Хыяллар тормышка аша!

Ул үзен «ВКонтакте»да «сихерче» дип язып куйган әнә.
Серен болай аңлата: «Сихерче ул мистик образ. Тормышымда чынлап та шундый хәлләр булгалап тора: бер нәрсә турында уйлап кына куясың – нәкъ шулай килеп тә чыга! Мәсәлән, «Рубин» матчында миңа өч тапкыр Татарстан гимнын җырларга туры килде – өчесендә дә «Рубин» җиңде! «Голос» проектында да конкурстан узуны бик нык теләп йокларга яттым. Төшемдә коридор буйлап үтүемне, сәхнәгә чыгуымны, софитлар яктыртуын һәм... миңа бер кресло борылуын күрдем. Өндә дә шулай булды! Уйлар материальләшә...»
Татарстан Республикасының атказанган артисты, Беренче каналдагы «Голос» проекты финалисты, Универсиада-2013 һәм Су спорты төрләренең Дөнья чемпионаты-2015 илчесе... Болар бар да Эльмира Кәлимуллина турында. Без аны актив спортчы, шахматчы, музыкаль спектакльдә уйнаучы актриса (Константин Хабенский куйган «Поколение Маугли»да Багира роле!), чемпионат дәресләрен алып баручы укытучы, автоледи, дизайнер-модельер итеп тә кабул итәбез хәзер.
«Хыяллар тормышка аша!»
Түбән Камада мәктәптә укыган елларында рәсем ясарга яратканын, юридик лицейда укыганда милиция формасыннан йөргәнен, абыйсы Илдардан каратэ алымнарын өйрәнгәнен, көрәшнең сугышчан алымнарын куллана белгәнен, криминалистиканы шәп үзләштергәнен искә төшерсәк... Кызык кыз бу Эльмира! Китаплар укырга, кинолар карарга, велосипедта йөрергә ярата, парашюттан сикерергә хыяллана... «Тагын кайсы якларыңны күрми калдык икән?» – дигән соравыма ул: «Мин әле биергә дә яратам. «Йолдызлар белән бию» тамашасында катнаша алсам – бик бәхетле булыр идем!» – дип җавап бирәчәк соңрак.

«Үз көчеңә ышанырга кирәк!»
Кемнәрдер аны Одри Хепбернга охшата, ә үзенә Шадэ, Кармен образына керү ошый. «Рубин» җанатарлары аны матчларда безнең гимнны шәп итеп башкарганы өчен ярата. Үзе дә «Рубин» фанаты – матчларда Эльмираны һәрвакыт Көнбатыш трибунаның 6 нчы секторында күрәләр.

Инстаграмга фотолар эләргә, Фейсбукта күп өндәүләр куеп язарга, һәр вакыйгага ихлас мөнәсәбәтен белдерергә ярата. Әйдә, Твиттердагы соңгы язмаларына күз йөгертик.

«Иҗатымның башлангыч чорында сәхнәгә чыгарга курка идем:) Куркуны адреналинга әйләндереп, ләззәт алам хәзер!!!»
«Мәскәүдә чиләкләп яңгыр коя, диләр! Ә безнең Казанда – кояш!!!»
«Көнем чәчәкле иртәдән башланды!!! ГУМдагы чәчәкләр фестивале көн буена җитәрлек кәеф бүләк итте!!!»
«Шахматта «цугцванг» – бернинди дә хәрәкәт ясамау – иң файдалы йөреш икән...»
«Футбол дип үлеп китәм! «Рубин»–«Барселона» матчында тамак карлыкканчы кычкырып, яраткан командама көч биреп утырганым бар! Стадиондагы энергетика һәм эмоцияләр, җанатарлар, яраткан командаң уены – бу инде телевизор каршында утырып кына карау түгел!»
«Ура!!! «Рубин» – чемпион!!!»
«Искиткеч булды!!! Дөньякүләм дәрәҗәдәге шоу өчен режиссер Сеченовка һәм аның командасына рәхмәт!!! Костюмерларга, гримерларга! Музыкантларга аерым рәхмәт!
«Музыка, тамаша үзе мине әйтеп аңлаталмаслык эмоцияләр белән баетты! Су, тормыш музыкасына искиткеч сәяхәт булды ул!»
«Мин дөньякүләм вакыйганың бер кыйпылчыгы булдым!!! Бөтен дөнья миңа төбәлгән!!!»
"Үз-үзеңә ышанырга, үзлегеңнән үсәргә кирәк.
Бүгенге Эльмира кичәге Эльмирадан бер карышка гына булса да яхшырак булырга тиеш. Шундый диалектика булса, уңыш киләчәк!"
Бүгенге Эльмира кичәге Эльмирадан бер карышка гына булса да яхшырак булырга тиеш. Шундый диалектика булса, уңыш киләчәк!"
Бар да яхшы булыр! Без сиңа ышанабыз, Эльмира!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.