Логотип
Арабыздан беребез

«Кабатланмас эзләр калдырыйк»

Нинди хыялың бар, тормыштан ни телисең, дип сорасалар: «Шамил белән Регинаны аякка бастыру, Гөлгенәбезне комадан чыгару», – дип әйтәчәк ул.

Нинди хыялың бар, тормыштан ни телисең, дип сорасалар: «Шамил белән Регинаны аякка бастыру, Гөлгенәбезне комадан чыгару», – дип әйтәчәк ул. Регинаның инде аякларын селкетүен, янә бер операциядән соң Шамилнең дә аякка басу өмете барлыгын сөйләячәк. «Тагын аз гына тырышсак...» – диячәк. Юк, ул табиб түгел. Гомумән, медицинага бер катнашы да юк бу егетнең.
Әгәр аның турында повесть язсалар, тәгаен, өч сюжетка корылган әсәр булыр иде ул. Ә аларны, тегәрҗеп кебек, бер сызык – ЯРАТУ берләштерер.

Беренче сюжет. Рүзәл – эшмәкәр
– Син калайны шулай бөгәсеңме? Ә бу өлешен шулай тоташтырасыңмы? Нәрсә була инде бу? – Янына җыелышкан күрше-күлән сорауны яудыра гына.

–    Почта тартмасы булачак.

Балтачка баргач, капка саен беркетелгән матур тартмаларга кызыгып кайткан иде шул Рүзәл. Тартмалар гына түгел, тәрәзә йөзлекләре дә күңеленә кереп калды аның. Метрәй тәрәзәләрен дә бизәргә иде шул йөзлекләр белән! Авылга тагын да ямь керер иде. «Йөзлек дисең, әле бер тартманы да ясап бетерә алмыйсың!» – егет үзен-үзе ачуланып, үҗәтләнеп кабат эшкә тотынды. Иртәгәсен почтальон кыз газетларны Минһаҗевларның урам як коймасына беркетелгән бизәкле әрҗәгә салып китте...

Авылда хәбәр тиз йөри. Рүзәлгә яңа заказ инде килеп тә иреште: «Миңа да ясап бир инде?» Авылдашның сүзен аяк астына салырсыңмы? Башта ике тартма ясады Рүзәл, аннары – дүртне. Аннары – көн саен икешәрне... Була икән бит тырышсаң! Югыйсә калайчы булырга укымаган иде үзе. Кесәсендә Казан Федераль университетының мерчендайзер белгече дигән дипломы бар. Ул кергәндә КАМПИ дип атала иде, хәзер әнә университетның  филиалына әверелде. Әй ашкынган иде Рүзәл ул вакытта шәһәргә. Әй туйган иде авылның мең мәшәкатьле  тормышыннан. Шәһәр диеп алгысынуы нәкъ бер айга җитте. Метрәйнең сандугачларын сагынды, Ыкны, авылдашларын...
– Әти, халык яратты бит бу тартмаларны. Үз эшебезне ачсак дим, ничек уйлыйсың?

Гомер буе эретеп ябыштыручы булып эшләгән Радик абыйның җавабы катгый иде:
–    Син башта хөкүмәткә эшләп күрсәт!

Эшне эзләмәде түгел, эзләде Рүзәл. Кайда да белем белән бергә тәҗрибә сорадылар. Интегеп ник укып йөрдем инде, дигән уйлар да килгәләде башына. Соңгы курста укыганда бик зур оешмага әңгәмәгә чакырдылар аны. Сигез кешедән дүртне сайлап алганнар иде. Урнашырга өлгерми калды – дәүләт имтиханын тапшырасы көн туры килде. Шулай килеп чыгуына бер дә үкенми үзе. Ике кулы исән, ике аягы сау булганда, югалып калырмы?  Иске гаражны җыештырып, станоклар көйләде, Чаллыдан төсле калайлар кайтартты...  Әнисе Галия апа да, Балтачтагы  Дамир абыйсы да канатландырып тора әнә: «Бернәрсәдән дә курыкма! Бер башлагач, була ул!» Ул чакта беренче тәрәзә йөзлеген ике атна ясаса соң?! Күпме калаен яраксызга чыгарып, ишегалдына өеп куйса соң?!


...Рүзәл Минһаҗев белән Метрәйнең киң урамыннан тәрәзә йөзлекләрен карап йөрибез. Төсле җирлеккә ак чәчәкләр төшерелгән бу матур бизәкләрне Мөслимне узганда да күргән идек, Сарман авылларында да күзгә чалынды алар... «Синекеләрме?» – дим. «Безнекеләр!» – ди.

Гаражга гына сыймый башлаганына шактыйдан инде. «Колхозның элеккеге остаханә бинасын ал да рәхәтләнеп эшлә шунда. Авылга да ярдәм итәрсең», – ди аңа Мөслимнең район башлыгы Рамил Муллин 2013 елда. Шул елны хосусый эшмәкәр булып теркәлә егет. Башта бер туганы белән генә эшли әле. Әмма заказлары күбәеп, тәрәзәләрне үлчәргә барырга да өлгерми башлагач,  үз янына тагын дүрт егетне чакыра. Тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары гына түгел, түбә сырты, өй почмаклары, урам атамалары, су улаклары, вентиляция каналлары –  кем нәрсә сорый, шуны ясап бирә бу егетләр. Рүзәлнең:  «Мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да ясыйбыз», – дигән сүзенең хикмәте бар. «Әйдәгез, бер әйбер күрсәтәм», – ди дә безне машинасына утыртып Мөслимгә үк алып чыгып китә ул.  «Кояшкай» балалар бакчасы ишегалдындагы ике метр ярымлы тәвә кошын күреп, аһ итәбез.

 

– Аны ясый алырыбызга үзебез дә ышанмаган идек, – ди Рүзәл. – Бик тиз ясарга туры килде бит. Бакча мөдире Миләүшә апа шалтыратып, шундый бер сын ясап бирүебезне сорагач, ризалашырга кыймадым. Икенче көнне тагын шалтыратты. Ә минем иң яратмаганым – кешеләргә «юк» дип әйтү.

Бик яраткан туган төбәгемә
Булып калсын әле истәлек.
Кабатланмас эзләр калдырыйк без,
Мәңгелеккә диеп килмәдек ,– бу аның, Рүзәлнең, шигырь юллары.

– Тәрәзә йөзлекләрен элек агачтан ясаганнар. Синең дә агачтан ясап карыйсың килмиме? – дигән соравымны бирәм.

– Агачны гел буяп, карап торырга кирәк бит. Калайга исә завод утыз ел гарантия бирә. Илле ел торса да, аңа бернәрсә дә булмаячак. Шуңа да калайдан сорый халык.

Икенче сюжет. Миһербанлы йөрәк
Быелгы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының Актанышта узган зона этабында ул шушы номинациядә чыгыш ясады. Районыбызның иң олы йөрәкле кешесе, диделәр аның хакында. «Афәрин! Сокланабыз сиңа, Рүзәл!» – зал аны шулай алкышлады.

– Конкурста катнашырга уйламаган да идем. Мактануны өнәмим. Күрсәтерлек эшең булса, халык аны болай да күрә, – ди Рүзәл үзе. – Минем төп эшем тәрәзә йөзлекләре ясау. Ә монысы аның күңел кушканга.

...Әйе, күңеле кушканга алына ул бу игелекле эшкә – хәсрәткә тарыганнарга ярдәм кулы сузарга, моңлы күзләрдә өмет нуры кабызырга...

Ул көннең мизгеленә кадәр хәтерли Рүзәл:
– Регина исемле бәләкәй кызга ярдәм кирәген интернеттан күргән идем. Фотодан гына күрү бер нәрсә, аның кадәр йөрәкне сызлатмый, ә менә үзең белгән кешенең бу хәлгә таруын аңлау... Аптеев Ринатны мин Мөслимдә – банкта очраттым. Бер мизгелдә күзләребез очрашты да, алардагы моңны күреп, имәнеп киттем. Беркайчан да андый хис кичергәнем юк иде – аяк астымдагы җирне тоймый башладым. Йөгереп урамга чыктым. Күктән талгын гына күбәләк кар төшә. Урам тып-тын. Ник бер кеше, ник бер машина булсын! Әйтерсең дөнья туктап калган. Җаным сулкылдады. Рүзәл, дидем, әле яши генә башлаган, бер гаебе дә булмаган шушы нарасыйга булыша алмагач, син ник яшисең? Ринатны эзләп, кире борылдым. Балтачка барышым иде. Радиодан моңлы җыр агыла. Җанның әрнүенә түзәрлек түгел, юл кырыена туктап, шигырь яздым. Мөслимдәге хәйрия концертында мин дә «Тормыш серем» дип аталган шул шигырем белән катнаштым.

Регинаны дәвалау өчен елына 45 миллионлык дару кирәк. Бер ампуланың бәясе 7,5 миллион тора. Шушының кадәр зур сумманы туплау өчен, хәйрия концертларыннан торган зур дулкын кузгатып җибәрә алар. Ул дулкынга Сарманнар кушыла, Чаллылар, Казаннар...

– Моңарчы мин халыкның 98 проценты яхшы кешеләр дип уйлыйм идем, бер елдан фикерем үзгәрде: яхшы кешеләр 99 процент икән. Һәр концерт алдыннан ярминкәләр оештырдык. Мин почта тартмаларымны алып киләм, кемдер – пирожкилар пешерә, кемдер оекбашлар бәйли... Сарманнан Рузилә, Эльвира апалар, Чаллыда нинди генә чара, нинди генә концерт узмасын, хәйрия тартмаларын күтәреп барып, Регина өчен акча җыялар иде. Югыйсә ул балага алар авылдаш та, хәтта райондаш та түгел.

Акча җыелгач, Аптеевлар визага документлар тапшырды. Әлеге уколны ул чакта бары чит илдә генә кулланалар, Россиядә юк иде ул. Ике тапкыр документларны кире бордылар. Бер нәрсә дә тиктомалдан гына түгел. Ярый әле шулай булган. Быелдан ул препарат Россиягә кертелеп, 41 балага бушлай бирелде. Җыелган акчаларга исә Регинаны тернәкләндерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды.  

Нарасыйның: «Рәхмәт, Рүзәл абый» диюе аның өчен иң зур бәһа. Инде бар көчне кулланып, Шамил белән Гөлгенәне терелтү өчен тырыша яшьләр. Абдуллин Шамилгә 5 яшь. Вакытыннан алда, килодан аз гына артык булып туа Шамил. Инде болай да берничә катлаулы операция кичергән баланың  бот сөягенә тагын бер операция ясатырга кирәк. Абдуллиннарның Шуганка авылындагы яши торган йортлары да төзек түгел. Әтиләре Рамил гаиләне тәэмин итү өчен яртышар ел читтә эшләргә мәҗбүр.

Рүзәлнең инстаграм битендәге сәхифәләрен укыйм. «Яраткан эшеңә барып, максатларыңа ирешеп, якыннарың белән гомер сөрү – бәхет. Без тормышның кадерен беләбезме соң? Гел зарланып, кемнедер сүгеп, гаеп табып, юк-бар сөйләп гомернең узганын да сизми калабыз түгелме? Ә кемдер бит шушы якты дөньяга күзләрен ачып, «әтием-әнием» дип әйтергә тилмереп ята. Без, бербөтен булып, бу мизгелне якынайтырга тиешбез».

Актаныш кызы Сафина Гөлгенә исә узган елның 30 июнендә Чаллы медицина училищесына имтихан бирергә барганда юл һәлакәтенә очрый. Һәлакәткә бер сәгать кала, дус кызарына СМС юллый ул: «Вакытны туктатыгыз!» Кичке сигезенче яртыда аның өчен вакыт туктала. Машинада алар өчәү була. Йөртүче егет шунда ук җан бирә, ә  ике пассажиры авыр имгәнүләр алса да, исән кала. Баш миенә бик нык зыян килгән 18 яшьлек кыз комага китә. 31 октябрьдә аны баш капкачы ачык килеш Грециянең Салоники шәһәрендәге Эвексия тернәкләндерү үзәгенә алып киләләр. Яшәү хакы миллионнар белән бәяләнә.

«Без бүген йөгерәбез, чабабыз, ашыгабыз... Алда ни көтәсен белмибез!!! Ходай безгә берләшер өчен сынаулар бирә. Кара болытлар астында калганда мәрхәмәтле йөрәкләрнең бу җирдә күп булуы безгә ышаныч, яшәргә көч бирә». Рүзәлнең инстаграм битендәге сәхифәләр бу.

Гөлгенәне тормышка кире кайтару өчен көрәш әле дә дәвам итә. Аның кабаттан шатланып көлүен күрү – Рүзәлнең иң зур хыялы.

Өченче сюжет. Мөслим кырмыскасы
Аның балачактагы кушаматы – Шагыйрь. Җәйләрен комбайнда эшләгәндә ашханә талоннары артына да шигырь сырлый егет. «Апа, җитди кеше түгел мин. Шаяртырга, кешеләргә кушаматлар тагарга, нинди дә булса кызык чыгарырга яратам», – дип таныштырган иде ул үзе белән. Мәктәп партасыннан ук КВН дөньясына тартылуы – әнә шул шуклыгыннандыр.

14 яшендә беренче тапкыр КВНда катнаша Рүзәл. Уйнап кына башланган бу мавыгуына быел 15 ел.

– Ул елны Мөслимнең һәр авыл җирлегендә КВН командалары оештырдылар. Үзебезнекен «Чикерткә» командасы дип атадык. Шул елны ук районда икенче урынны алдык. КВН ул – тормышның җитешсез якларын юмор аша кистереп әйтү. Монда үпкә-сапка юк. Хәзер безнең команда – «Мөслим кырмыскасы» исемен йөртә. Шулай дип атавыбыз юкка түгел. Кырмыскалар – бик тырыш һәм бердәм. Ә кайда бердәмлек – шунда җиңү!
Әлеге сүзләр Рүзәлнең яшәү девизы.

– Безнең максатыбыз, – ди ул, – миниатюралар аша авылдагы тормышның да кызыклы һәм рәхәт булуын, авылда да уңышлы, бәхетле кешеләр яшәвен күрсәтү. Татар мәзәген югарырак күтәрәсебез килә. КВН ул пошмас җаннарны да уятып җибәрә торган жанр. Узган ел командабызда үзбезнең авыл җирлегеннән 22 кеше катнашты. «Боларның барысына да ничек роль табып бетерим икән», – дип борчылдым. Мөслим «кырмыскалары» «Әйдә, шаярт!» татар КВН лигасында да җиңү яулады. Узган ел җәй Казанда – Кариев театры бинасында узган лигада бөтен илдән 35 команда катнаштык. Ә «Кояшлы Ык»та «Әйдә, шаярт!»ның музыкаль фестивале узды. «Шалкан» премиясе уйнаттык.

Мәскәүләр, Башкортстаннар,  Сарманнар, Мөслимнәр, Балтачлар, Арчалар – барыбыз бер гаилә кебек хәзер. Костюмнар алмашабыз, миниатюраларны бергәләп әзерлибез, ярдәмләшәбез... Безне КВН шулай дуслаштырды.

«Кояшлы Ык» – Мөслимнең горурлыгы. Ык буендагы табигый паркны яшьләр үзләре шулай атаган. Быел «Кояшлы Ык» федераль Сабан туе кунакларын каршыларга әзерләнә.

«Авылны яшәтәсе иде бит!» – дип хыяллана Рүзәл. «Син аны яшәтү юлларын ничек күрәсең?» – дим.

– Безнең Метрәй балалар бакчасына бүген 30 бала йөри. Бер авыл өчен аз түгел бит инде бу, – ди ул. –  Метрәйдә генә дә унбишләп эшмәкәр. Мин менә калай бөгәм, кемдер брусчатка җитештерә, терлек асрыйлар, казлар тоталар, тимер бөгәләр, блоклар ясыйлар... Яшьләргә авылда да яхшы итеп яшәргә мөмкин булуын аңлатырга гына кирәк. Авылга караш үзгәрәчәк әле ул.

Аның Мөслим белән ничек горурланганын сөйләп тору кирәкме икән? Гади генә итеп, «авылдан без» дип әйтеп куюларында да эчкерсез яратуы чагыла бит аның.  Хатыны Алисә белән (ул Башкортстан кызы. Мөслим Яшьләр үзәгендә эшли) туган нигезендә йорт җиткезә Рүзәл. Инде ике ел рәттән йортына сандугач кайтып оялый икән. Бу йортта олы йөрәкле, игелекле егет яшәвен сизенәдер ул да.

– Көненә берәр файдалы эш эшләмәсәм, ул көн бушка узган сыман миңа. Ә инде берәрсенә ярдәмем тисә, кич өйгә кайткач, күңелемә шулкадәр канәгатьләнү килә. Кешеләргә булыша алуыма шатланам. Хезмәтем, көчем – милләтем өчен! Бу дөньяда хуҗа булып түгел, кунак булып яшик, – ди Рүзәл.

Фото: Анна Арахамия


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар