Логотип
Арабыздан беребез

Эзләрбез сине шигырьләреңнән...

...Фәйрүзә белән соңгы күрешүебез дә шигърият дөньясында – Саҗидә Сөләйманова кичәсендә булды...

Студент еллары альбомындагы фотолар астына кыска гына берәр фикер йә җыр-шигырь юллары язып куя идек без. Менә бу фото янына: «Фәйрүзә... Казандагы иң кадерле кешеләремнең берсе, бәлки, беренчесе...» дип язганмын. Күзләре белән сизелер-сизелмәс елмайган Фәйрүзә берәр кызык вакыйганы искә төшереп, и көлдерә-көлдерә сөйләр кебек... Йә өр-яңа шигырен укыр сыман…


Фәйрүзәне каян табарга? 

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова турында күңелдә матур хатирәләр саклана. Һәм алар еракта калган мәктәп, студент елларына алып китә. 

...«Яшь ленинчы»да мәкаләләрем чыга башлагач ук журналист булырга хыяллана идем инде. Ә безнең мәктәпне тәмамлаган егетләр гадәттә КАИга йә авыл хуҗалыгы институтына китә, кызлар медицина институтын, Казан университетын сайлый. Шундый язылмаган кагыйдә дә бар: кем кайсы вузга барырга, нинди факультетта укырга җыена, шунда укучы авылдашлары, якташлары белән хатлар алыша башлый. Кайчан документлар тапшырасы, ничек имтиханнарга әзерләнәсе, нинди фәннәргә игътибар итәсе – барысын да бәйнә-бәйнә сорашалар... Мин хыялланган журналистика гына күпләр өчен ят бер җир кебек. Кемгә хат язып карарга соң? Безнең авылдан анда укучылар да юк бит! Ә менә районнан... берәү бар икән! Район газетасында Фәйрүзә Мөслимова исемле Иске Балтач кызының шигырьләрен биргәннәр, университетның журналистика бүлегенә укырга керүе турында язганнар. Мин районда андый авыл барын да белмим. Әһә, башта Иске Кормаш сигезьеллык мәктәбендә, аннары Актаныш урта мәктәбендә укыган. Язмалары, шигырьләре «Яшь ленинчы»да гел күренә...

Кышкы каникулга кайткан студентлар арасында университетныкылар да бар. Әлбәттә инде, якташ шагыйрә кыз турында да ишетеп беләләр. Адресын табып җибәрербез, диделәр. Ә бераздан Фәйрүзәнең сүзен җиткерделәр: хатларны туп-туры университет адресына, минем исемгә язсын, дигән! И ул хатны тырышып язуларым... Конвертка тыкканчы кат-кат укып чыгуларым... Җавап бирәме, юкмы әле? Вакланып, безнең ише мәктәп укучысына хат юллап торыр микән?

Озак та үтмәде, җавап хаты килеп төште! Шаян тел белән, мине әллә кайчан белгән кебек язган! Лирик парчаларымны да укыганы бар икән! Сүз арасында группадашлары белән дә таныштырып узган. Татар төркемендә без нибары унау: дүрт кыз, алты егет, дигән. «Мин шигырьләр язмыйм бит. Журналистика бүлегенә ничек керермен», – дип, шик-шөбһәләремне группадашы Наил белән шундук куып тараттылар. Наил: «Журналистика бүлегенә керү өчен шигырь язу мәҗбүри түгел», – дип өстәгән. Фәйрүзәнең: «Бу хатны КПСС тарихы лекциясендә сырлап утырабыз», – дигән сүзләрен укыгач, тагын да кызыграк булып китте. Уку да бик күңелледер, җайлыдыр анда...

Күзләреңә – нур, хыялларыңа – канат…

Казан белән ике арада көн аралаш хатлар йөреп торды. Котлау открыткалары да беркемнекенә охшамаган иде. 1 Май бәйрәменә әнә «Күзләреңә – нур, хыялларыңа – канат, яшьлегеңә матур җыр – сүрелмәс саф мәхәббәт телим», – дип теләкләр теләгән.

Мин «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә урман чәчәкләре җыеп кайтуыбыз, имтиханнарга әзерлек, газетада чыккан мәкаләләр турында хәбәр итәргә ашыгам, ул «Әллүки» иҗат түгәрәгенә йөрүләре, «Әдәби сүз» стена газетасын чыгарулары турында яза.

«Фарсы теленнән Мостафа Ногман керә. Ыспай гәүдәле, бөдрә чәчле Мостафа абыйны син дә беләсеңдер әле. «Актаныш таңнары»н да, сезнең авыл турындагы җырның сүзләрен дә язган. Ул безгә «улым», «кызым» дип кенә дәшә. Кайсы яклардан икәнебезне бер сүзебездән үк аерып ала. «Берне китап» дип сөйләгән Гөлсәриянең – Бардадан, һәр сүзенә -дагын, -дәген кушымчасы ялгаган Фоат Гайсинның Балык Бистәсеннән, җөмлә ахырын «бит ә?» соравы белән төгәлләгән Наиләнең Кама Тамагыннан булуын шундук әйтеп бирә. Безгә иске татар язуын да өйрәтте. Гарәп графикасында укый-яза беләбез хәзер! Группадаш егетләр Наил, Эльмарт, Фоат кыш көне трамвайның бозланган тәрәзәсенә гарәп хәрефләре белән сүзләр язып, әбиләрне шаккаттырып та йөрделәр әле. Имеш, алар Бохарада укып кайтканнар! Фарсы телен исә «Мин сине яратам» җөмләсен өйрәнүдән башладык: «Мән тора дуст дарәм» була икән...»

Шул өзекне классташларга да укып күрсәттем. Фәйрүзә Мөслимовадан килгән хатлар зур вакыйгага әйләнә иде. «Төшемә кер әле» дигән шигырен кызлар әнә блокнотларына күчереп алганнар.

Хатларың укыйм да, / Яңадан моңланам. / Бергә чак бар иде – / Шул хакта уйланам. / Арада юл озын, / Күрешү мөмкинме? / Күп айлар буена / Зарыгып көтимме? / Очрашыр көн ерак – / Син шуны бел әле. / Шулкадәр сагындым, / Төшемә кер әле.
(Бу шигырь соңрак җырга әйләнде. Римма Ибраһимова җырлады.)

Тупылдан мамыклар очканда...

Тупыллар мамыгын очырган мәлдә имтиханнардан котылып, чыгарылыш кичәсе дип чатыр чабып йөргәндә, тагын Фәйрүзә Мөслимова шигырен искә төшердек.

Дусларым, иң соңгы мәртәбә / Бергәләп мәктәпкә җыелдык. / Тупылдан мамыклар очканда / Әйтерсең бәхеткә коендык. / Күңелгә мәктәбем – зур тупыл, / Үзебез – мамык күк тоелды. / Бу хакта мин сезгә әйтмәдем... / Тупылдан мамыклар коелды. / Дусларым, юлларга ашкындык, / Күзләрдә уйнады очкыннар! / Үзләре тупыллар булырга / Тупылдан мамыклар очтылар... 

Күңелләрне ымсындырып, Казаннан хатлар килә торды. «Кичә практика буенча редакциягә барган идек. Сине «Яшь ленинчы»да көтәләр. Университетка керер өчен рекомендация дә бирәчәкләр. Казанга кайчан киләсеңне хәбәр ит, каршылармын», – дип язды Фәйрүзә.

Фәйрүзә Мөслимова Казан аэропортында якташлар – Актаныш районы Байсар кызлары Розалия һәм Светлана белән. 

...Казанда да иң беренче Фәйрүзә каршы алды мине! Аэропортта Актаныштан очып килгән самолетны көтеп тора иде инде ул. Ни кызганыч, фотолар җибәрешергә уйламаганбыз. Фәйрүзәнең район газетасында чыккан тонык кына сурәтен күргән бар барын... Әнә бер кыз елмаеп туп-туры каршыма килә. Алсу ефәк күлмәктән, кара озын чәчләрен килешле итеп артка җыеп куйган, кулында китабы да бар... Битендәге сипкелләре аны тагын да сөйкемлерәк күрсәтә.
– Син – Эльмира бит?..
– Ә син – Фәйрүзәме?..

Икебез дә көлеп җибәрәбез. Минем билет икенче рейска иде. Тарих бүлегенә җыенган классташыбыз Дамира алданрак очты. Мин дип белеп, Фәйрүзә аны каршылаган башта. «Эльмира икенче рейс белән килә. Шәмәхә күлмәктән, ике яктан ак бантиклардан булыр», – дигән Дамира...

Фәйрүзә мине редакциягә дә алып бармакчы, университетка документлар тапшырырга да булышмакчы, тулай торакны да күрсәтмәкче... «Иртәгә имтиханны гына тапшырам да...» – ди. «Лобачевский урамындагы химкорпуска, 99 нчы аудиториягә кил», – диде ул саубуллашканда. 

...Университетның химкорпусы, 99 нчы аудитория. Имтихан алды ыгы-зыгысы. Лекция дәфтәрләрен актаралар, шпаргалкаларны да барлыйлар. «Кон Коныч артык бәйләнмәс, үзебезнеке бит», – дип, кураторлары Константин Константинович Петровның рәхим-шәфкатенә дә өметләнәләр. Фәйрүзә инде «заочно» таныштырган, киләсемне әйтеп куйган, ә үзе имтиханда утыра булып чыкты: «О! Булачак студент!» – дип каршы алдылар. Кайсыдыр Фәйрүзәгә «Капитанская дочка» эләкте дип хәбәр салды.

Ул да түгел, Фәйрүзә балкып килеп чыкты, башкалар да... Көлешеп, ничек «сират күпере» узуларын сөйләделәр, «Булачак студентка тапшырсак...» – дип, ниндидер бер мөһим әйберне искә төшерделәр... Фәйрүзә миңа задание бирде: «Имтихан барган аудиториягә кереп, өстәл асларыннан безнең китап, шпаргалкаларны җыеп чыксаң – укырга керәсең дә керәсең инде!» – диде. Каян шундый батырлык килгәндер миңа – тәки бер кочак китаплар күтәреп чыктым – үзләре дә шаккатты!

Исеңдәме болар, исеңдәме?

Фәйрүзәгә ияреп, студентлар дөньясына кереп киттем шулай. Поездлар узган чокыр артындагы тулай торакка да барып чыктык, газеталарда басылган язмаларымны ул рәсем альбомына урнаштырырга да булышты. Аннары Матбугат йортына киттек. «Яшь ленинчы»га! Саимә Ибраһимова, Илгизәр Сәмигуллина, Хәкимҗан Халиков янына кердек. Редактор Венера апа Ихсанованы да күрдек. Фәйрүзә редакциядә бөтенләй үз кеше икән! (Венера Ихсанова соңрак аның диплом җитәкчесе дә булды, «Яшь ленинчы»га эшкә дә чакырды.)

Мостафа Ногман, Фәйрүзә Мөслимова

Фарсы теле укытучысы шагыйрь, галим Мостафа Ногман белән. 1974 ел.

И мине татар бүлегенә димлиләр, и Фәйрүзә артта төрле ишарәләр ясап, «журналистика» дип пышылдый... Мин, апасына ияргән сеңел кебек, бик рәхәт кенә аңа елышам. Эчкерсез, хыялый, ярдәмчел Фәйрүзәгә. Аны идеал итеп күрәм.

Шәүкәт Сибгатуллин, Камәрия Җамалетдинова, Нияз Акмалов, Асия Минһаҗева, Фәйрүзә Мөслимова

Университетның «Әллүки» иҗат түгәрәгенә йөрүче яшь шагыйрьләр (сулдан уңга) Шәүкәт Сибгатуллин, Камәрия Җамалетдинова, Нияз Акмалов, Асия Минһаҗева, Фәйрүзә Мөслимова. 1974 ел.

Имтихан алдыннан зачетка арасына талисман итеп шомырт чәчәкләрен салып куючы, җәйге яңгыр астында ак күлмәге лычма суга әйләнгән, ак босоножкиларын кулына тотып, асфальтта җыелган күлләвекләргә ялантәпи көлә-көлә кереп баручы (кыяфәте – нәкъ «Летят журавли» киносында уйнаган Татьяна Самойлованыкы!)... Туган ягына кайткач, баскычлар саный-саный тау башындагы Актаныштан Агыйделгә йөгерүче Фәйрүзә... Үзе үк шигырь түгелмени?! Әнә ничекләр яза бит ул:
Эзләмәгез мине шигырьләрдән,
Шигырьләрдә генә түгел мин.
Күңелләрем тулып ташкан чакта
Җырга гына килеп түгелмим. 
Мин шыбырдап явам яңгыр булып,
Нурлар булып җирне киптерәм.
Дусларыма сөйләп бушанам да,
Дәфтәремә шуны төшерәм.
Эзләмәгез шигырь юлларыннан
Минем генә бары сурәтне. 
Тәрәзәдән баккан боек ай да 
Үз җырларын миңа өйрәтте.
Башкаларның хәсрәтен дә кичәм
Үземнеке итеп, көенеп. 
Шуңа күрә минем язганнарны
Уйламагыз бары мин диеп.

Фәйрүзәнең дөньяга гаҗәпләнеп, сокланып караулары, шигырьләрен үзенә бер аһәң белән укулары... Кашларымны күтәреп, үзем дә сиз-
мичә аны кабатлыйм, шигырьләрен аның интонациясе белән укыйм.

Карама күземә, аһ, матур, димәче,
Күзләргә сокланып, янмачы, көймәче!
Сөюем җилләргә очканда таралып,
Күзләрем сагыштан калган бит каралып...

Ә ул шигырьләр күп, бик күп...

Назландырып, ялындырып / Сөйдерүләрем истә, / Килсәң, нигә килдең, диеп / Көйдерүләрем истә... / Горурлыгым булды микән / Килмә, дип әйтүләрем? / Мәхәббәтем микән инде / Һаман да көтүләрем?..

Исеңдәме, яңгыр яуган иде. 
Җитәкләшеп, гөрләвекләр кичтек?
Бөтен Казан карап торган чакта,
Алдыбызга күктән йолдыз төште.
Кулларымны алып кулларыңа,
Йолдыз йөзгән гөрләвектә юдың.
Кулым гына түгел, бөтен тәнем,
Җаным белән садә-чиста булдым.  
Исеңдәме болар, исеңдәме?..

Сабыйларча башсызлыгым элеккечә һаман. / Ярый әле, егылсам да, үзем булып калам. / Ярый әле ялгышымны күреп көлә беләм, / Үз-үземне, юләр, диеп, тетеп сүгә беләм. / Тик шулай да, ярый әле, һаман дөрлим, янам. / Киртәләрне көл итәргә элеккечә калам.

Син булмагач, тәрәзәләр моңлы...

...Күңелдән әллә никадәр истәлек-хатирәләр сибелә. Студент елларыннан гомернең көзләренәчә гел бергә идек бит. «Ялкын» журналында эшләгән чаклар, командировкалар... Күрше йортларда яшәгәч, Яңа елларны бергә каршылыйбыз, һәм ул, гадәттә, Фәйрүзәләрдә уза. Аның күңеле киң: бөтен күршеләрен чакырып кунак итәргә мөмкин.

Язын соңгы акчага редакция бүлмәсенә базардан нәркисләр күтәреп кайтабыз йә вазага тал песиләре утыртабыз... Эшкә икебез дә пардан ак борчаклы күлмәкләрдән киләбез. Аккош күленнән Фәйрүзәләр бүлмәсенә килеп утырган Мөдәррис Әгъләм, көлеп: «Игезәкләр булгансыз: берегез кара чәчле, берегез – коңгырт», – дигән репликасын ташлый. Ул бүлмәдә һәрчак җанлылык: «Казан утлары»ннан Рәдиф Гаташ төшкән, «Яшь ленинчы»дан Нияз Акмал менгән, коридорның аргы башындагы «Чаян»га үтешли Зөлфәт тукталган, узып барышлый Мәгъсүм Ху-җин кергән... Фәйрүзә магнит кебек үзенә тарта шулай. Һәм ул бүлмә әдәбият, шигърият дөньясына әйләнә. Аны тыңлау рәхәт, гади генә нәрсәләрне дә кызык вакыйга итеп сөйли белә. «Үзеңнең җырыңны ишеттеңме, Фәйрүзә? Синең шигырьгә җыр язганнар!» – дип, әнә сөенче дә алалар. Каян белсен инде Фәйрүзә! Композиторларга җыр языгыз дип йөргәне юк бит. Ә радиодан Зилә Сөнгатуллина йә Вин-ра Ганиева Фәйрүзә Мөслимова шигыренә Луиза Батыр-Болгари язган җырны җырлыйлар:

Күзләреңнән күзем алмый
Карап торасым килә.
Үзем яраткан кадәрле
Яраттырасым килә...

Берчак Фәйрүзә көмеш алкасын югалтты: кайдадыр төшеп калган. «Алкаларым сыңар-сыңар, / Йә югала, йә сына...» – дип, ул югалту шигырьгә күчте, ә шигырь бераздан җырга әйләнде – Илфат Дәүләтшин көй язды. Өр-яңа җыр туды!

...Фәйрүзә белән соңгы күрешүебез дә шигърият дөньясында – Саҗидә Сөләйманова кичәсендә булды...

Ә шигырьләр... Шигырьләре барысын сөйли кебек...

Бигрәк кыска бу гомерләр –
Яздан көзгәчә генә...
Бигрәк кыска бу гомерләр, 
Җәйләр узганчы гына...

Син булмагач, тәрәзәләр моңлы.
Тәрәзәләр – яшьле күзләр сыман.
Сагышлары көнгә йокмасын дип, 
Мин аларга алсу пәрдә корам. 
Син булмагач, пәрдәләр дә моңлы.
Шәфәкъ алсулыгы – пәрдәләрдә...
Юксынудан көчле хисләр бармы –
Дөньям тулган сине сагыну белән.
Моңнарымны көннән яшерсен дип,
Тәрәзәмә ап-ак пәрдә эләм...

Фото: автор архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар