Сабалар аның турында белә дидем дә... Тугач та берничә ай Ләйсән исеме белән яшәп алуы кемнәргә генә мәгълүм икән? Димәк, сүзне ерактан ук башларга туры килә...
Байлар Сабасында болай дигән кешегә: «Кайсы Гүзәл турында сөйлисең соң әле син?» – дип берәү дә сорау бирми.
Кызлар үзләре яхшы хәтерли: Саба районы башлыгының икътисад буенча урынбасары Илнур Котдусов әйткән сүзләр бу. Райондагы актив хатын-кызларның «Хәят» клубына нигез салган ел була. Беренче «Уйла» интеллектуаль уенының финалын уздырырга йөргән көннәре. Клубның берничә әгъзасы, ниндидер мәсьәләдә ярдәм сорап, Илнур Илдусович янына керәләр. Арада Гүзәл дә барлыгын күргән җитәкче, исәнләшүгә: «Гүзәл булса, бар да була!» – ди...
Гүзәл ШӘРИФУЛЛИНАны район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, Сабаның барлык авылларында да яхшы беләләр. Хөрмәт итәләр! Эшмәкәр, Саба районы мөхтәсибәтендә баш хисапчы, «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Алабуга электр челтәрләре» Саба район электр челтәрендә җитештерүне әзерләүче инженер булып эшләүче ханым мондый мәртәбәгә ничек ирешкән соң?
Нигә күпләр бүген аңа охшарга, аны кабатларга тырыша? Моны аңлар, серенә төшенер өчен Гүзәл ханым үткән юлны тагын бер кат күздән кичерү кирәктер.
Сабалар аның турында белә дидем дә... Тугач та берничә ай Ләйсән исеме белән яшәп алуы кемнәргә генә мәгълүм икән? Димәк, сүзне ерактан ук башларга туры килә.
– Әниемә күз төшергәндә әтием инде хатын аерган була. Әби белән бабай кызларын аңа кияүгә бирергә, әлбәттә, ашкынып тормыйлар. Болай гына риза булмаячакларын аңлагач, әти әнине урлап кайта. Алар бер кич кенә Сабадагы туганнарында куналар да, артларыннан эзләп килгәнче дип, иртүк җыенып Себергә чыгып китәләр һәм Нижневартовск шәһәренә барып урнашалар. Мин шунда – вагонда туганмын. Әтинең авылда Ләйсән исемле кечкенә кызы кала. Аерылышканнан соң ул аны нибары бер тапкыр гына күрә, башкача баланы әтигә күрсәтмиләр. Әни балага узуга, әти: «Кыз бала туса ярар иде!» – дип теләк тели башлый. Сабыен сагынуы шулай көчле булгандыр, күрәсең…
Кыз бала туа! Һәм... әти кеше аңа Ләйсән дип исем куштырып кайта. Шатлыкларын авылга да хәбәр итәләр. Озак-ламый авылдан хат килеп төшә. Әнисе Мәүлиягә: «Син соң моңа ничек ризалаша алдың? Кызлар исеме беткәнмени?» – дип яза һәм дәфтәр битен тутырып кыз бала исемнәре тезә. Вагон күршеләре якташлары булып чыга. Яңа гына зур хәсрәт кичергәннәр – кызларын югалтканнар. «Гүзәл дип кушыгыз әле, без дә аны үз балабыз кебек яратыр идек», – ди алар. Хатыйпка килешмичә чара калмый…
– Безнең әти шундый бала җанлы иде! Аңа беребез дә артык булмады. «Сезнең Ләйсән исемле апагыз бар», – дип, безгә еш әйтә иде. 18 яше тулыр да, кызым мине күрергә килер, сез аралашып яшәрсез, дип хыялланды... Соңгы сулышына кадәр көтте...
Әбиләре авырып китә дә, Гүзәлгә 3 яшь булганда әтисе белән әнисе кире Лесхозга күченеп кайталар. Үсә башлауга әти-әнисенең кул арасына кермәгән авыл баласы юктыр инде ул. «Саба урман хуҗалыгы» предприятиесенең фанер ясау цехында эшләгән әнисенә беренче тапкыр булышырга дип барганда Гүзәлгә ничә яшь булды икән? Хезмәт хаклары зур түгел, тормышны алып бару өчен Мәүлия апага өчәр смена эшләргә туры килә. Мәктәптән кайтуга, Гүзәл цехка ашыга – әнисен бераз булса да ял иттерергә кирәк.
– Җиңел генә тоелган иләк калыбының авырлыгы юеш килеш 18 килограмм дисәң, кеше ышанмас. Аны өскә күтәреп куярга кирәк, алырга, бәреп чыгарырга...
Ул әле җилем белән каткан була...
Каен җиләге вакыты җиттеме, урманнан чыгып тормыйм. Көнгә икешәр чиләк җыям! Сабалар килеп сатып алып китә – клиентларым шундый күп иде. Классташларым көлә: «Аларга акча җитми», – диләр иде. Беребезгә дә җитми иде ул чакта акча. Мин исә әниләрнең хәлен күпмедер җиңеләйтергә тырышканмын инде. Август кергәч, әти Казанга алып китә: энем Илнар белән икебезгә мәктәп киемнәре җыеп кайтабыз... Эшнең ояты юк дип саныйм: хәзер әнә күпләр каен җиләге җыеп акча эшли... Мин бер эштән дә курыкмадым. Хәзер дә курыкмыйм!
Әти белән бергә утын да ярдым, тирес тә түктем, печән дә ташыдым...
– Мин – әти кызы! – ди Гүзәл. – Холык-фигылем, тышкы кыяфәтем белән дә аңа охшаганмын. Юктан гына да бәйрәм ясый белә иде ул безгә. Яңа куртка алса да, аны ниндидер матур тартмага салып алып кайта. Ачып җибәрәсең, ә аннан сап-сары куртка килеп чыга! Әтинең тәэминатчы булып эшләгән вакыты гел истә. Авыл кибетендә туңдырма сатмыйлар, ә ул аны безгә Казаннан тартмасы белән алып кайта һәм: «Кызым, иртәгә дәрестән соң классташларыңны чакыр», – ди. Илнарга да шул сүзләрне әйтә. Иртәгәсен туңдырма ашарга бөтен классташларны ияртеп кайтабыз.
Гүзәл 11 нче сыйныфны тәмамлар алдыннан якташлары – Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Венера Гәрәева Сабага кайтып, районның иң яхшы җырлаучыларын сайлап ала. Алар арасына Гүзәл дә эләгә. Кечкенәдән диктор булам дип хыялланган кызны юллар шулай итеп Казан музыка училищесына алып килә.
Тик музыкадан башлангыч белем алмаган килеш бу бусаганы атлап узу карурманга керү белән бер була. Өстәвенә, кыз музыканы да «ишетми» икән. Венера Хәсәновна шакката: «Алайса син көйләрне ничек отасың соң?» – ди.
Бер ел түзә Гүзәл, аннан әтисенә: «Мин монда башка укый алмыйм», – ди. Беркайчан юк димәгән әтисе:
«Кызым, кайда укыйсың килә, шунда бар», – дип җавап бирә. Компьютерларның яңа чыккан чагы: дус кызы белән Казандагы 68 нче лицейга барырга, компьютерда җыю белгечлеге алырга ниятлиләр. Практиканы алар «Татарстан» телерадиокомпаниясендә уза. Машбюрода тапшырулар өчен текстлар җыйган студент кызлар белән телерадиокомпания-нең ул чактагы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин да таныша. «Ярты елдан бездә журналист булып эшләү мөмкинлегегез бар!» – дип өметләндереп тә куя... Гүзәл диплом алган көннәрдә исә әтисе контора янында район башлыгы Рәис Миңнеханов белән очраша. Яңалыклар сөйләшәләр. «Сабада да телевидение ачарга җыенабыз, кызың монда кайтсын», – ди Рәис Нургалиевич. Гүзәл әтисенең сүзен аяк астына сала алмый, әлбәттә. Әти бит ул! «Татарстан» телерадиокомпаниясендәге азау ярган журналистларның: «Китаплар укы, телең дә шомарыр, фикерләрең дә үзгәрер», дигән киңәшен Гүзәл бүген дә тотарга тырыша.
«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә шунда ук эфирга чыгармыйлар әле аны. Генераль директор Елена Степановна: «Телевидение әле ачылмады – җиһазларын гына көйлиләр, бәлки, радиода эшләп торырсың?» – дип каршы ала. Аннан шунда ук өсти: «Тик анда җыештыручы штаты гына бар. Ризалашсаң, диктор булып та сөйләрсең, идән дә юарсың», – ди. Кире борылып чыгып китми Гүзәл: үзе әйткәнчә, бер эштән дә курыкмый – яңа һөнәрнең серләренә өйрәнергә керешә. «Илдар ялдан килүгә, төшереп карарбыз – эфирда ничек күренерсең икән», – диләр аңа. Олы кешедер, дип уйлаган инженерның япь-яшь егет икәнен планерка вакытында гына белә... (Ә әтисенең «авылга кайт» дигән киңәше язмыш чакыруы булуын соңрак аңлый.) Субтитрлар әле юк, атналык яңалыкны яттан сөйләргә кирәк: бер төшереп карыйлар, ике... Камералар каршында утырган кыз шомарганнан-шомара бара. Хәер, төшерүчесе дә көннән-көн үзгәрә: күзләре янып торган Гүзәлгә гыйшыйк тотмау мөмкин булмый...
– Шундук йөреп киттек, дия алмыйм. Дөрес, Илдар озатып кайта башлады. Тик беркайчан да үзе генә килми: йә Рамил белән, йә Марат белән... Туган апаларга кайтып җитәбез дә, өчәү капка төбендә сөйләшеп утырабыз. Кем белән йөргәнемне озак аңламадым әле. Ә аннан Илдарга менә шушы йортны бирделәр. Күрсәтергә дип килгәч, тәкъдим ясады.
– Әйе, мин аның арбасына утырдым... Без танышканда ук Илдар намазлы иде инде. Әлбәттә, ул минем дә намазлы булуымны теләгәндер, әмма бу хакта бер тапкыр да әйтмәде. Әле очрашып кына йөри башлаган вакытта, Илдар: «Кире Чаллыга кайтып китәм», – дип сөйли башлады. Автобуска озатырга чыктым, бөтенләйгә китәсенә ышанмыйм, билгеле. Саубуллашканда: «Син кайчан кайтасың соң?» – дип сорадым. «Син акылга кергәч», – ди. Анда да аңламадым... Бер дус кызым шунда: «Ул синең намазга басуыңны көтәдер», – диде. Озакламый Илдарны яңадан чакыртып кайтардылар. Мин ул чакта намазлы идем инде. Хезмәттәшләрем бу хакта аңа күптән хәбәр иткән булып чыкты... Ә яулык... «Баламны исән-сау тапсам, яулык ябыныр идем», – дигән идем. Бала табу йортыннан Камиләне күтәреп чыкканда яулыктан идем инде…
«Гүзәл, мәчетнең исәп-хисап эшләрен алып бармассыңмы?» – дип, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов мөрәҗәгать иткәндә, телевидениедән күптән киткән идем инде. Сәгатьләп кенә эшли торган урын түгел, бала бар бит, аны калдырырга кеше юк. Бераздан Илдар да китте – үз эшебезне ачтык. Тышкы реклама: стенд, вывеска, гравировка, печать һәм башкаларны ясый башладык. Документ, исәп-хисап эшләре белән инде шактый таныш идем – хәзрәткә «юк» дия алмадым... Шулай итеп, Саба районы Җәмигъ мәчете эшләренә дә чумдым. Районның 61 имамы белән эшлим. (Алар белән хезмәттәшлек итү бүгенге вазыйфама әзерләнү дә булган: кул астымда 17 машина йөртүче бүген. Барысы да ир-атлар! Ике ел элек электр челтәренә эшкә чакыргач, җиде түгел, җитмеш кат уйладым. Аннан тәвәккәлләдем. Егетләр – ә мин аларны шулай дип кенә йөртәм – һәрвакыт булышырга әзер. Эшемне алар да яраттырды!) Бүген дә Саба мөхтәсибәтендә оештыру эшләре белән шөгыльләнәм. Мөхтәсибәт үткәргән иң зур чараларның берсе – ифтар, әлбәттә. Быел менә 1300 кешегә табын әзерләдек. Күпме спонсор табарга кирәк икәнен күз алдына китерәсездер... Шөкер, эшмәкәрләр арасында дусларым бик күп, беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итәм. «Һәрвакыт шалтыратырга читен инде», – дисәм, син бит безгә савап эшләргә ярдәм итәсең, диләр. Район администрациясе дә бик булыша – чыгымнарның зур өлешен алар күтәрә. Мөселманнар өчен оештырылган Сабантуйга да иң зур бүләкне алар ала. «Саба таңнары» газетасы хезмәткәре, Саба хатын-кызлар советы җитәкчесе Ильмира Галимуллина белән бөтен чараларны бергәләп әзерлибез...
Гүзәл һәм аның фикердәшләре үз тирәләренә 500 гә якын волонтерны туплаган. Бер шалтырату белән йөгереп килә торган апалар болар. Алар бүгенге көндә СВОга гуманитар ярдәм әзерләү белән мәшгуль.
– Кичке якта өйдә нидер эшләп йөри идем, язучы Гөлсинә апа Галимуллинаның килене Эльвира шалтыратты. «Без бүген эшмәкәр хатын-кызлар җыелабыз, анда син дә булырга тиеш. Районга Мәскәүдән бер килен кайтты бит, аның белән танышачакбыз», – ди. Гөлнара Фәтхерахманова үзенең әллә никадәр идеяләре, уй-хыяллары белән уртаклашты ул көнне. Уянып киткәндәй булдык…
Булдыклы кызлар эшкә тотына. «Хәят» клубы оеша, ә аның иң беренче һәм иң зур проекты «Уйла» интеллектуаль уены була. Сабаны гына түгел, тирә-күрше районнарны, хәтта Казанны (финал уеннарының берсе «Туган авылым» комплексында, Әлфия Авзалова үзәгендә уза) кузгатып җибәрә алар. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены бер якта торсын! Гүзәлгә иң авыр эш йөкләнә – кеше туплау. Ә «Хәят» автоном коммерциячел булмаган оешманың икенче бер зур проекты – «Мәхәббәт аша тәрбияләү. Бишек җырлары» турыдан-туры аның катнашында туа.
– Берсендә Гөлнара кечкенә кызы белән безгә кунакка килде. Курчакны сөлгегә төреп аңа тоттырдым: бишек җыры көйләп күрсәттем. Айлинә шунда ук артымнан кабатлады. Гөлнараның күзеннән яшь тәгәрәп төште.
Һәм шунда ук аңарда яңа идея туды: «Әйдә, райондагы бөтен балалар бакчаларына бишек бүләк итәбез, балалар бишек җыры өйрәнсен», – ди. Мин бит бухгалтер, шунда ук саный башладым: районда 46 балалар бакчасы, бер бишек 5 мең тора…
Сабаның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашында бишек җырлары смотр-конкурсы инде узган, һәр балалар бакчасына бишек бүләк ителгән. Проект узган ел Татарстанның грантлар бәйгесендә җиңүче дип табылган... «Син булмасаң, минем бер эшем дә бармас иде» – Гөлнара бу сүзләрне Гүзәлгә белмичә әйтмидер.
Дусларым – тормыш бизәкләрем. Без гел бергә. Миләүшә Якупова һәм Гөлия Нигъмәтҗанова белән.
Кеше барын да күтәрә Тормыш сынаулары... Гүзәлдә дә бар алар. Иренең юл фаҗигасенә эләгүе, өйләренә ремонт ясаганда үзенең 700 килограммлы плитә астында калуы... Бер тиен акчасыз утырган чаклар... Авырлыклар онытылган, ә шул вакытларда үзләренә ярдәм иткән якыннарына булган рәхмәт хисләре күңелдә һаман яши.
– Илдар берүзе эшләгән, мин декрет ялында утырган чак. Кредит алып йортка ремонт ясарга туры килде – шуны түлибез. Берсендә әти: «Больницага килгән идем, кайтышлый сезгә кереп чыгам», – ди. Ә өйдә ашарга берни юк! Суга дөге салып пешердем... Шул көнне кичкә таба әти авылдан кире әйләнеп килде. Ике сумка ризык күтәргән!.. Айнур хәзрәткә мең рәхмәтле: очны-очка ялгарга ярдәм иткән вакытлары булды. Менә шуңа күрә дә, кайчак хезмәт хакы түли алмый дип, мин дә аңардан эштән китә алмыйм... Кайнанам ул чакта ай саен Чаллыдан автобус шоферы аша 5 мең сум акча җибәреп торды. Плитә астында калгач та, хастаханәдә мине бер ай саклады. Дустым Миләүшәгә дә Казанга кадәр килеп мине карашырга туры килде... Минем өчен җанын да бирергә әзер булган энем Илнарның ярдәменә ничәмә-ничә тапкыр таяндым. Борчуын бүлешүчеләр булганда, кеше бөтен авырлыкны да күтәрә ала...
– Минем ватсаптагы статусларда гел әни: «Әнигә кайтам әле», «Әни белән шунда барабыз», «Әни белән монда булдык»... Үзем кая барам – шунда алып барасым, үзем нәрсә күрәм – шуны күрсәтәсем килә аңа. Мәчеттә апалар белән очрашкач: «И-и, шундый бәхетле инде безнең Мәүлия!» – диләр. Сабада мине күпләр әнине зурлаган өчен хөрмәт итә дип аңлыйм... Тормышта авырлыкларны бик күп күрде ул. Кечкенә идем әле, әмма барысын да хәтерлим: әнинең урыны гел өстәл почмагында булды – түргә утырып чәй эчкәнен белмим. Ә аннан кышкы бер көнне безне урамга ук куып чыгардылар... «Бу капканы башка ачмыйм», – дип киткән иде әни, ачты. Көн саен пешереп, әбинең ашарына да җибәрде, атна саен миннән өен дә җыештыртты. Әти хакына... Казанда укыганда, атна саен кайтмаска тырыштым. Чөнки кайтуга, әни күршедән күршегә йөри баш-лый – бурычка акча эзли. 50 сумга ике атна тора идем, ә бүлмәдәш кызлар 300 сум белән киләләр... Әнине бүген рәхәттә генә яшәтәсем килә! Үзебез белән Тоз-Түбәгә, Сочига алып бардык, Волгоградны күрсәттек. Әни концерт-театр ярата – берсен дә калдырмыйбыз. Миннән артык Камилә тырыша. Әти мәрхүм булгач, әни өйдә ялгызы гына тора алмады. Көн саен янына кайтып йөрдек: кич белән төянеп кайтып китәбез, иртүк киләбез. Камиләнең авылда дус кызлары күп иде. «Әни, Галия партада берүзе утыра икән, алар класста бишәү генә, алтынчы булып кайтыйм әле», – диде ул беркөнне.Шулай итеп 7 нче класска укырга Лесхозга кайтты.
Укып бетерде, эшли бит инде хәзер. Әнинең «рассрочка»га төзелеш материаллары алганын белгән дә, үзенә әйтмичә дә шуны түләгән. Быел ялга барганда: «Дәү әнине үзегездән калдырмагыз, аңа бөтен җирне күрсәтегез!» – дип, әтисенә алдан акча җибәреп куйган булып чыкты. Әни белән икебезне Казанда, «Лучано» СПА-комплексында ял иттерү дә кызымның идеясе иде. Быел әнинең юбилее, 65 яшь тула. Иң зур хыялым – аны хаҗга җибәрү. Энем дә, Камилә дә кушылабыз, диләр. Илдар белән ике як әниләрне дә тигез күрергә тырышабыз…
Әнине сөендерсәм, икенче көнне үк Аллаһы Тәгалә минем үземне сөендерә, дип ышана Гүзәл. Аның өчен язмышының иң зур бүләге – ире Илдар. Сабыр, акыллы, киң күңелле, белемле («Чаллыда алар йорты астында китапханә – Илдар андагы бөтен китапны укып чыккан! Бергә машинада барганда, сөйләшеп барырмын димә, ул гел аудиокитап тыңлауда»), хатынының бер теләгенә дә каршы төшми («Минем өй кешесе генә түгел икәнемне белә Илдар»)... Машинасын җылытып, Гүзәлне һәр көнне эшкә озата. Үбеп! Кичен шулай каршы ала... Менә дигән әти – Камиләнең сер сандыгы!.. Хатын-кызга бәхет өчен тагын ни кирәк?! Иң мөһиме – үзе бәхетле булган кеше генә башкаларга күңел җылысы өләшә ала. Гүзәл кебек!
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк