраткан бер сүзе: «Пар булып яшәгез. Ирнең урыны табын түрендә булырга тиешлеген онытмагыз!» Тәмам үзәгенә үткән, күрәсең. Аның каруы, Хәния нигезне онытмый. Туган йортны карап, барлап, ныгытып торучы ул безнең. Бу җөмлә­дән янә Хәния Кәрамовнаның әйткәне искә төшеп куя: «33 яшемдә аңлы рәвештә катгый карарга килдем: тормышымны карьера ясауга багышлыйм, дидем!»

Хәния гел «5»ле билгеләренә генә укыган. Әнисе Хәдичә апаның кызын табиб итәсе килгән. Әмма кыз үз юлын үзе тапкан. Ул бүген Сәүдә институты тә­мам­лаган белгеч буларак, алыш-биреш мәсьәләләрен дә, КДУның юридик факультетында укыган кеше буларак, юридик мәсьәләләрне дә бик яхшы белә. Хезмәттәш­ләренең әйтүенә караганда, аның белән сүз көрәштерү файдасыз. Бу яктан ул гел әнисе инде.
 




Әле дә син бар...

Хәния Сафиуллинаның сыйныфташы Илсөяр Хәмзә кызы Кәлимуллина җан дусты турындагы фикерен шигъри юлларга салып аңлата. «Әле дә син бар әле дөньяда», дип әйтәм инде мин аңа, – ди. Бер сыйныфта, бер парта артында утырган дусларның, очрашканда, сөйләшеп сүзләре бетми. – Рәхәт аның белән, – ди Илсөяр ханым. – Аңа сер дә сыя, ул үпкәли дә белми. Сүз йөртүне өнәми, гайбәтне зурга җибәрми, шундук туктата. Аның янында теләсә нәрсә һәм теләсә кем турында сөйләшеп утыра алмыйсың. Авызыңны яба да куя. Мин беркайчан да аның киңәшеннән чыкмыйм. Ул ничек әйтә, шулай була. Гомумән, бөтен кызлары шундый аларның. Төпле нәсел, дип әйтәсе килә.

Алар барысы да әниләренә охшаган. Хәдичә апа минем белән – үзе укыткан укучысы белән дә якын дусты, сердәше сыман сөйләшә торган иде. Соңгы көненәчә шундый булды. Яратып, үз итеп әйтә торган бер сүзе бар иде аның: «парин» дип дәшә иде ул сөйләшкәндә. Шуны һич онытмыйм. Аннары Хәния турында сүз чыкканда, гел бер сүзне кабатлады: «Риза буласы калган...» 

Истә калганы: Хәния гел китап укый торган иде. Дәрестә ул бер китап укып чыгарга да, сорауларга җавап бирергә дә өлгерә торган иде. Ул әллә нинди журналлар укый иде. Аның олы апасы Халидә Герма­ниядә яшәде. Безгә шул вакытларда кызыклы-кызыклы журналлар җибәрә торган иде. Гаҗәп, алар рус телендә булыр иде. Мин ул журналларның рәсеменә мөкиббән китеп утырам, ә Хәния йотлыга-йотлыга эчтәлеген укый. Шуңа да бәләкәйдән күпне белә иде. Белмәгән нәрсәсе юк иде. Германиядән җибәрелгән зәңгәр галстук тагып йөргәнне дә хәтерлим әле. Аннан аларның кешедә булмаган пластинкалары бар иде. Без менә шул көйләрне тыңлап, хисләнеп йөргән кешеләр инде.





Ну язуы мәгәр начар иде. Укытучылар аны: «Бернәр-сәңне аңлап булмый», – дип орышалар иде. Күпне белгән кешегә почерк та мишәйт итми әнә. Хәния ул төгәл кеше: мин шул вакытка кайтам дип әйтә икән, кайта. Шуны эшлим, моны эшлим ди икән, эшли. Ул авылда үз нигезен генә карап тотмый, авылга да зур ярдәм күр­сәтә, хәйрия ярдәме диюем. Балалар бакчасына, мәктәпкә, мәчеткә ремонт вакытларында беркайчан да читтә калмый ул, кулыннан килгәнчә булыша». Шуңа авыл кешесе аларны хөрмәт итәдер дә, олылап-зурлап «Кәрам кызлары», дип йөртәдер дә.

...Ул әнә тагын ашыга-ашыга Мәскәүгә җыена. Аны анда җаваплы очрашулар, җитди сөйләшүләр көтә. Ул җитәкләгән җәмгыять вәкилләрен һәркайда теләп каршы алалар. Ник дисәң, бүген алар дөнья базарына юл алган, партнерлык өлкәсендә көндәшләреннән нык алга киткән дәрәҗәле компанияләрнең берсенә әверел­деләр. Елына 12 миллиард сумнан артык продукция җитеште­рүче, илнең дистәләгән төбәкләрендә үзләре­нең үзәк­ләрен булдыручы, Кытай, Германия, Төркия ише халык­ара компанияләр белән дустанә һәм эшлекле мөнәсә­бәтләр урнаштыруга ирешә алучы коллектив турында аның җитәкчеләренә карап фикер йөртергә генә кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар